Конспект игры-суда “Что? Где? Когда?” (суд-уен “Нәрсә? Кайда? Кайчан? ”) для 5-6 классов на татарском языке

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...
















[pic]









(атналыкта үткәрелгән сыйныфтан тыш чара)

5-6 сыйныфлар









Шакирова Г.Г.

Максат: математика фәненә карата кызыксыну, логик фикерләү сәләтен үстерү, сәхнә культурасы, төркемдә ярдәмләшеп эшләү сыйфатын, дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: биремле карточкалар (агач, кишерләр, йозак, плакатлар), һәр әкият героена кирәкле кием.

Чара барышы:

Сәхнә суд залы рәвешендә бизәлгән. Һәрбер уенчы үз урнына урнашкан. Чара суд күренеше белән башлана.

Судья- Күппочмак

Прокурор- Өчмочмак

Адвокат- Түгәрәк

Сәркатип- Почмак

Гаепләнүче- Диагональ

Зарар күрүче- Квадрат, Турыпочмаклык, Параллелограмм, Трапеция.

Секретарь: Басыгыз, суд килә!

Судья: Хөрмәтле әфәнделәр! Хөрмәтле кисемтәләр, почмаклар, күппочмаклар һәм математика шәһәренең калган халкы. Бүгенге судта гаепләнүче Диагональ безнең математиклар шәһәре законнарына каршы килүче эшләре өчен, закон бозуда гаепләнә. Сүз прокурорга– Өчпочмак әфәндегә бирелә.

Прокурор: Хөрмәтле әфәнделәр! Борын-борыннан безнең шәһәрнең геометриклар оешмасы тыныч һәм үзара килешеп яшәделәр. Безнең арада Диагональнең килүе белән барысы да үзгәрде. Ул шәһәребез халкының күпләре белән ышанычка керә, бүлә, группалар оештыра, шуның белән безнең хөкүмәтебез тормышына куркыныч тудыра. Шуңа күрә мин Диагональгә законның иң кырысы белән җәза бирүегезне һәм безнең шәһәрдән кудыруыгызны таләп итәм.

Судья: Сүз зарар күрүчегә бирелә.

Параллелограмм: Иптәшләр! Миңа бик игътибар белән карагыз әле. Минем капма-каршы якларымның параллелеге һәм тигезлеге минем фигурама төгәллек һәм оригинальлек бирәләр. Минем хәтта капма-каршы почмакларым да тигез. Ә менә ниндидер Диагональ минем фигурамны кисәкләргә бүлә. Мин моның белән килешә алмыйм.

Судья: Сүз адвокатка бирелә.

Адвокат: Хөрмәтле зарар күрүче Параллелограмм! Сез бер дә юкка гына ризасызлык белдерәсез. Сезне Диагональ кисәкләргә бүлгәч, үзегез турында яңа күп кенә сыйфатлар ачылуына сөенергә тиеш. Диагональ сезне ике тигез өчпочмакка бүлә, ике Диагональ сезне 4 өчпочмакка бүлә, диагональләр бер ноктада кисешәләр һәм урталай бүленәләр. Күрәсезме, сез үзегез турында күп нәрсәләр белдегез. Бу белемнәр сезгә мәсьәләләр чишкәндә кирәк булыр.

Судья: Сүз Турыпочмаклыкка бирелә.

Турыпочмак: Барлык почмаклары туры булган минем бик матур фигурамны Диагональ кисәкләргә бүлә. Мин моның белән категорик рәвештә риза түгел!

Судья: Сүз адвокатка бирелә.

Адвокат: Хөрмәтле Турыпочмаклык! Диагональләр сезне тигез турыпочмаклы өчпочмакка бүлә, гипотенузалары тигез. Димәк, диагональләре тигез, бу бик мөһим нәрсә!

Судья: Сүз Ромбка бирелә.

Ромб: Барлык яклары тигез булган минем бик төз фигурамны бүлергә кирәк түгел. Мин барлык бүлүгә каршы протест белдерәм!

Судья: Сүз адвокатка бирелә.

Адвокат: Ромбның Диагональләре үзлекләре тагын да файдалырак. Алар үзара перпендикуляр һәм почмакларның биссектирсасы булып торалар. Димәк, алар туры почмак ясап кисешә. Бу бик мөһим.

Судья: Сүз Квадратка бирелә.

Квадрат: Мин – барлык яклары да тигез булган турыпочмаклык. Мине кисәкләргә бүлүнең бөтенләй кирәге юк!

Адвокат: Квадрат турыпочмаклык булганга, аның диагональләре тигез. Әле ул ромб та, шуңа күрә аның диагональләре үзара перпендикуляр, почмакларының биссектрисасы була.

Судья: Сүз Трапециягә бирелә.

Трапеция: Мин параллелограмм түгел, шулай да дүртпочмак булам. Капма-каршы якларым тигез фигура дип мактана алмыйм. Туган кардәшләремнең чыгышын тыңлап, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Алар дөреслек яклы түгел, мин үземнең биргән күрсәтмәләремнән баш тартам.

Адвокат: Синең Трапеция фигураң башкалардан бер дә ким түгел. Бигрәк тә тигезъянлы трапеция өчен диагональләр тигез һәм бик күп кирәкле сыйфатлар күрергә мөмкин.

Судья: Сүз прокурорга бирелә.

Прокурор: Хөрмәтле адвокат! Сез Диагональне яклап бик күп сөйләдегез, ышанырлык дәлилләр китердегез. Без бүген дүртпочмаклар турында бик күр нәрсә белдек, Диагональнең кирәклеген күрдек.

Судья: Татарстан Республикасы законы белән Диагональне гаепсез дип танырга һәм безнең шәһәрдә калдырырга!


Сәхнәгә киенгән Шерлок Холмс һәм доктор Ватсон чыгалар.


Холмс: Исәнмесез, дуслар! Без әле генә Бейкерстриттан килеп җиттек.

Ватсон: Юлда без 5 нче гимназия укучыларының математика атналыгы үтүе турында ишеттек һәм сезнең янга ашыктык.

Холмс: Әйе, Ватсон, сез вакытлыча медицинаны калдырып, математика белән шөгыльләнергә җыенгансыз икән.

Ватсон: Ничек?

Холмс: Сезнең кесәгездән черновикларыгыз күренеп тора. Сез бик күп мәсьәлә чишү өчен баш ваткансыз бит.

Ватсон: Дөресен генә әйткәндә, мин, Холмс, бер мәсьәләнең дә очына чыга алмадым.

Холмс: Төшенкелеккә бирелмә, Ватсон, ә менә 5 нче гимназиянең яшь математиклары безгә булышыр дип уйлыйм бу очракта. Аларның белем, шаянлык, зирәклек дәрәҗәсен жюри бәяләр. (Жюри белән таныштыру).

Мәсьәләләр һәм биремнәр:

  1. Командагыз белән таныштырырга һәм үзегезне якларга. (5 балл)

  2. Кем 1 мин эчендә танылган математиклар исемен күбрәк язар. (1 математик-1 балл)

  3. Укытучы укучының җавабына кәнагать булса, каләм белән нинди траектория ясый?(1 балл)

  4. Кайсы команда 1 мин эчендә күбрәк формула яза. (1 формула-1 балл)

  5. Металл савыт һәм шар бирелә. Шушы шарны металл савытка кертергә. Кул белән шарга тотынмаска һәм өстәл кырыена китермәскә. (5 балл)

  6. Пешкән йомырканы шешә эченә кертергә. (5 балл)


Холмс: Менә Ватсон булдыралар икән, шулай бит.

Ватсон : Әйе шул!

Сәхнәгә йозак куелган тартма чыгарыла. Шүрәле киеменнән бала чыга. Шүрәле: Нәрсә икән бу?(Янына килә). Кишер! Кызык. Кая әле Озынколак дустымны шатландырыйм. Ул бит кишер ярата. Әй, Озынколак, дустым. Кил әле. Сиңа монда бүләк бар.

Куян: Нәрсә булды, Шүрәле? (Килә). АЙ-яй-яй. Кишер! Рәхмәт, сиңа. (Ачып карый). Ачып булмый бит!

Шүрәле: Я, үзем ачып карыйм әле. ( Ачарга тырыша). Булмый. Тукта, тукта. Монда язу да бар бит. (Укый).

[pic] вакланмасында һәр хәреф төрле цифрны аңлата. Бу вакланманың кыйммәте күпмегә тигез?

Куян: Болай булгач, кишер миңа юк инде. (Елый).

Шүрәле: Ярар, ярар. Елама! Әнә теге абый бик зиһенле күренә. Ул, бәлки ярдәм итәр.

Куян: Абый, абый. Менә бу сорауга җавап бир әле. Сиңа бер кишер бирер идем. (Сорауны Холмска бирә).

Холмс сорау белән командаларны таныштыра. Командалар җавап эзлиләр.

Куян: Ай, рәхмәт! (Бер кишерне җавап бирүчегә бирә).

Чыгып китәләр.

Холмс: Әфәрин , балалар! Ватсон сезнең җавап бар идеме соң?

Ватсон: Юк. (сәхнәгә тагын куян чыга).

Куян: Шүрәле, дускай син кайда? Чык әле, сүзем бар.

Шүрәле: Ә, Озынколак, син икәнсең.

Куян: Ә кишерләр бит тылсымлы. Аларның һәрберсенең сабагына сорау язылган. Кишер ашар идем, җавабын белмим. (Елый)

Шүрәле: Еларга ашыкма әле. Без ул сорауларны әнә теге балаларга бирик.

Чиратлашып сорауларны укыйлар. Һәр сорау 1 балл белән бәяләнә.

Кишердәге сораулар:

  1. Стаканга ничә бочак керә?

  2. Маратның кубиклары бар. Аларның саны 30дан ким. Ул аларны икешәрләп тезде, 1 кубик артык калды. Аннан сон 3ләп тезде, тагын 1 кубик артык калды. Дүртәрләп тезгәч тә бер кубик артык иде. Ә бишәрләп тезгәч, төгәл булды. Маратның ничә кубигы бар?

  3. 8не ике тигез кисәккә бүлгәч, ничә чыга?

  4. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?

  5. Кешегә 40 яшь тулгач нишли?

  6. Үрдәк нигә суда йөзә?

Куян: Рәхмәт, сезгә! Әйдә, Шүрәле, киттек. (Чыгып китәләр)

Ватсон: Уңыш теләүчеләргә дә мин бер уен уйнатыйм әле.

Холмс: Рәхим ит , Ватсон.

Ватсон: Уен “Күңелле кешеләр” дип атала. Сәхнәгә ике укучы чыга. Алар өчпочмак, түгәрәк, турыпочмаклыклар кулланып кеше рәсеме ясарга тиеш булалар. Фигуралар саны чикләнмәгән.

Балалар тактада рәсем ясыйлар. Ватсон нәтиҗә ясый. Күбрәк өчпочмак ясаган кешене яхшылыгы, түгәрәк – акылы, турыпочмаклык–интеллекты турында сөйли.

Холмс: Хәзер сүзне жюрига бирик инде?


Жюрига нәтиҗә ясау өчен сүз бирелә. Уенга нәтиҗә ясала. Җинүчеләр бүләкләнә. Җиңелүче командага юату бүләге тапшырыла.