Тема 1
Натураль саннар
1 вариант
1. Предметларны санау өчен ____________ саннар кулланыла.
2. Теләсә нинди натураль саннарны түбәндәге цифрлар белән язарга мөмкин:_________________________ .
3. Ун цифр ярдәмендә язылган саннарны ________________________________________ .
4. Санның кыйммәте аның язылышындагы ________________ тора.
5. Әгәр 7 санның ____________________, 7 цифры 7берәмлекне аңлата.
6. 23 172 санының язылышында 7 цифры җиде________________ аңлата.
7. 0 цифры санның унарлы язылышында бирелгән разрядның _____________ аңлата.
8. Нуль саны _______________ саннар рәтенә керми.
9. Күбурынлы саннарны укыр өчен аларны____________ башлап, ________цифрлап группаларга бүләләр. Бу группаларны _________________ дип атыйлар.
10. Санның уң ягыннан башлап беренче өч цифр ___________ классын тәшкил итә. Икенче өч сан-__________ классын. Аннары ___________ классы, аннары ____________ классы килә.
11. Миллион ул - _________ мең.
12. Натураль санны укыганда өч цифры да ____ булган классны әйтеп тормыйлар.
13. 122 543 000 натурал санын укыганда ____________ классын әйтеп тормыйлар.
14. Язылышында бары тик 1,2,3 цифрлары гына булган барлык өчурынлы саннар: (цифрлары кабатлаусыз) _____________________________________.
Тема 1
Натураль саннар
2 вариант
1. Натураль саннар ____________________________өчен кулланыла.
2. Иң кечкенә натураль сан _______.
3. Иң зур натураль сан ____________.
4. Беренче ун натураль сан- __________________________________.
5. Теләсә нинди натураль санны ______ цифр ярдәмендә язарга мөмкин(цифрлар санын язарга).
6. 3 цифры санның язылышында уң яктан____________ урында торса, ул 3 йөзне аңлата.
7. 3 цифры санның язылышында уң яктан____________ урында торса, ул 3 дистәне аңлата.
8. Нуль саны ____________ аңлата.
9. Нуль ______________________________ керми.
!0. Миллиард – ул мең ________________.Аны _________________________ дип язалар.
11. Берәмлекләр классында разрядлар-____________________________________.
12. Натураль саннарның язылышында беренче дүрт классны атарга.
13. Биш мең, өч йөз, җиде дистә булган санны болай язалар_____________________ .
14. Язылышында бары тик 0,7,8 цифрлары гына булган барлык өчурынлы саннар: (цифрлары кабатлаусыз) _____________________________________.