Тема: Литр.
Максат:
Берурынлы саннарны кушу һәм алуны, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;
Зурлыкларны үлчәү берәмлекләрен өйрәнүне дәвам итү, күләм үлчәү берәмлеге - литр төшенчәсен кертү;
Математика фәненә кызыксынуны һәм логик фикерләүне үстерү;
Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү дәресе.
Җиһазлау: биремле карточкалар, үзбәя өчен кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, санлы карточкалар, эш дәфтәре
Көтелгән нәтиҗәләр:
Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне чишү юлын өйрәтү: литрлы банка белән эшли белергә;
Коммуникатив уку эшчәнлеге: күршең белән хезмәттәшлек итү;
Регулятив уку эшчәнлеге : укучыларны үз эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;
Шәхси уку эшчәнлеге: дәрес материалына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру;
Дәрес барышы
1.Оештыру моменты.
1.Исәнләшү. Сыйныфташларны сәламләү .
2.Уңай психологик халәт тудыру
2. Телдән исәпләү. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН
(Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала).
4 кә 2 не кушкач - 6 була. Әйе
2 гә 2 не кушкач – 4 була. Әйе
2 гә 7 не кушкач – 9 була. Әйе
8 дән 2 не алгач – 5 була. Юк ( 6 була)
5 кә 4 не кушкач – 9 була. Әйе
6 га 3 не кушкач – 9 була. Әйе
7 дән 3 не алгач – 2 кала. Юк (4 кала)
0 гә 9 ны кушкач – 9 була. Әйе
2 гә 7 не кушкач – 9 була. Әйе
4 тән 0 не алгач – 0 кала. Юк (4 кала)
3 кә 3 не кушкач – 6 була. Әйе
7 дән 2 не алгач – 5 кала. Әйе
3. Төп өлеш .
Белемнәрне актуальләштерү.
4.Укытучы белән эш.
Саннар рәтен тутырып бетер.
1, 2, ..., 4,...., ......, 7, ....., 9, ......
Саннар рәте буенча сораулар:
- 7 санының күршеләрен әйт.
- 2 санының күршеләрен әйт.
- 6 санының уң як күршесен әйт.
- 5 санының сул як күршесен әйт.
- 9 санының сул як күршесен әйт.
- 1 санының уң як күршесен әйт.
5.Мөстәкыйль эш.
Тактадагы мисалларны чишәләр.
8+1= 7-5=
3+5= 8-6=
6+2= 3-2=
4+6= 5-2=
6.Укытучы белән эшләү.
Сигнал карточкалары ярдәмендә эшләрегезнең дөреслеген тикшерербез.
7.Телдән мәсьәләр чишү.
Кибеткә алма алырга бардыгыз. Кибетче аны сезгә ничек бирә? (үлчәп).
Ничек үлчи? (Үлчәүдә кг белән үлчәп бирә. ) Тагын нәрсәләрне кг белән үлчиләр? ( мандарин, песок, конфет...)
8.Нәтиҗә: Авырлыкны кг белән үлчибез.
Бер пакетта 6 кг шикәр. Икенче пакетта шикәр 3 кг га авыррак. Шикәр ничә кг? (10 кг)
Кавын 2 кг. Карбыз 4 кг. Кайсы авыррак? Ничә кг га? (карбыз, 2 кг га.)
Алма 5 кг, груша 2 кг га әзрәк. Груша ничә кг? Алма белән груша икесе бергә ничә кг? (груша – 3 кг, бергә – 8 кг).
4.1 кг тимер авырракмы әллә 1кг мамыкмы? (икесе дә бертигез).
9.Ял минуты. Фолоу зе лидер
( 1 нче сандагы укучы - лидер башкарган хәрәкәтләрне һәр укучы кабатлый бии), көй алышынганда лидерлык 2 нче сандагы укучыга күчә, аннары 3 нче, 4 нче укучыга күчә).
10.Яңа тема.
Тагын кибеткә барабыз. Бу юлы сок алабыз. Кибетче сокны ничек бирә? (пакеты белән бирә).
-Бу пакетларга сокны ничек салганнар икән (үлчәп салганнар).
-Менә мин сок алдым. Карыйк әле, тышына нәрсә дип язылган икән? (1л)
Димәк, сокны литрлар белән үлчиләр.
Литр сыеклык үлчәү берәмлеге.
Кыскача л дип языла. Менә бу савытка 1литрны нәрсә белән үлчәп салдылар икән.
Менә мондый үлчәүле савытлар була. (бүлемле савыт карау). Шулар ярдәмендә сыеклыкның күләмен үлчәп була. Менә 1 литр суны үлчәп карыйк әле. (чиләктән алып су үлчәү). Бу банкаларга ничә л су сыя икән. (1л, 3 л)
11.Такта янында эш.
2л 5л
3л 7л
6л 1л
9л 8л
12.Зирәкләргә мәсьәлә. Әнинең 1 л һәм 3 л банкасы бар. Чиләккә 4 л су салырга кирәк? Шул банкалар ярдәмендә әни 4 л суны ничек салыр? Әйдәгез ярдәм итик әле.
Димәк, литрларны кушарга һәм алырга да мөмкин.
13.Мөстәкыйль эшләү.
Карточкаларда эш.
5л+2л 7л-4л+2л 9кг-2кг+1кг
10л-6л 8л+1л-3л 6кг-3кг+7кг
Мисалларның дөреслеген слайдлар ярдәмендә тикшерү.
14.Мәсьәлә чишү.
№5.
Бабай – 6 балык
Онык – 4 кә кимрәк
Онык - ? балык
Барысы ? балык
6-4=2
6+2=8
Җавап: барысы 8 балык.
Зирәклеккә бирем.
№6
15. Рефлекция.
1. Дәрескә гомуми йомгак.
- Дәрестә ниләр эшләдек?
-Нәрсәләрне кабатладык, искә төшердек?
- Нинди яңа әйберләр өйрәндек?
- Нинди үлчәү берәмлеген?( күләм үлчәү берәмлеге - литр)
2. Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.
-Укучылар, сезнең алда 3 түгәрәк тора. (Кызыл, яшел, сары). Дәрес сезгә ошаса, сез барысын да аңлагансыз икән – кызыл, аңлашылып бетмәгән нәрсәләр калган булса – яшел түгәрәк күтәрерсез. Инде берни дә аңламаган булсагыз – сары түгәрәк күтәрегез.
Дәрестә барыгыз да актив катнашты.
Ә хәзер бастык. Дәрес тәмам.