УҢЫШЛАРЫ БЕЛӘН КИЛДЕ КӨЗ

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


7


МБМББУ

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”









(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен көз бәйрәме)



Музыка җитәкчесе:

Басыйрова Чулпан.


Мәктәпкә әзерлек

төркеме тәрбиячесе:

Асылова

Дилбәр.




2016 – ел.

Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.



Азалия Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара,

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Җәйне шулай озатабыз

Торналар белән бергә. Наил

Әйтерсеңлә җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

Көз көннәре килеп җитте

Айзилә Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән

Алып баручы. Балалар, карагыз әле. Бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.


Яфракларны күр әле:    Мөхәммәт  

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр...

Көзге моң җыры (М.Әндерҗанов көе һәм сүзләре)


Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп.

Куакларга җиләк-җимеш элеп, Илназ

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Алып баручы. Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.



Ландыш Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

                                Көз җиткәнен алар белдерә.

                                Алтын көзең синең туган ягым,

                                Күңелемә якын, бер генә.

Гомәр Агачлар-каен, усаклар

Сары күлмәкләр кигән

Җиләкле җәйне озаттык,

Безгә алтын көз килгән.

Диана Китте җәй безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде,

Агачларның барсына

Көз ашыга агачларга

Эмил Үз бизәген салырга

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга.

Алып баручы. Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...

Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.

Болыт (Әнвәр) Мин көзге болыт булам!

Җиргә яңгыр яудырам.

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам!

Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.

Алып баручы. Болыт, Болыт, тукта әле,

Син алай шаярма әле.

Без бик матур җыр беләбез,

Сиңа аны бүләк итәбез.

Болыт. Нинди матур җыр! Нәкъ менә минем өчен. Рәхмәт сезгә, балалар, күңелемне күтәрдегез.

Яңгыр ява иләкләп,

Яңгыр ява чиләкләп.

Тып та тып, тып та тып,

Тәрәзә шакылдытып.

Шаян, нәни тамчылыр

Уйнарга чакыралар:

Чыланам дип курыкма,

Зонтик ал син кулыңа”.

Зонтиклар” эстафетасы уздырыла. Балалар 2 командага бүленә. Һәр командага берәр зонтик бирелә. Уенчылар чират буенча, кулларына зонтик тотып, аякларына галуш киеп, билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр һәм кире әйләнеп кайталар. Эстафета ахыргы уенчыга кадәр дәвам итә.

Болыт. Сез бик җитез икәнсез. Булдырдыгыз. Молодцы! Яңгырдан куркып тормадыгыз.

Алып баручы. Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.

Айзилә Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Ранил Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Барысы бергә. Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!


Матур көй астында залга Кояш керә.(Дарина)

Кояш. Исәнмесез, мин килдем,

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин Кояш – алтын Кояш!

Мин Кояш – матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!

Болыт. Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк, мин дә кирәк бу җирдә.

Кояш белән Болыт кем мөһимрәк, кирәгрәк булуы турында бәхәсләшә башлыйлар.

Алып баручы. Сез безгә икегез дә бик кирәк. Зинһар өчен, тынычланыгыз. Тату булырга кирәк.


УЕН “Кем җитез?”


Кояш. Бигрәк күңелле итеп уйнадык. Сезнең янда кызык, ләкин безгә китәргә вакыт. Әйдә, Болыт дустым. Сау булыгыз, балалар!

Болыт. Сау булыгыз!

Кояш белән Болыт күңелле көй астында бии-бии чыгып китәләр.


Киң болыннарда, урман кырларда Н. Илвина

Агачлар, гөлләр кибеп сулдылар.

Көннәр суынды, чишмәләр тынды

Безне калдырып кошлар да китте.

Илнур Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

Озак тормас, килер ак тунлы кышта

Китә башлады бездән инде кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар


Табигатьнең һәр мизгелен Камил

Яратабыз сөябез.

Алтын, сары яфракларны

Зәңгәр күккә чөябез.

Алтын көзнең муллыгыннан

А.Элвина Витаминнар алабыз

Эре, кызыл миләшләрне

Чиләкләргә салабыз.

Алып баручы. Бу якка кемдер килә...

Үзе дер-дер-дер килә.

Кем булыр икән ул шаян?..

Куян сикереп керә. (Азалия)

Алып баручы. Ай, бу бит куркак Куян!

Куян. Бар көчемә мин чаптым,

Бүредән көчкә качтым!

Куркуымнан дерелдим,

Кая качарга белмим!

Алып баручы. Курыкма син, Куянкай,

Тынычлан син, Шаянкай.

Без сине шатландырыйк,

Бик матур бер җыр җырлыйк.

Уңышны җыеп ал” җыры башкарыла. (Р. Гыйләҗева сүзләре, А.Филиппенко көе).


Сары, кызыл төсләр белән Данияр

Карлы яңгыры белән

Безнең бакчага көз килде

Мул уңышлары белән.

Күңелләрдә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Лиана Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә

Ә хәзер үзебезнең бакчада нәрсәләр үскәнен ачыкларбыз. Мин сезгә табышмаклар әйтермен:

  1. Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә? Нинди төстә?

  1. Йөз кат кием, барысы да төймәсез.(кәбестә).

  2. Озын яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә (кыяр).

  1. Өсте яшел, асты кызыл

Җирдә үсә, ул ни булыр? (кишер).

  1. Ите симез, мае юк.

Тиресе калын-йоны юк (кабак).

Ямьле кояш, нурлар чәчеп

Елмаеп карый безгә. Дарина

Нинди тәмле күчтәнәчләр

Кәз алып килгән безгә.


Куян. Ай, яратам да инде мин кәбестә белән кишер ашарга.

Алып баручы. Без, Куянкай, сиңа кәбестә белән кишерне бүләк итәрбез. Ләкин син башта аларны эзләп табарга тиеш. Әгәр балалар каты итеп кул чапса, димәк, син кирәкле урынга якынайгансың, ә инде балалар кулларын әкрен генә чапса, димәк, син яшелчәләр яшерелгән җирдән ерак киткәнсең. Аңладыңмы, Куянкай?

Куян. Әйе! Әйдәгез, уйныйбыз!

Яшелчәләрне тап” уены уздырыла. Куян яшерелгән кишер белән кәбестәне таба.

Алып баручы. Менә булдырдың, Куянкай. Бу сусыл кәбестә белән баллы кишер сиңа бүләк булсын!

Куян. Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен!

Күчтәнәчләрне алып, куана-куана Куян чыгып китә

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә Ринат

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

Көз җиттеме, бар агачлар

Әнвәр Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган сыман.


Алып баручы. Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та, куркак Куян да килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.(Ландыш)

Алтын Көз. Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем,

Ашыгып килеп җиттем.

Алып баручы. Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Падают листья” җыры башкарыла

(Музыка М. Красева, слова М. Ивсен).


Алтын көз:Ай-яй, кышка күпме яшелчәләр әзерләгәнсез. Күпме витаминнар җыйгансыз, тырыш хезмәт куйгансыз.

Алып баручы: әйе, безнең бакча хезмәткәрләре кышка күптән яшелчәләр хәзерләде: кишер, кәбестә, чөгендер, бәрәңге, суган... төрле витаминнардан, бай җимешләрдән кайнатмалар ясадылар.


Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер мәкаль әйтәм.

 Язның  байлыгы – кояш,

Көзнең байлыгы – нәрсә? (уңыш.)

Дөрес, балалар, көз – муллык чоры.

Безнең иң зур уңышыбыз нәрсә? (Икмәк)


Алтын көз:мин үзем генә килмәдем, кунакка дусларымны алып килдем.

Кулына ипи-тоз тоткан татар кызы һәм татар малае керә :

Алып баручы: Балалар, ә сез ипекәйнең ничек өстәлгә килгәнен беләсезме?

  1. Диана:Ипи басуда үсә,

Ананна амбарга күчә

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә

Шуннан килә өстәлгә

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Гомәр:Һәр көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да

Күмәче дә, бары да...

Ипекәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе

Җирдә иң кирәклесе!

Тәрбияче: Ипи өстәлгә килгәнче, никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый икән?. Ипи- иң зур байлык. Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Сез балалар, ипине хөрмәтлисезме, әрәм итмисезме?

Иртәнге җил йомшак кына итеп Алмаз

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.


Тәрбияче: Быел игенчеләребез мул уңыш җыеп алдылар.

Дөрес, тырышып эшләсәң генә, икмәк кадерле һәм тәмле була.

Моңлы, гүзәл,

Матур, аяз көннәр Гөльяз

Мул игеннәр-синең бүләген

Сокландыргыч синед табигатең

Бигрәк матур синең күлмәген.


Алтын яфраклар очалар, Ранил

Безнең башларга тиеп.

Саубуллаша кыр казлары

Язын кайтырбыз диеп.


Көзге урман тып-тын булган Руфина

Агач башы ялангач.

Соңгы яфрак төшә калтырап

Әз генә җил шаяргач.

Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр

Инсаф Яфракларга шулай эндәшә

Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп

Алар белән уйнап сөйләшә.

Алтын көз: Күк йөзегез аяз булсын, табыннарыгыз мул булсын.


Тәрбияче: Уңыш җыелды. Яшелчәләр озатылды. Әйдәгез балалар һәм кадерле кунаклар бәйрәмне күмәк җыр белән тәмамлыйк.

Осень в лесу” җыры башкарыла

(Музыка и слова Л. Хисматуллиной).