3 нче класста татар теленнән контроль эш текстлары
Сүзлек диктанты
Тәрәзә, йолдыз, болын, төлке, йөзем, тез, яшьлек, юрган, тиен, йорт, иләк, кәҗә, суган, яңгыр, шигырь.
Диктант
Ябалак.
Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.
Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)
(«Салават күпере» журналыннан)
Бирем. Соңгы җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга
Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы.
Сүзлек диктанты.
Кош-корт, бала-чага, көнчыгыш, җиләк-җимеш, һәркайда, аккош, җир-су, төньяк, өчпочмак, озынборын, ташбака, кулъяулык, башкала, аллы-гөлле. (14 сүз.)
Контроль диктант.
Кар яуган.
Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.
Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит. (53 сүз.)
(Мәгариф.2000 ел, 11 номер.)
Биремнәр. 1. Сүзләрне килешләр белән төрләндереп язарга.
1 вариант 2 вариант
тәрәзә урман
2. Икенче җөмләдә баш кисәкләрне табып астына сызарга.
Сүзлек диктанты.
Аккош, каен, көньяк, күл, җиләк, үләннәр, ел, бәрәңге, җыелыш, яшен, дөрес, йөзек, болыт, һәрвакыт. (14 сүз)
Изложение.
Кышкы урман.
Без кыш көне урманга бардык. Урман ак карга төренгән. Урманда һава саф. Каеннар, наратлар ап-ак карга чумганнар. Кыш көне урманның үзенә бертөрле яме бар. Урманнан һич кайтасы килми. Без кышкы урманны бик яратабыз. (34 сүз.)
Диктант
Әбиләргә кунакка.
Безнең Миңнури әби Чаллыда яши. Мин Габбас абый белән быел әбиләргә кунакка кайттым. Мулланур абый безне станциягә кадәр озатты. Без вокзалга килеп җиттек. Абый кассадан билет алды. Самолетка утырыр вакыт җитте. Пассаңирлар урыннарына кереп утырдылар.
Самолет күккә күтәрелде һәм безне Чаллыга алып китте.
Бирем: беренче җөмләдән сүзтезмәләрне язып алырга
Диктант.
Авылда яз.
Менә кыш та үтеп китте. Салкын көннәр, ачы бураннар күптән бетте инде. Кояш ешрак карый. Көннәр җылыта. Яңгырлар ява башлады. Күмәк хуҗалык эшчәннәре язгы эшләрне башлап җибәрделәр. Алар мул уңыш алу өчен көрәшә.
Ә мәктәп укучылары тырышып укыйлар. Дәресләр беткәч тә тырышып эшли алар: йорт тирәләрен җыештыралар, сыерчык оялары ясыйлар, яңа җырлар өйрәнәләр. (53 сүз.)
Искәрмә. Мәрьям, Әгъләм сүзләрен тактага язып куярга.
Еллык контроль диктант.
Урманның дусы.
Табигатьнең иң гүзәл почмагы – урманнар. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне үзенә тарта. Ләкин урманнарны сакларга кирәк. Урманның дусы агачларны сындырмый, яфракларны һәм чәчәкләрне өзми. Ул кош ояларың туздырмый. Кошлар урманнарны корткычлардан саклыйлар. Корткычлар агач кайрысын бозалар, яфракларны тишәләр.
Урман дусы урманда ут якмый, янгын чыгармый. (47 сүз.)
(«Сабантуй» газетасыннан)
Искәрмә: корткычлар, кайры сүзләре искәртелә.
Биремнәр.
Парлы сүзләрне тулысынча язарга:
сап - … , … - чага, табак-… .
6 нчы җөмләнең баш кисәкләре астына сызарга.
Эш тамырыннан ясалган сүзләр уйлап язарга.
(1) Сабан туен – язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бəйрəмен – без, малайлар, кар җепшеклəнə башлагач ук көтəргə тотына идек. (2) Менə шəкерт малайлар мəдрəсə белəн ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. (3) Ул чагында инде күз “тышта кала”, күк йөзенə күтəрелеп карасаң, күзлəрең чагыла. (4) Көн уртасында тып-тып түбəдəн тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китə, түбəдəн ватылып төшкəн боз кисəклəренең зыңгылдавында да күптəн үк сагындырган яз авазы яңгырый.
(5) Иртə белəн чыксаң, тыкрык буендагы сəрви агачында, боргаланып, эшлəки (песнəк) сайрый: “Эшлəки, эшлəки, эшлəмəсəң хаста ки,”– ди. (6) Җимеш бакчасына, түр тəрəзə каршындагы милəшкə, шомырт агачына кызылтүшлəр килə.
(Г. Бəширов “Туган ягым – яшел бишек”)
“Сабан туен – язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бəйрəме...” дигән фикерне дәвам итеп, сочинение языгыз.
А1. Рәт гармониясе күзәтелмәгән сүзне билгеләгез.
1) көмеш;
2) кызылтүш;
3) кояш;
4) ботакларын.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.
1) малайлар;
2) песнәк;
3) тәрәзә;
4) яшел.
А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) миләшкә;
2) кояш;
3) бәйрәм;
4) хикмәт.
А4. Тамыр сүзне билгеләгез.
1) шау-шулы;
2) мәдрәсә;
3) тамчылар;
4) сабан туе.
А5. Аерып бирелгән исемнең килешен билгеләгез. Ул чагында инде күз “тышта кала”, күк йөзенə күтəрелеп карасаң, күзлəрең чагыла.
1) төшем килеше;
2 чыгыш килеше;
3)иялек килеше;
4) баш килеш.
А6.Бирелгән җөмләдә кушма исемне билгеләгез.
Җимеш бакчасына, түр тəрəзə каршындагы милəшкə, шомырт агачына кызылтүшлəр килə..
1) Җимеш бакчасына;
2) кызылтүшлəр;
3) агачына;
4 милəшкə.
А7. Аерып бирелгән сүзнең сүз төркеме ягыннан төрен билгеләгез. Менə шəкерт малайлар мəдрəсə белəн ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар.
1) теркәгеч:
2) кисәкчә;
3) аваз ияртеме;
4) бәйлек