Татар теле. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Хөснелгатина Ләйсән Минәхмәт кызы

I нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

МБГУ “Иске Ибрай урта мәктәбе” ТР ның Аксубай муниципаль районы

4нче сыйныфта татар теле дәресе

Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар

Максат: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында мәгълүмат бирү, тексттан сыйфатларны таба белү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү, тырышлык һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, дәфтәрләр, такта, карточкалар, интерактив такта, слайдлар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: Сыйфатларны, аларның дәрәҗәләрен белү. Сыйфатларны сөйләмдә куллана белү.

Шәхси нәтиҗәләр: Белем алуның кирәклеген аңлау; максат куя белү, дәрестә үз-үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту;

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру, үз фикереңне әйтә белү, үз фикереңне дәлилли белү, башкаларның фикерен тыңлый белү;

Регулятив УУГ: белем алуда кыенлыкны табу, үз эшеңне планлаштыра белү, гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү;

Танып-белү УУГ: үткәндә өйрәнгәннәрне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү, проблеманы таба белү, тексттан кирәкле информацияне таба белү, информацияне эзли белү, чагыштыра, анализ ясый, йомгак ясый белү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү:

Матур язу. К, к. Күп укыган, күп белер.

  • Укучылар, татар халкының бу мәкален ничек аңлыйсыз?

  • Безгә белем алу кирәкме?

  • Әйдәгез, бүген дә белем алуыбызны дәвам итик, без сезнең белән үткән дәресләрдә нинди сүз төркемен өйрәндек?

  • Сыйфат.

  • Сыйфат нәрсәне белдерә?

  • Предметның билгесен.

  • Ул нинди сорауларга җавап бирә?

  • Нинди? Кайсы?

  • Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп килә?

  • Исемгә.

  • Сыйфатлар ни өчен кирәк?

  • Сөйләмне матурайту һәм төгәлрәк итү өчен.

  • Сыйфатларның нинди дәрәҗәләрен беләсез?

  • Гади, чагыштыру, артыклык.

  • Яхшы, ә хәзер интерактив такта ярдәмендә белемегезне тикшереп алыйк (интерактив тест)

  • Тактадагы җөмләне укыгыз әле.

Елгалар зәңгәрсу боз белән капланган.

  • Балалар, бу җөмләдә сыйфат бармы?

  • Ничек уйлыйсыз, зәңгәрсу сыйфатның нинди дәрәҗәсе икән?

  1. Проблеманы билгеләү.

  • Җавап бирергә кыенсынасыз, шулаймы? Бу гади дәрәҗә түгел, чагыштыру да, артыклык та түгел. Әйдәгез, исемен үзебез табып карыйк.

  1. Проблеманы чишү:

  • Зәңгәрсу сүзендә предметның билгесе күпме, азмы? (тагын сораулар бирелә)

  • Әйе, бу – кимлек дәрәҗәсе.

  • Кимлек дәрәҗәсе турында белемне кайдан алыйк?

  • Дәреслектән.

  • Дәреслекләрне ачып, дәреслек белән эшлик. Кагыйдәне укыйк әле (19нчы бит) Тагын бер кат экраннан кимлек дәрәҗәсенең кушымчаларын карыйк (слайд 3)

  1. Беренчел ныгыту.

  • Мин сыйфатлар әйтәм, сез аларны кимлек дәрәҗәсенә куеп әйтегез.

Ал – алсу

Зәңгәр – зәңгәрсу

Ак – аксыл

Күк – күксел

Яшел – яшькелт

Кызыл – кызгылт

Әче – әчкелтем

Күк – күгелҗем

  • Хәзер 22нче күнегүне телдән эшлик.

  • Укучылар, гади дәрәҗәдәге сыйфатлардан кимлек дәрәҗәсен ясаганда, сүздәге кайбер авазлар төшеп кала. Мәсәлән: әче – әчкелтем, кызыл – кызгылт (сүз ясагыч кушымчалар)

  • 23нче күнегүне язмача эшлибез.

Физкультминут

  • Ә хәзер яшькелт сүзенә морфологик анализ ясыйк.

Яшькелт – сыйфат, Нинди?, кимлек дәрәҗәсе.

  • Мин сезгә бер текст укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм сыйфатларны ишетеп калырга тырышыгыз.

Серле тартма

Мин – серле тартма.

Телим икән – кошлар минем яныма үзләре үк очып килә.

Телим икән – күгәрченнәр, чыпчыклар килә.

Телим икән – песнәкләр, хәтта төньяк кунаклары – карабүрекләр очып киләләр.

Мин үзем бик гади, кәгазьдән генә. Ә эчемдә серле көч бар. Серен әйтсәм әйтим инде. Моның өчен тартма эченә ярма, бодай, орлык, ипи валчыгы салырга һәм тартманы тышка элеп куярга гына кирәк. Шунда ук чыпчыклар килә башлар. Миләш тәлгәшләре куйсагыз, карабүрекләр килер. Майлы калҗа салсагыз, песнәкләр килер.

  • Текст нәрсә турында?

  • Җимлекләрне кайчан куярга? Ни өчен?

  • Әйтегез әле, нинди сыйфатлар ишеттегез?

  1. Мөстәкыйль эш.

  • Карточкаларны алабыз һәм кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларга тиешле кушымчаларны өстәп язабыз. Бер-берегезнең эшен тикшерегез һәм билге куегыз.

  1. Ныгыту.

Парларда эш. Шигырьдәге төшеп калган сыйфатларны өстәп язабыз.

Туган ил
Туган ил ул — ... арышлар,
Туган ил ул — ... камышлар.
Туган ил ул — ... болыннар,
Болыннарда ... колыннар.
Туган ил ул — ... диңгезләр,
... туфрак, ... нигезләр.
Туган илдә — барыбыз бертуган,
Бик ... безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
(З. Туфайлова)
Сайлап алу өчен сыйфатлар: иркен, яшел, зифа, нәни, зур, кадерле, зәңгәр, үскән, алтын, туган.



Карточкалар белән эш.

Сыйфат предметның билгесен белдерә. Ул җөмләдә исемгә бәйләнеп килә.Аның дүрт дәрәҗәсе бар.Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Антоним һәм синоним сыйфатлар да була ( Текстны укыганнан соң түбәндәге сорауларга җавапларны буш шакмакларга А, Б, В хәрефләре белән билгеләргә; бу хәрефләргә туры килә торган җавапларны кулланырга)

А – дөрес, бу турыда текстта бар

Б – дөрес, ләкин бу турыда текстта юк

В – дөрес түгел, текстта моның киресе язылган



  • Сыйфатлар Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирәләр.

  • Алар җөмләдә исемгә бәйләнеп киләләр.

  • Сыйфатлар сөйләмне матурламыйлар.

  • Сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар.

  • Зуррак – чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат.



  1. Өй эше: 24нче күнегү

  2. Рефлексия