Сценарий праздника 8 ое марта

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Бик-Үти төп гомум мәктәбенең Ташкичү авылында урнашкан филиалында үткәрелгән  8-Март бәйрәменә багышланган кичә .

Максат: хатын-кызга,анага хөрмәт тәрбияләү,ана белән бала арасындагы мәхәббәтне күрсәтү.



Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?





Кем куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме--Әнкәй,хатын-кыз!



Язның беренче бәйрәмен

Сигезенче Март”,--диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Кызлар,апа-сеңелләр!

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, әбиләребез,апалар,сеңелләр!

Сезне шушындый матур көнне кечкенә генә мәктәбебездә күрүебезгә без бик шатбыз. Сезне 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле картлык, тыныч тормыш, сәламәтлек телибез.

Шундый матур бәйрәмдә балалар әзерләгән концертыбыз сезнең күңелләрдә бик матур, җылы вакыйга булып озак еллар саклансын иде дигән теләктә калабыз. Ләкин без сезнең белән шартлы рәвештә генә өчкә бүленеп, уеннар да уйнап алырбыз, ә балаларның чыгышлары аларны тагын да тулыландырып җибәрер.

Хасанов Айнур,Гайнуллин Алмаз башкаруында Иң зур шатлык” җыры яңгырый.

Камил: Кто открыл мне этот мир,

Не жалея своих сил?

И всегда оберегала?

Лучшая на свете мама.

Кто на свете всех милее

И теплом своим согреет,

Любит больше,чем себя?

Это мамочка моя.

Әнием”җыры башкара Хамидуллина Сөмбел



Табышмаклар әйтү.



А) Аш пешергәндә иң башта нәрсә салалар?  (Күз)



Б) Дөньяда иң тиз нәрсә йөри ?  (Уй).



В) Башы бар,мие юк,

Биле бар,корсагы юк,

Койрыгы бар, йоны юк.  (Чабата)



Г) Үзе су,үзе каты.  (Боз)



Д) Кара мыеклы җизнәң сагындырып килгән.  (Яз)



Е) Һәркемдә дә бар.  (Исем)



Ж) Күңелсезгә --юаныч, күңеллегә--куаныч.  (Җыр)



З) Ялгыз гына ашалмый,

Аннан башка эш бармый.  (Тоз)

 Мунча ташы” театрыннан өзек “Зоопарк”

Уен. Күзләр бәйләнгән килеш тактада вазадагы чәчәкләр рәсемен ясау.

Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.

Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

Гайнуллин Алмаз Х.Туфанның шигыре укыла.

(Хатын-кызның бөеклеген күрсәтү максаты белән)



« И хатын-кыз!»

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаның дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә

Сине хөрмәтләүдә.

Без, ир-атлар,

Бераз талымсыз.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

Энҗе Сабирова башкаруында җыр.”Әнием җаным син.”

Уен . Бирелгән кисмә иҗекләрдән җөмлә төзү бәйгесе.

Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре—хатын-кызлар”

Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш”

Айнур Хасанов “Әниләргә”шигыре белән

Ходай биргән әниләргә
Чиксез бетмәс сабырлык.
Көч тә биргән, биргән куәт
Баласын үстерерлек.

Рәхмәт әнкәй бүләк иттең
Якты дөньяның ямен.
Яшлегеңне кызганмыйча,
Бирдең син матур көнен.

Авырганда керфек какмый
Яннарымда утырдың.
Кысып җылы кочагыңа
Җил давылдан сакладың.

Куанганда, син дә әнкәй,
Бала кебек куандың.
Егылганда, елаганда,
Иркәләдең, назладың.

Бишек җырын тыңлап үстек,
Әнкәй, сиңа мең рәхмәт.
Аллам бирсен озын гомер,
Гомереңдэ бәрәкәт.

Кызлар, егетләр сез бик яхшылар, үзегез бик чибәрләр

Күңелләр яшь булган чакта
              Йөрәк картаймый диеп,
              Кунакларны сокландырып,
              Күрсәтик әле биеп.

Татар халык биюе башкарыла.

Уен. Әниләр балаларны киендерә.(Әниләр һәм балалар мөнәсәбәтен ныгыту максаты)

Энҗе Сабирова шигырь сөйли.

Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.

Алмаз Гайнуллин башкаруында “Татар кызлары “җыры

Уен.Малайлар кызларга косынка бәйли.

Инсценировка

Ана белән бала”.

Бала. Әнием,син нәрсә укыйсың?

Ана. Аллаһ белән сөйләшәм.

Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

Балалар, әниләр һәрвакыт балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.

Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне,өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.



Кызлар башкаруында “Әнием кочагы”

Алмаз “әбиләргә” исемле шигыре белән.

Уен.

Сөмбел “Әнкәй” шигыре белән

Әнкәй.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам- әнкәй куңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.



Авырсаң янда тора ул.

Төн буе керфек какмый.

Ул саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.



Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!(бөтенесе)

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен, әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен, әни кирәк!

Бәхет, шатлык артсын өчен, әни кирәк! Әни кирәк!

Иң кадерле кеше җирдә, ӘНИ димәк!





Сезнең хөрмәткә “Кояш, кояш мәңге балкый” җыры яңгырый



Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Әниләргә бүләк бирелә

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды темабыз.

Мондый сөйләшүләр еш булыр

Сез бик теләп катнашыгыз.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып

Соңгы кабат булмас, кем белә,

Гөрләшербез кабат җыелып.