“Сүз төзелеше. Сүз ясалышы” темасын кабатлау. ( 3 нче сыйныф).
Тест.
1. Тамыр сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) урман , урманчы;
б) шатлык, укучы;
в) китап, умарта ;
г) көй, җырчы ;
2. Ясалма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә:
а) урам , урманда ;
б) бакча, бакчачы ;
в) кояш, болытлы ;
г) башлык, китапханәче;
3. Төрләндергеч кушымчалар ялганган сүзләр рәтен билгелә:
а) җәйге, машина
б) төлке, аю;
в) урманга, һаваны;
г) кәбестә, катык;
4. Кушма сүзләр рәтен билгелә:
а) сандугач, карлыгач;
б) кишерборын, тырма;
в) кулъяулык, сабын;
г) өчпочмак, гөлҗимеш;
5. Парлы сүзләр рәтен билгелә:
а) урын- җир, калак;
б) әни, бала- чага;
в) азык - төлек, аш – су;
г) көзен – кышын, бакчачы.