Рабочая программа по математике 1класс УМК ПНШ

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


13




«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждаю»

Руководитель ШМО заместитель директора по УР директор

______/ _Галиева Р.З./ МБОУ «Куюк-Ерыксинской СОШ» МБОУ «Куюк-Ерыксинской СОШ»

Протокол №1 от ______/Гараева Г.Г./ _______/ Галиев З.Р./

«29» августа 2016 г. « » августа 2016г приказ № _ от « » августа 2016г









1 сыйныфта, математикадан

ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Татарстан республикасы Мамадыш муниипаль районы

МБГБУ “Көек -Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе”


Беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рахматуллина Гөлнара Рашитовна









Пед.совет утырышында каралды:


“ ” август, 2016 нчы ел

Протокол №1






2016 -2017 нче уку елы







Календарь тематик планлаштыру


Предмет математика


Класс 1 класс



Барлык сәг.саны 132


Атнага 4 сәг.






1 нче сыйныф өчен “Математика” курсының эш программасы МБГБУ “Көек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе”нең укыту планына, “Укыту предметлары буенча программалар.Үрнәк укыту планы”.1-4 кл.: 3 бүлектә. Авторлары: Н. Г. Агаркова, М. Л. Каленчук, Н. А. Чуракова, О. В. Малаховская, Т. А. Байкова, Н. М. Лаврова, Е.Н. Соловова, А. Л. Чекин һәм башкалар тарафыннан өзелгән (М: Академкнига/ Дәреслек, 2012.- 1 б.: 320 б.), Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән укыту әсбабына нигезләнеп, Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп төзелде.

















  1. Аңлатма язуы

Укыту программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфына адреслана.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

- Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №1015 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

  • Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы 1807-1 нче номерлы Законы (25.10.1991) ред.12.03.2014

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 22 нче сентябрь 2011 нче ел №2357 «О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утверждённый приказом Министерства образования и науки Российской Федерацииот 6 октября 2009 г. N 373».

  • Укыту предметлары буенча программалар.Үрнәк укыту планы”.1-4 кл.: 3 бүлектә. Авторлары: Н. Г. Агаркова, М. Л. Каленчук, Н. А. Чуракова, О. В. Малаховская, Т. А. Байкова, Н. М. Лаврова, Е.Н. Соловова, А. Л. Чекин һәм башкалар. М: Академкнига/ Дәреслек, 2012.- 1 б.: 320 б.

  • Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге; (2016-2017 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге.);

  • Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март 2011нче ел, регистрация №19993);

  • Россия Федерациясенең баш санитар врачы нигезләмәсе «Об утверждении СанПиН 2.4.4.3172-14 «Санитарно-эпидемиологические требования к устройству, содержанию и организации режима работы образовательных организаций дополнительного образования детей»; (4июль 2014 нче ел №41)

  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  • Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 28 нче июль № 44 - ЗРТ

  • ТР Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Кцек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе”нең”2015-2016нчы уку елына төп гомуми белем бирү программасы (1 нчы сентябрь 2016 нчы ел, приказ№26)

  • Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Көек-Ерыкса урта гомуми белем мәктәбе”нең” 2016-2017 нче уку елына укыту планы (28 нче август 2016 нчы ел, приказ№1)

Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә ала. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.

Максатлар:

-Белем алучыларда танып белү гамәлләрен үстерү; логик һәм алгоритмик гамәлләрне, аксиоматиканы үстерү; системалы фикер йөртүэлементлары формалаштыру; планлаштыру, белемнәрне системага салу һәм структуралаштыру, модельләштерү, төп һәм икенчел шартларны дифференциальләштерү.

-Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу; логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу.

-Башлангыч математик белемнәрне үзләштерү; уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, иң гади төзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү.

-Фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.

Бурычлар:

- Укучыларның образлы, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү;

- Программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне киләчәктә математика фәнен өйрәнү өчен ныклы нигез булдырырлык итеп формалаштыру;

- Математик белем нигезләрен үзләштерү, бу фән турында күзаллау булдыру;

- Математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллануга омтылыш тәрбияләү

2. Укыту предметына гомуми характеристика

Математика фәненең төп дидактик идеясе әлеге формула белән күрсәтелергә мөмкин: “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү”. Балага предметның асылына математиканың әйләнә- тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәгъдим ителә. Теге яки бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки уку ситуациясен караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарын бирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә ярдәм итә. Үз чиратында, мондый акцент күпсанлы аерым очракларны караудан башка да гомумиләштерүнең тиешле дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә. Гомуми закончалыкны аңлау һәм чишүнең гомуми алымнарын белү укучыга конкрет биремне таныш булмаган очракта да үтәргә юл ача. Әлеге предметның аермалы ягы булып геометрик материал һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора. Бу математиканың әйләнә – тирә дөнья белән бәйләнеше чагылыш тапкан максатлар төркемен тормышка ашыру белән аңлатыла. Әлеге эчтәлекле линияләрне үстермичә күрсәтелгән максатларга ирешү мөмкин түгел, чөнки бала әйләнә- тирә дөньяны, барыннан да бигршк, форма һәм зурлыгы булган реаль предметлар берләшмәсе буларак кабул итә. Барлык предметның үзәге булып калучы арифметик материалны өйрәнү исә, алга таба практикада куллану шарты белән, теоретик белемнәр нигезендә гамәлгә ашырыла, ә исәпләү пландп аерым игътибар телдән исәпләү ысуллары һәм техникасыеа бирелә. Барлык математика фәненең эчтәлеген биш төп эчтәлекле линиянең үзара бәйләнешле үсеше итеп күз алдына китерергә мөмкин: арифметик, геометрик, зурлыклы, алгоритмик (мәсьәлә чишәргә өйрәтү) һәм мәгълүмати (мәгълүмат белән эшләү). Алгебраик характердагы сорауларга килгәндә, алар башка эчтәлекле линияләрдә, башлыча, арифметик һәм алгоритмик линияләрдә карала.

3. Предметның укыту планындагы урыны

Математика “Математика һәм информатика” белем бирү өлкәсенә карый.

Атнага 4 сәгать исәбеннән барысы 132 сәгатькә төзелә.

4.Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре һәм шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Уку - тәрбия процессының нигезендә түбәндәге кыйммәтләр ята:

  • әйләнә - тирә дөньяны фактлар, процесс, күренешләрне өйрәнү барышында бербөтен итеп кабул итү;

  • саннар, зурлыклар геометрик фигуралар турындагы математик күзаллау табигать һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән объектларны кабул итүнең төп шарты булып тору;

  • математик тел, алгоритмнар, математик логика элементларын белү укучыга коммуникатив эшчәнлектә зур таяныч булу.

Шәхси, метапредметлы һәм предметлы нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр:

  • фикерләү мөстәкыйльлеге, укучы нинди биремнәрне мөстәкыйль үти алуны билгеләү;

  • үз – үзеңне үстерүгә омтылыш булдыру;

  • уку процессына мотивация барлыкка китерү;

  • үзеңнең математик белемнәреңне бәяләү һәм характерлый алу;

  • алган белемнәрне үстерү һәм киңәйтүгә теләк уяту;

  • булган математик әзерлекне дәрес эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта куллану;

  • авырлыкларны җиңеп, куйган максатка омтылу;

  • үз фикереңне белдерә һәм яклый белергә омтылу.

Метапредметлы нәтиҗәләр:

  • әйләнә - тирәне өйрәнүнең төп методларын белү, өйрәнү (күзәтү, чагыштыру, анализ, синтез, гомумиләштерү, моделләштерү);

  • уку бурычларын аңлау, аны чишү юлларын эзләү;

  • уку күнекмәләрен планлаштыру, контрольгә алу һәм бәяләү; уңай нәтиҗәгә китерүче иң эффектив юлны табу;

  • уку күнекмәләрен төрле формаларда үтәү (практик эш, моделләр белән эш һ.б.);

  • коммуникатив максатларда математик сөйләмне актив куллану;

  • уңышсыз уку эшчәнлегенең сәбәпләрен аңлау һәм конструктив эш итү.

Предметлы нәтиҗәләр:

  • логик һәм алгоритмик фикерләүнең, киң күзаллауның һәм математик сөйләмнең нигезләрен белү;

  • алган белемнәрне танып белү, практик биремнәрне , шулай ук төрле процесс һәм күренешләрне сурәтләгәндә, аларның санын билгеләгәндә куллану;

  • арифметик мисал чишүнең телдән һәм язма эш алгоритмнарын, кушу, алу гамәлләрен, үлчәү берәмлекләрен, гади геометрик фигураларны аера белү күнекмәләре булдыру;

  • таблица, схема, чылбыр буенча, бер – бер артлы эшдәү күнекмәләрен үстерү, күзаллау, анализлау һәм интерпритация ясау.

5. Укыту предметының эчтәлеге

Саннар һәм зурлыклар (35 сәг.)

Саннар һәм цифрлар.

Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1дән 9га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. предметларны санау. 0 саны һәм цифры. Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: >, <, = тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп санау. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы.

Зурлыклар.

Предметларны үлчәмичә чагыштыру: биегрәк – тәбәнәгрәк, киңрәк – таррак, озынрак – кыскарак, өлкәнрәк – яшьрәк, авыррак – җиңелрәк, кыйбатрак – арзанрак нисбәте.

Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәулек өлешләре, ел фасыллары, алданрак – соңрак, вакыт озынлыгы (озынрак – кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә.

Арифметик гамәлләр (46 сәг.)

Кушу һәм алу.

Саннарны кушу. + тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм берәрләп кушу. 3, 4, 5 саннарының аддитив составы. 3, 4, 5 саннарын кушу. Саннарны алу. – тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Санны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Санны берничә санга зурайту(кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы.

Озынлыкларны кушу һәм алу.

Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән озынлыкта кисемтә сызу; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләү.

Текстлы мәсьәләләр 10 сәг.)

Арифметик текстлы(сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау(таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабын исәпләү һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу.

Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар(29 сәг.)

Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

Предметларның төс, форма, үлчәм буенча аерымлыклары. Бертөрле формалы предметларны үлчәмнәре буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлукларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны төркемгә гомуми билге буенча берләштерү. Предметларның күзәтүчегә карата сулда, уңда, өстә, аста урнашуы, аларның комбинациясе. Предметларның нәрсәдер өстендә (астында), сулдарак (уңдарак) ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенча алда (артта), сулга (уңга), өскә (аска) хәрәкәте.

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Симметрик фигуралар.

Геометрик зурлыклар (7 сәг.)

Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны «ераграк – якынрак», «озынрак – кыскарак» төшенчәләре нигезендә чагыштыру. Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр – озынлык берәмлеге. Дециметр – эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1дм=10см). озынлыкларны чагыштыру.

Мәгълүмат белән эш (2 сәг.)

Берурынлы саннарны (0дән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.

Ныгыту. Белемнәрне тикшерү. (3 сәг.)

0дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы; кушу таблицасы ярдәмендә кушу һәм алу; мәсьәләләр чишү; санны суммага кушу; саннарны кабатлы чагыштыру; саннан сумманы алу.

6.Тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Сәг. саны

План. вакыт

Факт. вакыт

Искәрмә

1.

Исәнме, мәктәп! Дәрес-экскурсия.

1

01.09.



2.

Төрле төстәге дөнья.

1

05.09.



3.

Формалары бертөрле һәм төрле предметлар.

1

06.09.



4.

Сулда һәм уңда, өстә һәм аста. Уен - дәрес.

1

07.09.



5.

Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак, арасында. Дәрес-экскурсия.

1

08.09.



6.

Яссы геометрик фигуралар.

1

12.09.



7.

Турылар һәм кәкреләр.

1

13.09.



8.

Турылар һәм кәкреләрне ныгыту.

1

14.09.



9.

Алда һәм артта. Дәрес – экскурсия.


1

15.09.



10.

Нокталар.

1

19.09.



11.

Кисемтәләр һәм дугалар.

1

20.09.



12.

Юнәлешләр.

1

21.09.



13.

Сулга һәм уңга.

1

22.09.



14.

Өскә һәм аска.

1

26.09.



15.

Зуррак, кечерәк, бертөрле.

1

27.09.



16.

Беренче һәм соңгы. Дәрес – экскурсия.

1

28.09.



17.

Аннан соң һәм аннан алда.

1

29.09.



18.

Бер һәм берничә.

1

3.10.



19.

1 саны һәм цифры.

1

04.10.



20.

1 санын һәм цифрын ныгыту. Дәрес-экскурсия.

1

05.10.



21.

Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы.

1

06.10.



22.

Берсе артык.

1

10.10.



23.

Бер һәм бер дә юк.

1

11.10.



24.

0 саны һәм цифры.

1

12.10.



25.

Кисешмәүче сызыклар.

1

13.10.



26.

Предметлар пары.

1

17.10.



27.

2 саны һәм цифры.

1

18.10.



28.

Күбрәк, азрак, тигез.

1

19.10.



29.

>, <, = тамгалары.

1

20.10..



30.

3 саны һәм цифры.

1

24.10.



31.

Сынык сызык. Дәрес - экскурсия.

1

25.10.



32.

Мөстәкыйль эш №1Саннар һәм зурлыклар”. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар.

1

26.10.



33.

Эчендә, тышында, чигендә.

1

27.10.



34.

Йомык сынык сызык һәм күппочмак.

1

7.11.



35.

4 саны һәм цифры.

1

8.11



36.

Элегрәк һәм соңрак.

1

9.11



37.

Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары.

1

10.11.



38.

5 саны һәм цифры.

1

14.11.



39.

Кушу гамәле һәм + тамгасы.

1

15.11.



40.

Кушылучылар һәм сумма.

1

16.11.



41.

Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте.

1

17.11.



42.

Биегрәк һәм тәбәнәгрәк.

1

21.11.



43.

1 санын кушу.

1

22.11.



44.

6 саны һәм цифры.

1

23.11.



45.

Киңрәк һәм таррак.

1

24.11.



46.

2 санын кушу.

1

28.11.



47.

7 саны һәм цифры.

1

29.11.



48.

Ераграк һәм якынрак.

1

30.11.



49.

3 санын кушу.

1

01.12.



50.

8 саны һәм цифры.

1

05.12.



51.

Озынрак һәм кыскарак.

1

06.12.



52.

4 санын кушу.

1

07.12.



53.

9 саны һәм цифры.

1

08.12.



54.

Барлык цифрлар.

1

12.12.



55

Берурынлы саннар.

1

13.12.



56

5ле санын кушу.

1

14.12.



57

10саны һәм 1 дистә.

1

15.12.



58

10 га кадәр санау.

1

19.12.



59

Үткәннәрне ныгыту. Тикшерү эшенә әзерлек.

1

20.12.



60

Белемнәрне тикшерү. Тикшерү эше № 1 «10 эчендә кушу».

1

21.12.



61

Алу «-» билгесе.

1

22.12.



62

Аерма һәм аның мәгънәсе.

1

9.01



63

Кимүче һәм киметүче.

1

10.01.



64

1 санын алу.

1

11.01



65

Берәрләп алу.

1

12.01.



66

Кушу һәм алу.

1

16.01



67

Кушу һәм алуны ныгыту.

1

17.01.



68

Кушылучыларның урынын алыштыру.

1

18.01.



69

Үлчә һәм чагыштыр.

1

19.01.



70

Үлчи һәм чагыштыра белүне ныгыту.

1

23.01.



71

Кисемтә озынлыгын үлчәү. Сантиметр.

1

24.01.



72

Сантиметрны ныгыту.

1

25.01.



73

Берурынлы саннарга 1 санын кушу.

1

26.01.



74

Алдагы саны алу.

1

30.01.



75

Дистә һәм берәмлек.

1

31.01.



76

Дистә һәм берәмлекне ныгыту. Мөстәкыйль эш №2 Арифметик гамәлләр”.

1

1.02



77

Берәмлекләр разряды, дистәләр разряды.

1

02.02.



78

2 санын кушу.

1

06.02.



79

Туры почмак.

1

07.02.



80

Туры почмакны ныгыту.

1

08.02.



81

3 санын берурынлы саннарга кушу.

1

09.02.



82

Өлкәнрәк һәм яшьрәк.

1

20.02.



83

4 санын берурынлы саннарга кушу.

1

21.02.



84

Вакыт озынлыгы.

1

22.02.



85

Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр.

1

23.02.



86

Җәяле аңлатмалар.

1

27.02.



87

Мәсьәлә белән таныштыру.

1

28.02.



88

Шарт һәм таләп.

1

1.03



89

Мәсьәләләр һәм табышмаклар.

1

02.03.



90

Мәсьәләләр һәм табышмакларны ныгыту.

1

06.03.



91

10 санына кушу.

1

07.03.



92

Разрядлы кушылучылар.

1

08.03.



93

Санны суммага кушу.

1

09.03.



94

Берәмлекләрне разрядларга кушу.

1

13.03.



95

Мәсьәлә. Чишелеш һәм чишелешне язу.

1

14.03.



96

Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язуны ныгыту.

1

15.03.



97

Исәпләү һәм җавап язу.

1

16.03.



98

Мәсьәлә. Исәпләү һәм җавап язу. Мөстәкыйль эш №3 “Текстлы мәсьәләләр”.

1

29.03.



99

Сумманы санга кушу.

1

30.03.



100

Өлешләп кушу.

1

3.04



101

5санын берурынлы саннарга кушу.

1

4.04.



102

Турыпочмаклыклар, дүртпочмаклар.

1

5.04



103

Суммага сумманы кушу.

1

06.04.



104

Суммага сумманы кушуны ныгыту.

1

10.04.



105

6 санын берурынлы саннарга кушу.

1

0.04.



106

7 санын берурынлы саннарга кушу.

1

11.04.



107

10 саныннан берурынлы саннарны алу.

1

12.04.



108

Разрядлы кушылучыны алу.

1

13.04.



109

8 санын берурынлы саннарга кушу.

1

14.04.



110

9 санын берурынлы саннарга кушу.

1

17.04.



111

Берничә санга күбрәк.

1

18.04.



112

Берничә санга азрак.

1

19.04.



113

Суммадан санны алу.

1

20.04.



114

Берәмлекләрне разрядлап алу.

1

24.04.



115

Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак?

1

25.04.



116

Берурынлы саннарны кушу таблицасы.

1

26.04.



117

Саннан сумманы алу.

1

27.04.



118

Өлештән алу .

1

1.05



119

Комплекс эш.

1

2.05



120

Сантиметр, дециметр.

1

03.05.



121

Озынлыкларны кушу һәм алу.

1

04.05.



122

Авыррак һәм җиңелрәк.

1

08.05.



123

Кыйбатрак, арзанрак .

1

09.05.



124

Симметрик фигуралар турындагы белемнәрне ныгыту.

1

10.05.



125

Беренчедән егерменчегә кадәр һәм киресенчә.

1

11.05.



126

0 дән 20гә кадәр саннар.

1

15.05.



127

Геометрик фигуралар. Үткәннәрне ныгыту.

1

16.05.



128

Тикшерү эше №2 «0дән 20гә кадәр саннар».

1

17.05.



129

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр.

1

18.05.



130

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр чишүне ныгыту.

1

22.05.



131

Озынлык үлчәү.

1

23.05.



132

Кушу таблицасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт. Йомгаклау.

1

24.05.




7. Укыту - методик кулланма исемлеге

Әдәбият исемлеге

I. Төп.

1. Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.

2. Захарова О. А., Юдина Е. П. Математика: тетради для самостоятельной работы №1, №2 – М.: Академкнига/Учебник.2010г.

3. Чекин А. Л. Математика. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

II.Өстәмә.

1.Кузнецова М. И. «5000 примеров по математике. Счёт в пределах 10». 1класс. Москва: «Экзамен» - 2012.

2.Кузнецова М. И. «Задания для повторения и закрепления». 1класс. Москва: «Экзамен» - 2012.

3.Таймасов М. Г. «Күзәт, уйла, тап» (биремнәр җыентыгы) Яр Чаллы - 2001.

Дидактик материал:

1. Геометрик фигуралар.

2. Индивидуаль эш карточкалары.

3. Картиналар.

5. Набор “Учимся считать”.

6. Таблицалар.

Мәгълүмати- электрон ресурслар:

1.Единая коллекция Цифровых Образовательных Ресурсов. – Режим доступа: [link]

Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше

I. Җиһазлау:

1. Гөмбә, яшелчә, җиләк – җимеш муляжлары

2.Сәгать моделе

II. Техник чаралар:

1. Ноутбук

2. Музыкаль үзәк

3. Тавыш көчәйткечләр

III. Программалар:

1. Windows 7 хезмәт күрсәтү системасы:

Microsoft Office 2003, 2007, 2010.

Microsoft Office Power Poind

8.Уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр.

Укучылар өйрәнәчәк:

- Барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга,

- Туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр),

- Өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга,

- Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга,

- Кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга,

- Берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга,

- Кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга,

- Кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга,

- Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга,

- Кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә,

- Суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга,

- Алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә,

- Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга,

- Кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга,

- Берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга,

- Берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга,

- Сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә,

- Әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә,

- Линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга,

- Бирелгән кисемтәнең озынлыгын билгеләргә,

- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә,

- Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга,

- Кисемтә озынлыгын төрле озынлык берәмлекләрен кулланы практик эшләр күрсәтергә,

- Симметрик фигура һәм сурәтләрне танып белергә,

- Гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга,

- «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга,

- Рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә,

- Зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга,проект эшләрендә кулланырга;

- Тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Саннарның микъдар һәм тәртип мәгънәләрен аңларга,

  • Кушу һәм алуның микъдар мәгънәсен аңларга һәм танып белергә,

  • Кушуның урын алыштыру үзлеген белергә,

  • Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен белергә,

  • Суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен белергә,

  • Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен белергә,

  • «Инструменталь» кушу таблицасын берурынлы саннарны кушу һәм тиңдәшле алу очраклары өчен кулланырга,

  • Йомык сызыкка карата эчке һәм тышкы өлкәләрне аерырга,

  • Туры, кәкре сызыкларның үзара урнашуын аңларга,

  • «Кисешү ноктасы» терминын аңларга,

  • Шакмаклы кәгазьне кулланып, симметрик сурәтләр төзергә (ясап бетерергә),

  • Тәртипкә китерелгән күплекләрне терминнар (беренче, соңгы, аннан соң, аннан алда) ярдәмендә сурәтләргә,

  • Тәүлек һәм ел циклларын аңларга,

  • Мәгълүматны таблицада бирергә.

 Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыларның белем алуны дәвам итүгә әзерлекләре тәэмин ителәчәк, аларның математик үсеше тиешле дәрәҗәгә җитәчәк.

Әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белүдә математиканың мөмкинлекләренә һәм роленә төшенү, математиканы гомумкешелек культурасы кисәге буларак аңлау.

Предмет, күренеш, фактларны аларның математик асылы (объектның санлы характеристикалары, форма, размер, дәвамлылык, кисәкләрнең чагыштырмасы һ.б.) күзлегеннән чыгып тикшерүгә сәләтле булу.

Математик фактлар нигезендә закончалыкларны ачу, мәсьәләләр чишү өчен төрле модельләр төзү һәм куллану, кагыйдәләр формалаштыру, гамәлләр алгоритмын төзү өчен анализ, чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләүне куллану.

Арифметик гамәлләр мәгънәсен ачыклаучы төрле ситуацияләрне, реаль процессларны (хәрәкәт, эш һ.б.) характерлаучы математик нисбәт һәм үзара бәйлелекне модельләштерү.

Уку һәм көндәлек ситуацияләрдә үлчәүләр башкару, реаль һәм математик объектлар белән бәйле үзгәрешләрне ачыклау.

Математик эшчәнлек нәтиҗәсен фаразлау, математик объектлар белән гамәлләргә контроль һәм бәя, хаталарны табу һәм төзәтү.

Кирәкле математик мәгълүмат эзләү, аны максатчан куллану һәм гомумиләштерү.
























Үзең өчен генә эшләтергә мөмкин:


9. Якынча йомгаклау контроль эше.

1.Саннарны арта бару тәртибендә яз:

Алты, унике, ун, уналты, нуль.



















2.Суммаларның астына зәңгәр, аермаларның астына

кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның

кыйммәтен исәплә.

7+5= 11- 4= 12+5=

18 – 3= 10+9=


3.Күрше якларының озынлыгы 1 дм һәм 4 см булган

түрыпочмаклык төзе.













































































































































































4.Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Беренче кәрзиндә – 10 алма, ә икенчесендә 7 алма.

Беренче кәрзиндә икенчесенә караганда ничә алмага күбрәк?