- Шигырьда җан өргән диелген. Ә курайны ничек уйныйлар икән? (Өреп) Сезнең дә өреп уйнап карасыгыз киләме? (Берәмләп уйнатып карау) Курай сүзенең мәгънәсен дә ачыклап китик әле. Кыу сүзе эче буш дигәнне аңлата. Мәсәлән, куыш, кура җиләгенең сабагының дә эче буш. - Узебезнең темабызга кире әйләнеп кайтыйк. Курай син кайдан? - Ә курайны каян алалар сон? (Балаларның җавапларын тыңлау). - Ә иң беренче курай ничек барлыкка килгән? Мин шуның турында сезгә әкият сөйләп ишеттерим әле. Бик борын заманда Борҗән якларында Байгазы авылы янында шайтаннар узәгендә бик куп курай үскән, дип сөйлиләр. Бу җирне кешеләр hәp вакыт урап үтер булган, чөнки аннан төрле сәер тавыш ишетелә икән. Анда шайтаннар оялагандыр, дип куркканнар. Ә соңрак карасалар, исләре киткән! Кибеп беткән гөпшәле үләннәр сына да, җил өргән саен, hәp бересе бер тавыш чыгара икән. Шуннан аны кешеләр, көз җиткәч, үлән кипкәч кисеп алып, тишекләр тишеп, шуңа өреп, шагирь әйтмешли җан өреп уйнар булганнар. Исеме ничек булды икан? (Курай). - Әйе. Менә ул. (Күрсәтү). Ә сезнең мондый үләнне кургәнегез бармы? Яз җиткәч урманда балтырган, гөпшә үсә. Могаен сезгә әтиләрегез алып кайтып ашатканы бардыр. Менә шул балтырган, гөпшә көз җиткәнче зур булып үсеп кибеп, менә шушындый үланга әйләнә. - Курай! - Әү! - Син нигә уйнамыйсың? - Ә мине бит курайчы уйный. - Курайчы кем була икән ул балалар? (Курай уйнаучы кеше) - Буген бездә кунакта шушы мәктәптә укып чыккан, районыбызның беренче курайчысы Борханов Алик абыегыз. Хәзер ул шушы үләннән ничек итеп курай ясап булыуы турында сөйләп китер. (Курай турында сөйлап, уйнап күрсәтә). - Ә хәзер, әйдәгез, балалар курай янында уйнап алыйк. 1. Курай тавышын ишетеп, 2. Түгәрәк буйлап тавышсыз Без киләбез чирәмгә. Без йөгереп йөрибез. Курайчы белән бергәләп Шауламагыз, шауламагыз, «Кем суктылы» уйнарга. Сугып алыйк беребез. hайЗ матур яшел болында, hай4 hайЗ уйнап алаек шунда. Мин тугел да, мин тугел Кураеңны безгә бирдә, hай4 Узең карама безгә. Кем сукканын узең бел. - Алсуга нинди жаза бирәбез? (Шигырь сөйләсен) Син сыздырып уйнаганда Мин кушылып, җырлыймын, Милли монга җан өрүче Әлдә син бар, кураем! - Курай тавышы менә ничек ямьләп җибәрде безнен дәресебезне. Дәрескә бәйрәм төсе керде. Мин аны сезнең күзләрегездән үк тә күреп торам. Бәйрәмнәрдә курай куңел ачкан, Бәйрәмнәрдә курай биеткән. Ә алда курайны тагын бер зур бәйрәм көтә. Нинди бәйрәм ул? (Җаваплар тыңланыла). - Сезгә җавап бирергә менә символиканы да курсәтәм. (Символика күрсәтү). - Башкортстан Республикасы конен бәйрәм итергә әзерләнәбез. Бу зур бәйрәмдә дә курайның урыны түрдә булыр әле. Шулай ук курай янында республикабызның флагы җилфердәр, гербы торыр. Ихтибар белән карасак флагта да, гербта да нәрсә чәчкәсен күрәсез? - Аның таҗлары бик куп бит, ә символларда бары тик җиде таҗы гына. Ни өчен шулай икән ул? (Башкорт халкы ыруның берләшмәсе). Бу турыда зуррак классларда сөйләшеп китәрбез. Йомгаклау. - Дәрес башында «Курай син кайдан?» диган сорауга җавап уйлап утырыгыз дигән идем. Хәзер әйдәгез hәp кем уз фикерегезне әйтеп карагыз. - Мәшhур курайчылар турында видеоязма карау. Кроссворд чиштерү.
|