Укытучы: Газимҗанова Ч.Ф.
Тема:Баш хәрефтән языла торган сүзләр (1 нче сыйныф)
I. Максат:
Коммуникатив: баш хәрефтән языла торган сүзләрне аера белү, аларны язма һәм телдән сөйләмдә куллана белү ;
Фәнни: сөйләмебездә бер үк төрле булып тоелган сүзләрнең төрлечә – я баш хәрефтән, я юл хәрефтән язылуын укучыларга аңлату;
Тәрбияви: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
II. Бурычлар:
Баш хәрефтән язылган сүзләрне үз эченә алган мисаллар ярдәмендә укучыларның аларны аерып күрсәтә белүләренә этәргеч ясау;
Телдән һәм язма сөйләмебездәге аларның әһәмиятен билгеләү;
Баш хәрефтән языла торган сүзләргә эзлекле рәвештә кагыйдә биреп бару.
III. Принциплар:
Дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
Лингвистик: функциональ принцип (әлеге теманың язма сөйләмдәге роленнән чыгып өйрәтү, бүлекара бәйләнеш принцибы
Методик: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар
Хосусый-методик: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы.
IV. Уку-укыту ысуллары: аңлату - күрсәтү.
V. Укыту алымнары: эш дәфтәре, схема, күрсәтмәлелектән – слайдлар.
VI. Дәреснең төре: яңа белем һәм күнекмәләр бирү, ныгыту.
VII. Җиһазлау: интерактив такта, плакатлар, такта, акбур.
VIII. Әдәбият исемлеге:
Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 1 нче с-фы өчен д-лек/ Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева: рәссамы Л.Хисамова.- Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр.,2012.-71 б.: рәс.б-н. .
Шәкүрова М.М.,Юсупов А.Ф. “Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика”./ Казан: КУ нәшрияты, 2009-168б.
Дәрес планы
I. Башлам 1м.
II. Актуальләштерү этабы: 14 м.
- “Белмәмешкә булышыйк”( үткән дәрес темасын кабатлау юнәлешендә)
III. Яңа материалны аңлату 10 м.
1. “Баш хәрефтән языла торган сүзләр” дигән презентация белән эшләү;
2. Слайдта тәкъдим ителгән шигырь ярдәмендә баш хәрефтән язылган сүзләрнең ни өчен шулай язылуларына игътибар иттерү;
3. Кеше исемнәре, фамилияләр,йорт хайваннарының кушаматлары,елга исемнәренең баш хәрефтән язылуларына мисаллар китерү, кагыйдәләр белән нәтиҗә чыгару;
3. Физкультминут
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы 15 м.
Дәреслекнең 22 битендәге 29 нчы күнегүне эшләү, слайдлар белән эшләү;
Эш дәфтәре: 21 бит, 6 нчы күнегү;
Күнегүләр эшләү барышында лексик байлыкны тулыландыру .
“Хаталарны тап” күнегүе эшләү, тикшерү,нәтиҗәләр ясау.
V. Йомгаклау 3 м.
1. Схема ярдәмендә нәтиҗә ясау.
VI. Өй эше бирү, аңлату
Билгеләр кую. 2 м.
Дәрес барышы
Башлам
Психологик уңай халәт тудыру
Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик
Укучылар: Хәерле көн! Көннәр имин булсын!
Актуальләштерү этабы
Укытучы: Укучылар, сез инде хәзер алфавит турында беләсез. Ә менә безгә кунакка Белмәмеш килгән, аның алфавит турында беләсе килә. Аңа ярдәм итәбезме? (слайд 2-4)
а) Нәрсә ул алфавит?
б) Рус алфавиты белән татар алфавиты аерыламы?
в)Татар алфавитына гына хас хәрефләрне сайлап алыгыз .
Укучылар: а)Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә урнаштырылалар.
б)Әйе, аерыла. Татар алфавитында 39 хәреф, ә рус алфавитында 33.
в) Ә, җ,ң,ө,ү,һ.
III. Яңа материалны аңлату.
Укытучы. Молодцы укучылар, сез дөрес җавап бирдегез! Ә хәзер әйдәгез Белмәмешнең китабындагы шигырьне дә укып күрсәтик әле?
Экранда шигырь тәкъдим ителә. Теләк белдерүче укучы укый.
Берсе – Дилә, берсе – Зилә,
Өченчесе – Миңлегел.
Берсе – үлчи, берсе – кисә...
Өчесе дә бик өлгер.
Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, шигырьдә кеше исемнәре бармы?
Укучылар. Әйе: Зилә, Дилә, Миңлегөл.
Укытучы: Дөрес укучылар. Әйдәгез әлеге шигырьдән кеше исемнәрен матур итеп, дөрес итеп әлеге исемнәрне дәфтәрләребезгә языйк әле. Язу күнекмәләрен башлаганчы кулларыбызны язуга әзерлик әле.
Ишектә бик зур йозак, (ике кул бармакларын берләштереп «йозак» ясыйбыз)
Ачалмадым бик озак. (бармакларны аерып карыйбыз, «булдыра алмыйбыз)
Бордым, («йозак»ны боргалыйбыз)
Суктым, (тезләргә суккалап карыйбыз)
Тарттым -(ике якка аерып тартабыз)
Ачтым! (бармакларны аерабыз)
Укытучы.Укучылар, ничек уйлыйсыз, алар ни өчен баш хәрефтән язылдылар икән?
Укучылар. Чөнки кеше исемнәре баш хәрефтән языла.
Укытучы.Әйе, укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы да баш хәрефтән языла торган сүзләр. Һәр гаилдә бала тугач , аңа исем бирү йоласы бар.Балага исем бирүгә әти-әниләр зур җаваплылык белән карый, чөнки һәр исемнең үз мәгънәсе була. Мәсәлән, , Дилә-күңел, йөрәк дигән мәгънәне аңлата. -Ә сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме?
Баш хәреф - заглавная буква
Берничә җавап тыңлана.
Укытучы. Укучылар, үз исемегезнең мәгънәсен белмәсәгез,борчылмагыз, чөнки махсус сүзлек бар. Ул “Кеше исемнәре сүзлеге”дип атала. Аны галим Г.Ф.Саттаров төзегән.Сез бу сүзлектән карап үзегезнең, әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның исемнәре нәрсә аңлатканын белә аласыз.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.
Укытучы. Укучылар, сезнең өегездә йорт хайваннары бармы?
Укучылар. Әйе , бар: песи, эт һ.б.
Укытучы. Ә сез аларга исемнәр куштыгызмы? Аларның кушаматлары бармы?
Кушамат- кличка
Укучылар. Әйе( кушаматлар әйтелә).
Укытучы. Молодцы укучылар. Ә менә Муса Җәлил үзенең маэмаена нинди исем кушкан икән? Дәреслекнең 22 нче битен ачыйк әле. Сез карап барыгыз мин укыйм.(экранда да тәкъдим ителә).
Укытучы. Ә менә Белмәмеш үзенең песиенә дә этенә дә кушаматлар кушмаган икән. Аңа булышабызмы? (экранда сурәтләр күрсәтелә). Сез партадашыгыз белән аларга кушаматлар кушыгыз һәм безгә дә сөйләрсез (диалоглар оештырыла). Мәсәлән: - Мин эткә Акбай дип куштым. Ә Син песигә нинди кушамат куштың?- Мин песигә Мыраубикә дип куштым.
Укучылар. Маэмайның исеме - Акбай .
Укытучы: дөрес укучылар. Акбай сүзе нинди хәрефтән язылган?
Укучылар. Баш хәрефтән. Хайван кушаматлары баш хәрефтән язылалар. Игътибар итегез әле,. Димәк, укучылар кеше исемнәре, фамилияләр,хайван кушаматлары баш хәрефтән язылалар.
Ял итү.
Электрон физминутка (чыршы).
Укытучы. Ә хәзер укучылар экранга игътибар итеге әле, бу нәрсә?(шәһәр, Республика исеме язылган карта күрсәтелә) Дөрес, укучылар бу карта. Нинди шәһәрләр,районнар күрсәтелгән анда?
Укучылар. Казан шәһәре, Лаеш районы, Татарстан Республикасы...
Укытучы. Дөрес укучылар, аларның исемнәре баш хәрефтән язылган, димәк шәһәр,авыл, район, Республика исемнәре дә баш хәрефтән языла икән.
(“Хәтереңдә калдыр!”)
Укытучы. Укучылар,Белмәмеш безгә тагын бер сорау бирә, җавап бирәбезме?
Экранда сорау “Сез яшәгән төбәктә елгалар бармы?”
Укучылар. Әйе, бар: Идел,Казансу...
Укытучы. Дөрес укучылар, экранга игътибар итегез әле. ( И.Юзеевның шигыре тәкъдим ителә эш дәфтәре 4 күнегү, 20 бит). Ни өчен бу сүзләр баш хәрефтән язылды икән?
Укучылар. Чөнки елга исемнәре һәм Республика исеме бирелгән.
Укытучы. Молодцы укучылар, ә хәзер әйдәгез экранда бирелгән биремне эә дәфтәрләребезгә язмача эшлик әле.
Экранда күнегү тәкъдим ителә.”Хаталарны тап”. Дөрес итеп күчереп язырга һәм партадашың белән алмашып тикшерергә кирәк булачак.
(24 бит, 32 нче күнегү язма – дәреслек; 21 бит, 6 нчы күнегү – эш дәфтәре)
Укытучы. Димәк укучылар,шулай ук дәүләт, республика, шәһәр, район, авыл, елга, тау исемнәре дә баш хәрефтән языла икән.
Йомгаклау
Укытучы. Укучылар без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
Укучылар. Без бүген баш хәрефтән языла торган сүзләр турында сөйләштек.
У [pic] кытучы. Сүзләр кайсы очракларда баш хәрефтән язылалар инде? Схема ясыйк әле бергәләп. (Рәсемнәр күрсәтелә һәм шуларга бәйле рәвештә схема ясала).
[pic] [pic] [pic] [pic] [pic]
Елга, тау исемнәре
Кеше исемнәре , фамилияләре
Хайван
кушаматлары
Авыл,шәһәр исемнәре
Дәүләт, республика
исемнәре
VI. Өй эше бирү
Схемага карата 3 шәр мисал уйлап язып килергә.
Билгеләр кую.
Укытучы. Укучылар безнең бүгенге дәресебез тәмам, чыгырга мөмкин.