Рабочая программа по литературному чтению (тат)

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждаю»

Руководитель МО Заместитель Директор МБОУ

______/_Шамсувалиева К.А./ руководителя по УР «Больше-Машляковская СОШ»

Протокол №_1_ от МБОУ «Больше-Машляковская СОШ» ________/Закиров.Р.Н ./

«_ 20_»___августа__2015г. ________/Гарипова Ф.С../ Приказ №154о/д от« 21 » августа»2015г. от « 21 » августа 2015г.

Рабочая программа

по литературному чтению (тат) 2 класс

учителя первой квалификационной категории

муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения

«Больше Машляковская средняя общеобразовательная школа»

Давлетшиной Зульфии Хайдаршовны

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

протокол № 1от« 21 » августа 2015 г.



2015 – 2016 учебный год

Аңлатма язуы

  • Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”на нигезләнеп төзелде.

  • Мәгариф турында” РФ һәм РТ Законнары. (Федеральный закон от 29.12.2012г. №273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  • ."Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Рес¬публики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

  • "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  • Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  • Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  • 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

  • .Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең төп гомуми белем бирү программасы

  • Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елы өчен еллык календарь графигы

  • 2 нче сыйныфлар өчен эш программасы Харисов, Ч.М. Харисова. ”Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде. Әлеге программа Казандагы “Мәгариф-Вакыт” нәшриятенең 2014 елда Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова авторлыгында чыккан “Әдәби уку” дәреслегенә нигезләнеп эшләнде.

2. Укыту планында предметның урыны

Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе ”муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасының укыту планында , 2 сыйныфта уку дәресе өчен атнага 2 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 68 сәгать.

3.Укыту предметының гомуми бәяләмәсе.

Курсның максаты:

Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү аша матур әдәбият турында күзаллау булдыру, әсәрләр йогынтысында камил шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

- әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

- текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру;

- татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

- әдәби текстларны дөрес, тиз һәм сәнгатьле итеп укуларына ирешү.



4. Программаның төп эчтәлеге 2 сыйныф (68 сәг)

Курсның эчтәлеге

Тема 1. Туган ил ул бер генә,чәчәк кенә, гөл генә ( 9 сәгать)

Туган тел. Габдулла Тукай, Туган ил. Зәкия Туфайлова ,Шигырь. Рифма.Туган җир. Резеда Вәлиева, Туган ил кайдан башлана? Гариф Галиев, Минем республикам. (Вакытлы матбугаттан),Татарстан флагы. Ринат Мәннан, Иң матур ил. Газинур Морат, Казан кайнаган урын. Риваять.Миф. Шәһәр нигә Казан дип аталган? (Риваять),Казаным, минем Казаным. Резеда Вәлиева, Туган як. Гөлшат Зәйнашева, Тик туган җирдә генә. Хәкимҗан Халиков

Минем республикам. Абдулла Сәлахетдинов, Нәсел агачы. Галимҗан Гыйльм анов

Тема 2. Халык әйтсә, хак әйтә (6 сәгать)

Әпипә, Матур булсын. (Халык җыры). Табышмаклар. Санамышлар. Мәзәкләр. Мәкальләр. Әкиятләр. Хәйләгә каршы хәйлә. (Татар халык әкияте ) , Зөһрә кыз. (Татар халык әкияте).


Көз. “Эш беткәч уйнарга ярый”. Габдулла Тукай, Көз. Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Урман букеты. И.Туктар, Айлар алышынганда. Гариф Галиевтән, Көз җитте. Николай Сладковтан, Көзге урман. Касыйм Тәхау.

, Тәмле сүз. Әминә Бикчәнтәева. Хикәя. Рәхмәтләр хакында. Шәүкәт Галиев, Тылсымлы сүз. Рафис Гыйззәтуллин, Ачулы туп. Нәкыйп Каштанов. Тема 5. Ап-ак карлар яуганда (9сәгать)

Кышкы юл. Шәехзадә Бабич, Ак кыш. Роберт Миңнуллин, Кар ява. Галимҗан Ибраһимовтан,

Кышкы уен. Госман Бакир, Кышкы төсләр. Касыйм Тәхау, Җепшек көндә. Җәүдәт Дәрзаман, Кышкы урман табышмаклары.Зиннур Хөснияр, Безнең тауда. Гәрәй Рәхим, Урман читендә. Шәриф Бикколдан, Яңа ел килгәндә. (Вакытлы матбугаттан), Чыршы бәйрәме. Рафис Корбан,
Һай, Кыш бабай... Җәвад Тәрҗеманов.
Тема 6. Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз ( 12 сәгать)

Акбай. Гакыйль Сәгыйрев, Ак песи. Резеда Вәлиева, Безнең дусларыбыз. Мәхмүт Хөсәен, Э. Шәрифуллина. “Алтын балык”,Тиен. Әнәс Кари, Куян баласы Нуяк. Рабит Батулла, Күке. Бер шигырь .Муса Җәлил, Тукран тәүбәсе. (Әкият). Зиннур Хөсниярдән, Үрдәк беренчелекне алган. Әминә Бикчәнтәева, Колынкаем. Шәүкәт Галиев, Кем нәрсә ярата? (Татар халык әкияте) .Тавык, Тычкан һәм Көртлек.(Татар халык әкияте) , Итагатьле мәче (Литва халкы әкияте), Комсызлык бәласе. {Венгр халкы әкияте), Юмарт Дөя. (Казах халкы әкияте).

Тема 7. Яз килә, яз көлә ( 6сәгать)

Апрель ае. Әминә Бикчәнтәева, Ташу. (Өзек). Марс Шабаев, Яз керде өебезгә. Роберт Миңнуллин, Сыерчык. Гасыйм Лотфи, Җәй белән Кыш нигә күрешми? (Каракалпак халык әкияте), Каргалар шәһәре. Гәрәй Рәхим, Агачлар да авырый. Зәкәрия Әхмәров, ,Җиңү бәйрәме. Рафис Корбан, Рәхмәт сезгә, ветераннар! Хәкимҗан Халиков, Миләш нигә әче? Рафис Гыйззәтуллин, Малайлар сөйләшә Р. Миңнуллин.

Тема 8. Тату гаилә ( 8 сәгать)

Безнең гаилә. Габдулла Тукай, Һәркемнең үз эше. Илдар Юзеев., Бишек җыры. Бикә Рәхимов, Әни. Зоя Воскресенская, Әниемнең кызы юк бит. Клара Булатова, Чәчәк буласым килә. Галимҗан Гыйльманов, Канатларың булса. Рөстәм Мингалим, Дәү әнием. Илдар Юзеев, Улы белән әнисе. Роберт Миңнуллин, Ана рәхмәте. Әхмәт Ихсан, Замана баласы Р.Вәлиева, Ике кеше. Ф.Яруллин, Боткалы чүлмәк. (Әкият). Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гриммнар.
Тема 9. Җиләкле җәй. ( 8 сәгать)

Саумы, җәй! Җәүдәт Дәрзаман, Тәмле җәй. Шәүкәт Галиев, Иң күңелле чак. Бари Рәхмәт, Җәйге бәхәс. Ләбиб Лерон, Сабантуй. Эльмира Шәрифуллина, Кояш — безнең дустыбыз. Рафис Корбан, Яңгыр вакытында. Абдулла Әхмәттән, Проект «Яраткан азучыларыбыз, әсәрләр һәм геройларыбыз»



5. Белем һәм күнекмәләрнең диагностик дәрәҗәләр формасы:

Проект эшләре -2

Тест-1



Арадаш аттестация формасы


Укучыларның 2 нче сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен контроль тест формасы кулланыла.





6. ФДББС нигезендә бәяләү нормалары


Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.

1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5 - 6, 2 нче сыйныфта 7—8, 3 нче сыйныфта 8—9, 4 нче сыйныфта 10—12 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1—2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә, укы¬тучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сорау¬лар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләш¬терсә, 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.




Уку күнекмәләрен бәяләү.

Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2—3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, «4» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3—4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә, тө¬гәлсезлекләр китсә; 4—5 әйтелеш хатасы җибәрсә, «3» ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, «2» ле куела.

Тест эшләрен бәяләү нормалары

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең

90 - 100 % башкарса “5” билгесе куела,

70 - 89 % башкарса “4” билгесе куела,

50 - 69 % башкарса “3” билгесе куела,

50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела



  • 5” ле шул вакытта куела:әгәр укучы программадагы барлык уку материалын тулы белсә, аны бик яхшы аңлаган һәм нык үзләштергән булса. Сорауларга дөрес, аңлы һәм ышанычлы җаваплар бирсә, алынган белемнәр белән һәртөрле практик биремнәрдә үзлегеннән файдалана белсә, телдән биргән җавапларында һәм язма эшләрдә дөрес әдәби тел белән файдаланса һәм ялгышлар ясамаса.

  • 4”ле шул вакытта куела: укучы программада таләп ителгән барлык материалны белсә, аны яхшы аңлаган һәм нык үзләштергән булса, сорауларга читенсенмичә җавап бирсә, алынган белемнәрне практикада куллана белсә, телдән җавапларын әдәби телдә аңлата һәм тупас ялгышлар ясамаса, язма эшләрдә мөһим булмаган ялгышлар ясаса.

  • 3”ле шул вакытта куела: укучы программадагы төп уку материалын белгәнлеген күрсәтсә, белемнәрен практикада куллануда кайбер читенлекләр сизсә һәм аларны укытучының бераз ярдәм итеү җиңә алса, телдән аңлата һәм тупас ялгышлар ясамаса, язма эшләрдә ялгышлар җибәрсә.

  • 2”ле шул вакытта куела: укучы программа материалының күп өлешен белмәгәнлеген күрсәтсә, җавап биргәндә, кагыйдә буларак, укытучының тик юнәлдерүче сорауларына гына, алай да ышанычсыз җавап бирсә, язма эшләрдә еш һәм тупас ялгышлар чсаса.

  • 1”ле шул вакытта куела: укучы үтелгән уку материалын бөтенләй белмәгәнлеген күрсәтсә.

  • Чирек билгесе шул чирек эчендә алынган билгеләрнең арифметик уртасы гына булып тормый. Укытучы чирек бәясен башлыча укучының чирек азагында фактик белемнәре нигезендә бирә, һәм биредә соңгы билгеләр әһәмиятлерәк роль уйныйлар.

7. «Әдәби уку » курсының планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:


Уку күнекмәләре. Беренче ярты ел:

- аңлап, дөрес һәм салмак итеп иҗекләп һәм иҗек төзелеше гади булган сүзләрне бөтен килеш уку;

- таныш булмаган текстны уку темпы – бер минутка 25-35 сүз;

- текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекне раслаучы җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү;

- укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү;

- текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләү;

- әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне табу;

Икенче ярты ел:

- аңлап, дөрес һәм сәнгатьле итеп, сүзләп уку, читен сүзләрне иҗекләп уку;

- таныш булмаган текстны уку темпы – бер минутка 40-50 сүз.Җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

- әкият, хикәя һәм шигырьне практик аеру;

- укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укыган әсәрнең төп уен билгеләү;

- текстның сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлекләрен, сурәтләү-сынландыру чараларын (эпитет, чагыштыру, метафорларны) терминнарын әйтмичә генә күзәтү.

Текст өстендә эшләү. Бәйләнешле итеп сөйләү. Текст эчтәлегенә карата куелган сорауларга җавап бирү, сөйләгән эчтәлекнең дөреслеген раслаган җөмләләрне тексттан табып укып күрсәтү, укыган әсәрне бәяли белү. Укытучы биргән сораулар яки дәреслектәге рәсемле план буенча текст эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Текст эчтәлегендәге төрле күренешләрне телдән сурәтләп сөйләү. Хикәяләү эзлеклелеген саклап, бер үк сүзләрне кабатламыйча, җентекле итеп, сюжеты ачык булган кечкенә әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.

Әсәргә карата ясалган рәсем эчтәлеген ачу, аны хикәянең тиешле өзегенә туры китерү, шул рәсемгә караган җөмләләрне

табып укып күрсәтү.

Укытучы ярдәмендә текстны кисәкләргә бүлү, аларга исем кую, укылган әсәрнең төп уен билгеләү.

Әдәби әсәр авторының теленә, сурәтләү чараларына игътибар итү — укытучы җитәкчелегендә сыйныф белән тикшерү (эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафораларны терминнарын әйтмичә генә күзәтү).

Мәгънәләре бер-беренә якын торган сүзләрне чагыштыру, тексттагы сүз һәм әйтелмәләрне, күп мәгънәле сүзләрнең гади очракларын аеру, тексттагы вакыйгаларны, анда катнашучыларны һәм табигать күренешләрен характерлаучы сүз һәм әйтелмәләрне укытучы җитәкчелегендә эзләп табу һәм шулар ярдәмендә тиешле күренешләрне телдән тасвирлау.

Әкият, хикәя һәм шигырьне гамәли аеру, чагыштырып укып күрсәтү.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү). Сүзләрне дөрес әйтү.

Уку китабында ориентлашу. «Эчтәлек» белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, укыла торган әсәргә карата бирелгән сораулар һәм биремнәрдән укытучы ярдәмендә файдалана белергә өйрәнү.

Балалар китабы белән эшләү. Белем алу, эш осталыгына өйрәтү һәм мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру. Китапның төп элементларын аера белү: китап тышлыгы, китап төбе, китап битләре. Китапны саклап тоту кагыйдәләре.

Бер китапта ориентлашу. Авторына, китап исеменә, рәсемнәренә карап, әсәр эчтәлеген аера белү (беренче ярты елда); кем яки нәрсә турында укылды, тыңланды, шул сорауларга җавап бирү. 3—4 китаптан торган төркемдә ориентлашу, уку темасын билгеләү, тәкъдим ителгән билгеләргә карап, китап сайлый белү. Укытучы сораулары буенча укылган әсәр эчтәлеген бергәләп сөйләү-тикшерү, фикер алышу күнекмәләрен ныгыту, әсәрдәге хәлләрне, анда катнашучыларның үз-үзләрен ничек тотуларын, холыкларын, кыланышларын әхлакый бәяләү.

Китап күргәзмәсе оештыру, китап тәкъдим итү плакаты белән (беренче ярты ел), тышлык картотекасы һәм гади каталог карточкасы белән (икенче ярты ел) таныштыру.

Беренче һәм икенче уку елы дәвамында үзләре берничә кат караган һәм укыган китапларның исемнәрен, авторларын хәтерләп әйтә алу.

Балалар китабын мөстәкыйль укуга карата укучыда уңай мөнәсәбәт булдыру һәм дәрестән тыш эшләрдә аны ныгыту; сыйныф уку почмагын чиста, тәртипле тоту, уку почмагы аша әдәби уеннар белән таныштыру, укыган әсәрләрдәге аерым күренешләрне сәхнәләштерү.

Уку елы дәвамында балалар өчен чыгарылган газета, журналлар белән таныштыра бару.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Көтелгән нәтиҗәләр

Шәхси:

укучыда татарча укуга кызыксыну, омтылыш уяту; әдәби уку тәҗрибәсе булдыру; үз милләтең белән горурлану, татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;


Метапредмет:

Шәхси универсаль укыту эшчәнлеге


Коммуникатив :

Укучы өйрәнәчәк: татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы кулланырга өйрәнү; текстны аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, тема буенча әңгәмә кора белергә, аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белергә өйрәнү; әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәнү;

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү; текстны аңлый, аңлаганны тыңлаучыга җиткерә, дөрес һәм матур итеп укый, укыганның эчтәлеген сөйли, тема буенча әңгәмә кора , аралашканда тел чараларын урынлы файдалана белү; әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, эш-гамәлләрен, әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен өйтә белү;

Регулятив :

Укучы өйрәнәчәк: татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләре белән танышырга өйрәнү; әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдырырга өйрәнү;

татар халык авыз иҗаты әсәрләрен , мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы кулланырга өйрәнү;

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: татар әдипләренең иң яхшы әдәби әсәрләрен белү; әдәби әсәрләрне дөрес һәм йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, уку тизлеге нормаларына сыешу алу; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү, мәкаль һәм әйтемнәрне урынлы куллана белү;

Танып- белү:

Укучы өйрәнәчәк: халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак өйрәнү ;

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: халык әкиятләрен һәм фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәзәкләрне һ.б. әдәби жанр буларак кабул итә белү;

Предмет :

Укучы өйрәнәчәк: катлаулы булмаган монолог төзергә өйрәнү; геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирергә өйрәнү; укылган әсәрнең эчтәлеген план буенча ачарга өйрәнү; шигъри әсәрләрне сәнгатьле укырга өйрәнү; иптәшләре алдында кыска чыгышлар ясарга өйрәнү; дәреслек һәм фәнни-популяр әдәбият белән эшләргә өйрәнү; алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәнү; укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирергә өйрәнү; төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: катлаулы булмаган монолог төзи белү; геройлар һәм вакыйгаларга характеристика бирү; укылган әсәрнең эчтәлеген план буенча ачу; шигъри әсәрләрне сәнгатьле укый белү; иптәшләре алдында кыска чыгышлар ясау; дәреслек һәм фәнни-популяр әдәбият белән эшләргә күнегү; алган белемнәрне практикада куллана белү; укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү; төркемнәрдә үз фикерләрен дәлилли белү.

8. Эш программасын тормышка ашыру өчен кулланылган укыту- методик комплекты.

1. Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә әдәби уку предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен) 1-4 сыйныфлар Г.Н.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова, Казан, 2011 ел

2. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова “ Әдәби уку” 2 сыйныф (ике кисәктә),  Казан “Мәгариф – Вакыт”,2013





Д Дата

План

Фак




1 чирек





1.


Туган ил” Зәкия Туфайлова

1

2 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге белән танышу, укучылар да дәреслек белән эшләү сәләте булдыру.

Белергә тиеш:

-Дәреслекнең төзелешен белү

Башкара алырга тиеш:

-Эчтәлек битендә ориентлаша алу


Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү

4.09


2.

Резеда Вәлиева “Туган җир”.

1

Әсәр өстендә эшләгәндә иҗат элементларыннан куллана белү.

Әсәрләрне сәнгатьле һәм хатасыз уку.Әсәрдәге өзекләрне сайлап ала, рәсемгә төшерә белү

Белергә тиеш:

-шигырьне сәнгатьле укырга

Башкара алырга тиеш:

-шигырьне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

-кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белү

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау

8.09


3.

Гариф Галиев ”Туган ил кайдан башлана?”

1

Әсәрләрне сәнгатьле һәм хатасыз уку.

Белергә тиеш: шигырьне сәнгатьле укырга

Башкара алырга тиеш: -әсәрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белү

Татар теленең эстетик кыйммәтен аңлау; сөйләмнең сәнгатьлелеген тою

11.09


4.

Татарстан – минем туган җирем.

1

Әсәрләрне сәнгатьле һәм хатасыз уку.

Белергә тиеш:

-шигырьдә пауза төшенчәсен куллана белергә

-рифма “ төшенчәсенә аңлатма бирә белергә

Башкара алырга тиеш:

-тылсымлы предметларга карап кайсы әкияттән икәнен аера белү

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре,татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.

15.09


5.

Казан турында риваятьләр

1

Сөйләшү оештыру. Монологик сөйләмне үстерү

Белергә тиеш:- сюжет-компози циясен күрсәтә белергә тиеш

Башкара алырга тиеш:

-“риваять” төшенчәсен аңлата белергә

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре,татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.

18.09


6.

Казан-Татарстанның башкаласы

1

Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әсәрнеңүзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

22.09


7.

Үткәннәрне кабатлау дәресе.

1

Өйрәнгән әсәрләрне анализлый,үзенчәлекләрен мөстәкыйль эзләп таба белү,

Белергә тиеш:

-әкиятнең төрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

-әкиятне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау

22.09


8.

Татар халык авыз иҗаты “Әпипә”

1

Җыр төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

Татар халык җыры “Әпипә”

Белергә тиеш: җырларныңтөрләрен аеру

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: -“такмак” төшенчәсенә аңлатма бирергә

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

25.09


9.

Татар халык җыры “Матур булсын”

1

Җыр төрләре турында белемнәрне тирәнәйтү,мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый белү.

Татар халык җыры “Матур булсын”

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: җырларның үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү


Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, туганнарга карата ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.


29.09


10.

Табышмаклар, санамышлар

1

Табышмак, санамышларга хас күренешләрне табу

Белергә тиеш: сюжет-компози циясен күрсәтә белергә

Башкара алырга тиеш: әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белү

- Фантастик күренешләрне аеру

2.10


11.

Мәзәкләр һәм мәкальләр

1

Мәзәкләрне уку , мәкальләрнең мәгънәсен аңлату

Белергә тиеш:

-төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

Фантастик һәм чынбарлык күренешләрен аеру

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, туганнарга карата ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.

6.10


12.

Татар халык әкияте. “Хәйләгә каршы хәйлә”

1

Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләренең башка халык әкиятләре белән охшашлыклары

Белергә тиеш:

--Җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-текстның өлешләрен аеру

9.10


13.

Иҗади дәрес. “Халык авыз иҗаты” проекты.

1

Тема сайлый белүгә ирешү. Үз фикереңне дәлилли алу.

Белергә тиеш:

-Тема уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Сүзлек белән эшләү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

13.10


14.

Алтын көз килә туган илемә

1

Иллюстрация буенча эшләүне камилләштерү . Хикәяләү ысуллары белән танышу.

Белергә тиеш:

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш:

- шигырьне сәнгатьле укырга

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

16.10


15.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов “Көз”

1

Шигырьнең үзенчәлекләрен күрсәтү

Белергә тиеш:

-үзенчәлекләрен мөст . эзләп таба белү

Башкара алырга тиеш: шигырьне сәнгатьле укырга


Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

20.10


16.

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

1

Көз турындагы шигырьләр арасындагы идея уртаклыгы.

Белергә тиеш: Көз турындагы шигырьләр арасындагы идея уртаклыгын аңлау

Башкара алырга тиеш: Көз айлары турында аңлата


Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; план буенча хикәя төзеп язу эзлеклелеген билгели белү


23.10


17.

Николай Сладковтан. “Көз җитте”

1

Төрле жанрдагы әсәрләрне чагыштыру

Белергә тиеш: Әсәргә карата сораулар куя белергә

Башкара алырга тиеш:

-кабатлану алымын күрсәтү


27.10





2 чирек






19.

Йолдыз Шәрәпова “Тылсымлы сүзләр”

1

Кешеләргә карата ягымлы мөгаммәлә булдырырга




Белергә тиеш: Шигырьне тиешле тонда, темпта укый белергә

Башкара алырга тиеш:Шигырьне сәнгатьле итеп укый белергә


Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

10.11


20.

Әминә Бикчәнтәева “Тәмле сүз”

1

План буенча эчтәлек сөйләү

Белергә тиеш: “Тәмле сүз” төшенчәсенә аңлатма бирү

Башкара алырга тиеш:

-укылган текстның эчтәлеген сөйли белергә




Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

13.11


21.

Шәүкәт Галиев “Рәхмәтләр хакында”

1

Әсәр геройларына характеристика бирү

Белергә тиеш:Әсәрне сәнгатьле укый белергә;

Башкара алырга тиеш: геройларның портретларын с урәтли белергә

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

17.11


22.

Рафис Гыйззәтуллин “Тылсымлы сүз”

1

Үзеңнең тискәре якларыңны ачыклау, аларны бетерү өстендә эшләү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү


Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау

20.11



23.

Нәкыйп Каштанов “Ачулы туп” әсәре

1

Замана баласына куелган таләпләр һәм аларны үтәү.

Белергә тиеш:

-үз эшләрен анализлый белү

Башкара алырга тиеш:

-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү

24.11


24.

Тәрбия –нигезләре”-кабатлау дәрес

1

Тәрбиянең мөһим урын тотканлыгын аңлау.

Белергә тиеш:Тәрбиянең тоткан ролен ачыклау

Башкара алырга тиеш:

-Тәрбиянең кеше тормышындагы ролен ачыклау

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; план буенча хикәя төзеп язу эзлеклелеген билгели белү


27.11


25.

Шәехзадә Бабич “Кышкы юл” шигыре

1

Шигырьне ишетеп зиһенгә кабул итә белү

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш:

-сәнгатьле укый белергә

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

1.12


26.

Роберт Миңнуллин “Ак кыш”

1

Сынлы сәнгать әсәрләрен күрә белү,күзәтүләр аша гомумиләштерә белергә өйрәнү.

Белергә тиеш:

-күзәтүләр аша гомумиләштерү таба белергә

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

4.12


27.

Галимҗан Ибраһимов “Кар ява”

1

Текстны дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле итеп уку

Белергә тиеш: Кыш күренешләре арасындагы уртак якларны күрә белү.

Башкара алырга тиеш: : хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

8.12


28.

Җ.Дәрзаман. Җепшек көндә

1

Кыска шигырь жанрын аңлау,фикереңне кыска формада әйтә белү.

Белергә тиеш:

-рифма,ритмны аера белү

Башкара алырга тиеш:

Рәсем һәм шиг-т арасындагы бердәмлекне күрсәтү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

11.12


29.

Зиннур Хөснияр “Кышкы урман табышмаклары”

1

Текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлү

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

-текстны әкият һәм чынбарлык вакыйгаларына бүлә белү.

Башкара алырга тиеш:

-кирәкле өзекләрне табу


Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; план буенча хикәя төзеп язу эзлеклелеген билгели белү


15.12


30.

Гәрәй Рәхим Безнең тауда”

1

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә


Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.


18.12


31.

Шәриф Биккол “Урман читендә”

1

Гади әйбернең дә матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; бирелгән текстның эчтәлеген

сөйләүгә кызыксындыру

22.12


32.

Чыршы бәйрәме якынлашканда

1

Әсәрне тыңлаганда һәм укыганда төп фикерне тотып ала белү, хикәя

Белергә тиеш: күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; бирелгән текстның эчтәлеген

сөйләүгә кызыксындыру

25.12




33.

Кышкы могҗизалар”, кабатлау дәрес

1

Эчтәлеге буенча хатларны төрләргә аеру,хат язарга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-әсәрләрнең эчтәлеген сөйләргә

Башкара алырга тиеш:

-хат язу

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.


12.01


34.

Безнең яраткан дусларыбыз .Гакыйль Сәгыйрев “Акбай”

1

Дәреслекнең икенче кисәге белән танышу

Белергә тиеш:Сорау һәм биремнәргә җавап бирергә.

Башкара алырга тиеш: хайваннар турында мәгълүмат бирү

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау

15.01


35.

Резеда Валиева “Ак песи”

1

Фоторәсем-дөньяны танып белүнең бер ысулы икәнен аңлау.

Белергә тиеш: Песиләр турында мәгълүмат бирә белергә

Башкара алырга тиеш: хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә

Татар теленең эстетик кыйммәтен аңлау; сөйләмнең сәнгатьлелеген тою

19.01


36.

Мәхмүт Хөсәен “Безнең дусларыбыз”

1

Илһамланырга , хыялланырга өйрәнү.

Белергә тиеш:

-Рольләргә дөрес итеп бүлеп укый белергә

Башкара алырга тиеш:

-Хайваннар турындагы бемнәрне күрсәтә белергә

Татар теленең эстетик кыйммәтен аңлау; сөйләмнең сәнгатьлелеген тою

22.01


37.

Хайваннар турында шигырьләр

1

"Хайваннар" темасы буенча сөйләшү. Җөмләләрне дөрес төзи белү.

Белергә тиеш:

-Бер үк темага багышлангашигырьләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны таба белү

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрләрнең жанр төрләрен билгели белергә

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре,татар теленә,әдәбиятына һәм башка халыклар теленә,әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.

26.01


38.

Зиннур Хөснияр “Тукран тәүбәсе”

1

Тизәйткеч төшенчәсен аңлату.

Белергә тиеш:

-үзбәя бирә белү

-таб-не җанлы итеп күрә белү

Башкара алырга тиеш:

-таб-не ярату, аңа ярдәм итү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

29.01


39.

Ә.Бикчәнтәева. “Үрдәк беренчелекне алган”, Ш.Галиев “Колынкаем “

1

Табигать дөньясына карашның күптөрлелеге

Белергә тиеш:таб-нең кабатланмас кыйммәтен

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

2.02


40.

Кем нәрсә ярата?” татар халык әкияте.

1

Әкиятнең төп фикерен ачыклау

Белергә тиеш: Әкиятне рольләргә бүлеп укый.

Башкара алырга тиеш:хыялый, кызыксынучан, максатчан булу

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

5.02


41.

Татар халык әкияте “Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

1

Су өслегендә таб-нең матурлыгын күрә белү

Белергә тиеш:

-күзәтүчән, иг-лы була белү

Башкара алырга тиеш: гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

9.02


42.

Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”

1

.Әхлак күнекмәләре тәрбияләү өстендә эшләү

Белергә тиеш:хыяллана белергә,фантазияне арттыру өстендә эшләргә

Башкара алырга тиеш:

гади генә предметлардан да тылсым күрә белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

12.02


43.

Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”

1

Ни өчен комсызлык тискәре сыйфат икәнен аңлату.

Белергә тиеш:комсызлык төшенчәсенең бәла икәнен аңлата белергә.

Башкара алырга тиеш:

-гади генә предметлардан да тылсым күрә белү


Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

16.02


44.

Казах халык әкияте “Юмарт дөя”

1

Комсызлыкка капма-каршы буларак юмартлыкны аңлату.

Белергә тиеш: Юмартлык төшенчәсен тормыш күренешләре мисалында аңлата белергә

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга


Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

19.02


45.

Китап киштәсе. “Минем яраткан әкиятем”проект.

1

Өйдә укып килгән әкиятләр белән танышу.

Белергә тиеш:

-әкиятләрдәге төп фикерне таба белергә Башкара алырга тиеш:

таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау

26.02


46.

Яз килә. Яз көлә. Ә.Бикчәнтәева “Апрель ае”

1

Ел фасылы буларак язга тасвирлама бирү.

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш: таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау

1.03


47.

Марс Шабаев “Ташу”,

Г.Лотфи “ Сыерчык”

1

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не яратырга, аңа карата мәрхәмәтле булырга





Табигать белән тыгыз элемтә булдыру

4.03


48.

Роберт Миңнуллин”Яз керде өебезгә”

1

Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Белергә тиеш: Хыял һәм чынбарлыкны күрсәтә белү.

Башкара алырга тиеш:

-төрле сит-дән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү





Табигать белән тыгыз элемтә булдыру

11.03


49.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”Каргалар шәһәре”Гәрәй Рәхим

1

Бер үк предметка төрлечә караш булуын аңлау.

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрнең ңанр төрен билгели белергә

Табигать белән тыгыз элемтә булдыру

15.03


50.

Зәкәрия Әхмәрова “Агачлар да авырый”

1

Табигатҗкә карата сакчыл караш тәрбияләү

Белергә тиеш: Бер үк предметка төрлечә караш булуын

Башкара алырга тиеш:бер үк сүзгә төрле мәгънә салынган булуын аеру

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү

18.03


51.

Көтеп алган Җиңү.

Р.Корбан “Җиңү бәйрәме”.

Х.Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!”

1


Белергә тиеш:

-тема һәм фикер уртаклыгын таба белү

Башкара алырга тиеш: Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

29.03

1.04

52.

Рафис Гыйззәтуллин “Миләш нигә әче?”

1

Билгеләре буенча ел фасылларын аерырга өйрәнү

Белергә тиеш:

-гап-гади предмет һәм күренешләрдән матурлыкны күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-Мәкальләргә аңлатма бирә белергә

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү

1.04


53.

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Мөстәкыйль фикерли нәтиҗәләр ясый алу.

Белергә тиеш:

-авторларныңның төп фикерен аңлый белү

Башкара алырга тиеш:

-мөст. фикерли, нәтиҗәләр ясый алу

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау

5.04


54.

Безнең гаилә.

Г.Тукай “Безнең гаилә”. И .Юзиев” Һәркемнең үз эше”

1

Үзең эшләгән яхшылык өчен генә түгел, кеше эшләгәненә дә сөенә белү.

Белергә тиеш: матурлыкны күрә һәм аера белү

Башкара алырга тиеш:

-үзең дә матурлык тудыра белергә


Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

8.04


55-56.

Әни-җирдә иң кадерле кеше.Б.Рәхимова “Бишек җыры”.

З.Воскресенская “Әни”

2

Яңалыкларның таралу юллары

Белергә тиеш:әниләр турындагы әсәрләрдә төп фикерне таба белү

Башкара алырга тиеш:

-яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

12.04


57.

Һәркемнең үз хыялы.

Г.Гыйльманов “Чәчәк буласым килә”

1

Табигать күренешләренең кеше тормышы белән бәйләнешен аңлату

Белергә тиеш:

--Хыял һәм чынбарлык төшенчәләрен аңлату

Башкара алырга тиеш:

-Әсәрне рольләргә бүлеп укый белергә.

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре,татар теленә,әдәбиятына һәм башка халыклар теленә,әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбт тәрбияләү.

15.04


58

Рөстәм Мингалим “Канатларың булса”



Белергә тиеш:Әсәрнерольләргә бүлеп укый белергә.

Башкара алырга тиеш:

-Әсәр буенча үз фикереңне белдерә белергә

19.04


59

Әби-бабай дөнья тоткасы.И.Юзеев “Дәү әнием”.

Р. Миннуллин “Улы белән әнисе”

1

Дәреслек һәм хрестоматия белән иркенләп эшләү, авторларның әсәрләрен табу.

Белергә тиеш: Дәреслектә һәм хрестоматияләрдә очраган авторларны таба белү.

Башкара алырга тиеш:

-дәреслекләрдә һәм вакытлы матбутта ориентлаша белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

22.04


60.

Әхмәт Ихсан “Ана рәхмәте”

1

Табиг-не ярату, аны аклау.

Белергә тиеш:

-әсәрләрне анализлый белү

Башкара алырга тиеш: Табиг-не ярату, аны аклау

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

26.04


61.

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гримнар. “Боткалы чүлмәк”

1

Күзәтүчән,игътибарлы һәм хыялый була белү.

Белергә тиеш:

-рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен

Башкара алырга тиеш:

-картиналардагы матурлыкны күрә белү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

29.04


62

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кышкы матурлыкны күрә белү.

Белергә тиеш:

-төрле ел фасыллары турында теләсә кайсы ел вакытында укырга мөмкин икәнлеген

Башкара алырга тиеш:

- таб-не сакларга,аны якларга

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәнү; туган телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлау; туган телнең кешенең шәхси сыйфатларын үстерүдәге ролен аңлау

3.05


63

Җәүдәт Дәрзаман “Саумы, җәй!”

1

Таб-нең матурлыгын күрә белү.

Белергә тиеш:

-аб-нең матурлыгын күрә белү.

Башкара алырга тиеш:

-таб-не сакларга,аны якларга

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

6.05


64.

Ш.Галиев “Тәмле җәй”, Бари Рәхмәт “Иң күңелле чак”

1

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-капма-каршылыкның көлке тудыруын5Башкара алырга тиеш:

-үзеңнең кимчелекләреңне бетерү

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

10.05


65.

Ләбиб лерон “Җәйге бәхәс”

1

Көлкене аңлау,юмор хисенең әһәмияте

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

Әдәби укуны өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу

13.05


66.

Эльмира Шәрифуллина “Сабантуй”

1

Сабантуй бәйрәменең үзенчәлекләрен күрсәтү

Белергә тиеш:

-язучыларның кызыклы хәлләрне җиткерү алымнары

Башкара алырга тиеш:

-юмор хисен аера, мәзәк өлешне таба белергә

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

17.05


67.

Рафис Корбан “Кояш – безнең дустыбыз”

1

Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып , үз фикерләреңне әйтергә өйрәтү

Белергә тиеш:

-чыга алмаслык кыен хәлләрнең булмавын

Башкара алырга тиеш: кызыклы,мавыктыргыч,эмоциональ, сөйләү осталыгы

Әдәби укуның байлыгын, матурлыгын аңлау; телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; план буенча хикәя төзеп язу эзлеклелеген билгели белү


20.05


68.

Кабатлау, йомгаклау тесты .Җәйгә биремнәр

1

Кеше белән аралаша белү

Белергә тиеш:

-кешеләр белән хат аша аралаша белү

Башкара алырга тиеш:

Дәреслекләрдә тиз ориентлашу

Үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларда куллана белергә өйрәнү

24.05






Төрле биремнәр эшләү

3

Гариф Галиев ”Туган ил кайдан башлана?”

Уку, җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш, сорауларга җавап бирү

4

Татарстан – минем туган җирем.

Уку, зиһенгә алу, рәсемле план төзү,эчтәлек сөйләү

5

Казан турында риваятьләр

Уку, җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш

6

Казан-Татарстанның башкаласы

Тема буенча сөйләшү, җөмләләр төзү, тема буенча үз фикереңне әйтү

7

Үткәннәрне кабатлау дәресе.

8

Татар халык авыз иҗаты “Әпипә”

Уку,уку мәсәләсен кую һәм аны чишү юлларын билгеләү, сүзлек өстендә эш


9

Татар халык җыры “Матур булсын”

Тема буенча сөйләшү,сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, тема буенча үз фикереңне әйтү


10

Табышмаклар, санамышлар

Тема буенча сөйләшү,сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, тема буенча үз фикереңне әйтү


11

Мәзәкләр һәм мәкальләр

Тема буенча сөйләшү,сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, тема буенча үз фикереңне әйтү


12

Татар халык әкияте. “Хәйләгә каршы хәйлә”

Төрле биремнәр эшләү


13

Иҗади дәрес. “Халык авыз иҗаты” проекты.

Сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү


14

Алтын көз килә туган илемә

Рәсем бунча хикәя төзү


15

Мөҗәһит Әхмәтҗанов “Көз”

Әңгәмә, сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, сорау һәм төрле биремнәр эшләү


16

Г.Галиев “Айлар алышынганда”

Әңгәмә, сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, сорау һәм төрле биремнәр эшләү


17

Николай Сладковтан. “Көз җитте”

Әңгәмә, сәнгатьле уку, биремнәр үтәү, сорау һәм төрле биремнәр эшләү, рәсем буенча хикәя төзү


18

Кабатлау дәрес .Көз турында әсәрләр.

Әңгәмә, тема буенчасөйләшүдә катнашу


19

Йолдыз Шәрәпова “Тылсымлы сүзләр”

Сәнг. уку, сорау һәм төрле биремнәр эшләү


20

Әминә Бикчәнтәева “Тәмле сүз”

Сәнг. уку, сорау һәм төрле биремнәр эшләү


21

Шәүкәт Галиев “Рәхмәтләр хакында”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү


22

Рафис Гыйззәтуллин “Тылсымлы сүз”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

Төрле биремнәр эшләү, эзләнү методын куллану


23

Нәкыйп Каштанов “Ачулы туп” әсәре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү


24

Тәрбия –нигезләре”-кабатлау дәрес

Уку, текстан капма –каршы мәгънәле сүзләрне табу


25

Шәехзадә Бабич “Кышкы юл” шигыре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү


26

Роберт Миңнуллин “Ак кыш”

Төрле биремнәр эшләү, эзләнү методын куллану


27

Галимҗан Ибраһимов “Кар ява”

Табу, эзләнү методын куллану


28

Кышкы көндә

Сорауларга җавап бирү


29

Зиннур Хөснияр “Кышкы урман табышмаклары”

Тема буенча сөйләшү

30

Гәрәй Рәхим Безнң тауда”

Табу, эзләнү методын куллану

31

Шәриф Биккол “Урман читендә”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

32

Чыршы бәйрәме якынлашканда

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

33

Кышкы могҗизалар”, кабатлау дәрес

Тема буенча сөйләшү

34

Безнең яраткан дусларыбыз .Гакыйль Сәгыйрев “Акбай”

Сорауларга җавап бирү

35

Резеда Валиева “Ак песи”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

36

Мәхмүт Хөсәен “Безнең дусларыбыз”


37

Хайваннар турында шигырьләр

Шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнү

38

Зиннур Хөснияр “Тукран тәүбәсе”

Уку , сүзләрнең мәгънә-ләрен аңлату, тема буенча сөйләшүдә катнашу

39

Ә.Бикчәнтәева. “Үрдәк беренчелекне алган”, Ш.Галиев “Колынкаем “

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку.
Вакыйгаларның эзлекле-леген, үзара бәйләнешен билгеләү

40

Кем нәрсә ярата?” татар халык әкияте.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, камилләштерү

41

Татар халык әкияте “Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

Уку , сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, тема буенча сөйләшүдә катнашу

42

Литва халык әкияте “Итагатьле мәче”

Тема буенча сөйләшү

43

Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку.

44

Казах халык әкияте “Юмарт дөя”

Вакыйгаларның эзлек-лелеген, үзара бәйләнешен билгеләү.

45

Китап киштәсе. “Минем яраткан әкиятем”проект.

Уку , сүзлә-рнең мәгънә-ләрен аңлату, тема буенча сөйләшүдә катнашу

46

Яз килә. Яз көлә. Ә.Бикчәнтәева “Апрель ае”

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

47

Марс Шабаев “Ташу”,

Г.Лотфи “ Сыерчык”

Текст өстендә эш, биремнәрне үтәү.

48

Роберт Миңнуллин”Яз керде өебезгә”

Сүзлек өстендә эш, уку.

49

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”Каргалар шәһәре”Гәрәй Рәхим

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку.

50

Зәкәрия Әхмәрова “Агачлар да авырый”

Вакыйгаларның эзлек-лелеген, үзара бәйләнешен билгеләү.

51

Көтеп алган Җиңү.

Р.Корбан “Җиңү бәйрәме”.

Х.Халиков “Рәхмәт сезгә, ветераннар!”

Уку , сүзлә-рнең мәгънә-ләрен аңлату, тема буенча сөйләшүдә катнашу

52

Рафис Гыйззәтуллин “Миләш нигә әче?”

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

53

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Текст өстендә эш, биремнәрне үтәү.

54

Безнең гаилә.

Г.Тукай “Безнең гаилә”. И .Юзиев” Һәркемнең үз эше”

Сүзлек өстендә эш, уку.

55-56

Әни-җирдә иң кадерле кеше.Б.Рәхимова “Бишек җыры”.

З.Воскресенская “Әни”

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку.

57

Һәркемнең үз хыялы.

Г.Гыйльманов “Чәчәк буласым килә”

Вакыйгаларның эзлек-лелеген, үзара бәйләнешен билгеләү.

58

Рөстәм Мингалим “Канатларың булса”

Уку , сүзлә-рнең мәгънә-ләрен аңлату, тема буенча сөйләшүдә катнашу

59

Әби-бабай дөнья тоткасы.И.Юзеев “Дәү әнием”.

Р. Миннуллин “Улы белән әнисе”

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү.

60

Әхмәт Ихсан “Ана рәхмәте”

Текст өстендә эш, биремнәрне үтәү.

61

Бертуган Якоб һәм Вильгельм Гримнар. “Боткалы чүлмәк”

Сүзлек өстендә эш, уку.

62

Үткәннәрне кабатлау.

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, рәсемнәр күзәтү.

63

Җәүдәт Дәрзаман “Саумы, җәй!”

Уку, рәсемнәрне күзәтү, биремне үтәү.

64

Ш.Галиев “Тәмле җәй”, Бари Рәхмәт “Иң күңелле чак”

Сөйләм оештыру, ролләргә бүлеп уку

65

Ләбиб лерон “Җәйге бәхәс”

Әңгәмә, сораулар буенча фикер алышу

66

Эльмира Шәрифуллина “Сабантуй”

Уку, рәсемнәрне күзәтү, биремне үтәү.

67

Рафис Корбан “Кояш – безнең дустыбыз”

Сөйләм оештыру, ролләргә бүлеп уку

68

Кабатлау, йомгаклау тесты .Җәйгә биремнәр

Әңгәмә, сораулар буенча фикер алышу





Әдәби укудан якынча тикшерү эше (тест)



1.Нәрсә ул риваять? Билгеләмәне үз сүзләрең белән яз.

2.Сүзтезмәне аңлат.Яз. Алтын көз-....

3.Мәкальне җый һәм яз.

Кеше тый не би нак лык зи.

4.Көз һәм кыш айлары турында кайсы әсәрләрне яратып укыдың? Әсәрләрнең исемен һәм авторларын яз.

5.Фольклор (халык авыз иҗаты) әсәрләренә нәрсәләр керә?

6.Син хайваннар, кошлар турында нинди санамышлар беләсең? Бер санамышны яз.

7.”Яз килә, яз көлә” бүлегенә кергән авторларның исем фамилияләрен яз.

8.Әниләр турында булган мәкальне исеңә төшер һәм яз.

9.Үзеңә иң ошаган шигырьнең исемен һәм авторының исем-фамилиясен яз.

10. Сабан туенда нинди уеннарда катнашканың бар. Бер уен турында яз.