Конспект урока по математике в 1 классе на тему Сумма һәм кушылучылар арасында бәйләнеш

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе














1 сыйныфта математикадан

Сумма һәм кушылучылар арасында бәйләнеш

темасы буенча дәрес эшкәртмәсе













Язды: башлангыч сыйныф

укытучысы Алиуллова Г. А.

Тема Сумма һәм кушылучылар арасындагы бәйләнеш.

Максат: - укучыларның телдән исәпләү алымнарын, логик фикерләүләрен, хәтерен үстерү;

  • укучыларны сумма һәм кушылучылар арасындагы бәйлелек белән таныштыру;

  • математика өйрәнүгә кызыксынучанлык тәрбияләү



Җиһазлау: яшел һәм сары төстәге түгәрәкләр, төсле

Карандашлар, компьютер, презентация


Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр бирү






























Дәрес планы

  1. Көтеп алган кыңгырау чылтырады

Безнең дәрес башланды.

Безнең бүгенге дәресебезгә кунак килде. Табышмакның җавабын тапсак, кем икәнен беләбез

Ул көнне бик ярата,

Якты нурлар тарата.



Бу кояш, чөнки ул иртән чыга, ә кичен кача. (слайд1)

Үзенең җылы нурларында кояш безгә төрле биремнәр алып килгән. Сез балалар бу биремнәрне үтәргә әзерме?

  • Әйе!

  • Әйдәгез юлга чыгыйк алайса.

Телдән исәпләү:

  1. Чагыштыр:












  1. Мәсьәләләр чишү

Камилнең 4 җиңел машинасы һәм бер янгын сүндерү машинасы бар. Камилнең ничә машинасы бар? (укучылар мөстәкыйль эшлиләр.)

4+1=5 Җ.5 машина.

Әминәнең 5 сумнан торган вак акчалары булган. Ул 3 сум акча тоткан. Әминәнең ничә сум акчасы калган?

5-3=2 (сум ).

  1. Тактада язылган саннарны башта иң зурыннан, аннары иң кечкенәсеннән башлап укы.

2 , 6, 9, 3, 4, 1, 7, 5, 8, 6, 10. (Слайд №2 )


  1. Бирелгән саннарны икегә арттыр: 3,5,6,2,4,7,8

  2. Төшеп калган санны һәм тамганы куй.

7 * =9 * 4 = 9

2 * = 6 * 2 = 7

3 * = 10 * 4 = 8

Мисаллар нәрсәсе белән охшашлар?

  • Кушу тамгасы белән, бу суммалар.

Кушканда саннар ничек атала?

Мисалларны кушканда компонент исемнәрен атау.

Кушылучы, кушылучы, сумма.

3,6,9 саннарын һәм “+”, “-“, “=” тамгаларын кулланып тигезлекләр язарга.

Укучылар тигезлекләр төзиләр һәм тактага язалар

3 + 6 = 9 9 – 3 = 6

6 + 3 = 9 9 – 6 = 3

Бу тигезлекләрдә нинди охшашлык бар?

Тигезлекләрдә без 3, 6, 9, саннарын кулландык

Нәрсә белән аерылалар?

Тамгалар белән

Төрле тигезлекләр төзелгән.

Кушу һәм алу тигезлекләре арасында нинди булса да бәйләнеш бармы?

Суммадан 9 беренче кушылучыны 3 алабыз, икенче кушылучыны табабыз.

Суммадан 9 икенче кушылучыны 6 алабыз, беренче кушылучыны табабыз.

Дәреснең темасын билгелик әле.

Кушу һәм алу арасында бәйләнеш.

Нәрсә өйрәнергә тиешбез?

Кушу һәм алу арасындагы бәйләнеш белән танышырга кагыйдә китереп чыгарырга.

Дөрес. Без әле мисаллар чишәргә, мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә тиешбез.

Физминутка

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Практик эш.

Өстәл өстенә 5 кызыл төстәге түгәрәк һәм 2 зәңгәр түгәрәкне куегыз.

Ничә кызыл төстә түгәрәк бар?

5

Ничә зәңгәр төстәге түгәрәк бар?

2

Барлыгы ничә түгәрәк бар?

7

Моны ничек язабыз? (бер укучы тактага яза)

5+2=7

Ә хәзер кызыл төстәге 5 түгәрәкне алыгыз.

Ничә түгәрәк бар иде?

7

Ничә калды?

2

Икене ничек таптык

7 – 5 = 2

Түгәрәкләрне яңадан куегыз. Барлыгы ничә түгәрәк

2 зәңгәр түгәрәне алыгыз. Ничә түгәрәк калды?

5

5 не ничек таптыгыз?

7 – 2 = 5

Тактада язу барлыкка килде.

5 + 2 = 7

7 – 2 = 5

7 – 5 = 2

Тигезлекләрдә саннар бертөрле һәм тигезлекләр үзара бәйләнгән.

Тигезлектә бирелгәннәрне беренче кушылучы, икенче кушылучы, сумма сүзләрен кертеп укырга.

Укучылар укый.

Суммадан беренче кушылучыны алгач икенче кушылучы килеп чыга.

Суммадан икенче кушылучыны алгач беренче кушылучы килеп чыга.

Нинди кагыйдә китереп чыгара алабыз?

Әгәр суммадан бер кушылучыны алсак икенче кушылучы килеп чыга.

Дәреслек буенча эшләү.

24 нче бит № 1 тигезлекләрне уку

Укучылар укый.

Алар ничек барлыкка килгән? Аңлатыгыз.

  1. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

2 укучылар мисалларны компонент исемнәрен әйтеп укыйлар.

3 җөмләләрне төзеп бетерергә.

Дәфтәрләрдә эшләү.( №2 10 биттә) кирәкле санда түгәрәкләр ясыйлар, мисаллар исәплиләр, кагыйдә кабатлыйлар.

Физминутка. (музыка астында.)

Үтелгәннәрне кабатлау.

Дәфтәрләрдә эш. №3, 10 бит;

1 10 бит.

Дәреслек буенча эш.

4 мәсьәлә төзү һәм чишү.

  1. Тартмада барысы 10 кашык бар иде? 4 кашыкны алдылар. Хәзер ничә кашык?

Мәсьәләдә нәрсә турында сөйләнә?

Нәрсә билгеле?

Тартмада 10 кашык барлыгы.

Мәсьәләнең соравын укыгыз.

Хәзер тартмада ничә кашык булуы сорала.

Аны таба алабызмы?

Алабыз.

  1. Мәсьәләне чишү. (икенче мәсьәлә мөстәкыйль исәпләнә).

5 өстәге рәтне I вариант, астагы рәтне II вариант исәпли.

Укучылар дәфтәрләрен алмаштырып бер – берсенең эшен тикшерәләр.

  1. Йомгаклау.

Дәрестә нинди яңалыклар белән таныштыгыз?

Нәрсә кызык булды?

Сезнең өчен нәрсә бик авыр булды?

Исегездә нәрсә калды?

-әгәр үзегезне дәрестә тыйнак тоттым һәм барысын да аңладым дисәгез кызыл төстәге карандашыгызны алыгыз.

Дәрес өчен рәхмәт.