Әдәби уку тест 3 сыйныф (тат. төркеме)
1 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
— Әйе, — диде кояш, — беләм,
Мин әйтәм,
Тыңлап кара:
Иң матур җир – Туган җир ул,
Онытма моны бала!
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
— Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
3. Роберт Миңнуллин —
а) балалар шагыйре
ә) җырчы
б) биюче
4. Хикәянең тулы исемен билгелә: “Тәмле …”
а) икмәк
ә) сүз
б) чәй
5. “Кояштагы тап” әсәре —
а) әкият
ә) шигырь
б) хикәя
6. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Ана җылысы …
а) кояш җылысы
ә) көн җылысы
б) яшәү чыганагы
7. Җәй башында кайсы бәйрәм була?
а) Сабан туе
ә) Әниләр бәйрәме
б) Ватанны саклаучылар бәйрәме
8. “Карурманга бара Мөбарәк” әкиятенең авторы:
а) Гәрәфи Хәсәнов
ә) Рабит батулла
б) Шәүкәт Галиев
Әдәби уку тест 3 сыйныф (тат. төркеме)
2 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
Дуслар, һәммәгез дә хаклы
Идел-сусыз бик моңсу.
Алтын-көмешләрдән артык
Идел суы, Идел-су.
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. “Песнәк ” хикәясендә Идрис песнәккә нәрсә бирә?
а) ипи валчыгы
ә) бодай
б) май
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
4. Резеда Вәлиева —
а) җырчы
ә) шагыйрә
б) композитор
5. Шигырьнең тулы исемен билгелә:“Җепшек …”
а) кар
ә) көндә
б) кичтә
6. “Туган көндә” әсәре —
а) шигырь
ә) хикәя
б) әкият
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Тырышкан табар, …
а) кайнар ашка пешәр
ә) тапса аны югалтмас
б) ташка кадак кагар
8. Март аенда кайсы бәйрәм була?
а) Әниләр бәйрәме
ә) Ватанны саклаучылар бәйрәме
б) Сабан туе.