Классный час на татарском языке Мәрхәмәт елмаюдан башлана

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема: Мәрхәмәт елмаюдан башлана.

Максат: - укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;

  • яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;

  • укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: DVD – караоке, мәкальләр язылган плакат, үлчәү рәсеме, уенчыклар, тиен рәсеме, автобус рәсеме, сүзләр язылган карточкалар, туп.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе:

Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай,

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә.

Таралыр бай кайгың,

Тыныч калыр җаның

Күтәр күңелеңне

Бу бәхет түгелме?

  • Балалар! Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел – мәрхәмәтлелек дәресе. Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек?

  • Мәрхәмәтлелек – ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам.

  • Ә начарлык нәрсә ул?

  • Кешеләргә, хайваннарга, кошларга, табигатькә карата начар мөгамәлә.

  • Дөрес, балалар, начарлык ул яхшылыкның киресе

  • Балалар, без Җир дип аталган зур планетада яшибез. Җирдә яхшылык һәм начарлык бар икән, димәк кешеләр яхшылык та, начарлык та эшли алалар.

  • Ә сезнең тормышта яхшылык һәм начарлык белән очрашканыгыз бармы? (укучыларның җаваплары)

  • Укучылар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген без сезнең белән автобуста Игелеклелек шәһәренә барырбыз. Урыннарга җайлап утырыйк әле! Юлда күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк! (“Әйдәгез, бергә!” җыры.)

  • Укучылар, без сезнең белән “Әдәп” тукталышына килеп җиттек. Әнә, автобуска Тиен утыра.

  • Балалар, бу Тиен кайсы әкияттән?

  • Өч кыз” әкиятеннән. (Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.)

  • Бу әкияттә кайсы кыз әнисен тәрбияли?

  • Төпчек кыз.

  • Әйе, укучылар, төпчек кыз әнисен карый, тәрбияли. Шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт итәләр, яраталар. Әнисенә карата мәрхәмәтле булганы өчен ул гомере буе рәхәт яши, авырлыклар күрми. Ә олы кыз белән уртанчы кыз әниләренә карата мәрхәмәтсез булганнары өчен үз җәзаларын алалар.

  • Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Алдагы тукталыш – “Тылсымлы сүзләр” тукталышы.

Физкультминут. (туп белән)

Укучылар түгәрәк ясап баса. Һәрберсе, үз янәшәсендәге кешегә матур сүзләр әйтеп, туп ыргыта.

Ә хәзер, укучылар, мин сезгә Шәүкәт Галиевнең “Рәхмәтләр хакында” дигән шигырен укыйм. Тыңлап карагыз әле.

Җиргә төшкәч

Бияләе,

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

- Рәхмәт, - диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә

Рәхмәт! – диде.

Кыз җавапсыз

Калсын диме?

Җавап бирде:

-Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәт инде!

Малай аңа

Башын иде:

-Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәтеңә

Рәхмәт, -диде.

Динә көлде.

Бик күңелле,

Рәхәт иде.

... Җиргә төшкән

Бияләйгә

Рәхмәт инде.

  • Менә, балалар, рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән. Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә татар халык мәкалендә. Ә сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

- Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта.

- Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү бик начар гадәт. Шуңа күрә шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк.

Юлыбызны дәвам итәбез.

Киләсе тукталыш – “Әхлак” тукталышы.

А.Босевның “Трамвайда” шигерен уку.

Радко бара вокзалга

Трамвайга утырып

Басып тора бер бабай

Утыргычка тотынып

Үткәч ике тукталыш,

Барып җиткәч вокзалга,

Радко торды җай гына,

Урын бирде бабайга.

Күргәч шундый игътибар

Бабай аптырап кала:

Мин утырсын дип төште,

Нинди тәүфыйклы бала!

  • Укучылар, Радко турында бабай дөрес уйлыймы?

  • Юк, чөнки малай бабайга урынны үзе трамвайдан төшәр вакыт җиткәч кенә бирде.

  • Тәүфыйклы бала нинди була һәм бу очракта ул нишләр иде?

  • Тәүфыйклы бала өлкәннәрне хөрмәт итә.

  • Транспортта үзеңне ничек тотарга кирәк”

  • Транспортта барганда кычкырып сөйләшергә ярамый, өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга, инвалидларга урын бирергә кирәк.

Алдагы тукталыш - “Мәкальләр һәм әйтемнәр тукталышы”

Мәкальләрне игътибар белән укыйк әле:

  • Агач беленә җимешеннән,

Адәм – кыланмышыннан:

- Җылы сүз – Җан азыгы,

Ялган сүз – баш казыгы:

- Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас!

(Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау).

  • Укучылар, әйтегез әле, сез үзегез өйдә, урамда, мәктәптә һәм башка урыннарда нинди яхшылыклар эшли алыр идегез?

  • Әти-әниләргә булыша алабыз, дусларыбызга ярдәм итә алабыз, йорт хайваннарын караша алабыз, кошларга оялар ясый алабыз, ярдәмчесез калган әбиләргә, бабайларга булыша алабыз

  • Укучылар, ә яхшы булу кыен микән?

  • Юк.

  • Әйе, балалар, яхшы булу өчен кешенең мәрхәмәтле, изге күңелле булуы кирәк.

  • Укучылар, ә җирдә нәрсә күбрәк дип уйлыйсыз: яхшылыкмы, әллә начарлыкмы? Безгә моны белергә менә шушы үлчәү ярдәм итәр. Аның бер тәлинкәсенә без начарлыкларны, ә икенчесенә яхшылыкларны салырбыз.

(“Начарлык” үлчәвенә “Саран”, “Ялкау”, “Ялган”,

Тупас”, ”Көнчелек”, “Сугыш” сүзләре язылган карточкалар куела)

Балалар, үлчәү янына килеп, үзләренең эшләгән яхшылыклары

турында әйтәләр һәм үлчәүгә салалар. (Алдан кечкенә уенчыклар

әзерләнә.)

  • Менә, укучылар безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Яхшылыклар эшләп начарлыкны җиңеп була икән!

Сез беләсез инде, 2007 нче ел - Татарстан республикасында

Хәйрия елы.

Хәйрия” сүзе “Хәер” дән алынган, ягъни “Яхшылык, изгелек, игелек, файда” мәгънәләрен аңлата. Әйдәгез, укучылар, һәр көнне яхшылык эшләргә тырышыйк! Бер-беребезгә карап елмайыйк!

Дәрес ахырында Р.Ахиярованың Р.Харис сүзләренә язылган “Елмай” җырын җырлау.

Уяндыңмы, елмай!

Көнне башла шулай.

Елмай сәбәпсезгә,

Яхшы, әйбәт сүзгә!

Изгелекләр артыр,

Явызлыклар качыр

Һәрбер кылган эшең

Изге булсын, кеше!

Елмай, елмай, елмай!

Елмай, елмай, елмай!








Мәкальләр”


Агач беленә җимешеннән,

Адәм – кыланмышыннан.


Кечегә шәфкать ит,

Олыга хөрмәт ит.


Яхшылык күрәсең килсә,

Яхшылык ит.


Җылы сүз – җан азыгы,

Яман сүз – баш казыгы.


Акыллы кеше башкаларга

иткән ярдәме белән мактанмас.