Конспект урока по окружающему миру

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...






ЯҢА ЧӘЧКАП УРТА МӘКТӘБЕ



Әйләнә-тирә дөнья








Тема: “Сулыклар”


2нче сыйныф



Укытучы: Гимадова Т.Б.













Максат: 1). Укучыларны сулыкларның төрләре белән таныштыру;

2). Елганың кисәкләрен аера белергә өйрәтү;

3). Табигать байлыкларын һәм матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

4) Табигатькә, туган җиргә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле кадрлар, таблицалар, язмалар белән слайдлар.


Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Өстәлдә сулы стакан.

Укытучы: Укучылар, өстәлдә стакан. Күргәнегезчә, ул буш түгел. Аңа нәрсә салынган соң?

Җавап: Су.

Ук. Әйе, су. Игътибар итегез әле, су нинди хәлдә?

Җ. Сыек.

Ук. Ә ул тагын нинди хәлдә була ала икән? Әйдәгез әле, мин сезгә ярдәм итәм, табышмаклар әйтәм.

  1. Үзе су, үзе каты.(боз)

  2. Ак алъяпкыч таптык

Җир өстенә яптык (кар)

  1. Балалар, чәйнеккә чәй куйган идем, онытылыбрак киткәнмен, карасам чәйнегемдәге су яртысына гына калган. Кая китте икән ул? (пар)

Ук. Бик дөрес балалар, су каты хәлдә дә, сыек хәлдә дә, пар хәлендә дә була икән.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Ә сезнең балалар, сыек хәлдәге суны кайда очратканыгыз бар?

Җ. (Укучылар санап чыга).

У. (Слайдта язулар чыга, сулыкларның төрләре) Укучылар, ә сезнең авылның елгасы, күлләре, чишмәләре бармы соң? Исемнәрен беләсезме?(Әңгәмә)

У. Сез ничек уйлыйсыз, бу урыннарны бер сүз белән генә ничек атап була?

Җ. Сулыклар дип.

У. Бик дөрес. (Слайд чыга).Димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы да сулыклар дип атала.

У. Игътибар белән карагыз һәм уйлагыз әле балалар, ни өчен мин бу сулыкларны ике төркемгә бүлеп яздым икән. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылылар соң?

Җ. Елга, диңгез, күлләрне кеше ясамый, ә буа, плотинаны кешеләр ясый.

У. Дөрес балалар, шулай итеп беренче төркемдәге сулыклар табигый дип, ә икенче төркемдәгеләр ясалма дип атала. (Слайд.) Бу сулыкларның кешеләр , хайваннар өчен нинди әһәмияте бар икән соң? Әйдәгез дәреслек белән эшләп алыйк әле. (Дәреслек белән эш.)

Димәк, без сезнең белән бүген шул сулыкларның берсенә, елга буена сәяхәткә чыгабыз. Әйдәгез, сәяхәтебезгә кузгалганчы, елга төзелеше белән танышыйк. Аның безгә кирәк булып чыгуы бар.


У. Сез ничек уйлыйсыз балалар, елга кайдан да булса башлана микән?.(Җавап) Әйе, елга берәр чишмәдән, сзлыктан, уйсулыклардан башланып китә, бара-бара ул зурая, үз юлында ул күп кенә елгалар белән очраша, һәм ахыр чиктә диңгез яисә океанга коя. Елганың башланган җирен елга башы дип атыйлар. Ә аның дигезгә яисә бүтән елгага килеп кушылган урынын елга тамагы дип атыйлар.

Елга агып барганда уйсулык барлыкка килә, һәм елга шул уйсулыктан читкә тайпылмыйча ага да инде .Шушы юл елга юлы диеп атала. Без сезнең белән сәяхәтебезне елга башыннан башлап китәрбез һәм тирә- ягыбызны күзәтеп диңгезгә кадәр барырбыз. Сез әзерме балалар?

Җ.Әйе.

У. Сәяхәтебез барышында мин сезгә шундый мәгүлүмат бирәсем килә. Җир шарының 3/4 өлешен су алып тора. (Слайд). Шуларның бик аз өлеше генә эчәргә яраклы, ә диңгез, океан сулары тозлы сулар. Аларны эчеп булмый. Шуңа күрә төче суларны сакларга кирәк.

У. Балалар, елгабызның сул як ярына төшеп ял итеп аласы иде, сез ничек уйлыйсыз, елганың сул яры кайда икән.

Җ. Күрсәтәләр.

У. Бик дөрес, елга агым уңаена карап бассаң, сул ягыңда- сул яр, уң ягыңда- уң яр. (Слайд).

Мин сезгә әйттем иде инде, елга диңгезгә барып җиткәнче күп елгалар белән кушыла дип. Ул елгаларны кушылдыклар дип атыйлар. Ә хәзер үзегез әйтеп карагыз әле, менә безнең рәсемдәге кушылган елга уң кушылдыкмы икән, әллә сул кушылдыкмы икән?

Җ. Сул кушылдык.

У. Дөрес балалар. (Слайд.) Сезнең белән сәяхәткә курыкмыйча чыгарга була икән. Ә хәзер алдан әйткәнемчә сул ярга төшеп ял итеп алыйк.

(Ял минуты.)

IV. Рефлексив бәяләү.


У. Ял итеп алдык, әйдәгез диңгезгә җиткәнче бер биремне үтәп, үзебезнең белемебезне тикшереп алыйк әле.

(Укучылар ак битләрдә эшлиләр, слайдтан тикшерәләр).

У. Балалар,бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы, сез үзегезгә нинди дә булса белем алдыгызмы? Әгәр алгансыз икән мин бик шатмын.

Бүгенге дәресемне мин Аксаковның бик матур сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

Табигатьтә бар да әйбәт, әмма су - аның иң кыммәтле байлыгы. Шуңа күрә аны саклыйк.

Дәрестә актив катнашып утыруыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, сау булыгыз.