Урок ФГОС в действии Әдәби уку дәресе 1 класс

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


1 сыйныф

Әдәби уку дәресенә технологик карта.

Тема: [Б] авазы, Б,б хәрефләре.

Эшләде: Аксубай районы Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Әхмәтҗанова Гөлнур Исмәгыйль кызы.


Тема



[Б] авазы, Б,б хәрефләре.

Теманың максаты

Укучыларны тартык[ б] аваз ы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сак караш формалаштыру.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Парлы тартык авазлар

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ


Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү

Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.

Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.



Эшләү киңлеге булдыру




Предметара бәйләнешләр



Эш формалары

Фронталь, парлап, индивидуаль








Ресурслар

Әйләнә -тирә дөнья. Математика. Технология.

.Музыка. Сынлы сәнгать


Әлифба 57- 58 бит.

Язарга өйрәнү дәфтәре1.

Төсле карандашлар, сүзләрнең һәм авазлар-ның схемалары, предметлы рәсемнәр, слайдта Рәнис һәм Нәзил, Г.Тукай әкиятләре.


I этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру.




Максат: тартык [б] авазы һәм Бб хәреф- ләрен үзләштерергә әзерләү

Тактада рәсемнәр: барабан, бака, бүре, балык,күбәләк. Предмет исемнәре хор белән әйтегез һәм аларның эзлеклелеген истә калдырыгыз. (Укучылар күзләрен йома, укытучы бүре һәм балык рәсемнәренең урыннарын алыштыра). Нәрсә үзгәрде?

Рәсемдә нәрсә артык?


II этап. Танып – белү эшчәнлеге



Өйрәнү эзлеклелеге



Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә ( К) юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

1.Авазны сүздән аеру

Максат:укучыларны авазларны ишетеп, танырга өйрәтү. Тартык аваз төшенчәсен ныгыту.

1Бирем (Б) Суда йөзә - кош түгел,

Канаты да юк түгел,

Ай-һай, аның күлмәге,

Кемнәрнең бар күргәне? (Балык)

Дәреснең темасын ачыклау. Темасыннан чыгып, дәрескә максат кую.

Әлифба. Бүген дәрестә безгә Рәнис белән Нәзил ярдәмгә килер. (Тактада – малайларның рәсеме беркетелә)

Балык рәсеме һәм сүзнең схемасы бар. Сүзгә анализ ясатыла.

Авазны әйткәндә,авыз эчендә тынның тоткарланып калуы ачыклана. Әйтеп карау.

2 бирем (А) Без сузык авазны ишетәбезме?Тартыкмы? Нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр төс белән)

3 бирем (К) Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту


Уен “Сузыкмы яки тартыкмы?”

Укучыларга предметлы рәсемнәр таратыла.Предмет башланган хәрефне әйтәсе, сузык авазнымы, тартыкнымы белдергәнен дәлиллисе.

2. Яңа аваз белән танышу.


Максат: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру,б-п парлы тартык-лар булуын ачыклау.

Авазларны дөрес итеп, әйтәбез.Артикуляция вакытында авазларының парлы булуын искәртәбез һәм а.ларның парлы тартыклар икәнен ачыклыйбыз.

1 Бирем. ).

Бу авазлар нәрсә белән аерыла?

2 Бирем. (А)

Авазның парын табу. Башта б авазын әйтәбез, аннары тавыш чыгармыйча, иреннәр белән генә п авазын әйттерү.

Б авазына характеристика бирү.

3 Бирем. ) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлау.Бер авазы белән генә аерылган сүзләр эзләү ( бар – пар)

Уен “Яңгыраумы саңгыраумы ?”



1) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

2 ) Уен “ Парын тап.”


3. Яңа хәреф белән танышу.


Максат:укучыларны Бб хәрефләрен күреп, танырга өйрәтү

1. Бирем. ). Кисмә хәрефләр арасыннан ишеткән авазны белдерүче хәрефне табу. Б,б (бэ) хәрефләре белән таныштыру. Бэ хәрефе нәрсәгә ошаган? Парта арасыннан чыгып Б хәрефен сурәтләгез.

2 Бирем. (А)

Бу баш Б хәрефе. Без аны кайларда язабыз?

Ә бу юл б хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.

3 Бирем (К)

Хәрефләр арасыннан Б, б хәрефләрен генә буягыз. (Укучыларга карточка өләшенә)

Үзара тикшерү.

Физминутка.”Бәтиләр” җырын хәрәкәтләр белән җырлау.

Уен “Хәтереңдә калдыр.”

Г. Тукайның “Су анасы” әкиятеннән өзек укып, [б] авазы кергән сүзләр әйттерелә.

I I I. Танып – белү эшчәнлеген диагностикалау



1. Яңа хәреф белән иҗекләр уку.

Максат: укучыларның теманы аңлауларын ачыклау

Сабир белән Кәбиргә укый белгәнебезне күрсәтик әле.

1.Бирем (А)

Иҗекләр уку. Сезнең укуыгыз Сабир белән Кәбиргә бик ошагандыр дип уйлыйм.

2. Бирем. (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку.

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату.

Физминутка “Бакалар”

3 Яңа хәреф белән сүзләр уку.

3 Бирем (К)

Рәсем буенча әңгәмә. Булат белән Кәбир рәсем турында хикәя төзеп сөйлик әле.

4 Бирем (К)

Текстны уку

Физминутка. Күзләргә күнегү.

4 Бирем (К)

Сорауларга җавап бирү.

-Елга буенда нәрсә үсә?

-Бари белән Булат елгада нишлиләр?

Уен “Сүз төзе” (Дәреслек 58 бит)


I Интеллектуаль - үзгәртеп кору эшчәнлеге



Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен формалаштыру


Репродуктив бирем ( үрнәк буенча)

Сабир белән Кәбир кайсы авылдан икән? Биремне үтәгәч белерсез.

Эзмә, Пүкәл, Иләбәр, Өтернәс.

Яраткан шөгылләре нинди?

Туп уйнау, балык тоту.

Сүзне иҗекләргә бүлегез. Тартык аваз хәрефләре астына сызыгыз. Авазларга характеристика бирегез

Импровизацияле бирем

Үзегез [ б] авазыннан башланган, дәрестә әйтелмәгән бер сүз сайлагыз, аны иҗекләргә бүлегез.

Эвристик бирем

Шул сүзне кулланып, үз җөмләгезне төзегез.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башка ру .

-Безнең дәрескә килгән кунакларга - Сабир белән Кәбиргә рәхмәт әйтик.

Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә



IV Этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя


Контроль эш төрләре, контроль биремнәр




Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү


Укытучының үзбәясе

Катнашучының бәясе

1. Сүзләр төзегез.

Бар - ...ар

2. Б хәрефе төшеп калган сүзне тап.

1) т…л 2) дәр…с 3) гөм…ә

3. Яңгырау тартыктан башланган сүзне табыгыз.

1) бал 2) кыш 3) он