Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
“Колын башлангыч белем бирү мәктәбе”
«КАРАЛДЫ»
Башлангыч сыйныфлар ММБ җитәкчесе
____________ /Муратова А.Ф./
Беркетмә № 1
« ___» август 2015 ел.
«КИЛЕШЕНДЕ»
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары
__________ /Сарварова Ч.М./
« __ »август 2015 ел
« РАСЛЫЙМ»
Мәктәп директоры __________/Насыйрова А.А../
Боерык № ____
«__ » август 2015ел
1 нче сыйныф өчен әдәби уку фәненнән эш программасы
«Перспективалы башлангыч мәктәп»
Төзеде: Кашапова Гөлия Галимулла кызы,
беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Педагогик совет
киңәшмәсендә каралды
Беркетмә №1
“ __ ”август 2015ел
2015-2016
Әдәби укудан тематик укыту планы
Предмет: Әдәби уку
Класс:1
Укытучы: Кашапова Гөлия Галимулла кызы
Дәрес саны: 33, атнага 1 дәрес каралган
Дәреслек: И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова ”Әлифба”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең
1 сыйныфы өчен уку әсбабы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;
2. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);
3. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “2015-2016 уку елына укыту планнары” исемле хатына;
4. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 23.06.12 № 7699/12 приказына (БУП 4 модель)
5. 2015-2016 нче уку елына Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы “Колын башлангыч белем бирү мәктәбе“ укыту планы (2015 нче елның нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган)
6. Эш программасы яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә, ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан №6871/10 «О введении ФГОС НОО» исемле хатына, 4 нче модель уку планына нигезләнеп.
Аңлатма язуы
1 нче сыйныфның әдәби уку фәненнән эш программасы Федераль компонентның дәүләт стандартлары таләпләрен искә алып (“Дрофа”,Москва, 2007), ТРсы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” татар һәм рус телләре 1-4 программасына ( Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел), үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган ”Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә, ФГОС таләпләренә (Приказ МО РФ от 15.10. 2009,№373-ФЗ), ТРсы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.08.2011елда чыккан №6871/10 «О введении ФГОС НОО» исемле хатына, 4 нче модель уку планына , И.Х.Мияссарованың Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарарафыннан рөхсәт ителгән уку әсбабы һәм методик кулланмасына (Татар теле. 1 нче сыйныф. Казан”Мәгариф-Вакыт” нәшрияты” 2011) нигезләнеп төзелде.
Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.
Бурычлар: грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү ; балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау тудыру; фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасын үстерү; төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерү; төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру; җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясый белү; хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү; укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү; сайлап алып эчтәлеген сөйләү; текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу; текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башлана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку; текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.
Программа эчтәлеге
Тематик план атнага 1 сәг. исәбеннән, барлыгы 33сәг.кә төзелде.
Әзерлек чоры - 3 сәгать
Әлифба чоры - 19 сәгать
Әлифбадан соңгы чор (әдәби уку) - 11 сәгать
Укыту- тематик планлаштыру
Әзерлек чоры
3
2
Әлифба чоры
19
1
Сузык авазлар
3
2
Парсыз сонор тартык авазлар (6 сәг)
3
3
Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)
3
4
Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (14 сәг)
7
5
Парсыз тартык авазлар (4 сәг)
2
6
Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)
1
3
Әлифбадан соңгы чор
11
1
Сәяхәткә чыгу.
2
2
Кайтаваз мәгарәсе.
2
3
Аю өне янында.
2
4
Чәчәкле аланда.
2
5
Урман мәктәбендә.
1
6
Шүрәледә кунакта.
1
7
Китап рәссамы күргәзмәсендә.
1
Барысы
33
Әзерлек чоры (3 сәгать)
Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.
Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.
Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.
Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.
Әзерлек чоры ахырына балалар:
1. Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;.
2. Рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, беренчедән, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи; икенчедән, парта артында дөрес утыра һәм язма әсбаплардан дөрес файдалана, алгоритм буенча яки тактлап язма хәрефләрнең барлык элементларын да дөрес яза белергә тиешләр.
Әлифба чоры ( 19 сәгать)
Сузык авазлар (3 сәг)
Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.
Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.
Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.
Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.
Парсыз сонор тартык авазлар (3 сәг)
[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр. Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү.
Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү. Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү. Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.
Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы (3 сәг)
Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян. Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.
Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар (7 сәг)
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү. Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).
Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку. Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү. Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру
Парсыз тартык авазлар (2 сәг)
Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.
Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы (1 сәг)
Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).
Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку. Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. (Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.) Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- кече яшьтәге мәктәп баласы үзе тел берәмлекләрен танып, таныш һәм таныш булмаганнарга бүлә белү;
- биремнәр системасында ориентлашырга өйрәнү.
Этик-әхлак ориентациясе
- әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңне ярату, хөрмәт итүгә багышланган текстларны таба, кирәкле урынын аера белү;
- “Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?”соравына җавап бирә белү;
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Логик:
Объектларга хас билгеләрне таба :
авазларны аеру өчен модельләрне чагыштыру, яңа хәреф билгеләнешен өйрәнү;
яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны табу;
парлы яңгырау һәм саңгырау авазларны анализлый, алар арасындагы охшаш яки аермалы якларны (тавыш, яңгыраш) таба, яңгырау һәм саңгырау авазларның чиратлашуын аңлату;
я, ё, ю,е хәрефләренең үзенчәлеген белә, ь, ъ тан соң укылышына игътибар итү;
ь, ъ хәрефләренең кулланылышын аңлату;
парсыз тартыкларны табу.
Объектларны таный, аларга гына хас билгеләрне күрсәтә:
“аваз”төшенчәсе формалаштыру, модельдә күрсәтү:
“ парлы яңгырау-саңгырау “тартыклар төшенчәсе формалаштыру, капма каршы кую;
төсле фонда бирелгән сүзләрне чагыштырып, авазларның ролен ачыклау;
“хәреф –аваз билгесе” төшенчәсе булдыру, сүзләрнең схема-модельләрен карау.
ялгызлык исемнәрендә баш хәреф; җөмләдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау; сүзләрдән җөмләләр, ә җөмләләрдән аңлаешлы текст төзү.
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;
- белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
- үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
- бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
- укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- күзаллау, фаразлау;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү;
- фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;
- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
- җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.
Әдәби уку 1 нче бүлек. Аңлатма язуы
Программаның тәэмин ителеше:
Сафиуллина Г. М. һ.б. Әдәби уку 1 сыйныф. Уку әсбабы. — К, Мәгариф/Вакыт 2012.
Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф/Вакыт 2011.
Сафиуллина Г.М. һ.б. Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф/Вакыт 2011.
Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм табигать дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота. Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел. Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.
Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:
1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);
2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;
3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.
Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.
Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була. Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.
Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.
Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак. Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да кузаллау булдырыла.
Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.
2 нче бүлек : 1нче сыйныф өчен программа таләпләре: балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);
алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);
әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );
алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).
нче бүлек: 1 нче сыйныф программасы эчтәлеге.
Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генә, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә һәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.
Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш (дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында). Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә алалар. Беренче сыйныфтагы төп бурыч — укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру — икенче сыйныф өчен дә актуаль булып кала. Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.
Программа әдәби әсәрләр белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.
Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).
Халык авыз иҗаты һәм әдәбият
Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү. Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).
Әсәрнең эмоциональ тоны
Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.
Әдәби сәнгатьлелек чаралары
Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.
Әдәби жанрлар
Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:
Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.
Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.
Тематик планлаштыру 1 сыйныф Әдәби уку
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
Универсиаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре
(УУГ)
сәг
Дата
1
Әзерлек чоры (3 сәгать)
Сөйләм. Җөмлә. Сүз. ”Өч кыз”, “Куян кызы” әкиятләре
Сөйләм, җөмлә, сүз турында төшенчә бирү. График схемалар ярдәмендә сөйләмне җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру.
Татар теленең модель берәмлекләре белән таныштыру. Әкиятләрне искә төшерү.
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
07.09
2
Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр.
Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләр белән таныштыру, аера белергә өйрәтү.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
14.09
3
Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр.
Ярдәмлек һәм җөмлә төзүче сүзләр белән таныштыру. Предметларны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне аера белүне ныгыту.
. ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
21.09
4
Сузык авазлар. 3сәг.
[а],[ә],[ы], [э] сузыклары.
А,а,Ә,ә,Ы,ы,Э.э(е) хәрефләре.
Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.
Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.
Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау; тормыш тәҗрибәсен куллану;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
28.09
5
[и],[у],[ү] авазлары. И,и, У,у,Ү, ү хәрефләре.
1
5.10
6
[о],[ө] авазлары. О,о,Ө,ө хәрефлә-ре.Ныгыту.
1
12.10
7
Парсыз сонор тартык авазлар 3 сәг.
[н],[л] тартыклары. Н,н,Л,л хәрефләре.
[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.
Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.
ТБУУГ: Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) аваз-ларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгели белергә; сонор аваз-ларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерергә; ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) укырга; сүзләрне иҗекләп уку белән чагышты-рып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы, схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый белергә; схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
19.10
8
[м],[р] тартыклары.
М,м, Р, р хәрефләре.
1
26.10
9
[й],[ң] тартыклары. Й,й.ң хәрефләре.
1
9
10
2 чирек
Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы. 3 сәг.
[йа], [йә] авазлары.
Я, я хәрефләре.
Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.
Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.
Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.
ТБУУГ: Я, ю, е хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерергә, бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм текстларны укырга, хәрефләрдән сүзләр төзергә, укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирәбелергә тиешләр.
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
16
11
[йу], [йү] авазлары. Ю, ю хәрефләре.
1
23
12
[йы], [йә] авазлары.
Е, е хәрефләре.
1
30
13
Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар 7сәг.
[д],[т] авазлары. Д,д,Т,т хәрефләре.
Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф фор-маларын үзләштерү.
Авазларында аерма булган сүз-ләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).
Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.
Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.
Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау фор-малаштыру.
ТБУУГ:Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның калын һәм нечкә яңгырашын билгели, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера, чагыштыра, аваз-хәреф схе-малары нигезендә авазларны аера, иҗекләр, сүзләр, текстлар укый, тизәйткечләр, санамыш-лар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен укый, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйли белү
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
7
14
[з],[с] авазлары. З.з,С,с хәрефләре.
1
14
15
[г],[к] авазлары. Г,г,К,к хәрефләре.
1
21
16
[в],[w],[ф] авазлары. В,в,ф,ф хәрефләре.
1
11
17
3 чирек
[б],[п] авазлары. Б,б,П,п хәрефләре.
1
18
18
[ж],[ш] авазлары.Ж,ж,Ш,ш хәрефләре.
1
25
19
[җ],[ч] авазлары. Җ,җ,Ч,ч хәрефләре.
1
1
20
Парсыз тартык авазлар 2сәг.
х,һ авазлары. Х,х,Һ,һ хәрефләре
Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.
ТБУУГ: Парсыз тартыкларның артикуляциясен, аларга характеристика бирә белергә, парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр, текстларны укый, басма хәрефләрнең формаларын үзләштерә белергә тиешләр.
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
1
8
21
щ, ц авазлары. Щ,щ,Ц,ц хәрефләре
1
2222
22
Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы. 1сәг.
йо авазы. Ё, ё, ь, ъ, хәрефләре
Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)ь билгесе куелуын аңлатыла).
Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку, аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.
Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.
(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим).Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда[мәкъәл]дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
ТБУУГ: Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлый,ул хәрефләр булган сүзләрне башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп укый белергә, калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын аңларга тиешләр.
1
Әдәби уку (11 сәг.)
1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.
Сәяхәткә чыгу. (2 сәг)
1
Аптыраткыч-йөдәткеч әкият-ләр.Санамышлар.
Борынгы санамышлар.
1
Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр
турында кыскача мәгълүмат бирү. Җавапларын дәлилләргә өйрәтү. Йозак һәм ачкыч, җил һәм капка турында әкият уйлау.
Санамышлар белән танышу. Партадашың белән санамышлар әйтеп карау.
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- күзаллау, фаразлау;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү;
2
Эндәшләр.Тизәйткечләр.
Табышмаклар.
1
Эндәшләрне сәнгатьле итеп уку. Тизәйткечләрне әйтү. Хрестоматия белән эшләү.
Сорауларга тулы, матур җаваплар әзерләү. Дәреслектәге табышмакларның җавапларын табу. Алма, китап, бәрәңге турында табышмаклар уйлау.Үз фикерләрен дәлилли белү.
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- “Минем өчен уку нинди мәгънәгә ия?”соравына җавап бирә белү;
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
- үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
- укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- күршең белән хезмәттәшлек итү;
- фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру;
- үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
- җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
- иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.
4.04
Кайтаваз мәгарәсе. (2 сәг)
3
Охшаш яңгырашлы сүзләр. М. Галиев ”Кайтаваз”.
Ш.Галиев.”Чагу” “Таяк”
1
.
“Кайтаваз” сүзеннән ике сүз ясау, мәгънәсен аңлату. “Кайтаваз”шигырен сәнгатьле итеп уку, кайтавазларны ишетү. Р. Вәлиевның кайтаваз турындагы шигырен хресстоматиядән табып уку. Беренче хәрефләрен үзгәртеп, яңа сүзләр ясау. “Баю” сүзенә рифмалар табу. Шигырьләрдәге рифмаларны табу. Шигырьләрне сәнгатьле уку.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- күршең белән хезмәттәшлек итү;
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
4
Рифма. Һәм шигырь мәгънәсе. Сабантуй. Л. Лерон шигырьләре.
Буталмышлар илендә Шаян шигырьләр .Р.Корбан.”Көчек”, “Яңгыр яуганда”.
1
Сабантуй турында әңгәмә. Л. Лерон белән таныштыру. Шигырьләре өстендә эшләү.
Рольләргә бүлеп һәм чылбыр буенча сәнгатьле итеп уку.
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
Аю өне янында. (2 сәг.)
5
Чылбыр әкиятләр Х.Халиков “Бии белмәгән аю”. “Аю белән өч кыз” әкияте.
1
.
Әдәплелек, әхлаклылык турында әңгәмә үткәрү. Х.Халиков белән таныштыру.
“Бии белмәгән аю” шигырен уку.
Рәсем буенча эш. Аю турында сөйләшү. Укылган әкиятләрне искә төшерү. Аю белән өч кыз” әкиятен укып, фикер алышу.
“Аю белән өч кыз әкияте”н аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнү өстендә эшләү.
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- күзаллау, фаразлау;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү
6
Чылбыр әкиятләр.
“Песәй”әкияте.
1
Чылбыр әкиятләрне табу. “Бияләй” әкиятен сөйләү. Үз фикерләрен белдерү, дәлилләү. Рәсемнәр буенча татар халык әкиятләрен тану.
Чәчәкле аланда.(2сәг)
7
Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый? Яңгыравык шигырьләр. Р.Бәшәр.Бал корты. Авазлар. Ф.Яруллин. черкиләр җыры. Бөҗәкләр турында табышмаклар.
1
“Чәчәкләрне ни өчен өзәргә ярамый?” соравына бергәләп җавап эзләү. Шигырьләрнең охшаш якларын табу. Ф. Ярул-линның “Черкиләр җыры” шигы-рен сәнгатьле укырга өйрәнү. Хрестоматия белән эш. Ф. Ярул-лин турында кыскача белешмә бирү. Р. Бәшәрнең “Авазлар” шигырен сәнгатьле уку. Сорауларга тулы җавап бирү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.
Бөҗәкләр турында табышмаклар әйтә, хрестоматиядән табу.
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
ТБУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
8
Табигать-илһам чыганагы. Э. Шәрифуллина “Бәйрәм ашы -кара-каршы”
1
Табигатьнең шагыйрьләр, рәс-самнар, композиторлар өчен ил-һам чыганагы булуын аңлату. Табигать турында сөйләшү.
Кошлар турындагы китаплар күргәзмәсен карау. Рәсем буенча хикәя төзү.
Э. Шәрифуллинаның “Бәйрәм ашы-кара-каршы” әкияте өстендә эш.
Өлешләргә исем бирү, эчтәлеген сөйләү. Э. Шәрифуллина турын-да кыскача белешмә бирү. Рольләргә бүлеп уку. Әкиятне дәвам итү.
Викто-
рина
“Кошлар турында кем күб-рәк белә?
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү
Урман мәктәбендә.(1сәг)
9
Ярдәм кулы сузу.
Р. Миңнуллин һәм Ш. Галиев шигырьләре. Өтерне кайда куярга?
1
.
Шигырьләрне уку.
Җәнлекләргә, кешеләргә файда китерә торган үләннәр турында сөйләшү. Рәәсемнәр, гербарийлар карау, тану. Үзләре теләгән шигырьләрне яттан өйрәнү. Тыныш билгеләре турында сөй-ләшү. “Өтерне кайда куярга?” шигырен төрлечә укыту, чагышттыру, нәтиҗә ясау.
ШУУГ- телнең төп аралашу чарасы булуын аңлау;
-укуга кызыксыну формалашу.
РУУГ- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- тормыш тәҗрибәсен куллану;
Т-БУУГ- дәреслектә ориентлашу, кирәкле информацияне таба белү;
- шартлы билгеләрнең телен белү;
- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
- ситуация буенча җөмлә, хикәя төзү.
КУУГ -күршең белән хезмәттәшлек итү;
-укытучының сорауларына җавап бирү
Шүрәледә кунакта.(1сәг)
10
Шүрәлеләр кайда яши? Шигырьләр уку. Р. Вәлиева. “Кыңгырау чәчәк”
1
Р. Миңнуллин турындда кыскача белешмә бирү.Шигырьләрне укыту. Хыялый хикәяләр төзү.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.
Р. Вәлиева турында кыскача белешмә бирү. “Кыңгырау чәчәк” әкиятен уку. Эчтәлеге өстендә эшләү. Дуслык һәм яхшылык турында әңгәмә үткәрү.
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- күзаллау, фаразлау;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү
Китап рәссамы күргәзмәсендә.(1сәг)
11
Такмазалар. Үртәвечләр. Бишек җырлары
1
Халык авыз иҗаты төрләре – такмазалар, үртәвечләр, бишек җырлары белән таныштыру.
Р. Харисның “Сине көтә тыныч таң” шигырен сәнгатьле укыту. Соауларга җавап алу.
“Такмаза әйтешү” бәйгесе
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
- үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Информация бирүче:
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре
- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
- эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
- тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
- күзаллау, фаразлау;
- логик фикер йөртү осталыгы;
- күршең белән хезмәттәшлек итү
Әлифба чорының ахырына укучылар белергә тиеш:
1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;
- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;
- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;
- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;
- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;
- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;
элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;
- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.
2. Укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара, берсен аерып алып аңахарактеристика бирә;
- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;
- сүзне иҗекләргә бүлә;
- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый
- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;
1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына, һәм күнекмәләренә таләпләр:
әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
текст эчтәлеген аңлау;
проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)
тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану
“Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.
Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан;
укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү;
Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.1 нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы – укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителде. Шигырь юлларының кыскалыгы, кабатлана торган сүзләр, парлы рифмалар һәм ритм бөтенлеге беренче сыйныф укучысын дөрес һәм йөгерек укырга өйрәтергә ярдәм итә.
- Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;
- татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;
- һәр хәрефнең элемент формаларын;
Һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны офоэпик нормаларга туры китереп укый;
- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән) ;
- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;
- тыңланган текстка исем куша;
- әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;
- тыныш билгеләренә игътибар итеп. иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану.
Дәреслекләр:
И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова ”Әлифба”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең
1 сыйныфы өчен уку әсбабы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басыла. Төзәтелгән икенче басма..
Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.
2 Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова.“Әдәби уку” Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен уку-әсбабы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 нче ел.
3. Г.М.Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова “Әдәби уку”. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011 нче ел.
4 И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан. “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты. 2011
5.Сафиуллина Г.М. һ.б.. Әдәби уку 1 сыйныф Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — . К, Мәгариф-Вакыт 2011.
6.Сафиуллина Г.М. һ.б. .Укытучылар өчен методик кулланма «Әдәби уку» 1сыйныф, — К, Мәгариф-Вакыт 2011.
Өстәмә әдәбият.
Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф. Ш., Гильфанова Ә.Ә. Кем тизрәк, өлгеррәк? (иҗади һәм дидактик уеннар). Казан-2010.
Резеда Шәехова. Иҗади уеннан-укуга. Казан. 1999.
Якынча йомгаклау контроль эше
Тест
1вариант
Әкиятне укы, төрен билгелә.
Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайткан саен саный икән, ди, ул сарыкларын. Саный, ди, саный, ди... . чрар, саный торсын, санап бетергәч дәвам итәрмен... .
а) аптыраткыч-йөдәткеч әкият; б) чылбыр әкият.
Текстларның кайсысы санамыш?
а) Кәккүк, чыпчык,
Минем матур апаема
Тәмле прәннек алып чык.
б) Килгән Гата, кигән ката,
Уң аякта - сул ката.
Катада түгел хата,
Ката киелгән хата.
в) Әлли-бәлли, бәү итә,
Чулпан йокыга китә.
Төшеп калган сүзне тап.
Абый белән икәүләп
Ясадык без бер курай.
Уйнап җибәрсәк курай,
Кушылып сайрый ... .
а) малай; б) тургай; в) сарай.
“Шүрәле” әкияте кайсы халыкныкы?
а) рус халкыныкы ; б) украин халкыныкы; в) татар халкыныкы.
Әсәрнең төрен билгелә.
Бар иде, ди, бер Давыт,
Җиккән, ди, сукыр тавык.
Төягән, ди, табак-савыт,
Салган, ди, ярма,
Җиккән, ди, кабык арба.
а) кызык шигырь; б) такмак; в) такмаза.
Бу өзек кайсы әсәрдән?
Йөрибез без әкрен генә,
Аяк очына басып.
а)”Үзебез генә калгач”; б)”Әллә ул да белә микән?”; в)”Шауламагыз, әти йоклый”.
Су анасы кайда яши?
а) сулыкларда; б) әкиятләрдә; в) авылларда.
Шауламагыз, әти йоклый шигырен кем язган?
а) Шәүкәт Галиев; б) Роберт Миңнуллин; в) Хәкимҗан Халиков.
Вакыйгалар берничә кат кабатлана торган әкиятләр ничек атала?
а) буталмыш әкиятләр; б) чылбыр әкиятләр; в) аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр.
Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр нәрсә буенча бара?
а) түгәрәк буенча әйләнеп бара; б) туры сызык буенча бара.
2вариант
1.Әкиятне укы, төрен билгелә.
Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайткан саен саный икән, ди, ул сарыкларын. Саный, ди, саный, ди... . чрар, саный торсын, санап бетергәч дәвам итәрмен... .
а) чылбыр әкият; б) аптыраткыч-йөдәткеч әкият;
2.Текстларның кайсысы тизәйткеч?
а) Кәккүк, чыпчык,
Минем матур апаема
Тәмле прәннек алып чык.
б) Килгән Гата, кигән ката,
Уң аякта - сул ката.
Катада түгел хата,
Ката киелгән хата.
в) Әлли-бәлли, бәү итә,
Чулпан йокыга китә.
Төшеп калган сүзне тап.
Абый белән икәүләп
Ясадык без бер курай.
Уйнап җибәрсәк курай,
Кушылып сайрый ... .
а) малай; б) сарай; в) тургай.
“Аю һәм өч кыз” әкияте кайсы халыкныкы?
а) татар халкыныкы; б) украин халкыныкы; в) рус халкыныкы.
Әсәрнең төрен билгелә.
Бар иде, ди, бер Давыт,
Җиккән, ди, сукыр тавык.
Төягән, ди, табак-савыт,
Салган, ди, ярма,
Җиккән, ди, кабык арба.
а) такмаза; б) такмак; в) кызык шигырь.
Бу өзек кайсы әсәрдән?
Мәчебез ауга китте,
Ә өйдә гауга китте.
а)”Үзебез генә калгач”; б)”Әллә ул да белә микән?”; в)”Шауламагыз әти йоклый”.
Шүрәле кайда яши?
а) әкиятләрдә; б) урманда; в) авылларда.
Дару үләннәре турында шигырьне кем язган?
а) Шәүкәт Галиев; б) Роберт Миңнуллин; в) Хәкимҗан Халиков.
Вакыйгалар берничә кат кабатлана торган әкиятләр ничек атала?
а) аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр; б) чылбыр әкиятләр; в) буталмыш әкиятләр.
Чылбыр әкиятләр нәрсә буенча бара?
а) түгәрәк буенча әйләнеп бара; б) туры сызык буенча бара.