4 классларда эш түбәндәгечә бәяләнә:
“5” - хаталар һәм тәзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә. Каллиграфия таләпләреннән бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин(төшеп калган хәрефне өстәү яки төгәл язылмаган хәрефне төзәтү һ.б.).
“4” - диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп , берәр “5” билгесендә күзәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.
“3” - диктантта 3 тән 5кә хәтле орфографик хата ( 3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган,каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.
“2” - диктантта 6-7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтәлмәгән.
Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:
“5” - биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган
“4” - кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә кулланылган.
“3” - бплгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дөрес үтәлгән.
“2” - материалның начар үзләштерелгәнлегекүренә, грамматик биремнәрнең күбесе үтәлмәгән.
Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешлепрограммада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме – 2 нче сыйныф – 8-10 сүз, 3 нче сыйныф – 10-12 сүз, 4 нче сыйныф – 12-15 сүз.
Бәяләү нормалары:
“5” - хатасыз эш.
“4” - 1 хата, 1 төзәтү.
“3” - 2 хата, 1 төзәтү.
“2” - 3-4 хата.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение 3 нче сыйныфның
азагында 1 тапкыр, 4 нче сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.
Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15-20 сүзгә артык булырга тиеш.
Сочинение күләме 3-4 сыйныфларда 0,5 - 1 биткә кадәр; бу якынча 3 сыйныфта 9 – 10 җөмлә (50-60 сүзләп). 4 нче сыйныфта 11-12 җөмлә(70-80 сүз).
Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар башкара алырлык булырга тиеш.
2-4 сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:
Кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәйләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз төзелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.
Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:
“5” - автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложениедә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы. 1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1-2 төзәтү бар.
“4” - автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән(изложениедә), тема ачылган , ләкин эчтәлек биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган. Тулаем алганда сөйләм , шул текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек , 2 орфографик , 1 пунктуацион хата , 1-2 төзәтү булырга мөмкин.
“3” - автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә(изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда эзлеклелек юк, 2-3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы.
“2” - эчтәлек бирелмәгән, җөмләләрдә эзлеклелек юк, сүзлек ярлы.
Әдәбият:
Р.Г. Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева. Татар теле 4 нче сыйныф (2 кисәктә), Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2014.
М.Җ.Ахиярова, И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина . Татар теленнән иҗади сочинениеләр һәм изложениеләр язарга өйрәтү. 1-4 нче сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан: Мәгариф, 2009.
М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, С.С. Мөхәммәтшина, Т.Н.Садыйкова. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башл. татар мәкт.1-4 сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2006.
Абдрахимова Я.Х. Татар теленнән диктантлар: Дүртьеллык башлангыч татар мәктәпләренең 1 – 4 нче сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2009.
«Башлангыч гомуми белем бирү программалары 1 – 4 сыйныфлары өчен, татар теле, 4 сыйныф» автор: Р.Х.Ягъфәрова, Казан. «Мәгариф» нәшрияты. 2010
Татар теленнән тематик планлаштыру
п/п
Тема урока
Дата
Характеристика учебной деятельности
Планируемые результаты
(личностные и метапредметные)
План
Факт
3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 5 сәг.
1.
Сүз. Сүзнең мәгнәсе.бер һәм күп мәгнәле сүзләр.
05.09
Сүзнең лексик мәгънәсе белән таныштыру,матур язу күнекмәләрен үстерү, дәрескә кызыксыну уяту.
2.
Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгнәсе. Синонимнар, антонимнар,омонимнар.
12.09
Синонимнарны,антанимнарны,омонимнарны язма һәм телдән сөйләмдә куллану
3.
Контроль диктант №1
19.09
4-5.
Аваз һәм хәрефләр.
26.09
03.10
Аваз белән хәреф арасындагы аерма; хәреф авазның билгесе булып йөрү.
Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары. Татар һәм рус телләрендә бу сузыкларның әйтелеш үзенчәлекләре.
Аваз белән хәреф арасындагы аермасын белергә.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. 3 сәг.
6.
Сүз төзелеше.
10.10
Сүзнең төп мәгънәле кисәге- тамыр булуы, аның сүзнең лексик мәгънәсен белдерүе. Сүзнең бер-бер артлы тамыр –га ялганып килеп, аңа нин- ди дә булса мәгънә өсти тор- ган кисәкләрнең кушымча дип аталуы. Кушымчалар –ның үзләре генә кулланыл- мавы.
Тамыр һәм кушымчаларны искә төшерү
7.
Сүз ясалышы.
17.10
Кушма сүзләрне танып белү, бер мәгънәгә ия булулары . кушма сүзләрнең кушылып. Парлы сүзләрне танып белү, парлы сүзләрнең сызык аша язылулары.
Кушма һәм кушма сүзләрнең язылышын күзәтү.
8.
Контроль диктант № 2
24.10
Сүз төркемнәре. 18 сәг.
9.
Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.
31.10
Исем – предметны һәм зат -ларны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Исемнәрнең күп төрле булуы. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннарда килүе. Берлек сандагы исем бер генә пред- метны белдерү. Күплек сан- дагы исем берничә предметны белдерү.-лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялгану.
Исем искә төшерү. Исем темасы буенча булган белемнәрен ныгыту.
10-11
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
14.11
21.11
Исемнәр-нең 6 килеше булу. Сүзләрне бер-берсенә бәй- ләп, җөмлә төзү өчен кирәклеген төшенү.
Исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү. Исемнәр килеш белән төрләнә. Килеш кушымчалары сүзләрне аера белү өчен кулланыла.
12.
Фигыль һәм фигыль төркемчәләре.Боерык фигыль.
28.11
Боерык фигыльләр белән таныштыру.Җөмләдә табырга өйрәтү
Боерык фигыльләр-не аера белү.
13.
Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль.
05.12
Хәзерге заман хикәя фигыль эшнең хәзер үтәлүен белдерә. Һәм нишли? соравына җавап булып килә.
Хәзерге заман хикәя фигыльләр-не белү.
14.
Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыль.
12.12
Үткән заман хикәя фигыль эшнең уткәнен белдерә. Һәм нишләгән? соравына җавап булып килә. Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән таныштыру.
Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне аера белү.
15.
Хикәя фигыльнең юклык формасы.
19.12
Юклыкта фигыльләр үтәлмәгән эш яки хәлне эштән тыюны белдерә.
16.
Контроль диктант № 3
26.12
17.
Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.
16.01
Бер төркем сыйфатлар әйбернең саф билгесен белдерәләр, ә икенчеләре бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү
18.
Төп һәм чагыштыру дәрәҗәләре.
23.01
Сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту, камилләштерү.
Сыйфат дәрәҗәләре белү.
19.
Артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре.
30.01
20.
Зат алмашлыклары.
06.02
Алмашлыклар. 1, 2, 3 заттта киләләр һәм берлек, күплек санда төрләнәләр
Алмашлыклар төрле сүз төркемнәрен алыштырып килүе. Зат алмашлыклары -ның 3 затта килүләре.
21.
Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.
13.02
Зат алмашлыкларын табарга өйрәнү
22.
“Ямьле яз килә” темасына инша.
20.02
23.
Бәйлек.
27.02
Ияртүче сүз, иярүче сүз, бәйлек сүзләр
Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.
24.
Кисәкчә.
05.03
Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле-мәгънә, хис төсмерләрен, раслау, инкяр итүне белдерүләре. Аларны аралашу ситуаицясенә һәм сөйләм максатына туры китереп, урынлы, төгәл куллану
25.
Рәвеш. Рәвешләрнең җөмләдәге роле.
12.03
26.
Контроль күчереп язу.
19.03
Җөмлә. 6 сәг.
27.
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Аергыч.
09.04
Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишлә- ячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу.Җөмләнең кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган кисәге ия дип аталу. Аның баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелүе. Җөмләнең нишли? нишдәде? Нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә торган, ия белән бәйләнгән баш кисәге хәбәр дип аталу . Аергыч исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклый, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк.
Ия һәм хәбәрне аера белү.
28.
Тәмамлык. Хәл.
16.04
29.
Гади һәм кушма җөмлә.
23.04
Гади җөмлә, ике гади җөмләдән торган тезмә кушма җөмлә белән таныштыру
30.
Тиңдәш кисәкләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, ә, ләкин, әмма теркәгечләре.
30.04
Җөмләдә ис дә, хәбәр дә һәм иярчен кисәкләр дә тиңдәшләнеп килә ала. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы .
Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен аера белү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы белү.
31.
Еллык контроль диктант
№ 4
07.05
32.
Изложение.
14.05
Бәйләнешле сөйләм. 2 сәг.
33.
Сузтезмә. Текст. Текстның төрләре.
21.05
Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөм -ләнең төрләре: хикәя җөм -лә, сорау җөмлә,өндәү җөмлә. Хикәя җөмләнең тыныч тавыш белән әйтелүе, ахырына нокта куелу. Сорау җөмләнең сорау инто- нациясе белән әйтелүе. Ахы- рына сорау билгесе куелу. Өндәү җөмләнең күтәренке тавыш белән әйтелүе. Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдерүе. Ахырына өндзәү билгесе куелу.
Хикәя,өндәү,сорау җөмләләрне искә төшерү.
34.
Үткәннәрне кабатлау.
28.05