Сөмбелә бәйрәменең сценарие 4 сыйныфларда

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Башлангыч сыйныфларда «Сөмбелә” бәйрәме сценарие


Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.

 

Таң сызыла .Кояш нурларыннан

Алтынлана арыш кырлары

Хезмәт белән каршы ала таңны

Авылымның егет – кызлары.

Иртәнге җил йомшак кына итеп

Сыйпап үтә иген басуын

Яратыйк без, дуслар, бар дөньяның шулай

Икмәк исе белән аңкуын.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.













  1.   Күңелләргә якты нур өләшеп,
             Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
             Үз муллыгы белән көзләр килә,
             Йомгак ясап  җәйге хезмәткә.

 

  1. Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

 


  1.  Җиргә төшә сары,  ал яфраклар,
              Көз җиткәнен алар белдерә.
              Алтын көзең синең, туган ягым,
              Күңелемә якын, бер генә.

 

  1. Һәркайда да муллык, туклык,
            Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
            “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
             Кочагыңда муллык,  байлыклар.

 

  1. Хәерле көн, якын дуслар,
            Котлы булсын уңыш бәйрәме!
            Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
            Бизәп торсын көлтә бәйләме!


(зал белән яки берничә баланы чакырып уйнарга)

Дуслар, бу яфраклар гади генә яфраклар түгел. Аларның һәрберсенең артына табышмак я бирем язылган. Әйдәгез, бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле.

Табышмак” уены

[pic]



Кыягы да тамыры да

Безне елатып сыйлый

Аның янында беркайчан

Грипп микробы булмый. (Суган)

2. Яшел чәч, кызыл күл

Винегрет булмас ансыз

Салат,икра,борщлар-

Ул булмаган аш-су сансыз. (Чөгендер)


З. Кызыл төймәсен аскан

Каршыма килеп баскан.(Миләш)

4.Түтәлдә сары бозау

Бәйләгәннәр озын бау

Ята һавага карап-

Нәрсә булыр бу?(Кабак)

5. Кызыл кызы җир эчендә

Чәчләре җир өстендә. (Кишер)


6. Балдан татлы

Ал яңаклы.

Үсә бакчада-

Алдым акчага. (Алма)


7. Сап-сары-кояш түгел

Эчләре бүлем-бүлем.

Кабыгын әрчеп алдык

Өләштек телем-телем. (Әфлисун)

( Сөмбелә. Сүзе)

- Ә сез, Сөмбелә сүзенең нәрсә аңлатканын беләсезме?

Сөмбелә бик борынгы заманнардан ук яшәп килә. Бу бәйрәм көзге уңышлар җыеп алынгач, барлык эшләр беткәч билгеләп үтелә.

Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 нче сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме игенчелек чорын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап-йомгаклап куйган.

Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән-эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылган.


- Димәк, бүгенге бәйрәмебезнең исеме “Хуш киләсең, Сөмбелә - Көз кызы” дип аталыр. Бәйрәмебезне башлыйбыз



Җирдә үсә. (кишер)

  1. Башы чалмалы, төбе алмалы. (бәрәңге)

  2. Ите симез, мае юк. Тиресе калын, йоны юк. (шалкан)

  3. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)

  4. Эсселәгән саен, кат-кат тун кия. (кәбестә)

  5. Түгәрәк кенә кызыл йорт, эче тулы корт. (помидор)

  6. Туныйсың, тунаганда елыйсың. (суган)

8. Туп түгел - түгәрәк, күсе түгел - койрыклы. (чөгендер)


Табышмаклар күп беләсез-

Зирәк икән үзегез.

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез!

. “Кайсы сүз артык?” уены.

  • Бәрәңге,алма,чөгендер,кишер.

  • Усак гөмбәсе,гөреҗдә,миләш, ак гөмбә

  • Кара карга,карлыгач,сыерчык,чыпчык.

  • Сентябрь,октябрь,ноябрь,март.

3. “Бер сүз белән әйт” уены.

  • Каен, тополь, миләш. (агач)

  • Кура җиләге, балан, кара җимеш. (җиләк-җимеш)

  • Кыяр кәбестә, помидор, бәрәңге. (яшелчә)

  • Чәйнек, чокыр, тәлинкә.(савыт-саба)

Сөмбеләгә бүләкләребез дип атала

 Укучылар алдан әзерләнеп килгән  шигырь,җыр, бию башкаралар.


Яфрак тану” уены.

Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!



Күз бәйләп “Бәрәңге җыю” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)


Күз бәйләп “Җиләк-җимешне тәменнән белү” уены. ( Ике укучы катнаша. Төркемнән бер укучы аларга шакмаклап киселгән җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне ашата. Укучы нинди җимеш ашаганын әйтергә тиеш. Кем барысын да дөрес әйтә, шул җиңүче була.)


Иҗекләрдән сүз җыю” уены. ( Яфракларга иҗекләр язылган, шул иҗекләрдән сүз төзиләр. Кем тизрәк төзи, шул җиңүче була. Сөмбелә һәм кунаклар сүзләрен төзергә тиешләр. )


Ахырына


Табигатьне Кеше бизи,

Җирнең яме – табигать.

Кеше тирен түгә җирдә еллар буе,

Шунда аңа кием, шунда аның сые.

Яши кеше һаман җирне яклап,

Кирәк икән үлә җирен саклап.


Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы                        

Гел яңгырап торсын.


Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!