Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”
-
МБГББУ “ТР Буа муниципаль районы
Түбән Наратбаш ТГБМ” нең
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызының
1 нче сыйныф математика дәресе өчен төзегән технологик картасы
2014 - 2015 нче уку елы
1 сыйныф өчен математикадан технологик карта
Тема: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу
Максат: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәтү
Бурычлар: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушу һәм алу өстендә эшләү;
Саннарны чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү;
Үзара дуслык исләрен ныгыту, үз эшең өчен җаваплылык хисләрен үстерү өстендә эшләүҗаваплылык хисләрен
Көтелгән нәтиҗә:
Предметлы: Дистә аша чыкмыйча саннарны кушарга һәм алырга өйрәнү;
-Саннарны үсә бару , кими бару тәртибендә төзү;
-Мәсьәләне схема төзеп чишү.
Метапредметлы УГ:
-Регулятив: -Дәреснең уку мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;
-Танып-белү: -Мәсьәләнең биременә анализ ясау, сорау кую, схема төзү.
-Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;
-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;
Шәхес буларак: Мөстәкыйльлек, үз эше өчен җаваплылык булдыру, дөрес үзбәяләү.
Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү
Эшне оештыру: Индивидуаль, парларда, төркемдә, фронталь
Чыганаклар: МЭНЭДЖ МЭТ, ноутбок, проектор, экран (презентация), биремле карточкалар, смайликлар, санлы веер, санау таякчыклары, музыка
Дәрес барышы
Дәрес этабы
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре
I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше.
- Хәерле көн, балалар! Слайд 1.
- Хәерле көн, кунаклар!
-Кәефләрегез ничек?
- Сез дәресне башларга әзерме?
-Хәерле көн! (Җилкә буенча портнерлар кул биреп “хәерле көн” телиләр, бит буенча портнерлар йодрык белән күрешә, төркемдәгеләргә кул селкиләр.
-Әйбәт. (Бик әйбәт – кызыл смайлик, әйбәт – сары, ярый инде – зәңгәр смайлик күрсәтәләр
- Әзер
Коммуникатив УГ
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Телдән исәпләү. Слайд 2.
1)1дис.4 бер. = 12=__ + __
1дис.7бер.= 15= __ + __
2)10+3= 10+6= 10+8=
-Бу саннар нинди саннар дип атала? 15-5= 12-10= 19-9=
-Балалар, без нинди биремнәр эшләдек?
( Санлы веерлар белән җавапны күрсәтү)
- Икеурынлы саннар.
-Саннарны телдән куштык һәм алдык. Смайликлар ярдәмендә үзбәя
Көйләгеч УГ
Шәхес буларак
III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсе кую.
Аңлатмаларны чишәргә Слайд 3.
14+5= 16+2= 13+3= 12-1= 17-3= 18-5=
-Балалар, бу аңлатмаларны ничек эшләрбез?
- Ә берәмлеккә берәмлекне куша беләбезме? Димәк ...
- Без бит мондый аңлатмалар эшләгәнебез юк
-Димәк, башта 4 кә 5 не кушабыз, аннары шуны 10 га кушып куябыз.
Көйләгеч УГ
Танып-белүУГ
IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү. Уку мәсьәләсен чишү.
Аңлатмаларны чишү.
1)4+5=9 6+2= 8 3+3=6
10+9=19 10+8=18 10+6=16
-Без нинди бирем эшләдек? -
- Ничек эшләдек?
12-1= 17-3= 18-5=
2-1=1 7-3=4 8-5=3
2)Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләргә. Слайд 4.
15+2= 16+3=
17-2= 16-4=
- Икеурынлы санарга берурынлы саннарны куштык.
-Башта берәмлеккә берәмлекне куштык, аннары 10га куштык.
-Берәмлектән берәмлекне алдык та 10 га кушып куйдык. Үзбәя
Динамик пауза: “Менә минем уң кулым”
(Карточкада бирелгән биремнәрне парларда эшләү.)
Бер-беренә бәя.
Предметлы
Танып-белүУГ
Көйләгеч УГ
Коммуникатив
V. Яңа материалны ныгыту.
1)КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү
Укучыларга 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар таратыла
12+4= 13+4= 14+5= 15+3= 12+6= 11+7= 14-3= 19-4= 17-5= 18-4= 19-6= 16-2=
2) Мәсьәләләр чишәргә (Схема ясап чишәргә)
Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирү өчен Алсу 14 чәчәк ясаган, Булат 2 гә күбрәк ясаган. Булат ничә чәчәк ясаган?
-Нәрсә эшләдек?
-Нинди юл белән чиштек?
( Укучылар 1 аңлатма язылган астан бөкләнгән карточкалар алалар, шуның җавабын язалар, укытучыга күрсәтәләр, бөклиләр. Урыннан торып, кулны күтәрәләр, якыннан гына иптәш эзлиләр. Иптәш тапкач 1 нче озынрак буйлысы аңлатманы әйтә, 2 нче иптәше җавабын әйтә, җавабы дөрес булса 1 нчесе мактый. Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә, 1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар, рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.) Үзбәя
(Укучылар мәсьәләне укыйлар.
Парларда эшлиләр. Схема ясыйлар.
Мәсьәләне чишәләр. Җавабын язалар.
Төркемнәрдә тикшерәләр.)
-Мәсьәлә чиштек.
-Схема ярдәмендә чиштек. Үзбәя
Коммуникатив
Шәхес буларак
Танып-белү УГ
Көйләгеч УГ
VI. Мөстәкыйль эш
Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшләргә.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы буенча җавапларны тикшерергә
Динамик пауза
10-7=3, 15-10=5, 12-10=2
Дәреслекнең 67 биттәге №3 нең 2 юлын эшлиләр.
(Төркемдәге 4 кеше чират буенча җавапларны әйтеп бара, башкалар җавапларны тикшереп баралар.) Үзбәя.
Динамик пауза ясыйлар:
(Музыка уйный, укучылар бииләр. Музыка туктый. Укытучы бирем бирә. Биремнең җавабында ничә чыкса, укучылар шулкадәр сан буенча бергә берләшәләр.
Коммуникатив
Шәхес буларак
VII. Кабатлау
4)Төркемнәрдә эшләргә
Саннар буталган килеш бирелгән: 0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
1)№3-А укучыга: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзәргә: 0, 2, 5, 7, 9
2) №2-Б укучыга: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзәргә: 19, 16, 14, 13, 10
3)№4-Б укучыга: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзәргә:
0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
МЭНЭДЖ МЭТ буенча
№3-А укучы: Берурынлы саннарны үсә бару тәртибендә карточкалар ярдәмендә төзә: 0, 2, 5, 7, 9
№2-Б укучы: Икеурынлы саннарны кими бару тәртибендә төзә: 19, 16, 14, 13, 10
№4-Б укучы: Барлык саннарны үсә бару тәртибендә төзә:
0, 2, 5, 7, 9, 10, 13, 14, 16, 19
Танып-белүУГ
Көйләгеч УГ
VIII.Рефлексия.
Дәрескә нәтиҗә ясау. Бәяләү.
-Дәрестә нинди яңа белем алдыгыз?
-Бу белемнәрне тормышта кайда кулланып була?
-Кайсы бирем сезгә аеруча ошады?
- Сезгә дәрес ошадымы?
-Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез?
- Кәефләрегез ничек?
-Э.д. биремнәрне эшләргә
-Икеурынлы саннарга берәмлекләр куштык, алдык.
- Кибеттә товар алгач акча түләгәндә. Урамдагы йортлар санын белергә. Кешегә ничә яшь икәнен беләсең.
-........
Смайликлар ярдәмендә үзбәя.
Смайликлар ярдәмендә үзбәя
Көйләгеч УГ
Коммуникатив