Каралды МБ җитәкчесе
_________/________________/
Беркетмә № ____
«____» __________2016 ел
Килешенде
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары
_________/_____________/
«____» ________ 2016 ел
Раслыйм
Мәктәп директоры
____________/_____________ /
Боерык № _______________
«____» _________ 2016 ел
33 нче мәктәпнең
беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ахунова Гөлнур Габдулла кызының
1 нче В, З, И сыйныфлары (рус төркемнәре) өчен
әдәби укудан эш программасы
Түбән Кама, 2016 нчы ел
1 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” белем бирү учреждениесенең 2016 нчы елның 3нче августыннан 295нче номерлы приказы нигезендә расланган эш программасы турында нигезләмәсе;
2) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” белем бирү учреждениесенең уку планы һәм 2016-2017 нче уку елының календар уку графигы;
- “Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле №33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” белем бирү учреждениесенең 2014 нче елның 29нчы августыннан 164/3нче номерлы приказы нигезендә расланган төп белем бирү программасының эчтәлеге һәм үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр;
- Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгының 2009 нчы елның 6 нчы ноябреннән 373 нче номерлы приказы ("Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования"); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән Министрлыгы тарафыннан расланган 2010 нчы елның 26нчы ноябреннән , 2015 нче елның 31 нче декабреннән 1576 нчы номерлы приказы нигезендәге үзгәрешләр белән;
Эш программасы Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.А.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. 1 нче сыйныф. –Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2013нче ел УМКын кулланып тормышка ашырыла
Әдәби уку предметы буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Танып-белү нәтиҗәләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку;
дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Регулятив нәтиҗәләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
план буенча эшли белү;
үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
текст буенча сораулар бирә белү.