Рабочая программа по татарскому языку для 1 классов

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен

укыту буенча эш программасы.

1 нче в сыйныфы.

Аңлатма язуы.

Татар теле.

Атналык сәгатьләр саны – 3

Еллык сәгатьләр саны – 99

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

  • Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы (Федеральный закон “ Об образовании в Росссийской Федерации”, приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);

  • Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.22.06.2013 №68 – РТ;

  • Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр” турындагы законы; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты (Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, приказ МО и Н РФ №373 от 06.10.2009г.);

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының (Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында боерыгы – 4.03.09 ел №499/09);

  • Татар теле һәм әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, 2008 ел;

  • Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар) ( Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы, 2014);

  • 11 нче мәктәпнең гомуми башлангыч белем бирүнең төп программасы (ООП НОО МБОУ “СОШ №11” на 2011-2015 уч.год, приказ №153/1 от 01.09.11г.);

  • 11 нче мәктәпнең 2016 – 2017 уку елына укыту планы;

  • Укыту фәне, электив курслар, түгәрәкләрнең эш программасы тәртибе һәм структурасы” турында локаль акт (локальный акт «О структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных предметов, элективных курсов, кружков», приказ №164 от 01.09.11г.);

  • 11 нче мәктәпнең 2016 – 2017 уку елына еллык календарь укыту графигы;

  • 11 нче мәктәпнең 2016-2017 уку елына дәресләр расписаниесе;

  • Дәреслекләрнең федераль исемлеген раслау турында”(Приказ МО и Н РФ «Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования» № 253 от 31 марта 2014 г.);

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хаты ( 13.08.12 ел №1291520/1).

- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.

Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты – башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур..

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче матдәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре.Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

Башлангыч мәктәптә татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру;

  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату уяту, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Татар теле өйрәтүнең бурычы:

  • Иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес үстерү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү,тәрбия,белем бирү.

Рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучыларына татар теле укытуның төп максатлары:

  1. 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру.

  2. Укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү.

  3. Татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

  4. Татар алфавитындагы хəрефлəрне дөрес, матур яза белү, алфавитны ятлау; дөрес күчереп язу күнекмəлəрен булдыру; бəйрəмнəр белəн котлау.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, балалар бакчасында өйрәнелгән грамматик материалны системалаш-тыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла, укыту балаларның шәхси –психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла; уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында аңлатма язуы бергә, ә тематик план аерым итеп төзелде. Чөнки, татар теле дәресләрендә өйрәнгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөй-ләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Грамматик категорияләр белән таныштырганда, рус теле белән янәшә куеп (сопосто-вительная грамматика ) аңлатыла.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

Татар теле һәм әдәби уку ” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре булып түбәндәге белемнәр һәм сыйфатлар тора:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

  • Башка кешеләрнең хис-тойгыларын таный белү, башкаларга теләктәшлек күрсәтә белү; ярдәм итә белү;

  • Сөйләм матурлыгын күрә, аның белән соклана белү; үзеңнең сөйләмеңне сәнгатьле итәргә тырышу;

  • Укырга теләк булу;

  • Телне өйрәнүгә теләк булу;

  • Әйткән һәм язган сүзләрең өчен җаваплылык хисләре булу;

Бу нәтиҗәләргә ирешүнең ысуллары булып, дәреслектәге текстлар, алар буенча сораулар һәм биремнәр, проблемалы диалоглар тора. Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре булып универсаль уку гамәл-ләре формалаштыру тора :

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

  • Эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү.

  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү (линейка, бетергеч, карандаш, сүзлек дәфтәре).

  • Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү

  • Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйли белү.

  • Төрле сүзлекләрдән куллана белү.

  • Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү.

  • Укытучының, классташларының сорауларына җавап бирү

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу;

I.Сөйләшү

Диалогик сөйләм:

-сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

-җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

-өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II.Ишетеп аңлау(аудирование)

-нормаль темп белән әйтелгән ишетү аша мәгънәсен аңларга , аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

-ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III.Уку

-татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;

-транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;

-интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.(алма-автобус; кош-помидор һ.б.);

-сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру;

-уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

IV.Язу

-1нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты- татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;

-иптәшеңә яки әниеңә записка язу,төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;

-дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру

Автор программасы белән эш программасы арасындагы үзгәрешләр: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар)( Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2014) буенча 1 сыйныфлар өчен татар телен һәм әдәби укуны укытуга 136 сәгать каралган. Мәктәпнең базис укытупрограммасы буенча 2014-2015нче елга укыту планы нигезендә татар теленә һәм укуга 132 сәгать бирелгән. Мәктәпнең укыту планы буенча 1 нче сыйныфларда 33 атна булу сәбәпле 2016-2017 елга укыту планы нигезендә татар телен укытуга 99 сәгать (атнасына 3 сәгать), ә укуга 33 сәгать (атнасына 1 сәгать) бирелде.Шуңа күрә, эш программасында, барлык өйрәнелә торган темалар сакланып, сәгатьләр санына корректировка кертелде. Укучылар тарафыннан җиңелрәк үзләштерелгән темаларга бирелгән сәгатьләр авыррак үзләштерелә торган темалар хисабына кыскартылды. Укучылар өчен кызыклырак һәм кирәгрәк дип уйланган темаларның сәгать саны үзгәртелде. Татар теле һәм әдәби уку буенча эш программасында тематик план аерым төзелде. Программада һәр бүлеккә каралган сәгатьләр саны сыйныфның үзенчә-легенә карап бүленде, диалог - 1, монолог- 1, контроль күчереп язу -2. 1 нче сыйныфта билгеләр куелмый (РФ гомуми һәм профессиональ белем бирү министрлыгы хатына (25.09.2000 №2021/11-13) нигезләнеп).


Эш программасының эчтәлеге буенча тематик бүленеш



Бүлек исеме

Программа буенча ка-ралган сәгать саны

Эш програм-масында ка-ралган сәгать саны

Тат.т.// уку


Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Әйдәгез, танышабыз!

14

11 3

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү, таныша белү; хәлен сорый белү; яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү. Кире кага һәм раслый белү, сорау куя белү. Бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирә белү. Дустының ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.

2

Урман дусларыбыз.

6

4 2

[ө],[э] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Күплек сан кушымчаларын куллана белү.Кыргый хайван исемнәрен атый белү. А,а хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү. Бер-береңне чакыра белү. Ә,ә хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү.Сорау бирә белү.Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайван санын әйтә белү;

-кайда яши? Кайда сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү.

-хәзерге заман хикәя фигыльнең IIIзат күплек сан формасын

3

Спорт бәйрәме.

10

8 2

О,о; Н,н; ң Ө,ө И,и Ы,ы Т,т У,уҮ,ү К,к Л,л С,с хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәтү. [о] [ө] [ң] [ы] [ү] [к],[қ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Үзеңнең хәрәкәт-ләрең турында хәбәр итә бел үавазын дөрес әйтергә өйрәтү. Фигыльгә дөрес сорау куя белү һәм аңа җавап бирү. Фигыльләрне зат - сан белән төрләндерү. Фигыльгә мый\ми кушымчаларын дөрес ягарга өйрәтү.Куша һәм үтенә белү. Таныш булмаган кешегә мәрәҗәгать итә белү, гафу үтенү. Бер- береңнән мәгълүмат, интервью ала белү. Хайваннарны, кешеләрне характерлый белү күнекмәләрен формалаштыру. Сорау куярга өйрәтү.Сорауга җавап бирергә өйрәтү.

4

Мәктәптә

7

6 1

Дәресләр расписаниесен сорый, әйтә белү. Уку- язу әсбаплары барлыгын, юклыгын хәбәр итә белү. Үзеңә уку- язу әсбапларын сорап тору яки аларны иптәшеңә тәгъ-дим итә белү. Р,р хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. М,м ,С с хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү.

5

Йорт хайваннары һәм кошлары.

12

9 3

.В,в Г,г З,з Б,б П,п Э,э Е,е Й,й хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [W] [г],[ғ] [э],[э] [ө],[о] [йэ], [йэ], авазларын дөрес әйтергә өйрәтү. Яшәү урыныңны әйтә белү. Йорт хайваннары исемнәрен әйтә белү .Хушлаша, кунаккка чакыра белү. Кая бар-ганыңны әйтә белү. Очрашканда хәл сораша белү. Кайдан кайтканыңны әйтә белү. Соруларның мәгънәләрен аңлап дөрес җавап бирергә өйрәтү. Кушымчаларны дөрес ялгау күнекмәләрен булдыру.

6

Бакчада

10

7 3

Ж,ж Җ,җ Ш,ш Ч,ч хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [а°], [ә],[э],[қ],[ғ],[а°], [ә],[э], [җ],[щ] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү.Тәгъдим итә белү. Ярдәм сорый белү. Эш куша белү. Эшне планлаштыру. Эшләгән өчен мактый белү. Өйрәнгән-нәрне куллана белү. Диалог төзү.

7

Кыш җитте


15


12 3

Хх,Һһ,Цц,Фф,Яя, Юю, ъ,ь хәрефләрен белергә, куллана белергә; өйрәнергә мөмкин: Уенга чакыра белү.Уенчыклар сорап ала белү, иптәшеңә уенчыклар тәгъдим итә белү.Бәйрәмгә чакыру яза белү. Кышкы көнне тасвирлый белү. 11 дән 20 гә кадәр саннарның исемнәрен белү. Фикерне кире кага һәм раслый белү.

8

Сәламәт бул!


9

6 3

Үзеңнең әгъзаларыңны атап күрсәтә белү. Үзеңнең авырткан җиреңне атый һәм күрсәтә белү. Иртән ничек юынганың турында сөйли белү..

9

Безнең гаилә


11

9 2

Я,я Ю,ю, ъ, ь хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [йа°],[йә],[йу],[йү] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү. ъ, ь билгеләре кергән сүзләрне укырга өйрәнү. Гаилә турында сөйли белү. Төсләрне кулланып сөйләшә белү. Алфавитны яттан белергә. Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү. Г. Тукай тормышы һәм иҗаты.8нче Март бәйрәме белән котлый белү, өй эшләрендә булышу турында сөйли белү, эш куша белү.Гаилә әгъзалары турында сөйли белү.

10

Татар халык ашлары


10

6 3

Котлау яза белү. Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.Татар сөйләме эти-кетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану. Кунакларны каршы ала белү, табынга чакыра белү. Кунакларны сыйлый белү. Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыра белү.

11

Кибеттә

12

8 3

У.- в.килеш кушымчаларын сүзләргә дөрес ялгарга өйрәтү. Кибеттә кирәк әйберне сорый белү. Нишләвең турында сөйли белү. Төрле җөмлә калыпларын дөрес кул-ланып, эзлекле сөйләм оештыру

12

Без шәһәрдә яшибез

10


8 2

Х,х Һ,һ Ц,ц Ф,ф Щ,щ хәрефләрен укырга һәм язарга өйрәнү. [һ], [қ],[ғ] авазларын дөрес әйтергә өйрәнү. Кунакка чакырып хат яза белү. Кая да булса чакыра һәм ризалаша белү. Шәһәр турында сөйли белү . Татарстан шәһәрләрен атый белү.

13

Җәй җитә


10

5 3

Җәйге табигать, җәйге ял турында, Сабантуй турында сөйли белү. Элек үзләштерелгән мәгълумат белән тыңланганны чагыштыра белү, орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик һәм монологик сөйләм оештыру


Барлыгы

136

99 33

132










Татар теленнән укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Грамматик минимум.

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

  3. Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

  4. Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

  5. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

  6. Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  7. Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

  8. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

  9. Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

  10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

  11. Боерык фигыльнеңII затта берлек сан формасы белән таныштыру.

  12. -мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  13. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

  14. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәморфоэпик минимум.

1.Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.

2.Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.

3.Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.

4.Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү. 5.Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.

6.Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.

7.Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.

8.Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәнү.

9.Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.

10.Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәнү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар



I

II

III

IV

1.


Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр


0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика


4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза


5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз


25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:






күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


сүзлек диктанты


5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз


Сочинение (өйрәнү характерында)



4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

Рус телендә сөйләшүче балаларга 1нче класс дәреслеге белән эшләү өчен татар теле дәресеннән календарь-тематик план.

Сәгать саны: барлыгы 99 ; атнага 3 сәгать

Планлаштыру: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”(1-11нче сыйныфлар),(төзүче - авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014)

Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.


Әйдәгез танышабыз! (11 сәгать)

Регулятив универсаль уку гамәлләре: дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Танып белүуниверсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; парларда һәм күмәк эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Лексика: исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай,укучы, укытучы, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, уйныйбыз,әйдә, ярый.1-10 кадәр саннар, ничәнче?Татарстан, Россия шәһәр исемнәре.

[link]