Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
“Шәдче урта гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре.
1 нче сыйныф
Әдәби уку фәне буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.
Үткәрде: Сафина Гузания Назиряновна
Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Тема
[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре.
Дәреснең максатлары
Бурычлар
-укучыларны саңгырау тартык [ч] авазы белән таныштыру , бу авазны дөрес әйтергә өйрәтү; яңгырау пары [җ] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.
- ике дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (Ч,ч хәрефләре);
-уку хезмәте культурасы һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү;
- Ч,ч хәрефләре белән таныштыру;
- фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү;
Планлаштырылган нәтиҗә
Укыганда [ч]авазының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәре, республика, авыл, район, лагерь атамаларының баш хәрефтән язылуына төшендерүгә ирешү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
-сузыклар;
-тартыклар;
-кушылма авазлар.
Предметара бәйләнеш
Әйләнә-тирә дөнья, физик культура, әхлак тәрбиясе.
Ресурслар:
-төп
-өстәмә
-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,
Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова,76-78 нче битләр.
-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,
Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.
Пространствоны оештыру
Фронталь, парларда, индивидуаль.
Дәрес этаплары
Максат
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
I этап
Ориентлашу-мотивлаштыру өлеше
Укытучы өчен максат:
укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру, психологик уңай халәт тудыру.
Укучы өчен максат:: дәрескә игътибар булдыру, өйрәнгән авазларны кабатлау.
-Исəнмесез, укучылар!
-Хəерле иртәләр сезгə!
-Зиһен һəм тел ачкычлары
Телимен һəммəгезгə!
- Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек соң?
.
-Рəхмəт!
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
II этап
Актуальләштерү
Укытучы өчен максат: укучыларның өйрәнгән хәрефләрне аера белүләрен барлау: сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүчеләрне атау.
Укучылар өчен максат:
Калын сузык, нечкә сузык, яңгырау тартык, саңгырау тартык авазларын аера белүләрен ныгыту;
[җ] авазы кергән сүзләрне, җөмләләрне дөрес уку.
1. Кереш әңгәмә.
-Укучылар, мин сезнең мульмильмнар яратканыгызны беләм. Ә нинди мультфильмнарны бик яратасыз, әйтегез әле миңа?
-Бу мультфильмнар турында китаплар да, хәтта Буяугыч китаплар да бар. Менә мин сезгә аларны тәкъдим итәм , теләсәгез буш вакытларыгызда аларны карап буйый аласыз.(Раскраскалар тәкъдим итү). Бүген дәресебезгә Көлдермешләр мультфильмы геройлары безнең белән “Авазлар һәм хәрефләр” иле буйлап сәяхәт итәрләр.
(Слайд №1).
2. Авазларны кабатлау.
-Ә монда керпе нишләргә тели?(Слайд №2)
-Әйдәгез аңа ярдәм итик әле, ул бит хәрефләрне белми.
Без нинди аваз хәрефләре белән таныштык инде?
-Әйе, күп хәрефләр белән таныштык. Мин сезгә хәрефләребезне бирәм , ә сез аларны ике төркемгә аерыгыз, .
нинди үзлеге буенча аерыр идегез. Әзер булгач өстәл сигнал карточкаларыгызны күтәрегез.
-Сузык авазларны үзләрен икегә бүлегез. Нинди үзлеге буенча бүләсәз?(Слайдта тикшерелә №3)
-Дөрес бүлгәнсез укучылар , булдыргансыз. Хәзер инде аларны үз пакетларына тутырыйк. Билгесе буенча миңа ярдәм итегез әле.
-Тартык аваз хәрефләрен дә ике пакетка тутырабыз. Менә аларның пакетлары. Бу билгеләр нәрсәне аңлата?
-Тутырыйк укучылар. ?.(Слайдта тикшерелә №4)
Үзбәя кую.
3. Дәреснең темасын кую.
-Узган дәрестә өйрәнгән хәрефебезне кайсы пакетка урнаштырдыгыз?
-Парлымы ул, парсызмы?
-Аның пары нинди тартык аваз микән соң? Дәресебезнең максатын кем әйтеп бирер? Безгә шуны белергә кирәк булачак.
4. Җ хәрефе кергән сүзләрне уку күнекмәләрен ныгыту.
Слайд №5,6.
-Слайдлардагы биремнәрне үтәп китик әле. Соңыннан үзебезгә бәя куярбыз.
Слайд №5.
Җөмләләрне уку.
Слайд №6.
Төшеп калган хәрефләрне куеп уку.
Үзбәя.
Мин фиксики (смешарики, турында карарга яратам.
-Укырга тели.
-[а],[ә],[у],[ү],[ы],[н]...
-Сузык һәм тартык авазларга аерабыз.
а, ә,о,ө,ы, и, ү, у, ,э
б,п, в,ф,л,т,н,с,к, р, г, д, з,с, ж, ш, җ
-Калын һәм нечкә сузыкларга бүләбез.
-Буш түгәрәклегә-калын сузыклар, өтерле түгәрәклегә-нечкә әйтелешлеләрне тутырабыз.
-Бу яңгырау тартык, ә монысы саңгырау тартыклар пакеты.
-Яңгырау тартык пакетына.
-Парлы.
-[җ] яңгырау тартыгының парын белү.
3 укучы җөмләләрне укый.
Слайд биремнәрен үтиләр. Төшеп калган хәрефләрне куеп әйтү.
III этап
Яңа материал өстендә эш.
IV. Белемнәрне ныгыту.
Укытучы өчен максат:
Ч хәрефен тикшерү;
-нинди аваз белдерә;
-сүзнең кайсы урынында килә ала;
-ничек укыла;
Ч хәрефе кергән сүзләр уйлату.
Укучы өчен максат:
Ч хәрефе белән танышу; сүзләрне, җөмләләрне дөрес укырга өйрәнү.
Укытучы өчен максат:
Уку күнекмәләрен үстерү;
Ч хәрефе кергән сүзләрне күбрәк табарга өйрәтү.
Укучы өчен максат:
сүзләрне, җөмләләрне дөрес укырга өйрәнү.
1.Тизәйткеч уку һәм дәрескә уку мәсьәләсе кую.
- Мин сезгә бер тизәйткеч сөйлим, ә сез монда нинди аваздан башланган сүзләр күбрәк яңгырады, шуны әйтерсез.
Чыпчык-чыпчык, чык, чыпчык.
Чык-чык,кошчык, очып чык!
- Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
-Без чыпчыкка карата нинди мөгаләмәдә?
-Аларга ничек ярдәм итеп була?
-Укучылар хәзер мин тизәйткечне укыр алдыннан биргән сорауга җавабыгызны әйтегез.
-Сүзләрнең кайсы урыннарында ишетелде?
2. Уку мәсьәләсен чишү.
- [ ч ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?
Ул тел очы өске аңкауга тидергәндә ясала.
-Бу аваз яңгыраумы, әллә саңгырау тартыкмы, тикшерик әле.
-Бу авазның пары бармы икән, тикшерик әле. Авазыбыз яңгырап әйтелсен өчен тавышыбызны көчәйтик .Нинди аваз барлыкка килде?
-Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
3. Ч хәрефе кергән сүзләр белән танышу.
-Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, кайсының исемендә
[ч] авазы ишетелә, шуларны гына әйтерсез.(Слайд №7)
[pic] [pic] [pic] [pic]
[pic]
[pic] [pic]
- “Кем күбрәк?” уены уйнап алабыз. [ч] авазы ишетелгән үзегез нинди сүзләр беләсез?
-Слайдтагы рәсемнәргә һәм алар астындагы схемаларга карап, һәр сүздәге [ч ] авазларын аерып табыйк һәм укыйк. Слайд №8.
- Балалар! Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.
Йомры йомшак, сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
Нәрсә бу?
- Чеби сүзен әйткәндә, сүз башында нинди аваз ишетәбез? Берничә тапкыр пышылдап әйтеп карагыз әле.Дөрес, димәк чеби сүзе дә [ч] авазыннан башлана.
Бу авазның хәрефләре белән танышыйк.
4.Ч, ч хәрефләре белән танышу.
- Бу зур, баш Ч хәрефе. Ул җөмлә башында, кеше исемнәрен, фамилияләрен язганда кулланыла.
- Монысы юл ч хәрефе. Сүзнең башында, уртасында, ахырында языла. (Магнитлы тактага хәрефләр беркетелә).
-Бу аваз хәрефен дә үз пакетына урнаштырыйк
инде һәм истә калдырык.
Слайд №9Схема буенча сүзләрне уку.
Дәреслек буенча уку.
1. Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.
- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?
- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?
2.77 нче битнең өстендә бирелгән язмаларны уку , ал турыпочмаклык урынына тиешле сүзләрне табу.
3. Дәреслектәге “Берлектә көч” текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү.Эчтәлеге өстендә эшләү.
1) Үрнәк уку,
2) Эчтәлекне ачыклау.
-Берлектә көч дигәнне ничек аңлыйсвз?
3) Эчтән пышылдап уку.
4) Кычкырып уку
Ч хәрефе кергән сүзләрне тагын укып күрсәтегез әле.
Үзбәя.
4.“Яшелчә бакчасы” исемле текст белән танышу, эчтәлеге буенча әңгәмә.
-Урамда нинди ел фасылы?
-Кыш белән бәйле нинди кыенлыклар белән
очрашабыз?
-Чирләмәсен өчен нәрсәләр ашарга кирәк?
-Суган, сарымсакны без нәрсәләр дип атыйбыз?
“Яшелчәләр бакчасы” дигән текст укыйм, сез тыңлап утырыгыз. Ч авазы кергән сүзләр ишетсәгез, кул чабыгыз.
5.Бәрән алып килгән сүз белән танышу. (Слайд №10)
“Сыерчык” сүзендә нинди сүзләр яшеренгән?
-Чыпчык турында.
-Аны яратабыз, ярдәм итәбез.
-Аларга җимлекләр куеп, җимнәр салабыз.
-Бу тизәйткеч-шигырьдә [ч] авазы күп тапкыр яңгырады.
-Сүз башында, уртасында, ахырында.
-Саңгырау тартык.
-[җ] авазы барлыкка килде.
-[җ],[ч] авазлары парлы тартыклар.
-[җ]-яңгырау тартык;
-[ч]-саңгырау тартык.
-Чәчәк, үлчәү, өчпочмак.
-Чана, чәч, чаңгы, чәйник, чәчәк...
-Чуртан, чиләк.
-Чеби.
- Чана. Чаңгы
-Калын укыла.
-Нечкә укыла.
Чылбыр рәвешендә укыйлар.
Бердәм, тату, күп булсаң көчле буласың, зур эшләрне дә үти аласың.
-Кыш.
-Салкын тия, чирлибез.
-Суган, сарымсак ашарга кирәк..
-Яшелчәләр.
-Сыер, чык, сыр, сер, ер, кыч.
V.
Дәресне йомгаклау.
Укытучы өчен максат: дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерү. Рефлексив кабатлау.
Укучы өчен максат:
дәрестә алган белемнәрне кабатлау.
-Укучылар бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? Нәрсә белдегез? Ничек белдегез
- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?
Дәрес өчен һәр кеше үзбәясен куйсын. (Дәрес материалын үзләштерүләреннән чыгып - кәефләренә карап, Смайликларның үзләренә туры килгәнен сайлап алалар)
- Рәхмәт, укучылар, тырыштыгыз! Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре белән таныштык.