Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби иртә.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...







Китапханәче МБОУ «Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе» Лаеш муниципаль районы Татарстан Республикасы Гайнуллина Рузанна Сергеевна








Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына

110 ел тулуга

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

үлемем дә яңгырар җыр булып”

багышланган әдәби иртә.










2015-2016 уку елы.


Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга

багышланган әдәби иртә.


Китапханәче: Хәерле иртә, балалар, укытучылар, әти - әниләр. Герой - шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби кичәне башлап җибәриек.

Җыр: "Бәлли – бәү".

Китапханәче: 1906 елның 15 февралендә кышкы салкын көндә,Оренбург өлкәсе Мостафа авылында, Мостафа абый белән Рәхилә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Бик хәрәкәтчән, доньяны яратучы малай була ул: уйнарга, көләргә, урманга йөрергә, су коенырга бик ярата. Муса алты яшендә бик теләп олы абыйсы Ибрагим белән мәдрәсәгә укырга керә. Бик тырыш Муса тиз генә класстан класска күчә, үсә. Ун өч яшендә шигырьләр яза башлый. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр дә яза. Ә Нажип Жиһанов аның "Алтынчәч" поемасына опера яза. 1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Муса үзенең кызы Чулпанны һәм балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп язган. Менә "Сәгать" дигән шигырен тыңлап карыйбыз.


Сәгать" шигыре

Укучы: Сәгать суга: "даң, даң!"

Хәбәр бирә таңнан бакчага барырга

Унбиш минут калган,

Сикереп торды Марат

Күрә эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: "келт - келт!"

- Тиз бакчага кит - кит!
Марат аңа дәшә:

Тукта мине көт – көт!..

Сәгать җырлый : "диң, диң!.."

- Мин бит туктый белмим.

- Моннан ары, диң-диң,
Миңа карап йөр син!


Аудиозапись:"Голос птиц".

Китапханәче: Мусаның авылы янында әкияттәй матур урман күренә. Нәни Муса кошларның сайравын бик ярата, кукенең сагышлы тавышы исендә кала һәм "Куке" шигырен язарга көч бирә. Ник соң болай моңсолана бу кош?


"Күке".

Укучы: Калын урманда, гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы бер кош тавышы

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши, чыгармый бала.

Менә шунлыктан ямансу аңа:

- Кәккүк, кәккүк, кәккүк!


Китапханәче: Безнең өчен куян һәр вакытта куркак персонаж. Ә менә Муса анда кыюлыкны күрә белә, ул бер нинди ярдәмгә мохтаҗ түгель.


Стихотворение «Храбрый заяц»:

Укучы: Заяц в сугробе, продрогший сидит,

Уши обвисли, и хвостик дрожит.

Ну-ка возьми его, в школу с собой.

Чтобы в тепле, отогрелся косой.

Заяц, однако, был вовсе не трус,

Глянул сердито “Без Вас обойдусь!

Прыгнул - и только, следы на снегу:

Сам отогреюсь - в лесу на бегу!

  • Где же ты, заяц?

  • По лесу бегу!

  • Где ты, смельчак?

  • Обгоняю пургу!

  • Где ты, ау?

  • Средь зеленых лугов!

  • Где ты, ау?

- Среди желтых песков!

Дальнего мы не боимся пути,

Храброго зайца хотим мы найти!

Тәрҗемәсен Б. Сулимого


Китапханәче: Авылда бик тырыш һәм булдыклы халык яши. Алар әтәчнең беренче "Кукареку" тавышын ишетүгә уяналар, үзләренең хезмәт көнен башлыйлар.

Укучы: "Әтәч"


Таң ата бугай, әтәч кычкыра –

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

Йә сузып кына, йә бик еш кына –

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

Без дә уяндык әтәч тавышына –

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

Бакчага килдек, ашыга - ашыга. –

Кикрикүк ...

Китапханәче: Муса көчекне дә, мәчене дә үзенең дусты итеп саный. Ул "Мой пес" исемле шигырьне дә язган.


Укучы: Я знаю, что пес мой пока еще мал.

Ну что мал, зато он - и смел, и удал,

Любую команду, какую не дай,

Послушно и точно исполнит Акбай

Не зря же - упрямо и в зной, и в мороз,

Военному делу учился мой пес.

Он может и ползать, и смирно лежать,

И умеет он голос подать.

Китапханәче: Ә менә нинди хәлдә калган, аның яраткан мәчесе "Карак песи".


Укучы: Вороватая кошка”, инсценировка

Чоландагы ак майга ияләште күселәр.

Мин чоланны сакларга куштым ала песигә:

Мияу - мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән

Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр, койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып, ярыкларга постылар.

Мияу - мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач, сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип,

Керсәм күзем акайды:

Явыз песи берүзе ялт иттергән ак майны.

Мияу - мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең!


Китапханәче: Кызы Чулпан үзенең атасына ошарга тели һәм "Бер шигырь" исемле шигыр яза.

Укучы: Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән:

Борыныбыз да кәкре,

Авызыбыз да кечкенә.

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә,

Мин төчкерсәм – төчкерэ,

Мин йөткерсәм – йөткерә.

Әти миңа охшаган,

Мин әтигә охшаган.

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.

Алма агачыннан

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә.

Артык үсми, диләр бит!


Китапханәче: «Жырларым» дигән шигырен дә тыңлап карыек.


Укучы: "Җырларым"

Жырларым, сез шытып йөрәгемдә,

Ил кырында чәчәк аттыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым.

Сездә минем керсез яшьлегем.

Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.


Китапханәче: Туган Иленә тугрылык "Моабит дәфтәрендә"- төп сүз. Туган җиреңә тугры булудан да бәхетлерәк нәрсә юк, беренче мәхәббәт, ачы аерылышу, яшәүне ярату - менә нәрсәләр безне тартып тора. Иң сагышлы моңсу шигырьләрендә дә аның җиңеп чыгу, яктылыкка тартылу, шунда ук юмористик юллар да бар. Ышануы да авыр, шатлык сибеп торган шигырьләре аның палач балтасы астында язылган.


Китапханәче: Язылган шигырьләре, поэмалары арасында күз яшен түкмичә укып булмый торган әсәрләр дә бар. Аларда ул фашизм китергән усаллыкны күрсәтә һәм халыкны аларга каршы көрәшкә чакыра.


Шуның белән Муса Җәлил иҗатына багышланган иртәбез тәмам. Катнашкан өчен һәм игътибар өчен рәхмәт баргызга да.