Конспект урока по окружающему миру

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


ЯҢА ЧӘЧКАП УРТА МӘКТӘБЕ








Табигать белеме

(3 сыйныф)




Тема: “Туфрак, аның составы, туфракны саклау”






Укытучы: Гимадова Т.Б.





2014 ел.




Максат: 1) Тәҗрибәләр ярдәмендә туфракның составын билгеләү, туфракның төп үзлеген ачыклау.

2) Танып- белү эшчәнлеген үстерү

3) Күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: компьютер, карточкаларда биремнәр, тест, тәҗрибә өчен җиһазлар.


Дәрес барышы:


  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). -Исәнмесез укучылар. Мин бүгенге дәресемне түбәндәге шигырь- табышмак белән башлыйсым килә.

Типкәлиләр мине кызганмыйча,

Күкрәгемдә мең- мең җәрәхәт

Бар хәзинәм Кешеләр сезнең өчен

Тик сездән дә көтәм мин шәфкать.

Ягез, кайсыгыз белә табышмакның җавабын.

-Җир

-Бик дөрес. Әйтегез әле җир безгә нинди хәзинә бирә соң?

-Файдалы казылмалар.

-Ә сез, нинди файдалы казылмалар беләсез?

-(җаваплар)

-Ә хәзер сезгә, ике төркемгә мин файдалы казылмалар исемлеге бирәм. Беренче төркем төзелеш өчен ,ягулык өчен кирәк булган файдалы казылмаларны сайлап ала. ( гранит, мәрмәр, ком, балчык, известьташ, күмер, табигый газ, бензин, керосин, мазут)

Ә бу вакытта икенче төркемгә 6 сораудан торган тест тәкъдим итәм, һәрберегезгә сораулар һәм җаваплар бирелә, соңыннан җавапларыгызны тикшеребез.

1.Файдалы казылмаларны тикшереп, чыганакларын эзләп табучы кешеләр:

А) археолог

Б) геолог

В) төзүче

2.Файдалы казылмалар алар:

А) кирпеч, бетон, бинзин

Б) станок, ваза, кайчы

В) нефть, газ, балчык



3. Төзелеш өчен кулланалар:

А) тоф, тимер рудасы

Б) ком, балчык, гранит

В) мәрмәр, ташкүмер, торф

4.Бораулау скважинасы ярдәмендә чыгаралар:

А) ташкүмер, акбур

Б) торф, алмаз

В) нефть, табигый газ

5.Шахтадан чыгаралар:

А) известьташ, гранит

Б) ташкүмер, тимер рудасы

В) аш тозы, нефть

6.Карьердан чыгаралар:

А) ком, балчык

Б) алтын, мәрмәр

В) нефть, торф


(Укучылар эшлиләр, тикшерелә, үзбәя)

-Кайсыгыз иҗади эшне эшләп килә алды? (Иҗади эш тикшерелә)

(тикшерү, үзбәя)

Ягез әле, үзебезнең туган ягыбызда нинди җир асты байлыклары сакланып ята икән. Бергәләп картага күз салыйк әле, туган җиребез белән горурлана алабызмы икән? (карта белән эш)


2). Уку мәсьәләсен кую.

-Балалар, җир безгә файдалы казылмалар гына биреп калмый, ул безне туендыручы да булып тора. Ни өчен аны шулай атыйлар соң?

-(җавап)

- Чынлап та, җир могҗизалы амбар кебек.

Җирне туендыручы дип атаганда без күз угында нәрсәне тотабыз соң?

-туфракны

-Дөрес укучылар, без сезнең белән бүген туфрак, аның составы, үзлеге белән танышырбыз.


  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1) -Нәрсә соң ул, туфрак? Туфрак ул җирнең үсемлекләр үсү өчен кирәк булган иң өске катламы. Аның төп үзлеге булып уңдырышлылыгы тора.

Ә менә уңдырышлылык туфракка ни өчен кирәк дигән сорауга җавап бирү өчен без тәҗрибәләр ярдәмендә аның составын тикшерик әле.

1 тәҗрибә. Пыяла савыттагы суга коры туфрак салабыз. Туфрактан һава куыклары чыга, димәк туфракта һава бар икән.

2 тәҗрибә. Туфракны колбага салып, утта җылытабыз. Колба кырые дымлана, димәк туфракта су бар.

3 тәҗрибә. Туфракны карыйк, сез анда нәрсә күрәсез (черемә). Әгәр сез аны озак итеп утта тотсагыз, аннан ис чыгачак, анда черемә бар дигән сүз. Әгәр черемәне яндырып бетереп, калган туфракны суга салсак, беркүпме вакыттан соң, стакан төбенә ком, ә аның өстенә балчык утырыр. Бу тәҗрибәне сезгә өйдә , олылар белән эшләргә кушып җибәрәм, нәтиҗәсе турында килгәч сөләшәбез. Димәк, туфрак составында черемә, ком, балчык бар дигән сүз.

4 тәҗрибә. Алдан ук туфрак салып куелган сулы стаканнан берничә тамчы су алып, шуны пыялага тамызыйк һәм ут өстендә тотыйк. Су бик тиз кибә, ә пыялада тоз кала. Димәк туфракта тоз бар. Ул суда эри.

2) Ял минуты. Гөлчәчәкләр йоклыйлар

Уяндылар һәм

Кояшка таба үрелделәр

Кояш астында рәхәт

Гөлләргә җылы кирәк

Җил исте

Чәчәкләрне селкетте

Уңга бөгелделәр

Җиргә иелделәр

Сулга бөгелделәр

Җиргә иелделәр

Җил бар кит-кит

Чәчәкләргә тими кит

Чәчәкләр зур үссен

Безгә шатлык китерсен

3) Модельләштерү.

Нәтиҗә ясау. Зур уңыш алу өчен, туфракның уңдырышлы булуы кирәк.

Безнең Буа районы республика буенча иң уңдырышлы туфраклы район дип атала. Бөртекле культуралар алу буенча район Норлат, Актаныш , районнарыннан кала 3 нче урында тора. Районда уртача уңыш гектарыннан 40 ц. уңыш алса, безнең колхоз гектарыннан 34,4 ц. Ә чөгендер буенча уңыш район белән бер үк - гектардан 300 ц.

4) Шигырьдә әйтелгәнчә, җир үзенә дә шәфкатьле булуны сорый бит.

Менә дәреслектә дә, беләсезме, белсәгез әйтегез диелгән.

Туфракны ни өчен сакларга кирәк?

Бу сорауга җавап биргәнче мин сезгә берничә мәгълүмат биреп китәм.

  • Туфрак җир өстендә бары тик тереклек барлыкка килгәч кенә ясала башлый.

  • 5 см. туфрак барлыкка килсен өчен 1500-2000 ел вакыт кирәк.

  • Урман эчендә 18 см. туфракны яңгыр 500 мең ел юа, болында шул ук туфракны яңгыр 3225 ел буе юа, ә менә бернинди дә үсемлек үсмәгән җирдә 18 см. туфрак 15 ел эчендә юылып бетә ала.

  • Химикатлар күп куллану да туфракка зур зыян сала.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?

Туфракны сакларга кирәк. Моның өчен кыр буйларына урман полосолары утырту, төзелеш, юл төзүләр башланганчы уңдырышлы туфрак өлешен кырыйга алып куеп, соңыннан кулланырга кирәк.

5) кроссворд чишү

1- Без аны көндәлек кулланабыз, ул туфрак составында бар. Тәҗрибә ясаганда, су парга әйләнеп, ул пыялада тап булып калды. (тоз)

2- яңгыр туфрак катламын иң озак юа торган урын. (урман)

3- могҗизалы амбар. (җир)

4-ул туфрак составында бар, ком өстенә утыра. (балчык)

5- җирнең өске катламы. (туфрак)

  1. Рефлексив бәяләү.

  1. Рефлексив кабатлау.

  2. Өй эше. а) Тәҗрибә ясау (3,4)

б) Авыл хуҗалыгы өчен туфракны саклау буенча кагыйдә язу

в) Туфрак турында шигырьләр, мәкальләр табып килү





































КРАССВОРД


1) Без аны көндәлек кулланабыз, ул туфрак составында да бар. Тәҗрибә ясаганда, су парга әйләнеп, ул пыялада тап булып калды.


2) Яңгыр туфрак катламын иң озак юа торган урын.

3) Могҗизалы амбар.


4) Ул туфрак составында бар, ком өстенә утыра.


5) Җирнең өске катламы.