Рабочая программа по татарскому языку 2 класс

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Аңлатма язуы


2 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы “Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 1-9 класслар өчен 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (приказ №121, 26 август 2015 ел). Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы “Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1-9 класслар укыту планында 2015-2016 нчы уку елында (приказ №121, 26 август 2015 ел) татар теле фәненә базис укыту планында атнага 4 сәгать исәбеннән, елга 136 сәгать дәрес бирелгән.

Татар теле дәресенең максаты:

укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми кулҗтура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.

Бурычлар:

  • балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү;

  • телнең лексикасы,фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү;

  • укучыларда дөрес уку һәм язу күнекмәләре булдыру, диологта катнашырга һәм аларны зур, катлаулы булмаган монолог тибында төзеп әйтергә, тасфирлама, хикәяләү, фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзергә өйрәтү, уңышлы аралашу сәләте тәрбияләү.

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр:

  • сүзләрне,җөмләләрне, 30-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;

  • сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына характеристика, тиешле авазлар, сүзләр сайлау;

  • сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге;

  • кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;

  • е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу;

  • янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк, Габбас кебек сүзләрне, нечкә (калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү;

  • сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу;

  • үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру;

  • сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче сүзләрне таба белү;

  • җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку, уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу;

  • сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: аваз, авыз, елга, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, җавап, җомга, җөмлә, җылы, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.

Тематик план


15

Барысы


136


Эчтәлек

Фонетика һәм орфоэпия

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү –гамәли үзләштерү. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу.Ъ ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.


Графика

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.

Сүз

Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,)

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Җөмлә

Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү.

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү.

1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгылҗ, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.

2.Моны кем башкара ала?

3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмләне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.


Бәйләнешле сөйләм

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау.

Язма эшләр: сүзлек диктанты, искәртмәле диктант,сайланма диктант, күрмә диктант,хәтер диктанты,иҗади диктант,аңлатмалы диктант,ирекле диктант, контроль диктант.







Календар-тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Дата

Искәрмә

План

Факт

1

Сүзлекләр яки белешмәлек

ләр белән эшләгәндә алфавиттан файдалану.




2

Авазлар һәм хәрефләр




3

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар.




4

Калын һәм нечкә сузыклар темасын ныгыту.




5

О, ы хәрефләре.

Басымлы, басымсыз сузыклар




6

О, ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы. Сузлек диктанты.




7

Сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре. Ө, е хәрефләре.




8

Ө, е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы




9

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Э, е хәрефләре




10

Э, е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы




11

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү.

20/09



12

Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы.Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр.

21/09



13

Сузык авазлар” темасы буенча ирекле диктант

23/09



14

Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар

24/09



15

Тартык авазлар.

М,н, ң хәрефләре

27/09



16

Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү.

В хәрефе.

28/09



17

В хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы һәм укылышы.

30/09



18

Парлы тартык авазларны билгеләү. К,г хәрефләре

1/10



19

К,г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу

4/10



20

К,г хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын ныгыту.

5/10



21

Х. Һ хәрефләре. Авазга характеристика бирү.

7/10



22

Х. Һ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы

8/10



23

Парсыз тартык авазларны билгеләү. Й хәрефе

11/10



2

Й хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы

12/10



25

Йо, Йө кушылмалары. Контроль диктантка әзерлек.

14/10



26

Тартык авазлар” темасы буенча контроль диктант

15/10



27

Тартык авазлар темасы буенча хаталар өстендә эш. Е,е хәрефләре, аларның кулланылышы




28

Е, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу




29

Я хәрефе , аның кулланылышы




30

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу




31

Ю хәрефе , аның кулланылышы




32

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу




33

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язылышын ныгыту




34

Диктант. Керпе.

29/10



35

Яңгырау,саңгырау тартык авазлар

1/11



36

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы

2/11



37

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

11/11



38

Ь хәрефе -нечкәлек билгесе, аның кулланылышы

12/11



39

Ь хәрефе - аеру билгесе, аның кулланылышы

15/11



40

Ь хәрефе – нечкәлек һәм аеру билгесе. Теманы ныгыту.

16/11



41

Ъ хәрефе - калынлык билгесе, аның кулланылышы

18/11



42

Ъ хәрефе - аеру билгесе, аның кулланылышы

19/11



43

Авазлар һәм хәрефләр темасы буенча” контроль күчереп язу

22/11



44

Авазлар һәм хәрефләр” темасы буенча хаталар өстендә эш. Графика. Алфавит

23/11



45

Сузык һәм тартык авазлар” темасы буенча кабатлау

25/11



46

Сузык һәм тартык авазлар” темасы буенча контроль диктант

26/11



47

Сузык һәм тартык авазлар” темасы буенча хаталар өстендә эш.

29/11



48

Сүз. Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге. Сүзтезмә.

30/11



49

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары.

2/12



50

Сүзнең тамыры.

3/12



51

Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы.”I яртыеллык йомгаклау контроль диктанты

6/12



52

Хаталар өстендә эш. Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү.

7/12



53

Кышкы уеннар”дигән темага хикәя төзеп язу

9/12



54

Хаталар өстендә эш. Кушымчалар

10/12



55

Сүз ясагыч кушымча

13/12



56

Кушымчалар” темасы буенча искәртмәле диктант

14/12



57

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре.

16/12



58

Сүзләрнең лексик мәгънәләре. Сүзгә фонетик анализ элементлары

17/12



59

Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Предметны белдерә торган сүзләр




60

Ке м?, нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр




61

Предметны белдерә торган сүзләрне сөйләмдә аеру, дөрес куллану.




62

Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча искәртмәле диктант




63

Предметны белдерә торган сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш.




64

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.




65

Исем һәм фамилияләрнең дөрес язылышы




66

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф




67

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасы буенча контроль күчереп язу




68

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасы буенча хаталар өстендә эш.




69

Хайван кушаматларында баш хәреф




70

Баш хәреф белән языла торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант




71

Баш хәреф белән языла торган сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш.




72

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр




73

Нишли? нишлиләр? Нишләде? Нишләделәр? сорауларына җавап биргән сүзләр




74

Баш сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне сорау куеп таба белү, дөрес куллану.




75

Җөмләдән эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне билгеләү




76


Ял көнендә “ дигән темага хикәя төзеп язу




77

Хаталар өстендә эш.Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне билгеләү




78

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану




79

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча кабатлау




80

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант.




81

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш.




82

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр




83

Билгене белдерә торган сүзләр




84

Билгене белдерә торган сүзләрне билгеләү




85

Билгене белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану




86

Билгесе буенча предметны билгеләү




87

Билгене белдерә торган сүзләрне әдәби әсәрләрдән табу.




88

Охшаш һәм капма-каршы мәгънәле сүзләр




89

Рәсем буенча хикәя төзеп язу “Кошларны каршы алабыз”




90

Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр темасы буенча кабатлау




91

Билгене белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант




92

Билгене белдерә торган сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш.




93

Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.




94

Сүз, сүзтезмә һәм җөмләне аера белү.




95

Тыныч тавыш белән укылган җөмлә




96

Сорау тавышы белән укылган җөмлә




97

Күтәренке тавыш белән укылган җөмлә




98

Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр турында төшенчә.




99

Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы.




100

Җөмлә” темасы буенча контроль күчереп язу




101

Җөмлә” темасы буенча хаталар өстендә эш..




102

Бәйләнешле сөйләм. Аралашу ситуациясе




103

Әйтмә һәм язма сөйләм.




104

Уку, көндәлек аралашу шартларында тел әдәбе нормаларын үзләштерү.




105

Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.




106

Текст. Текстның темасы.




107

Текстның төп уе –тема. Ныгыту дәресе.




108

Текстның өлешләре. Башлам, төп өлеш һәм йомгак.




109

Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язу.




110

Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге.




111

Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге.




112

Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге, кызыл юл турында төшенчә.




113

Еллык арадаш аттестаөия (тест). Хикәянеөлешләргә бүлү, исемкую.




114

Хат язу. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.




115

Сүзләрнең мәгънәләре” темасы буенча кабатлау




116

Сүз” темасы буенча контроль диктант




117

Сүз” темасы буенча хаталар өстендә эш.




118

Шигырь, мәкаль,әйтем һәм табышмаклар ятлау.




119

Татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану.




120

Озын томшык” контроль изложение.




121

Хаталар өстендә эш. Тест биремнәре эшләү.




122

Үткәннәрне кабатлау (15 сәг.)Үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.




123

Кабатлау.Сузык һәм тартык авазлар. Язуда сузык авзларны белдерә торган хәрефләр.




124

Кабатлау. Татар теленә хасузенчәлекле авазлар.




125

Е,ю,я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын кабатлау.




126

Предметны белдерә торган сүзләр.




127

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.




128

Тест эшләү. “Ия белән хәбәр”




129

Хаталар өстендә эш. Билгене белдергән сүзләр.




130

Йомгаклау контроль диктанты.




131

Хаталар өстендә эш. Җөмлә темасын кабатлау.




132

Үткәннәрне кабатлау. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре, аларны дөрес интонаөия белән әйтү.




133

Минем чын дустым” дигән темага хикәя төзеп язу.




134

Минем чын дустым” дигән темага хикәя төзеп язу.




135

Хаталар өстендә эш. “Мин ел дәвамында нинди белемнәр алдым” темасына әңгәмә.




136

Йомгаклау.






Кулланылган әдәбият

  1. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

  2. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012

  3. Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова , Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре Татар теле. татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.














Кушымта

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре


2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

 1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?

    а) 39   ә) 33  б) 36

2.Авазларны без:

    а) күрәбез ә) ишетәбез б) ишетәбез һәм күрәбез

3.Татар алфавитында сузык аваз белдерә торган ничә хәреф бар?

    а)9  ә)7  б)10

4.Калын сузыкларны билгеләгез:

     а) [о ],  [  ө],  [ у  ] ,[ и  ]

     ә)  [ а] ,  [ у  ] ,[ о  ],  [ ы]

     б)  [  а] ,  [ о  ] ,[  ү] ,[  ө]

5.Яңгырау тартыкларны билгеләгез

     а) [ п  ] ,  [  ф]  ,[ в  ] ,  [ л ] ,  [ ң]

     ә)[  б] ,  [  м]  ,[ һ  ]  ,  [с  ] , [  з]

     б)[  б]  ,[ в  ]  ,[  г]  ,  [  д] ,  [ з  ]

6. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нечкә сузыклар гына .Шуны билгеләгез:

     а) китап, гомер, чиста, укучы, яза;

     ә) әни, чәчәк, дәфтәр, сөртә, тәмле;

     б) гөл, вәгъдә, Казан, зур, оча;

7. Кайсы рәттә сүзләр иҗеккә дөрес бүленгән?

     а) ән-и, дөнь-я, ал-ма;

     ә) бал-а-лар, сал-кын, а-кыл-лы;

     б) та-выш, ямь-ле, көз-ге.

8.  ь билгесе языла торган сүзне күрсәтегез:

     а) яш... лек

     ә) вәг... дә

     б) яшел...

9. Күпнокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

    К... дерле, гом... р, я... гыр, шә... әр, мәк... ль.

     а) а, ң, е, х, а;

     ә) ә, о, ң, һ, а;

     б) а, е, ң, һ, а.

10. Аваз саны белән хәреф саны туры килгән очракны күрсәтегез:

     а) шигырь, яфрак, ерак, юка;

     ә) вакыйга, таң, күзәтә, чыршы;

     б) дөнья, елга, үлән.

11. Сүзләрдә ни өчен ь(нечкәлек билгесе) хәрефе языла?

     а) сүзләрне аеру өчен;

     ә) иҗекнең нечкәлеген күрсәтү өчен;

     б) алдагы тартыкның нечкәлеген белдерү өчен;

12. Дөрес кагыйдәне билгеләгез:

     а) ө хәрефе сүзнең  беренче иҗегендә генә языла;

     ә) ө хәрефе сүз башында гына языла;

     б) ө хәрефе сүз ахырында гына языла.

13.Дөрес фикер белдергән җөмләне  билгеләгез:

     а) авазлар язуда сүзләр белән белдерелә;

     ә) авазлар язуда саннар белән белдерелә;

     б) авазлар язуда хәрефләр белән белдерелә.

14. Күпнокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

      ... шче, бор... н, мә... ге, ... өнәр, төн... як, й... кы.

     а) е, о, ң, һ, о, ь;

ә) э, ы, ң, һ, ь,о;

б) э, ы, ң, х, ъ, ө.

15. Кайсы сүздә ъ(калынлык билгесе) аеру билгесе булып тора?

а) вәгъдә, ә) мәгънә, б) кулъяулык.

16. Кәгазь сүзендә:

а) 6 хәреф,6 аваз бар;

ә) 6 хәреф, 5 аваз бар;

б) 5 хәреф, 6 аваз бар.

17. Аваз саны күбрәк булган сүзләрне билгеләгез:

а) төньяк, малай, берьюлы;

ә) яфрак, елан, юкә;

б) табигать, сәгать, Ильяс.
















17