Ф.И.О . : Таҗетдинова Лилия Миннулла кызы
Эш урыным: Азнакай районы , Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе, 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Белгечлегем : башлангыч сыйныфлар укытучысы
Эш стажым: 26 ел
Сыйныф сәгате “Дус яшәү серләре”
Максат: чын дуслык, чын дуслар турында сөйләшү; татар халык мәкальләре белән танышу; бер-береңне хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәмләшергә кирәклеген төшендерү;кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлар: дуслык темасына мәкальләр язылган плакатлар,теләкләр язу өчен кул рәсеме, йөрәк рәсеме,аудиоязмалар
Класс сәгатенең барышы:
Җыр тыңлау.
-Нәрсә турында бу җыр?(дуслар турында)
Димәк класс сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез инде?
Бүген без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.
“Дус яшәү серләре” исеме астындагы тәрбия сәгатебезне башлыйбыз. Балалар, кунакларга, бер-берегезгә карап елмаик әле. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә, кәефне яхшырта.
Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр, минемчә. Ә сезнеңчә ничек икән? Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә.
Әйтегез әле, балалар, кем ул дус?
Ә сезнең дусларыгыз бармы?
Кемнең бер дусты да юк?
Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузырга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк. Бу турыда бик күп әкиятләрдә, хикәя-шигырьләрдә дә языла. Укыган әкиятләрне генә искә төшерик әле, аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса, шул кадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.
Балалар, дуслар бары тик кешеләр арасыннан гына буламы? Хайваннар, җәнлекләр арасыннан да сезнең дусларыгыз юкмы?
Ромашка таҗлары беркетелә.
Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?( кызлар, малайлар, кызлар-малайлар, милләтара, дәүләтләр дуслыгы, егет-кыз арасындагы дуслык, табигать белән дуслык ).
Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң?
Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк.
-Чираттагы таҗыбызда – милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде?
Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк
милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли.
Ә хәзер, балалар, әйдәгез, бераз хыялланып, фантазияне эшкә җигеп, дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.
Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән? Дуслыкны иснәп карап булса, исе нинди булыр иде икән? Ашап карый алсак, тәме нинди булыр иде икән? Әгәр тотып карый алсак, дуслык нинди булыр иде икән? Әйе, балалар, мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел шулай кысып, яратасы гына килеп торыр иде.
Уен «Кем белән кем дус?»
1. Крокодил Гена һәм … (Чебурашка)
2. Буратино һәм … (Мальвина, Пьеро)
3. Винни-Пух һәм … (Пятачок)
4. Бремен музыкантлары (песи,әтәч,эт, ишәк)
5. Кай һәм….(Герда)
4. Малыш исемле малай һәм … (Карлсон)
Хәзер мин сезгә дуслык турында бер әсәр укып китәм.
Ике дус- Азат белән Самат бик озак чүл буйлап барганнар . Бервакыт алар бәхәсләшеп киткәннәр, шунда Азат кызулык белән Саматның яңагына суккан. Авыртса да Самат берсүз дә эндәшмәгән, ә бары тыныч кына комга: “Минем иң якын дустым яңагыма сукты “ дип язып куйган.
Дуслар юлларын дәвам иткәннәр, бик күп көннәрдән соң алар оазис тапканнар һәм күлдә коенып чыгарга уйлаганнар. Самат чак кына суга батмыйча кала, аны Азат коткара..
Самат ташка чокып: “Минем иң яхшы дустым минем гомеремне саклап калды” дип яза.
Шунда Азат : Мин сине үпкәләткәч, син комга яздың, ә хәзер нигә ташка язасың “ –дип сорый.
Самат аңа: Әгәр безне кем дә булса үпкәләтә икән, без аны комга язарга тиеш. Җилләр аны бетерсен дә, үпкә онытылсын өчен. Әгәр яхшылык эшлиләр икән ташка язарга, бернинди җилләр дә бетерә алмасын өчен дип җавап бирә.
Үпкәләрне – комга, яхшылыкны, шатлыкны- ташка язарга өйрән.
Нәрсә турында бу әсәр?
-Балалар, элек-электән дуслык – бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез. Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез – ахырын. Сөйләштекме?
(Мәкальләр өстендә эш)
100 сум акчаң булганчы ... (100 дустын булсын). (Әйе, акча ул була да бетә, ә дуслар ,дуслык гомерлек)
Дустың булмаса – эзлә ... (тапсаң-югалтма) (Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)
Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты). (Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)
Дус-кайгыда ... (сынала) Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый. Без моны үзебез белгән “Чын дус” җыры аша да бик яхшы беләбез. Әйдәгез әле, җырны искә төшерик тә, күмәк башкарып китик. Бер-беребезнең билләреннән тотыйк, без бит дуслар.
“Чын дус “җырын күмәк башкару
Рәхмәт, балалар, бу җырда чын дусның нинди булырга тиешлеге бик яхшы аңлатыла.
Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз. Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка да әйткәләшәбез, үпкәләшәбез, сугышып та алабыз. Бигрәк тә малайлар шулай булучан. Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз. Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен, бер әкият тыңларга тәкъдим итәм. “Чукмар белән Тукмар” дип атала ул. Рәхим итеп тыңлагыз.
«Чукмар белән Тукмар”
Балалар, әкият буенча нәрсә әйтә аласыз,ул безне нәрсәгә өйрәтә? Бу әкияттәге әби миңа бик ошады. Нинди акыллы әби булган ул, ачуланмады, кыйнамады ул әтәчләрне, ә ничек итеп акылга утыртты? Әйе, бер-берсеннән аерып куйды ул аларны. Шунда гына Чукмар белән Тукмар бер-берсенә бик кирәк, якын икәнлекләрен аңладылар. Шулай итеп, әби акыл белән, үзе генә белгән кагыйдәләр буенча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.
Барлык алда сөйләшкәннәрне берләштереп, балалар, әйдәгез, без дә үзебезнең дус яшәү серләрен, кагыйдәләрен төзеп карыйк әле. Моның өчен һәр пар 1 кагыйдә төзи. Дус яшәү өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Парлар белэн эш).
Балалар мин дә шундый ук кагыйдәләр төзеп алып килгән идем. Сезнекеләр белән чагышыр микән? Укып карыйк әле.
Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм, сез аны бик кадерле бүләк итеп саклагыз. Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын, дусларыгызның сездән ерагаюын сизсәгез,шушы кагыйдәләрне алып укыгыз. Бәлки гаеп үзегездәдер. Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер. Кунакларга да бүләк итим әле, аларга да кирәк булуы бар.
1. Берәү бөтен кеше өчен, бөтен кеше берәү өчен.
2. Яхшы дус белән шатлыкта күңелле,кайгыда җиңел.
3. Эшең яхшы килеп чыкты дип мактанма, борыныңны чөймә.
4. Иптәшеңне үртәмә , аннан көлмә.
5. Дусларны киемгә карап сайлама.
6. Үзеңнең хаталарыңны табып, төзәлә бел.
7. Авыр вакытта дустына булыш, аны тыңлый бел.
8. Дустыңны сатма, авыр хәлдә калдырма, аннан нинди дә булса файда көтмә.
Балалар, тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек? Начар якка үзгәрмәдеме? Ничек инде, дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе – дуслык турында сөйләшик тә, кәефләребез дә начарайсын ди. Дуслык бит ул бик серле, ул могҗизалар да ясарга сәләтле.
Карагыз әле тактага. Анда зур йөрәк рәсеме. Бу йөрәк яратырга һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.Хәзер кул рәсемен алыгыз да дустыгызга булган теләкләрегезне языгыз һәм йөрәктәге кесәгә салыгыз. Бу хатны без сез 4 классны бетергәндә ачарбыз.
Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: дустың бар икән – таянычың бар дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез. Класс сәгатебезне бөтенебезгә дә таныш булган мәрхәмәтле, сабыр песи –Леопольдның сүзләре белән тәмамлыйсы килә.