Проектная работа по татарскому языку Татар исемнәре ни сөйли

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...












Проект эшенең темасы:



Исемең матур , кемнәр куйган











Проект эшенең авторы :

Галиева Эльвина

Минзәлә шәһәре гимназиясе

3 нче сыйныф укучысы



Җитәкчесе :

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәкимҗанова Ә.Н











2016 нчы ел





Эчтәлек

1.Кереш ___________________________________________________4

2. Төп өлеш ________________________________________________ 5

2.1. Гимназия укучыларының исемнәрен өйрәнү нәтиҗәләр ______5-7

2.2.Татар исемнәре тарихы __________________________________7-9

3. Йомгаклау _______________________________________________9

4.Әдәбият _________________________________________________10



































1.Кереш

Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе,тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы,

һәркемгә үз исеме - күңеленә иң якын, иң кадерле сүз - исем.

(Гомәр Саттар-Мулилле)

Минем тикшерү эшемнең темасы “Исемең матур , кемнәр куйган”. Хәзерге заманда үзеңнең нәсел- нәсәбең, аның шәҗәрәсе, гаилә исеме- фамилияләр һәм исемнәр белән кызыксыну модада. Үзеңне шәҗәрә агачының бер яфрагы- бер шәхесе итеп кенә түгел, ә зур нәселнең бер өлеше-чылбыры итеп хис итү мөһим. Һәрбер чылбыр- бер исем. Исемнәрнең мәгънәсе, килеп чыгышы турындагы мәгълүматларны эченә алды бу тикшерү эше.

Исемнәр белән кызыксынып китү- татар теле дәресендә бер күнегүдә исемнәрнең мәгънәләрен аңлатудан башланып китте. Укытучыбыз күбебезнең үз исемнәребезнең мәгънәләрен дә, килеп чыгышларын да белмәвебезгә басым ясап, бу проблеманы өйрәнергә тәкъдим итте.

Шулай итеп минем эшемнең максаты туды:

-гимназиядә укучы татар балаларының исемнәрен өйрәнү.

Бу максатка ирешү өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым:

-анкеталар аша әти- әниләрнең исем сайлау мотивлары,укучыларның үз исемнәренең мәгънәләр белү- белмәүләрен; исемнәренең үзләренә охшау- охшамавын өйрәнү;

-гимназия укучыларының исемнәрен өйрәнеп,”иң популяр” һәм сирәк исемнәрне ачыклау;

-татар исемнәренең килеп чыгышларын, үзенчәлекләрен өйрәнү;

- өйрәнү нәтиҗәләре белән сыйныфташларымны таныштыру.

Өйрәнү объекты: гимназия татар укучылары исемнәре

Өйрәнү предметы: исемнәрнең таралышы, килеп чыгышы, мәгънәләре.

Өйрәнү методлары: анкета , чагыштыру, гомумиләштерү.

Гипотеза: күп кенә укучылар исемнәренең мәгънәләрен, кайдан килеп чыкканын белмиләр дип фаразлау









[link]



































































Татарларның туган теле – татар теле,

Татарларны татар иткән – татар теле,

Татарларны милләт иткән – татар теле,

Татарларны алга илткән – татар теле,

Барыбыздан кадер көткән иркә гөле.

Без – татарның тоткан дине – бөек Ислам,

Туган иле – татар иле – Татарстан,

Туган теле – татар теле – Чәчәкстан,

Заманга хас алгарыштан, яңарыштан.

Туган телнең кабат бәясе зур,

Урыны түрдән татар теленең,

Сөйли белүеннән туган телдә

Белеп була кемнең кемлеген.

Татар теле – кабат дәүләт теле,

Хезмәт теле, мәктәп, фән теле;

Әниседәй газиз санаганга,

Туган телдә татар күңеле.

Туган телнең кодрәт-дәрте белән

Буын белән буын,

Чорлар белән җырлар тоташа,

Туган тел ул – олы бер могҗиза,

Милли тылсым, куәт, тамаша.