[pic]
Камалова Алсу Рафилевна учитель начальных классов
1. Иң беренче, кирәкле әйберләрне әзерлибез.
[pic]
2. Аннан соң шарны уртача зурлыкта кабартабыз.
[pic]
3. Шар әзер булгач , аны җеп белән бәйлибез дә читкә куеп торабыз. Ә хәзер гәҗит кисәкләре әзерлибез. Иске гәҗитләрне алып вак кисәкләргә ерткалыйбыз. [pic]
4. Кабартылган шарга гәҗит кисәкләрен су белән ябыштырабыз.
[pic]
5. Иң ахыргы катламны ак кәгазләрдән сыласаң матуррак булачак. Аның өчен вак итеп ак кәгазьне кискәлибез.
[pic]
6. Ә аннары кәгазьләргә клей сөртеп, шарга тигез катлам итеп сылыйбыз.
[pic]
7. Хәзер чәчәкләрне ясарга керешәбез. Иң элек чәчәк ясарга дип әзерләп куйган салфеткаларны 4кә бөклибез.
[pic]
8. Аннан салфетканы түгәрәкләп кисеп алабыз, уртасыннан степлер белән беркетеп куябыз.
[pic]
9. Аннан чәчәкнең һәр таҗын әкрен генә уртага җыябыз. Шулай итеп чәчәкләрне күпләп ясап куябыз.
[pic]
10. Ясаган чәчәкләрне матур итеп шарга сылыйбыз.
[pic]
11. Һәм матур “Шар чәчәгебез” әзер!
Аны өйнең түренә элсәң һәркемне сөендереп торыр.
Ә бәйрәмнәрдә бүләк итсәң, күз явын алырлык бүләк булыр.
[pic]
[pic]