Аралаша беләсеңме? “Әйләнә-тирәбездәге дөнья” буенча 3нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес
Кадирова Зөһрә Сабирҗан кызы Кукмара районы Мәчкәрә махсус коррекция интернат мәктәбе
Максат: кунаклар белән аралашу кагыйдәләрен, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;сөйләмдә тылсымлы сүзләрне кулланып,сөйләм культурасы тәрбияләү; сәламәтлекнең мөһимлегенә төшенеп,аны саклауга омтылыш уяту;
Материал: дәреслек 56-61битләр “Әдәплелек кагыйдәләре” ,”Әдәплелек әлифбасы”,Мәгариф № 11,2002” Әдәп төбе-матур гадәт”
Җиһазлау : Плакатлар. Мәкальләр.
1.Яхшы сүзне җаның тели Кәләм тоткан әрәм булмас.
Начарлыктан күңелең көрсенә Белем малдан кадерле.
Ә син үзең андый яхшы сүзне Белмәү гәеп түгел,
Әйтәсеңме башка кешегә белерә теләмәү гәеп.
2. Әйт кенә тәмле сүз-
Иркәләр күпме күз
Әйт кенә яхшы сүз-
Һәркемдә көләч йөз.
Тутый кош, 2телефон, светофор, магнитофон, фил, рәсемнәр, седопроектор.
План.
1.Оештыру.
-Исәнләшү.
-“Әссәләмегаләйкем”җыры.
-Нәрсә ул әдәплелек?
11.Яңа күнекмәләр формалаштыру.
1.Мәктәбебез тарихыннан. 2.”Дәшмә” уены мәктәптә аралашу кагыйдәләре һәм вазыййфалары. 3. Мәкальләрне уку,аңлату. 4.Тәнәфестә аралашу. 5.Физкультминутка. 6.Тылсымлы сүзләр(Тутый кош күчтәнәче) 7.”Рәхмәт, сезгә, барыгызга”
8.”Ук ытучыма” җыры. 9. Телефонна сөйләшү әдәбе. 10.Салкын тиюдән саклану. 11.Авыру кеше белән аралашу. 12.Сүзнең көче. 13.Туган көнгә чакыру. 14. Туган көн белән котлау. 15.Уеннар. 16. Физ-ка. 17.”Белмәмешкә булышабыз”. 18.Дәреслектәге кагыйдәләр белән танышу. 19.Сәламәтлегебезне кайгыртабыз. 20.”Тутый кош” хикәясе.
1.Хәерле иртә, укучылар. Әйдәгез без иртәбезне матур итеп башлыйк әле.
- Мин иртә белән мәктәпкә киләм,иптәшләремнең хәлләрен беләм.Исәнме Мәрьям! - Исәнме,Галләм. - Сезгә дусларым,иртәнге сәлам. - Исәнме,Азат - Саумы,Салават. -Авырмыйсыңмы?Хаят һәм Булат? - Исәнме,Иркә!Сәлам,Мәликә! - Хәерле иртә! Бергә: Хәерле иртә! Укытучы: Таң атканда һәрбер кеше изге теләкләр теләргә,бер-береңә яхшы сүзләрәйтергә тиеш. Көнне матур сүзләр белән башласаң,көнең дә матур үтәр диләр. Әйдәгез,бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. - Яңа көн тынычлык алып килсен. - Әти-әниләребезгә ягымлы булыйк. - Яңа көндә яңа 5ле алыйк. - Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк
Укытучы: бер-беребезне котладык.Әйдәгез кунакларны сәламлик. ”Хәерле иртә” җыры башкарыла. 2.Кемнең әдәпле булуы әнә шул “Исәнмесез” сүзеннән башлана.Әдәплелек сүзе нәрсә соң ул? - Әдәплелек –кеше белән дөрес аралаша белү ул. - Әдәпле булу-кешегә игътибарлы ,инсафлы булу дигән сүз. - Әдәпле кешене һәркем ярата,хөрмәт итә. -Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары,дуслары турында кайгырып тора.
-Әдәпле кеше мәктәпкә соңга калмый. 11.Яңа күнекмәләр формалаштыру. 1.Без алдагы дәрестә гаиләдә,мәктәптә аралашу серләрен өйрәнгән идек.Бүген шуны дәвам итәрбез. Мәктәптә үз-үзеңне тоту,аралашу кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез. Һәр кеше үз мәктәбе турында белергә тиеш. Ә сез боларны истә калдыра аласызмы. Мәчкәрә авылында мәктәп моннан _____ел элек ачыла.1929 елга кадәр 3 класс кына була,аннары җидееллык белем бирелә башлый.Ул Мамадыштан күчерелә,Мәчкәрә авылы уртасындагы менә бу йортка,Үтәмишевлар йортына урнаша.Ә аннары уку менә бу агач йортта алып барыла,ә Үтәмишевлар йортында балалар йорты урнаша.. 2.Мәктәптә үз-үзеңне дөрес тота ,иптәшләрегез белән аралаша беләсезме.Әйдәгез,тикшереп үтик әле,”Дәшмә” уены.Кагыйдәләрне игътибар белән тыңлыйбыз.Кагыйдәләрне үтәргә кирәк булса светофор яшел яна,я үтәү ярамаса,кирәк булмаса кызыл. – Сумканы кадерләп сакларга. – Китапларны тышламаска. – Иптәшләрең белән дорфа сөйләшергә. – Дәрестә игътибар белән тыңларга. – Дәрестә сөйләшеп утырырга. – Тәнәфестә тактага рәсемнәр ясарга,дежур укучыга сөртергә комачауларга. – Китапларны әзерләп куярга. – Сыйныф бүлмәсен җилләтүче дежурны үртәп йөрергә. – Иптәшләргә кушамат тагарга. – Идәнне чүпләп йөрергә. – Дәресне кабатларга. Үз вазыйфаларыгызны яхшы беләсез икән.Мәктәп безгә белем бирә.Никадәр кеше аннан белем алып чыга,ә белем анда кимеми. 3.Белем турында мәкальләрне аңлатып китик әле (седопроектордан укыйбыз)
Каләм тоткан әрәм булмас
Белем малдан кадерле
Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп 4.Дәрестә без игътибар белән тыңлап белем алабыз.Ә менә тәнәфес төрле була икән. 1 укучы сөйли:
Бу класска нәрсә булган
Болыт кебек тузан тулган
Парта астында Вәли
Парта өстендә Гали
Нил өстендә Шәвәли
Ким Каримне әвәли.
Якын килергә куркам
Шундый тавыш,гауга купкан
Әллә давыл купкан микән?
Әллә янгын чыккан микән?
Янгын түгел,бу класстан
Бер минутка
Укытучы чыккан икән. Ә тәнәфес ничек үтәргә тиеш.Дөрес булса яшел,дөрес булмаса кызыл шакмак күрсәтәбез (седопроектордан рәсемнәр күрсәтелә). Әйе,тәнәфестә ял итәбез,сыйныф бүлмәсен җилләтәбез,алдагы дәрес өчен кирәкле әйберләрне әзерләп куябыз.Ә менә дуслар белән ничек сөйләшергә икән.
Кайсыбызга дәшсә дә,куша Самат кушамат
Кирәктер ул нәрсәгә ,ник алайдыр бу Самат.
Хурланам да мин елыйм,
Ә Самат көлә генә
Тоттым да кайтып киттем
Уйнамадым мин бергә.
Кичә болдырга чыгып:”Әйдә,безгә кил,”-диде
Барсам да мин ашыгып,
“Тиз килмисең,фил,”-диде
Ничек инде фил булыйм,мин бит кечкенә генә
Самат калды болдырда
Мин аңа әйтеп киттем
Сүзең сүзгә ошамый
Авызың сүздән бушамый
Телең шешәр,бел,Самат
Кушып йөрсәң кушамат. – Самат нинди малай? Кушамат тагу- әдәпсезлек . Ул кешене кимсетә,түбәнсетә. Шуңа күрә сез бер-берегезгә беркайчан да кушамат такмагыз, иптәшләрегезне үпкәләтмәгез. Тәнәфестә бер- берегезгә беркайчан да дорфа булмагыз. Ягымлы, мәрхәмәтле булыгыз. Чабып йөреп тузан чыгармагыз. Ул тузан тын юлларын зарарлый. 5.Физ-минутка.
Утырып инде ардык
Бераз ял итеп алыйк
Куллар билгә,өскә,янга
Утырып-торыйк,алыйк
Кушаяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк. 6.Безгә Тутый кош кунакка килгән (седопроекторда күрсәтелә). Тылсымлы сүзләр:Исәнмесез,рәхмәт,сау булыгыз,гафу итегез,рәхим итегез,зинһар өчен. Кайсы рәсемгә нинди сүзне кулланырга була (седопроектордан күрсәтелә). 7.Рәхмәт сүзен без кайчан кулланабыз.
Рәхмәт сиңа,җылы кояш,
Якты нурлар сибәсең,
Рәхмәт сиңа,кара туфрак,
Көзгә байлык бирәсең!
Рәхмәт сезгә,әти-әни
Иркәлисез, сөясез,
Рәхмәт сезгә туганнарым
Безгә ярдәм итәсез.
Рәхмәт Сезгә,укытучым
Безгә белем бирәсез
Рәхмәт сезгә, иптәшләрем
Минем белән бергә сез. Укучылар ,бүген Райнур укырга килмәгән икән.Тәнәфестә иптәшләре аның хәлен белешкәннәр. Әйдәгез,тыңлыйк әле, Н. Алло,кем бу? И. Мин. Ә син кем? Н. Илнур,синме әллә? И. Әйе. Н. Бу,Нуршат Әле. И. Әәә .Райнурны
Н.Нәрсә,Райнурны И. Бир. Н.Ничек бирим?
И.Чакыр,дим.
Н.Авырый,ята ул.
И.Ярар алайса,әйбәт булган.
- Малайлар нинди хата җибәрделәр.
- Әйдәгез,икенче сөйләшүне тыңлыйк.
Ф.Алло,исәнмесез.
А. Исәнмесез,сезне Алмаз тыңлый.
Ф. Гафу итегез,Фәнис иде бу. Мөмкин булса Райнурны телефонга чакырыгыз әле.
А. Зинһар өчен, ачуланмагыз, ул әле авырып китте. Салкын тигән. Хәзергә ята иде.
Ф.Зыян юк.Кичкә мин үзем хәл белергә килермен борчылмагыз.Шалтыратуым өчен гафу итегез.
- Ә бу сөйләшүгә нинди бәя бирәсез.
10.Райнурга салкын тигән. Балалар, әйдәгез, салкын тиюдән саклану чараларын кабатлап китик әле.
11.Ә авыру кеше белән аралаша беләсезме.Ягез әле, тыңлап карыйк. Н.Рания,син ник шулай озак ятасың? И.Куркыныч авыру йоктырдыңмы әллә?
Н.Кай төшләрең авырта соң? Р.Башым. Н.Әйе,баш авыруы начар - инде ул. И. Башың авыру булса, укый да алмыйссың, бернигә дә ярамыйсың. Н.Тагын кай җирләрең авырта соң? Р.Белмим И. Кай төшең авыртканын да белмисең мени? Р.Йөрәк
Н.Йөрәге туктаган кеше үлеп тә китәргә мөмкин.
И.Каты авырган кеше янында озак утырырга ярамый.
Н.Әйдә,Нуршат китик.
Н.Без сине терелгәнсең дип уйлаган идек.
И.Бергә уйный алмабыз микәнни.
(Рания елый)
Н.Елама,Рания,терелерсең әле.
И-и-и шул елак кызларны.
И.Кайчакта бик яман авыру белән авыручылар да терелеп китәләр.Сау бул,Рания.
- Ә сез Рания белән ничек сөйләшер идегез?
- Минем аягым җиңел булсын ,тизрәк терел.
- Мондый гына авыру була инде ул,бирешмә.
- Без дә авырдык,үтә ул.
- Әбием әйтә,мәтрүшкә бик файдалы,ди.
Тамакны да дәвалый ул.Балның да шифасы күп.Баллап чәй эчеп кара. - Терелеп җитмичә,тора күрмә,өлгерерсең.
Сүзнең нинди көче бар?
12.(Седопроектордан хор белән укыйбыз)
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә
Сүз киптерә,төп башына терәп
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек
Сүз сафларны иңли корычтай
Сүз көрәшеп чыга байрак кебек
Сүз дошманны кисә кылычтай.
Укытучы:Сүзнең әнә нинди көче бар икән.Шуңа күрә әйткәнче һәр сүзне уйларга кирәк.
Ә менә күңелне дәвалый торган сүзләр нинди көчкә ия.
(седопроектордан укыйбыз)
Яхшы сүзне җаның тели синең
Начарлыктан күңелең көрсенә
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә.
Әйт кенә тәмле сүз
Иркәләр күпме күз
Әйт кенә яхшы сүз
Һәркемдә көләч йөз.
13.Кемдәдер телефон шалтырый түгелме(2 кыз сотовыйдан сөйләшә)
- Мин сезне тыңлыйм
- Хәерле иртә,Айсылу - Хәерле иртә,Рәзилә.Иртүк борчуым өчен гафу үтенәм.Рәзилә,бүген минем туган көнем.Кичке сәгать 4 кә сине кунакка көтәм.Килә алырсыңмы? - Рәхмәт,Айсылу,килермен.Хәзергә сау бул.
- Исән бул,Рәзилә.
Рәзилә:Ә мин Айсылу дустымның туган көненә яңа җыр өйрәндем.Бу җырым аңа туган көн котлавы булсын.
Ягез әле ,балалар,безгә туган көнгә барганчы Рәзилә белән бергә кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатларга кирәк.
14.Кунакка,билгеле инде,бүләк белән барабыз.Бүләкнең кыйммәте бәясендә түгел.Дөя дә бүләк,төймә дә бүләк,ди халык.Бүләк бирү-барыннын да бигрәк,игътибарлылык,дуслык,ихтирам итү билгесе,ягымлылыкның матур бер чагылышы ул.Нәрсә бүләк итәргә мөмкин соң?Китап бүләк итү.Ләкин эчтәлеге туры килерлек булсын.Китап эченә котлау салырга була.Бүләкне махсус тартмага салу,чиста кагазьгә яки целлофанга төрү һәм тасма белән бәйләү яхшы.Чәчәк иң әйбәт бүләк.Ә үзең ясаган әйберне бүләк итү тагын да күңеллерәк .
15.Туган көндә нинди уеннар уйнарга була?
- шахмат,шашка,өстәл уеннары
- кроссвордлар чишү.
- төрле кискән рәсемнәрне җыю
- төрле конкурслар
- игътибарлылыкка уеннар
- милли уеннар
16.Физкультминутка.”Идән,борын,түшәм” уены
17.Туган көндә табын әзерләнә.Ә табын янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәк.Фил кебек чыдам,көчле булу өчен фил алып килгән кагыйдәләрнең
кайсыларын үтәргә кирәк?”Светофор” уены (седопроекторда кагыйдәләр)
өстәл янында иркенләп,озаклап утырам.
үз алдымдагы ризыкларны ашап бетергәч ,икенче урынга күчәм.
зур-зур кабып ашыйм .
ашаганда укымыйм
иреннәрне кул белән түгел,махсус салфетка белән сөртәм.
өстәлгә терсәкләрне куеп утырам
ит ризыкларын чәнечке һәм пычак белән ашыйм
чәнечкене сул кулга,пычакны уң кулга тотам
ипине чәнечке белән алам.
18.Дәреслектәге (60 бит)кагыйдәләрне укып аңлатабыз.
19.Ә сәламәтлегебезне кайгырту өчен без менә бу кагыйдәләрне дә истә тотарга тиеш (седопроекторда)
- юылмаган җиләк-җимеш ашамыйбыз
- ризыкны яхшылап чәйнибез
- берьюлы күп ашамыйбыз
- тешләрне саклау өчен кайнар ризыктан соң салкынга тию зыянлы
- баллыны күп ашамаска - артык эш тә зыянлы
20.Без үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен дә искә төшердек.Аларны без гел өйрәнеп торырга,белемнәребезне үстерергә тиешбез.
- әйдәгез,әле “ Тутый кош” хикәясен дә укып китик әле.
Рашат абыйның сәер кыланышларын ничек аңлатырбыз.
(Рәсемнәрне седопроектордан карау ), балаларның хаталарын табып күрсәтү.
Менә без сезнең белән үз-үзеңне дөрес тоту, дөрес аралашу кагыйдәләрен искә төшердек.Яхшы сүзнең матурлыгына инандык. Яхшы сүз һәр телдә йомшак яңгырый Яхшы сүз җанга дәва диләр шул Яхшы сүзне җаның тели синең Начарлыктан күңелең көрсенә
Көн саен яктырсын
Сүзең дә ,йөзең дә
Һәрвакыт кешеләр
Соклансын йөзеңә
Бу кадәр җылылык
Бу кадәр яктылык
Кайлардан алган дип
Сөйләсен бар халык.
Бүгенге дәрестә актив катнашучы,матур,әдәпле сөйләшүче укучылар да күп булды.Рәхмәт,сезгә балалар.Һәр көнегез шулай матур,телегез татлы,йөзегез шат булсын.
Бергә: Таза булыйк,матур булыйк,күркәм булыйк.
Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.
Рәнҗешмик,боекмасын дисәң,йөрәк
Изге сүзләр,җылы куллар – шатлык кирәк.