1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба” китабын тәмамлауга багышланган бәйрәм

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...



[pic]

Татарстан Республикасы Милли музее

Габдулла Тукайның әдәби музее









Әлифба бәйрәме”



1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба” китабын тәмамлауга багышланган бәйрәм



сценарий





Г.Тукай музее өлкән фәнни хезмәткәре Нагимуллина Р. В.

Башлангыч сыйныф укытучысы

Талипова Э.Я.

Татар теле укытучысы

Гараева А.М.









Казан, 2013

14 нче февраль, 13.00.

Габдулла Тукай әдәби музееның әдәби-музыкаль салоны





Максат:

1.Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

2.Балаларга 1 нче сыйныфтан ук татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихына карата кызыксыну һәм ихтирам тәрбияләү.

3.Туган телгә ихтирамны, белемгә омтылышны Тукай иҗаты аркылы тәрбияләү.

4. Г. Тукай иҗатына карата кызыксынуны арттыру. Балаларга, укуга, белемгә омтылуда, Тукайны үрнәк итеп кую.

5. Габдулла Тукайның әдәби музеена тамашачыларны җәлеп итү.







Бурычлар:

  1. Баалар өчен музей атмосферасында бәйрәм рухы тудыру.

  2. Әлифба” бәйрәмен Тукай шәхесе, иҗаты белән “үреп” бирү.

  3. Бәйрәмдә күбрәк Тукай шигырьләрен, әкиятләрен куллану: Шүрәле, Мияубикә персонажларын кертү.

  4. Кечкенә Габдулланың нинди шәкерт булганы, беренче укыган китаплары турында сөйләшү.

  5. Балаларда Габдулла Тукайга, аның музеена хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Язу тактасы, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитафон, шарлар.

Аудитория:



- Казан шәһәрендәге 42 нче мәктәпнең 1 “В” сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре, мәктәпнең укытучылары.



Дәвамлылык: 1сәг.



Балалар, укытучылар, әти-әниләр бергә Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкаралар

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.



Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.



И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем .



И туган тел! Синдә булган

Иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем

Һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әти-әниләр һәм укытучылар!

Без сезнең белән бүген сөекле шагыйребез Габдулла Тукай музеена – Әлифба бәйрәменә җыелдык. Бүген сез, 1 нче сыйныф укучылары, үзегезнең яратып укыган беренче дәреслегегез – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сез барыгыз да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәндегез. Ә менә Тукай дигән бөек шагыйрь ничегрәк укыды икән мәктәптә. Аның беренче китабы “Әлифба” булдымы икән , балалар?

Моннан 127 ел элек нәни Габдулла дөньяга килгән. Кечкенәдән бик зирәк, тапкыр, сүзгә бик оста булган.

Ул чакта мәктәпләр мәдрәсә дип, анда укучылар шәкертләр дип йөртелгәннәр. Мәдрәсәдә укыганда ук инде Габдулла үзенең тырышлыгы белән башка балалардан аерылып торган, дәресне бик тиз үзләштергән, башка балаларга да бик теләп булыша торган булган. Еш кына аны укытучысы үзе урынына хәлфә итеп калдыра торган булган. Менә без сезнең белән, балалар, кириллица хәрефләре белән укыйбыз, ә Тукай яшәгән вакытта 1927 елга кадәр гарәп графикасында язганнар һәм укыганнар. Тукайның беренче китаплары да гарәп графикасы белән басылган. “Бәдәвам” китабы, “Иман шарты”, “Һәфтияк шәриф” китаплары аркылы ул хәреф танырга өйрәнгән.

Сез “Әлифбаны” укып бетергәч “Туган Тел” китабына күчәсез, ә Габдулла Тукай Каюм Насыйриның халык иҗаты җәүһәрләрен эченә алган “Табигать җимешләре” китабын бик яратып укыган, Соңрак “Рисаләи Газизә”, “Сөбател Гаҗизин” кебек китапларны укуга керешкән, үсә төшкәч, рус телен бик яхшылап үзләштергәннән соң Пушкин, Лермонтов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен дә рәхәтләнеп укырга яраткан. Уку, белемгә омтылу Кечкенә Апушны “зуп-зур” Тукай иткән дә инде. Ул үзе дә балалар өчен матур-матур әсәрләр язып калдырган: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” һ.б.

Бүгенге матур бәйрәмнең Г. Тукай музеенда үтүе бик куанычлы, мин бу музейда экскурсияләр алып баручы Резедә апагыз булам. Балалар, әйтегез әле, музей нәрсә ул, анда нәрсәләр саклана?

Балалар: Музей борынгы әйберләрне саклый торган урын.

Алып баручы: Әйе, балалар, саклау гына түгел, шушы экспонатлар турында музейга килгән кешеләргә сөйләү урыны да. Безнең Габдулла Тукай музеенда шагыйрь тормышы, иҗаты белән бәйле әйберләр: Тукайның шәхси әйберләре, китаплары, фотолары, хатлары саклана. Шулай ук музейда Тукайның әкият геройлары да яши.

Сез әзерме аларны каршы алырга? Танырсызмы икән аларны? Болар Мияубикә белән Шүрәле бит!

(Шулчак залга Шүрәле белән Мияубикә килеп керә. Берсе кычкырып елый, бармагы кысылган “бүрәнә” өстерәгән. Икенчесе аны юата.)

 

Алып баручы: Ни булды сезгә? Нишләп йөрисез болай?

 Шүрәле: Күрмисез мени, Былтыр кысты бит мине, Былтыр.

Мияубикә: Әй ахмак, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?

 Алып баручы: Туктагыз әле, туктагыз. Иптәшеңә авырлык килгәндә аңа ярдәм итәргә кирәк. Балалар, аңлатып бирегез әле Мияубикәгә, аның иптәшенә ни булды икән?

Балалар: Аның бармагын Былтыр исемле егет бүрәнә ярыгына кыстырган. 

Мияубикә: Әйдәгез әле, балалар, Шүрәлене сынап карыйбыз. Безнең сорауларга җавап биреп карасын. Булдырса, бу тозактан ычкындырабыз, сөйләштекме?

Шүрәле: Мин ничек җавап бирермен икән аларга, Тукай бабай миңа күп укырга кушкан иде шул! Ягез әле, карап карыйк!

Мияубикә: Кайгырма, Шүрәле, безнең укучылар сиңа ярдәм итәрләр. Әйдә әле, әйтеп кара, “Урман” сүзендә ничә аваз бар?

Шүрәле һәм укучылар: Урман сүзендә 5 аваз бар.

Мияубикә: “Шүрәле” сүзендә ничә иҗек бар?

Шүрәле һәм укучылар: Шүрәле сүзендә 3 иҗек бар.

Мияубикә: Татар алфавитында ничә хәреф бар?

Шүрәле һәм укучылар: Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Мияубикә: Г. Тукайның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез?

Шүрәле һәм укучылар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык”әкиятләре, “Мияубикә”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган тел”, “Китап” һ.б.

(Шулчак “бүрәнә” ачылып Шүрәленең бармагы тозактан ычкына. Шүрәле шатлыгыннан сикерә, уйный, шаяра.)

Шүрәле: Рәхмәт, балалар, сез миңа булыштыгыз. Үз кайгым көчле булгач күрми дә торам: болай матур итеп нигә җыелдыгыз соң әле бирегә?

Алып баручы: Бүген бездә Әлифба бәйрәме. Укучылар инде аны тәмамладылар. Бүген алар һәрберсе укый-яза белә.

Шүрәле: Күрәм, күрәм, алар бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Балалар, ә сез мине каян беләсез. Бармагымны Былтыр кысуын каян белдегез?

Балалар: Без синең турында әкият укыдык.

Шүрәле: Кем чыгырган соң ул әкиятне? Сезнең янга каян килгәнмен?

Балалар: Син Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән. Урманда яшисең.

Шүрәле: Әйтегез әле, балалар, минем бер яраткан шөгылем бар, нәрсә әле ул?

Балалар: Кети-кети уйнарга яратасың!

Шүрәле: Бик дөрес, балалар, чыннан да бераз кети-кети уйнап күңел ачарга яратам шул. Урманга утын кисәргә, җиләк-җыярга килгән кешеләр дә эшләп арганнан соң ял итсеннәр дип тырышам. Миңа ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә.

Мияубикә: Укучылар, ә мине таныдыгызмы соң, мин кем?

Балалар: Тукайның “Мияубикә” шигыреннән песи.

Мияубикә: Әйе, балалар, мин Мияубикә. Мин бик матур, йомшак һәм бик шаян. Балалар, минем бик яратып башкара торган эшем бар: мин тычканнарны куып уйнарга яратам. Ул “Мәче-тычкан” уены, әйдәгез әле Шүрәле белән бергәләп шул уенны уйнап алыйк әле!

Уен уйнала

Алып баручы

Ба­ла­лар,әйдәгез әле Шү­рә­ле турында җыр җырлыйк
Җыр «Шү­рә­ле» (Г. Гә­рә­е­ва му­зы­ка­сы һәм сүз­лә­ре).

Шүрәле һәм Мияубикә: Ярый, балалар, без инде күп укырга, белемле булырга кирәклеген аңладык. Безгә яңадан Әкият иленә кайтып китәргә кирәк, сау булыгыз, уңышлар сезгә!



1укучы: Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.



Алып баручы.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

Учительница:

Сегодня у нас большой детский праздник. Мы закончили первую школьную книгубукварь. Совсем недавно, первого сентября вы переступили порог нашей школы и стали школьниками. За это время вы научились читать и писать. Хотя вы еще и маленькие, но уже грамотные граждане нашей страны. А научил вас всему умный, интересный, занимательный букварь.



2 нче укучы.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә —

Әлифба бәйрәме!



3 нче укучы.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!



Күмәк җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”



Алып баручы: Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы.



4 укучы .

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп-төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала.

Бу рәт ни дип атала?



Укучылар: Алфавит!



5 укучы.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

 Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.



6 укучы.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.



7 укучы:

Туган телдә аңлашабыз,
Әкиятләр сөйлибез.
Бигрәк матур, бигрәк назлы
Безнең татар телебез.


8 укучы:

Бөек Тукай шигырьләрен
Язган татар телендә.

Тукай шигырьләрен укып
Шатланабыз без көн дә.


9 укучы:

Туган телдә аңлашабыз,
Әкиятләр сөйлибез.
Бигрәк матур, бигрәк назлы
Безнең татар телебез.






10 укучы:

Су анасы,Шүрәлене
Яратып та өлгердек,
Шүрәлеле урманнарның
Матурлыкларын күрдек.

Әки­ят­ләр сөй­ләп, тың­лап,
Тел­лә­ре­без ачы­ла.
«Су ана­сы», «Шү­рә­ле»­ләр –
Без­нең дус­лар ба­ры­сы да...




14 укучы:

Урманнарда озатып йөрдек,
Сарык белән кәҗәне
Йөрәкләрне сихерләде
Тукай әкиятләре.



15 укучы.

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.



(2 укучы “Бала белән күбәләк”шигырен сәхнәләштерә)

Малай:

- Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?



 Күбәләк:

- Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!



Укытучы:

Балалар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Балаларның каршыларына “Әлифба” килеп чыга.



Әлифба:

Мин – Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исәнмесез, балалар!

Хәрефстан иленә” рәхим итегез! .



16 укучы: 

Иң  якын Дустыбыз

Булдың син гел безнең.

 Һәр хәреф, елмаеп,

  Әйтте үз исемен.

 

17 укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)

 Әни дип телем ачылган,

 Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыгыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган?



18 укучы: (күкрәгендә Л хәрефе)

 Өйрәндем мин күп хәрефләр,

 Тырышып, тирләр түгеп.

  Мин яратам Л хәрефен,

  Кабатлыйм  лимон диеп.



19 укучы:  (күкрәгендә И хәрефе)

 И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

 Укымаска өйрәтә.



20 укучы:  (күкрәгендә Ф хәрефе)

  Ф хәрефе охшап тора

  Җылы яктагы филгә.

   Фәрит, Фәнис һәм Фәридә

  Мәктәпкә бара көн дә.



21 укучы:  (күкрәгендә Б хәрефе)

 Бөрлегәнем, җиләгем дип

 Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.



22 укучы:  (күкрәгендә А хәрефе

А хәрефе бөтен җирдә:

Алма, акбур агачта.

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.



23 укучы:

Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз да кирәкле.

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте!



24 укучы:  

Хәреф безгә юлны ачты

 Әкиятләр иленә.

 Шигырьләр һәм хикәяләр

 Өйрәндек без тиз генә.







25 укучы.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.



Алып баручы:

- Укучылар, ә хәрефләрне сезгә тагын нинди китап өйрәнергә ярдәм итте?



Укучылар:

Букварь!!!

Алып баручы.

Әйе, дөрес, әйдәгез Букварь дәресләрендә ниләр өйрәнгәнегезне күрсәтик әле.

                      

26 укучы:       

Алфавит всем надо знать!

Чтобы книги нам читать!

Девчонки и мальчишки!

Читайте больше книжки!



Букварь:

Учились вы по мне и встарь,

Я книга школьная — букварь!

Рисунки, буквы, точки,

Коротенькие строчки.

Тому, кто хочет много знать,

Кто хочет книги прочитать

Про горы, про долины,

Про водные глубины,

Про реки, звезды и моря —

Не обойтись без букваря!



Әлифба:  

Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

 Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын!

 Беләсез алмашка

Туган тел киләчәк

Ул сезгә бигрәк күп

Бүләкләр бирәчәк.





27укучы.

Букварь  и Алифба,

Мы рады видеть вас всегда.

Вас не забудем никогда.

Спасибо” скажем вам, друзья!

(“Туган тел” керә.)



Туган тел:

Исәнмесез, дусларым!

Мин Туган тел буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

Туган тел” китабы: Укучылар, хәзер мин тактага акбур белән сүзләр язам, кайбер хәрефләрен төшереп калдырам. Ә сез чыгып ул хәрефләрне язып куясыз. Яле, кем кыюрак?



(Уен- сузык авазлар өстәп сүзләр ясарга.

Ктп,дфтр, клм,мктп,дрс)



Укытучы:

Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез . Хәзер алар да сезнең көчләрегезне сынап карарлар.

Әти-әниләр: Балалар, Габдулла Тукайның ел фасылларына карата шигырь-табышмаклары бар. Игътибар белән тыңлагыз әле:



Елның дүрт фасылы

Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Иә, әйтеп кара.

(Яз көне)



Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.

Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,—
Бу кайчак була?

(Җәй көне)



Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була?

(Көз көне)



Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран,—
Бу кайчак, туган?

(Кыш көне)



Алып баручы.

Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән. Әйдәгез щле, балалар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерик .


Укучылар.
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.



Күмәк җыр: “Сез кирәк”



Укытучы:

Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.

Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

Алып баручы: Бүгенге көннең истәлеге итеп сезгә, хөрмәтле балалар, Г. Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен, русчадан тәрҗемәләрен эченә алган, төрле уеннар, башваткычлар белән тулыландырылган бик матур китап бүләк итәбез. “Тукай иленә сәяхәт” дип атала ул. Китап татар һәм рус телләрендә чыккан. Әти-әниләрегез әби-бабайларыгыз белән бергәләп укыгыз. Белемегез тагы да артсын! Сезне тагы да музейга кунакка көтеп калабыз!









Әдәбият исемлеге:

  1. Г. Тукай. Әсәрләр. 5 томлык. – Казан: Таткитнәшр., 1886.

  2. Тукай иленә сәяхәт = Путешествие в мир Тукая / [авт.-төз. : Т. Шакирова, Г. Хәйдәрова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 127 б.

  3. Г. Тукай . Фотоальбом / Төз. Һәм фот. З. Бәширов; Текст авт. М. Мәһдиев. – Казан: Таткитнәшр., 2006.

  4. Мирзахова Н. Туган телем – Тукай теле. // Мәгариф №4, 2011

5.Габдулла Тукай. Яз фәйтуны: шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр = Фаэтон весны : стихотворения, стихи для детей, сказки. – Москва: ООО “МАГИ “Из века в век”. – Казань: Татар. книж. Изд-во, 2011. – 400 с.: с ил.



























Бүген безнең бәйрәмебезгә Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары кунакка килгән, әйдәгез әле, аларны каршы алыйк. Хуш киләсез, Шүрәле, Мияубикә, түрдән узыгыз!

Шүрәле:Исәнмесез, балалар, ә сез мине таныдыгызмы, кем әле мин?

Балалар: Шүрәле!

Шүрәле:Мине каян беләсез? Мине кем язган?

Балалар:Габдулла Тукай язган. Без аның әкиятен укыдык!

Шүрәле:Әйе, балалар, күрәм сез инде укый-яза беләсез. Сез укырга нинди китаптан өйрәндегез соң?

Балалар:Әлифбадан!

Шүрәле:Алай булгач, әйтегез әле, мин кайда яшим7

Балалар:Урманда!

Шүрәле: Әйтегез әле, балалар, минем бер яраткан шөгылем бар, нәрсә әле ул?

Балалар: Кети-кети уйнарга яратасың!

Шүрәле: Бик дөрес, балалар, чыннан да бераз кети-кети уйнап күңел ачарга яратам шул. Урманга утын кисәргә, җиләк-җыярга килгән кешеләр дә эшләп арганнан соң ял итсеннәр дип тырышам. Ә менә бер егет мине кызык итте бит әле, балалар, аның исеме кем әле?

Балалар:Былтыр!

Шүрәле: Әйе шул, Былтыр! Ул минем бармакларымны бүрәнә ярыгына кыстырып калдырды. Әле киткәндә миңа берничә табышмак та әйтеп калдырды. Шул табышмакларга җавап тапсаң гына бу бәладән котылырсың, диде. Мин бик озак җавап эзләдем, миңа бары урманга җиләк җыярга килгән, сезнең кебек мәктәптә “Әлифба” өйрәнүче балалар гына ярдәм итә алды. Балалар, мин аларны сезгә дә әйтеп карыйм әле, җавабын табарсыз микән?