Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 5 нче гимназиясе
Гасыйм Лотфиның “Эш үткәч, үкенүдә файда юк” әсәренә технологик карта
Зәйнетдинова Гүзәлия Гыйлметдин кызы,
1 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2015 ел
Максат
Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Вакыйгалар арасындагы бәйләнешне табып, әсәрнең эчтәлеген аңлауларына ирешү.
Кошлар тормышы белән кызыксындыру.
Көтеләчәк нәтиҗә
Шәхси эшчәнлек: кошларның әһәмиятен аңлату, аларны саклау.
Регулятив эшчәнлек: әсәрне укып өлешләргә бүлү, алар арасындагы бәйләнешне табу һәм анализлау юлы белән нәтиҗә ясау.
Танып - белү эшчәнлеге:тиешле информацияне аерып ала белү.
Коммуникатив эшчәнлек: төркемнәрдә эшләү.
Төп төшенчәләр
Төшенчәләр:
Предметара бәйләнеш
Әйләнә - тирә дөнья белән танышу, татар теле, сынлы сәнгать, музыка
Ресурслар:
- төп
- өстәмә
С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Валитова “ Туган тел” , 1 сыйныф.
Кошлар рәсеме, ысул үрнәге.
Эшне оештыру төре
фронталь, индивидуаль, парлап һәм төркемнәрдә эш
Уку дәресенә технологик карта.
Үткәрү технологиясе
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
I . Оештыру өлеше.
Укучыларда эшкә уңай мотивация тудыру.
Эшчәнлеккә хәзерлек.
II . Уку мәсьәләсе кую.
.
Дәреслек белән эш:
Г. Лотфиның “ Эш үткәч, үкенүдә файда юк “ әсәрен укырбыз;
әсәрне вакыйгаларга бүлербез;
нәтиҗә ясарбыз. (регулятив һәм коммуникатив эшчәнлек)
III. Ысулны искә төшерү.
.
әсәрне укыйбыз;
ни турында икәнен ачыклыйбыз;
вакыйгаларга бүләбез;
әсәрне ике өлешкә бүләбез;
ике өлеш арасында бәйләнеш табабыз;
нәтиҗә ясыйбыз. (регулятив эшчәнлек)
IV . Сүзлек өстендә эш.
Сүзләр:
Эче поша - борчыла, уйлана мәгънәсендә.
Урман чикләвеге зурлыгындагы башы - кечкенә мәгънәсендә.(танып - белү эшчәнлеге)
V . Хикәя өстендә эш.
.
Катнашучыларны табыгыз;
Маратның кошларга мөнәсәбәте нинди?
Ул ничек күңел ачкан?
Бу уен аркасында нинди хәл килеп чыкты?
Кошлар сөйләшә алсалар, Маратка ни дип әйтерләр иде?Әсәрдән шул өзекне табып укыгыз.
Марат нигә үкенә?
Үкенүдән файда бармы?
Безгә кошлар ни өчен кирәк?
Гөжләп уку;
Кычкырып уку.
Әсәрдә катнашучылар: Марат, кошлар.
Ул кошларны яратмый, аларга таш ата.
Күлмәк итәгенә вак ташлар җыйнап, аларны кошларга ата.
Бу уен аркасында ул бер кошны үтерә.
Табып уку.
Кош үлгәнгә Марат нык үкенә.
Үкенүдән файда юк, үлгән кошны кире терелтеп булмый. (танып - белү эшчәнлеге)
Кошлар матур итеп сайрыйлар(кошлар сайравын магнитофон язмасында тыңлау), зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар һ.б.(шәхси эшчәнлек)
V I. Төркемдә эш.
Марат бакчада уйнап йөри.
Ул кошларга таш ата.
Кошка таш тиде.
Кош үлде.
Бер кошның Маратка әйтергә теләгән сүзләре.
Марат үкенде.
Үкенүдә файда юк.
1) Маратның күңел ачуы.
2) Маратның үкенүе.
1) Маратның начар эше.
2) Маратның яхшы эше.
1) Марат тәртипсез малай.
2) Марат тәртипле малай.
(регулятив эшчәнлек)
V I I. Нәтиҗә ясау.
Әсәр ни әйтергә тели?
Маратның кошларга мөнәсәбәте аша нинди үрнәк аласыз?
Нинди уку мәсьәләсе куйган идек?
Нәтиҗә ясадыкмы?
Моның өчен нәрсә эшләдек?
каршылык;
охшашлык;
кушылу;
сәбәп - нәтиҗә.
Әсәр безне кошларга тимәскә өйрәтә.Аларның файдасы турында сөйли.(шәхси эшчәнлек)
Эшеңне эшләгәнче башта уйла.Марат кебек үкенерлек булмасын.
Әсәрне укып,өлешләргә бүлү һәм нәтиҗә ясау.
Нәтиҗә ясадык.
Моның өчен ысул кулландык.
VIII.Йомгаклау.