Дәрес: Әйләнә-тирә дөнья
3 нче сыйныф
Тема: Сәяхәт итеп, дөньяны өйрәнәбез
Максат:
- Сәяхәткә әзерләнү кагыйдәләрен өйрәнү.
- Туризм кагыйдәләре белән танышу.
-Төрле халыкларның мәдәнитен хөрмәт итәргә кирәклекне аңлау.
-Сәяхәт итүгә кызыксыну уяту.
Планлаштырылган нәтиҗә:
предмет буенча: укучылар сәяхәткә әзерләнүнең төп кагыйдәләрен үзләштерәләр; бару урынын дөрес билгеләргә нәрсә ярдәм итүен ачыкларлар; нәтиҗә чыгарырлар; алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнерләр;
Предметара нәтиҗә:
танып -белү:төрле халыкларның туризмга бәйле традицияларын үзләштерергә; аларны чагыштыра һәм аера белергә; текстны мөстәкыйль укып аңлау;
регулятив: укыту этабында куелган уку мәсьәләсен аңларга һәм истә калдырырга; укытучы һәм иптәшләре белән бергә башкарган эшнең нәтиҗәсен бәяли белергә; бирелгән эшне башкарганда укытучы биргән яки китаптагы инструкцияне дөрес үтәргә өйрәнерләр;
коммуникатив: үз фикерләрен яклый, исбатлый, аңлата белергә; төркемнәрдә яки парларда эшли белергә; парларда яки төркемдә бер-берсен аңларга, иптәшенең фикерен тыңлый белергә, үз фикерен аңлатырга, нәкъ шуларны үз эшчәнлеген оештырганда, күмәк эшләгәндә куллана белергә;
шәхси нәтиҗә: дәрес ахырында сорауларга җавап бирә белергә; үзе ирешкән нәтиҗәне бәяли белергә; максатка ирешүдә активлыгын аңларга ;
Дәресне үткәрү өчен кирәкле уңайлыклар:
- Таратылыр өчен материал;
- Дәреслек "Әйләнә-тирә дөнья" 1 кисәк, 3 класс, А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.
- Компьютер, экран, презентация;
Дәрес барышы.
Дуслар елмаеп караса, Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә!?
- Кәефләрегез яхшымы? Мин сезгә уңышлы эш телим.
Укучылар дәресне сәламлиләр һәм дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр.
Укучыларны рухи, психологик хәзерләү.
Актуальләштерү өлеше.
Мотивлаштыру.
Хәзергә сезнең иҗади эшләрегезне тыңлап карыйк. Рәхим итегез
- Яңа белемнәр үзләштерергә әзер булсагыз,әйләнә-тирә дәресен башлыйбыз. Хәзергә сезнең иҗади эшләрегезне тыңлап карыйк. Рәхим итегез, кирәк булса бер-беребезгә булышырбыз.
1төркем: Урынның планы.
2 төркем:Нинди планнар була?
3төркем:Картаны ничек укырга?
4 төркем: Материклар һәм дөнья кисәкләре.
Иҗади эш буенча төркемнәр чыгыш ясыйлар.
Алда үтелгән белемнәрне куллану.
Укучылар алдагы дәрестә алган белемнәрен кулланалар.
Сөйләм телен үстерү, үзләштергән белемнәрен куллана белү.
Эшчәнлекне ачыклау.
1) Проблемалы ситуация
2) Теманы китереп чыгару.
-Рәхмәт, чыгышларыгыз өчен. Материклар белән таныштык, картаны өйрәндек. Хәзер минем кулда рюкзак һәм чемодан. Ничек уйлыйсыз, нәрсәгә кирәк икән алар миңа?
-Сәяхәткә кайларга брырга була?
- Кемнәрнең сәяхәткә чыкканы бар?
-Сәяхәткә бару нәрсәгә кирәк? Ул безгә нәрсә бирә?
-Сез сәяхәтнең нәрәдән башланганын беләсезме?
-Әйе, ләкин әзерләнә беләбезме икән.
-Дәреснең темасы нинди булыр?
Дәресебезнең темасы:"Сәяхәт итеп, дөньяны өйрәнәбез."
Укучылар сәяхәткә чыгу турында сөйләшербез дигән нәтиҗәгә килергә тиешләр.
Укучыларның фикерләре тыңлана.
-Сәхәткә бару өчен.
Укучылар сөйли.
-Бүтән илләргә, шәһәрләргә, тауларга, үзебезнең шәһәр буенча һ.б.
-Аңа әзерлектән башлана.
-Дәрестә белә алабыз.
Укучылар: Безнең дәресебез сәяхәт турына.
Максатны ачыкларга тырышу, белгәнгә нигезләнеп, бүген нәрсә эшләячәгебезне ачыклау.
Яңа белем өстендә эш.
Ял минуты
Барлык сорауга җавап бирү өчен дәреслеккә күз салыйк әле.
Дәреслекнең 32-33, 35 бит укыйтән 1 абзац укырсыз һәм сорауларга җаваплар табарсыз. Аңламаган урынга “ –“ тамгасы, бик кызыклы җирләрдә”!” билгесе куерга мөмкин
Дәреслек белән эш.
Сорауларга җавап эзлиләр.
1.Сәяхәткә әзерләнүнең беренче кагыйдәсе нинди?
2.Бару урынын дөрес билгеләргә нәрсә ярдәм итә?
3.Сәяхәт көндәлеген алып бару өчен нәрсәләр кирәк?
4.Сәяхәткә җыенганда һава торышын белү нәрсәгә кирәк?
5. Дәвам итегез: яхшы дус белән юл кыскарак,...
Дәреслек белән эшләргә өйрәнү- информацияне таба белү.
Яңа белемнәрне ныгыту.
Карточкаларда иҗади иҗади эш эшлисез, тикшертергә миңа киләсез.
Сез сәяхәткә җыенасыз. Аның истәлекле булуын телисез.
Үзең яши торган шәһәр буйлап сәяхәткә бару планын төзү.
Максаты ___________________
Урыны______________________
Белешмә китаплар___________
Юл күрсәткечләр_____________
Җиһазлау____________________
Һава торышы ________________
Өс киеме ___________________
Юлдашың ___________________
Мөстәкыйль эш. Тормышта алган тәҗрибәне, белемнәрне куллана белү.
Яңа белемнәрне ныгытуны дәвам итү.
Нетбукларда эш.
Нәтиҗә: табигатькә сакчыл караш – ул катгый таләп.
Кемнәр өстәмә материалны карап чыгарга өлгерде?
Безгә дә сөйләп китәргә теләмисезме?
Нәтиҗә: безнең һәркайсыбыз башка халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен ихтирам итәргә тиеш.
Башка халыкларның традициялары белән танышалар.
1 вариант Кабатлау һәм ныгытуга биремнәр.
2 вариант Ныгытуга биремнәр Һәм өстәмә материал.
Үзләрен контрольләргә өйрәнәләр.
Үз фикерләнен дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү
Рефлексия.
Карточка буенча нәтиҗә.
-Кем дәрестә үзе теләгән билгене алды?
- Кемнең кимрәк булды?
- Ничек уйлыйсың, ни өчен кимрәк булды икән?
- Нәрсә ошады? Нәрсә ошамады? Ни өчен?
-Үзегезнең кәефегезне күрсәтегез әле(смайлик алалар)
Сәяхәткә бару планнары белән таныштыру.
Укучыларның җаваплары. Бөтен әйтелгәннәр дә кабул ителә.
Үзбәя куярга өйрәнәләр.
Йомгаклау.
Кызыклы бер сәяхәтең турында яз һәм
рәсемен яса.
*Соңгы сәяхәтең буенча фото рәсемнәр кулланып презентация яса.
Балалар, сез бүген молодцы!
Дәрес тәмам.
Укытучы өй эшен аңлата.
Укытучының мактавын тыңлыйлар.
Укытучының рухи бәясе.
Өстәмә материал.
Башка халыкларның гореф-гадәтләре.
Гарәп илләрендә фатирның яки башка әйберләрнең матурлыгына сокланырга ярамый. Ялгышлык китсә, аны хуҗа сиңа бүләк итәргә тиеш була. Хуҗаның хатынына бүләк бирү әдәпсезлек билгесе булып санала.
[pic]
Германиядә кунакка буш кул белән бару дөрес түгел. Үзең белән нәрсәдер алып барырга кирәк.Иң кулае – кыйммәт булмаган сувенир. Үз кулың белән ясалган яки чит илдән алып килгән әйбер бик кадерле санала.
Нәтиҗә: безнең һәркайсыбыз башка халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен ихтирам итәргә тиеш.
[pic]
Танылган сәяхәтчеләр: Николай Миклухо – Маклай
Афанасий Никитин беренче рус сәяхәтчесе.
Николай Пржевальский
Федор Конюхов
Татар сәяхәтчеләре:
Бәхтияров 17гасырда Себергә юл салучы. Фамилиясе төрки телдән “ бәхетле ир – ат” дигән сүзне аңлата.
Бегичевлар 16 гасырда танылган галим, диңгезчеләр.
Кулланылган әдәбият:
«Поурочные разработки по курсу окружающий мир 1 класс» Т.Н.Максимова Москва «ВАКО» 2015 год.
Энциклопедия «Всё обо всём», Москва, 1997 год.
Энциклопедия для детей. Москва,2014 год.
.
.