Бал – сәламәтлек эликсиры
(1-4 нчы сыйныфта сәламәтлек сәгате дәресендә
проект методын куллану )
Укытучы : Әхмәтҗанова Г.И..
Тема : Бал – сәламәтлек эликсиры.
Максат : - укучыларга сәламәтлекнең, башлыча, гадәтләребез, яшәү рәвешебез,туклануы-
бызга бәйле булуын төшендерү ;
- балның азык буларак кыйммәте, дәвалау үзлекләре турында укучыларның белем-
нәрен тирәнәйтү, аларда умартачы һөнәре белән кызыксыну уяту, эш сөю һәм эш
мәкәрлек сыйфатлары формалаштыру;
- укытуның проект технологиясен кулланып, укучыларның мөстәкыйльлеген, сөй-
ләм телен, фикерләү сәләтен камилләштерү ;
- үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү;
Җиһазлау : Н. Римский-Корсаков “Солтан патша” операсыннан “Шөпшә очуы” көе язмасы,
ноутбукта слайдлар, кортчылык продуктлары, А. Алишның “Нечкәбил” әкиятенә
ясалган рәсемнәр, мәкальләр, рецепт өчен кирәкле әйберләр, карточкаларда сүзләр. .
Укучылар алдан төркемнәргә бүленә. Һәр төркем үзенә бал, умартачылык буенча тема сай-лый. Һәр төркем үзенең темасын башкаларга аңлатырлык итеп әзерләнә, моның өчен төрле китаплардан, гәҗитләрдән, интернеттан файдаланырга була. Укытучы аларга ярдәм итә.
Дәрес барышы :
I. Оештыру : ( уңай психологик халәт тудыру )
Энергизатор “Кояшка тартылабыз”:
- Укучылар, исәнмесез! Парлашып бер-беребезгә карап басабыз, аяклар туры, үкчәләр бергә.
Уч төпләрен кушып, күкрәк турысына куябыз. Тирән итеп сулыш алабыз. Үкчәләрне җирдән алмыйча гына югарыга тартылабыз. Бер-беребезгә елмаябыз, тынычланабыз, утырабыз.
II. Актуальләштерү :
- Балалар, бүгенге дәрестә без төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Һәр төркем үзе сайлап алган бүлек буенча чыгыш ясар. Төркемнәр башкарган эшкә бергәләп бәя бирербез. Эшне дөрес оештырыр өчен, сез төгәл, тырыш, игътибарлы, гадел булырга тиешсез.
- Укучылар, бүгенге дәрес темасына күз салыгыз әле (тактада). Монда сезгә кайсы сүз аңла-шылмый? Бал – сәламәтлек эликсиры. Әйе, эликсир – ул тормыш өчен кирәкле дару, төнәтмә дигән сүз. Димәк, без бүген балның сәламәтлек өчен кирәклеге, файдасы турында сөйләшер-без.
III. Яңа материал өстендә эшләү:
Нәрсә ул сәламәтлек? ( сәламәтлек – ул организмның дөрес, нормаль эшчәнлеге, саулык, тазалык)
Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?(укучылар җавапларны әйтә, укытучы карточкалар ярдәмендә тактадагы “сәламәтлек” сүзе тирәли аларны беркетә бара
Чисталык
Начар гадәттән саклану
Табигать бүләкләре
[pic] [pic] [pic]
Сәламәтлек
[pic]
[pic] [pic]
Чыныгу, хәрәкәтләнү
Дөрес туклану
Хезмәт һәм ял
[pic]
- Әйе, укучылар,без бүген сезнең белән табигать бүләкләренә тукталырбыз. Чынлап торып та балны борын-борын заманнарда ук Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә җибәрелгән бүләк дип санаганнар.
( Язмада Н.Римский-Корсаковның “Солтан патша” олерасыннан “Шөпшә очуы” көеннән өзек яңгырый)
1 нче төркем чыгышы:
1 нче укучы : Бал корты – бөҗәк, чага торган, күмәк яшәүче кортларга керә (рәсеме күрсәтелә)
2 нче укучы : Кеше бал кортының продуктларын элек үк куллана башлаган.
Слайдта “Паучья пещера” рәсеме
Укытучы : Укучылар, менә бу рәсем Испаниядәге Үрмәкүч мәгарәсендә б.э.к. XIV-IX гасыр-
ларда ук таш кыяга төшерелгән рәсем. Анда үрмәләп менеп кыргый кортлар оясыннан кәрзиненә бал салучы хатын сурәтләнгән.
3 нче укучы : Һиндстанда моннан 5-7 мең еллер элек үк балның һәм тома балавызның файдалы үзлекләре билгеле булган.
1 нче укучы : Борынгы Кытайда балны төрле авыруларга каршы дару буларак кулланганнар һәм корт чактырып дәваланганнар.
2 нче укучы : Борынгы Мисырда бал белән күз авыруларын, яралы һәм пешкән урыннарны дәвалаганнар.
Укытучы : Әйе, укучылар, борынгы акыл ияләре дә бал ашаган кешенең гомере- озын, акылы саф, ихтыяры –нык була дип исәпләгәннәр.Мең еллар элек яшәгән Әбугалисина да йөрәк авырулы кешеләрне бал белән дәвалаган.
1 нче төркем бик яхшы әзерләнгән. Аларның эшенә бәя биреп билгеләребезне күтәрәбез. Димәк, без бу укучыларга ... билгесе куябыз.
2 нче төркем А. Алишның “Нечкәбил” әкиятен сәхнәләштерә. Укучылар бергәләп бәяләнә.
Укытучы: Ә сез нинди корт продуктларын беләсез?
( укучыларның җавапларын тыңлаганнан соң, слайд күрсәтелә )
[pic] [pic] [pic] чәчәк серкәсе чыршын(перга) ана корт сөте (маточное молочко)
[pic] [pic] [pic] бал Бал корты корт агуы
[pic] [pic]
тома балавыз (прополис) балавыз (воск) забрус (кәрәз капкачы)
Укытучы : Безне корт продуктларының файдасы белән 3 нче төркем укучылары таныштырыр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк.
1 нче укучы : Бал – ул умарта кортлары эшкәрткән чәчәк нектары. Ул, нинди үсемлектән җыелуына карап , төрле төстә була, мәсәлән, кызгылт, коңгырт, карасу төстә.
2 нче укучы :Прополис – җилемле матдә, аны кортлар агач бөреләреннән җыеп эшкәртәләр, ул бактерияләрне бетерә.
3 нче укучы :Чәчәкләрдән җыелган серкәне кортлар бал икмәгенә (чыршынга) әйләндерәләр.
Ул корт личинкаларына кирәк. Анда витамин, аксым, май бар
1 нче укучы : Балавыз кортларның организмында ясала, бигрәк тә кортлар балны, бал икмә-ген күп ашасалар, күп ясала. Кәрәзләр төзү өчен кирәк.
Укытучы : Дөрес, укучылар, һәм менә шушы барлык төр корт продуктлары да сәламәт-
лек өчен файдалы, ләкин аларны белеп, билгеле күләмдә генә кулланырга кирәк. Ана корт сөтеннән , мәсәлән, “Апилак” дигән дару әзерләнә, ул йөрәк авыруларын дәвалаганда кул-ланыла. Корт агуы ревматизмнан дәва, прополис тире авыруларыннан, авыз эче бозылганда кулланыла. Гомумән, балдагы шикәр тиз эшкәртелә, балда кальций, фосфор бар. Дәва өчен бигрәк тә юкә, урман чәчәкләре һәм карабодай баллары файдалы.
(3 нче төркем укучыларын бәяләү)
Ял минуты :
Укытучы : Ә хәзер , укучылар, ял итеп алыйк
Ә. Фәйзинең “Асия” шигырен бергәләп сөйләү һәм имитацияләп хәрәкәтләр ясау.
Укытучы : Ә хәзер 4 нче төркем укучылары бал белән дәвалану рецептлары белән таныштырып китәрләр.
4 нче төркем. 1 нче укучы :Ангинадан . 1 аш кашыгы кипкән ромашканы 1 стакан кайнар суда пешеклибез. Суынгач, сөзеп, 1 чәй кашыгы бал өстәп болгатабыз.Авыз эче бозылганда, тамак авыртканда чайкау өчен менә дигән дару ( ясап күрсәтә).
2 нче укучы : 1 аш кашыгы балны, әз-әзләп кабып, эреп беткәнче авыз куышлыгында тотарга, суыру хәрәкәтләре ясарга (ясап күрсәтә). 15-20 минуттан соң 1 стакан кайнар үлән чәе эчеп куярга.
3 нче укучы : Йокысызлыктан . Йокларга ятарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы балны бүлмә температурасындагы 1 стакан суга туглап эчәргә (ясап күрсәтә).
( 4 нче төркем укучыларын бәяләү)
Слайдтан умартачылык турында рәсем карап үтү.
Укытучы : Умартачылык, укучылар, бик киң таралган. Бигрәк тә Украинада, Башкортстанда, Татарстанда, Алтайда яхшы үсеш алган. Безнең авылда да умарта асраучылар күп кенә, барлы-гы 156 баш умарта бар икән безнең авылда. Сезнең кайсыларыгызда умарталар бар ? Аны кем карый ? Сезне корт чакканы бармы ? Аллергия бирмиме ?
Әйе, укучылар, кайбер кешеләргә корт чагуы килешми дә, вакытында ярдәм күрсәтелмә-сә,андый кеше корт чагуыннан үлеп тә китәргә мөмкин.Ә инде умартачылар ул корт чагуын сизмиләр дә. Һәм умарта асрау бик күп эш таләп итә. Аны үзләре дә бал кортлары кебек тырыш кешеләр генә асрый ала.
Укытучы : Ә менә бизәнү сәнгатендә бал ничек кулланыла, кем әйтә ала ? Материаллар эзләгәндә анысына юлыкмадыгызмы ?
( балавыздан, прополистан, балдан кул һәм бит тиресе өчен тукландыргыч кремнар ясыйлар, чәчне үстерү, ныгыту өчен шампуньнар ясыйлар)
Укытучы : Укучылар, димәк, кортчылык продуктлары, сәламәтлек өчен файдалы булганга, киң кулланыла икән. Ләкин әле бал кортлары сәламәтлек эликсиры чыганагы гына түгел, ә үсемлекләрне серкәләндерүчеләр дә бит. Бу тырыш бөҗәкләр булмаса, үсемлекләр күп булып үсә дә алмаслар иде.
Ә бүгенге дәрескә сезнең әниләрегез дә бик тырышып әзерләнде бит, алар безгә бал кушып әзерләгән ризыкларын күчтәнәч итеп җибәргәннәр. Алданрак без, “чәй эчәбез бал белән” дип алдап кына сөйләгән идек, ә хәзер.әйдәгез, чынлап торып, бал белән чәй эчеп алыйк.
(алдан әзерләнгән өстәл янында бергәләп чәй эчү)
IV. Йомгаклау.
Укытучы: Балалар, сез бу дәрескә аеруча тырышып әзерләндегез, эзләндегез, дәрестә дә бик актив булдыгыз, бал кортлары кебек тырыштыгыз. Чыннан да безгә иң кирәк нәрсә - саулык.
Сәламәтлек – иң зур байлык ул. Озак һәм бәхетле яшисе килгән кеше, иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Ә бүгенге дәрестә ишеткәннәр, күргәннәр сезнең исегездә калып, күпмедер күләмдә тормышта аларны кулланасыз икән, мин бик шат. Сәламәт булыгыз! Рәхмәт сезгә!