Урок по татарской литературе на тему Яз билгеләре

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


«Яз билгеләре»

рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен уку дәресе, 2нче сыйныф

Рәзинә ИСМӘГЫЙЛОВА,

Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче урта мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1.Укучыларның яз билгеләре турында белемнәрне гомумиләштерү. Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

3. Укучыларда туган як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

ҖИҺАЗЛАУ: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, таймер.

ДӘРЕСЛЕК: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова, “Күңелле татар теле”, 2013

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ

- СТЁ ЗЕ КЛАСС

- ТИК - ТЭК – ТОУ

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

- ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп).

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

1) Уңай психологик халәт  булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Каршыда утырган һәм янәшәдә утырган укучыларны сәламләү.

Укучыларның йөзгә- йөз партнерлар белән исәнләшүләре:

- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Укучыларның җилкәгә- җилкә партнерлар белән исәнләшүләре:

- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

2) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

II. Актуальләштерү:

        1) Фонетик күнегү башкару. (слайдтан укыла)

Ка- кар-кара- карга

Кара карга кунган карга.

2) Өй эшен тикшерү.

- Үткән дәрестә нинди проблема куелган иде.

- Без Язсылуны коткару өчен, яз билгеләрен өйрәнергә тиеш идек.

- Өй эшен СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы белән тикшерербез.

СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы белән эшләү. (Һәр укучыга битләр бирелә һәм укучылар өйрәнеп килгән яз билгеләрен язалар (2 минут). Вакыт беткәч, соңгы язудан соң горизонталь сызык сызалар.Укытучы сигналы буенча укучылар басалар, урындыкларны әйбәтләп куялар һәм үзләренә пар табып, җавапларын тикшеләләр. Җаваплары туры килсә, туры килгән җавап янына v билгесе куела. Әгәр ул җавап булмаса, сызыктан соң өстәп языла. Билгеләнгән вакыт (3 минут) үткәч, укучылар урыннарына утыралар.)

- Икенче өстәлдәге дүртенче номерлы укучы җавапларны укый.

- Беренче өстәлдәге икенче номерлы укучы үзенең җавапларын укый.

- Яхшы, укучылар, яз билгеләрен беләсез икән. Димәк, без Язсылуга булыша алырбызмы?

III. Төп өлеш.

1. -Хат ташучы мәктәпкә килгәндә миңа хат бирде. Язсылу безгә хат язган . Хатны укыйбызмы?

- Исәнмесез, кадерле дусларым! (слайд)

Карлы – буранлы кыштан соң,

Килдем сезне сагынып.

Өч матур кызымны алып.

-         Нинди өч кыз икән соң ул?

- Хәзер табышмакларны укып, аларның җавапларын табарга кирәк.

Тамчы тама кыектан, Слайд

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

Булмый язны туктатып!”

Төнлә суык шарт та шарт.

Кайсы ай мин?...    (Март!)


Ага юлдан гөрләвек, Слайд

Кар эчендә күлдәвек,

Агачларда бөреләр

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә.

Кайсы айда?...    (Апрельда!)

 

Шау чәчәктә агачлар –   Слайд

Чияләр, алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап – ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

 Кайсы ай мин?...   (Май ае!)    

(Л.Лерон “Язсылу”)

  1. Яз турында җөмләләр төзү.

(Сүзләр: Җылы, яз, кояш, кошлар, кар, матур, яфрак, көн, агач.)

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .

- Өченче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына , тәртип буенча 3х3 рәвешендә урнаштыра.

- Сез хәзер сүзләрдән 2 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча.

- Башка сүзләр өстәргә ярый.

- Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

- Вакытыгыз бетте.

- Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз.

-Беренче булып дүртенче номерлы укучы үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз.

- Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)

- Молодцы. Минем беренче өстәлдәге 3 нче номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага яз. Җөмләдә хаталар булса, төзәтелә.

- Ә хәзер икенче өстәлдәге 1 нче номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? (Берничә укучының җөмләләре укыла һәм тактага языла.)

Ял минуты. ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН – ( “встать –сесть” обучающая структура для получения информации о классе). Яз билгеләре булса басасыз.

Кар ява, тамчы тама, кояш җылыта, кошлар җылы якка китә, үлән үсә, кар эри.

IV. Ныгыту.

  1. Дөрес тәрҗемәне тап. (слайд)

кояш тает

эри трава

үлән капает

кыздыра цветок

тамчы растет

яфрак солнце

чәчәк лист

үсә греет

  1. Ситуатив күнегүләр

Спроси у друга:

  • любит ли он весну;

  • - тепло ли на улице.

5. Рефлексия:

1. Ничек уйлыйсыз, Язсылуга булыша алдыкмы?

2. Укытучы сүзе:

- Әйе, укучылар, һәр ел фасылы үзенчә матур. Безнең туган ягыбызның табигате бик төрле. Һәр кеше үзенең туган җирен, туган ягын яратырга һәм сакларга тиеш. Бу һәрберебезнең бурычы.

3. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр кую.

4. Өй эше. Рәсемнәр ясарга, хикәя төзергә.

Дәрес бетте. Сау булыгыз.