Математикадан дәрес конспекты. 2 класс. Укытучы: Мотыгуллина Р. Н.
Тема. Метрның сантиметр һәм дециметр белән бәйлелеге.
Дәрес формасы. Сингапур алымнары кулланып төзелгән ныгыту дәресе.
Максат: Метр, метрның сантиметр һәм дециметр белән бәйлелеген ныгыту; предметларның озынлыгын дөрес үлчәү һәм дөрес үлчәү берәмлеге куллану; исәпләү күнекмәләрен, мәсьәләләр чишү күнекмәләрен камилләштерү.
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру:
Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, җәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү; үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып – белү: метрның сантиметр һәм дециметр белән бәйлелеген ныгыту, мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү, көндәлек тормышта исәпләүне куллануга өйрәтү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен җиткерү, алган мәгълүматларны куллана белү.
Җиһазлау: Дәреслек, дәфтәр, ноутбук, конвертта геометрик материаллар
Укучылар эшчәнлеге Сингапурские обучающие структуры
УУГ
Орг.момент
- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.
- Дәрескә керешеп китү өчен, мин сезгә билетлар “сатам”. Моның өчен сезгә бәхетле санны ачыкларга кирәк. (Билеттагы цифрларны кушарга, әгәр килеп чыккан сан 2 гә бүленә икән, билет — бәхетле. Мәсәлән, 141, 242, 330, 451, 112, 606, 732, 808, 402. Билетлар барысы да бәхетле булырга тиеш.)
- Ике – ул пар. Әйдәгез, янәшә һәм каршы күршеләрегез белән исәнләшик тә дәресне башлыйк.
Баш бармак күрсәтү, учлар белән түбә ясау( позитивная взаимозависимость), йодрык белән иптәшеңә кагылу.(индавидуальная ответственность)
2.Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү
2. Математик разминка.
1) таблица белү.
Синең апаңа ничә яшь?” — дип сораган Марат Ринаттан. “Ә син үзең бел, — дип җавап биргән Ринат. — Иң зур берурынлы санны ике тапкыр зурайтсаң, минем апамның яше килеп чыга.” Марат аңлады. Ә син? (18 яшь.)
- Тормышта таблица белү кирәкме?
2) Саннар рәте
Тактада саннар: 15, 12, 40, 3, 21, 37, 69.
— Артык санны тап. Аңлат. (3)
— Икеурынлы санарны 1 гә арттыр һәм 1 гә кимет, ә берурынлы санны 10 га арттыр.
3) Борынгы озынлык үлчәү берәмлекләре.
Парта буен карышларда, ишекне футларда, тактаны сажиннарда , сыйныф иңен адымнарда күрсәт.
4) Узган дәрестә нинди озынлык үлчәү берәмлекләре белән таныштык? (м)
Ә метрларда нәрсәләрне үлчәп була?
1м =...дм
1м=...см
4) дм да күрсәт:
8м1дм=...дм 54дм=...м...дм
3м9дм=...дм 77дм=...м...дм
5) Предмет һәм үлчәү берәмлеген чагыштыр.
Азат үлчәү берәмлекләрен бутаган. Дөресләп яз.
Чебен – 1дм (см)
Алмагач – 50 см (дм)
Дәфтәр – 20 дм (см)
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне тулы әйтә белү.
ХАЙ ФАЙФ – тынычлыну сигналы
3.Дәреснең темасын билгеләү
1. Телдән мәсьәләләр чишү. Мәсьәлә кушу белән чишелә дисәгез — басыгыз, ә кем башка фикердә – утырып калсын.
№3, 5 бит 9
2. Логик фикерләүгә модельләр белән практик эш.
№4, бит9
3. Мәсьәлә чишү №6, бит9
Барысы - 100 сум 100 – 20 – 60=20
Шоколад - 20 сум 100 – (20+60)= 20
Конфет - 60 сум
Печенье - ? сум
4. Логик фикерләүгә күнегүләр.
№8
Тэйк Оф Тач Даун структурасы
Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү
4.Физкультминутка.
б) Физкультминутка.
- Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз һәм урындыкларыгызны этеп куегыз. Музыка туктауга, сез янәшәгездәге иптәшегез белән парлашып исәнләшегез. Соңрак мин сорау бирәм һәм сез аңа җавап табарга тиеш.
1. 9X8, 7X6, 5X9, 3X7, 6X8
2. 42:6, 27:9, 54:6, 35:7, 28:4
Партнерларыгызга рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз.
Микс-Пэа-Шэа. РЕЛЛИ РОБИН (кыска җавап) кулланып.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү.
5.Ныгыту күнегүләре
Мөстәкыйль эшлиләр. РТ стр 26 - 27
6.Рефлексия
- Нинди яңалыклар белдең?
- Нәрсә кабатладык?
Билгеләр кую.
- укучылар җавабы
Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
7. Өй эше
№1, 2, 7, бит 8 -9