Технологическая карта урока татарской литературы.

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


3 сыйныф, тат. төркеме Дәрес № Үткәрү вакыты:


Укытучы

Гиниятуллина Л.С.

Предмет

Әдәби уку

Тема

Әтәч белән борчак” (рус халык әкияте).

Максат

1) Әкият белән танышу, эчтәлегенә төшенү.

2) Дөрес, аңлап укый белү; сорауларга тулы, төгәл җавап бирә белү; дөрес әйтү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү.

3) Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, үзара дус булу теләге тәрбияләү.

Планлаштырылган
нәтиҗәләр

Шәхси: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү.

Метапредмет: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Предмет: аңлап йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту; укытучы ярдәмендә план төзү күнекмәләрен булдыру.

Танып-белү: әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган күренешләргә, хис-кичерешләргә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив: үз фикерләрен телдән җиткерә белү.

Регулятив: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү.

Дәреснең тибы

Яңа материалны өйрәнү

Төп төшенчәләр

Әтәч, борчак, тавык, тамак, май

Предметара бәйләнеш

рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

дәреслек, сүзлекләр

Җиһазлау

ноутбук,

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

  • Кәефләрегез яхшымы?

  • Бик яшы. Яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

Дәрестә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Актуальләштерү

6 мин.


Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

1.Өй эшен тикшерү.


2. Сыер май бирсен өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

3. “Әтәч белән борчак” исемле рус халык әкияте белән танышачаклары турында әйтә.



Төркемнәрдә фикер алышалар



Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү


Проблема тудыра.

Бу әкият нәрсә турында булыр икән?


Парларда фикер алышалар.





Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек.

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану). 5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау

Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру:

- сыердан май алу өчен тавык нинди юллар үтә?



Укучылар җавап бирәләр



Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең юлларын эзләү.

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: әсәр белән танышу, аңлау

Әкиятне уку, 106-108 битләр.

Укучылар чылбыр буенча укыйлар.

Коммуникатив: конспект язу, аңлашылмаган җирләрендә туктап бер-берсенә аңлату.

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

Әкиятнең кыскача эчтәлеген әйтү.

Төркемнәрдә фикер алышалар, һәр төркемнән 1 укучы үз сүзләре белән сөйләп карый.




Танып белү: белемнәрне структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. 6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.


Сорауларга җавап бирү, 108 бит.

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.

Танып белү:

уй-фикерне сөйләмдә аңлап һәм ирекле оештыру.

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Сез бүгенге дәрестә

нәрсәләр белдегез?

- Нинди нәтиҗә ясый аласыз? Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?


Укучылар төркемнәрдә, бер-берсенә тема буенча сораулар бирәләр һәм җаваплар тыңлыйлар.

Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау.


Рефлексия

6 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.


Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Өй эше бирү һәм аңлату.

106-108 нче битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Танып белү: эш –хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү.