Открытый урок: Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Ачык дәрес конспекты 8 класс

Тема: Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау

Максат: 1) гади җөмләгә синтаксик анализ ясауга ярдәм итү; 2) алган белемнәреңне файдаланып, үз фикереңне дәлилли белү, 3) бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә шартлар тудыру.

Җиһаз: Дәреслек, таблицалар, проектор, такта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Исәнмесез, укучылар! Менә без инде чирек ахырына да килеп җитәбез. Күп кенә нәрсәләр өйрәндек. Менә бу дәрестә без үзебезнең алган белемнәрне күрсәтергә тиеш булабыз.

II. Өй эшен тикшерү. Актив кулланылышта булган сүзләрне искә төшерү, кабатлау иде. ( Бер укучы сорый, икенче укучы җавап бирә.)

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Шушы сүзләрне кертеп, үзеңнең партадашың белән диалог төзү. Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

III.Яңа материал өйрәнү. Китапның соңгы битендә (калын тышында) таблица бар. Әйдәгез карап китик әле. Җөмлә баш кисәкләрдән һәм иярчен кисәкләрдән тора. Баш кисәкләр ул: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл. Таблицаны баганалап укыту. Хәзер тактага карыйбыз.

Тактада җөмлә калыплары:

Илнур ... барган. Нинди сорау куябыз?

  1. базарга


  1. бакчага


  1. кибеткә


Илнурга ... көн бик ошый.

  1. көзге


  1. җәйге


  1. язгы

Илнур бакчада ... җыйган.

  1. кишер


  1. кыяр

  1. алма

Алия гөмбәгә ... белән барган.

  1. дәу әнисе


  1. Илнур


  1. дусты

Алия ... гөмбә җыйган.

  1. ике сәгать


  1. дүрт сәгать


  1. ярты сәгать



Әйтегез әле, бу җөмләләрнең ахырына нинди тыныш билгесе куябыз? (Өтер, сызык, нокта, ике нокта)

Әгәр җөмлә ия белән хәбәрдән торса бу тулы җөмлә була (полное), әгәр бер баш кисәктән генә торса бу ким (неполное) җөмлә була.

Җөмлә төрләре буенча без: хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне беләбез.



Хикәя җөмлә: Болыт килә. Яңгыр ява.

Сорау җөмлә: Болыт киләме? Яңгыр явамы?

Боеру җөмлә: Болыт кил. Яңгыр яу.

Тойгылы җөмлә: Болыт килә! Яңгыр ява!



Раслау (утвердительные): Болыт килә.

Инкяр (отрицательные): Болыт килми.

Ике составлы: Болыт килә. Яңгыр ява.

Бер составлы: Болытлар. Яңгыр.



Җыйнак җөмлә (нераспростроненное): Кар ява.

Җәенке җөмлә (распростроненное) Тышта йомшак кар ява.

Гади җөмлә: Болыт килә.

Кушма җөмлә: Болыт килә, яңгыр ява.

Хәзер без сезнең белән җөмләләрне тикшереп карыйбыз.

Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау:

  1. Җөмләнең грамматик кисәкләре билгеләнә.

  1. Баш кисәкләр: ия, хәбәр.

  2. Иярчен кисәкләр: аергыч, тәмамлык, хәл.

  3. Модаль кисәкләр: кереш сүз, эндәш сүз.



  1. Җөмләнең семантик билгеләре күрсәтелә.

  1. Әйтү максатына карап, хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр күрсәтелә.

  2. Раслау һәи инкяр җөмләләр билгеләнә.



  1. Структур билгеләре тикшерелә.

  1. Бер һәм ике состалы җөмләләр.

  2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

  3. Тулы һәм ким җөмләләр.

  4. Аерымланган хәлләр, аныклагычлар, тиңдәш кисәкләр билгеләнә.



  1. Күнегүләр өстендә ныгыту. 79-80 бит 3 нче күнегү . Текстны укып чыгабыз. Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез. Һәр җөмләне бер укучы тактада тикшерә. Аннан дәфтәрдә укучылар синтаксик анализ ясыйлар.



  1. Казанда миллионнан артык кеше яши.

  2. Күптән түгел Казанга экскурсиягә бардык.

  3. Безгә Казан Кремле ошады.

  4. Кремль янындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

  5. Казанда Татар дәүләт академия театры бар.

Үрнәк: Гади, хикәя, тулы, ике составлы, җәенке, раслау җөмлә.

V. Күнегүләр өстендә ныгыту.

1. Җөмләләрне төгәлләгез.

1. Каләм белән..... .

2. Чүпрәк белән.... .

3. Линейка белән... .

Бу нинди җөмләләр булды? (Тулы яки ким)


2. Җөмләләрне дәвам итегез.

1. Олег- яхшы укучы,чөнки ул.... .

2. Петя өй эшен эшләми, шуңа күрә... .

3. Чирек бетә, тиздән...

Бу нинди җөмләләр булды? (Гади яки кушма)


3. Җөмләләрнең төрен билгеләгез.

  1. Дәрестә игътибарлы булыгыз.

  2. Ура! Тиздән каникуллар!

  3. Бу ничәнче дәрес?

  4. Бүген безнең дәрескә кунаклар килде.

  1. Телдән җөмләләр төзүне дәвам итү:

Минем туган җирем-

Аның төп байлыклары-

Республикабызның ил байлыгы-

Татарстанда дәүләт телләре-

Татарстанда төрле милләтләр яши:

Татарстанның ... бай.

Табигать бай, ләкин аны ... кирәк.


  1. Уен «Әйе-юк». Сорауларга әйе, юк дип кенә җавап бирергә тиешләр.

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Тәлинкәләр ватыламы?

Ашны тәлинкәгә салалармы?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Кулыңны юасыңмы?

Күктән пилмән явамы?

Китаптагы коймакны ашап буламы?

Өчпочмакның почмаклары өчәүме?

Малайлар ит ашыйлармы?

Кызлар чәчәк яратамы?



  1. Шүрәле: Дуслар! Хәзер урман, аның үсемлекләре, җәнлекләр турында сораулар бирәм. Иң күп дөрес җавап биргән балалар җиңүче булалар. Әйдәгез, башладык.

1нче сорау. Мин кайда яшим? ( Урманда)

2. Урманда булганың бармы? ( бар)

3. Үзе усал, үзе соры. Ул нәрсә? ( Бүре)

4. Зур, көчле, кыш буе йоклый. Жәнлекнең исеме ничек? ( аю)

5. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. Ул нәрсә? ( куян)

6. Урманда нинди агачлар үсә? ( Чыршы, нарат, каен һ.б.)

7. Кайсы агач кыш көне дә яшел килеш кала? ( Чыршы, нарат)

8. Урманда үскән нинди үсемлектән аш пешереп була? ( гөмбә)

9. Еланның башында нәрсә бар? ( Е хәрефе)

10. Урманда бар, кырда юк.

11. Каенда бар, талда юк. ( Н хәрефе)

  1. Урманда кеше ашый торган нәрсәләр үсә? ( җиләк, чикләвек, гөмбә, балтырган, кузгалак, миләш, шомырт һ.б.)

  2. Нинди дару үләннәрен беләсез? ( кычыткан, бөтнек, мәтрүшкә, үги ана яфрагы)


  1. Өй эше. Ике җөмлә уйлап, синтаксик анализ ясап килегез.

  2. Йомгаклау. Билгеләр кую.