Сценария на тему Вред курения

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...






Тема: Язмышың үз кулыбызда.

Максат:Укучыларны тәмәке, аның тарихы, составы, организмга китергән зыяны белән таныштыру; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; укучыларның җәмәгать урыннарында тота белү культурасын үстерү;

Җиһазлау: агачлар, агач төбе , кулдан ясалган тәмәкеләр, өстәл, көзге, бизәнү әйберләре, себерке, чыгарылган газета, телевизор, йөрәк, баш мие, ашказаны

Катнашалар:8 -11 сыйныф укучылары

Зөһра. Алып баручы:Бу гадәти булмаган хәл ике дус арасында була:

(Файсал һәм Ислам дәрестән соң өйләренә юнәләләр. Мәктәп юлында үзләренең малайлык хәлләрен сөйләшә- сөйләшә әкрен генә өйләренә атлыйлар)

Ислам. Мин бүген тагын химия дәресеннән җавап бирмәдем. Ярар иде дәресне әзерләмәсәм, кичә кич белән яхшылап әзерләдем, ничек дәрескә кердем, баштан бөтен белем очты. Бернәрсә хәтерләмим. Ни өчен шулай, башыма сыймый. Укытучы бу синең тәмәке тартуыңның нәтиҗәсе ,- ди. Мин ышанмый.Тарту монда причем?

Файсал. Минем белән тагын да хәл начаррак, әтине мәктәпкә чакыралар. Гөлсәрия апа минем бәдрәфтә тартуымны күргән.

Ислам. Нәрсә алар безгә ябыштылар?Әти-әниләр һәм укытучылар! Аларга дәрескә әзерлән,мәктәпкә дә соңга калма,тегеләй дә итмә, болай да эшләмә.Буш вакытында тартырга, уйнарга да ярамыйм?Алар безгә бәйләнмәсеннәр иде.

Файсал. Әйдә,әнә тегендә агач төбенә утырып бер көйрәтик әле.

Ислам. Беркөнне кич белән ,

Эш тапмыйча йөдәгәч...

Малайлар белән капка төбендә

Кызлар күзләп арыгач,

Миңа эндәшә берсе:

Син, Рамил,тартып кара,

Егет шунда булырсың!

Тәмәкесен тәкъдим итте,

Зажигалка кабызды.

Их; мин капкынга ,

Капканмын бит бик ансат

Юк, - дип әйтергә шуңа

Җитмәгән акылсыз баш.

(Сәер кеше килеп керә. Үзе аксый, ютәлли. Малайлар тәмәкеләрен яшерәләр)

Сэер кеше. Егетләр исәнмесез,яхшы булган әле,миңа кунакка килгәнсез. Мин мондый асыл егетләрне күптән күргән юк.Нәрсә,сез оялып тормагыз,рәхәтләнеп тартыгыз.Мин сезне ачуланмыйм,мактыйм гына.Булдырасыз! Бөтенесен дә тыңлап торсам.Тартыгыз,бу бит сезне егет итә,файдалы да дип уйлыйм мин. Менә мин балачактан тартам, бернәрсә юк,Ләкин соңгы вакытта аякларым гына тыңламый , авырта башладылар ,гел йөткертә башлады ,салкын тидердем, ахрысында.

Файсал. Әби,сез очраклы рәвештә килеп чыктыгызмы?Ялгышмыйсызмы? Бәлки сез безне башка берәү белән бутыйсыздыр ?

Сәер кеше. Минем күгәрченнәрем,ялгышмыйм.Мин сезгә гади түгел,ә сихерле бүләк бирәм. Мин күптән инде күңелемә хуш килүче малайларны көтәм, ләкин әле тартучыларны очрата алганым юк иде. Менә бу утлы күмерне миңа тапшырып калдырасым барин аны яшь тартучы кешегә генә бүләк итәсем киләу әйбер бик кыйммәт тора.

Ислам. Нинди сәер әби! Тарткан өчен ачуланмый ,ниндидер серле әйбер дә бүләк итә.

Сәер кеше .Әйе мин сәер,мин гади сихерче.. Миңа бернәрсә дә куркыныч түгел. Сез бит үзегез хыялландыгыз ,сезгә беркемнең дә бәйләнмәвен теләмәдегез .Менә алыгыз моны,теләгегезне әйтегез,сезне беркемдә ачуланмас,теләкләрегез кабул булыр.

Алып баручы.Шулай ди дә әби ,юкка чыга.

(Утлы күмер кала.)

Файсал. Кызык!Теләкләр чыннан да тормышка ашар микән?Мин компьютер алыр идем,ә син...

Ислам. Белмим инде. Без хәзер яхшы яшәрбез. Бер укымыйча да БДИ ларны бишкә бирәбез, алтын медаль алабыз. Әйдә барысын да шаклар катырыйк.

Файсал. Сихерче?! Минем башыма мондый фикер килде әле, алар бит бик явыз кешеләр булганнар. Ә бу бик изге, монда нәрсәдер не то.

Ислам. Әллә ул безгә начарлык тели микән?

Сихерче өе. ( Бизәнеп утыра, нервлана, ишек янында солдат тора).

Тагын бернәрсә барып чыкмый. Бик яшь бит әле мин, битем ямьсезләнде, җитмәсә гел йөткерәм, аксыйм. Әни әйтте миңа: “ Утлы күмерне алма, тартма, матурлыгыңны һәм яшьлегеңне югалтма,- дип. Бер генә мәртәбә тарттым, гомерем буе аңа бәйләндем. Ярар, хәйләкәрлек эшләдем әле. Хәзер егетләр алып, тартып карасалар, начарлыкларым аларга күчә. ( Себеркесен алып идәнгә бәрә,шартлау тавышы, кара төтен күтәрелә. Себеркегә утырып чаба.)

Фея. Их, карт карга! Үзе яшәрмәкче була, ә башкаларны утка салмакчы. Моны туктатырга кирәк! Уйладым мин, малайларга сихерле телевизор җибәрим әле.

Файсал: ( телевизор кабыза).

Мин мескен соры бүре

Тәмәкене күп тарттым.

Мәктәпкә дә йөрмичә

Сигаретлар очырттым.

Куян куркак булса да

Шугалакта шуды ла .

Мәктәпкә дә йөрде ул

Кишер согы эчте ул,

Спортны да үз итте

Мине типкәли йөртте.

Куян шуңа молодец

Миңа килде бит конец…

( Бүре егыла).



Наиля. Моңсу йөрәк. Нәрсә өчен борчыласыз. Талчыккан кыяфәтле?

Миңа нишләп борчылмаска , минем хуҗам көчемне сакламый, яшәргә аз гына калды. Син үзең беләсең 1 сигарет тарткач ,никотин канга 3мг эләксә, кан тамырлары тарая,ә кан йөрсен өчен безгә өстәмә көч сарыф итәргә кирәк. Инфаркт булырга мөмкин. Кыскарулар 20% көчсезләнә. Углекислый газ кислород белән тәэмин ителешне начарлата, стенакордия чабудан тота , тамырлар кысылгач, аякларда авырту барлыкка килә.

Таһир. Шат йөрәк. Хуҗам мине ярата, көндә физкультура белән шөгельләнә, саф һавада була. Тәмәке тарту турында уйламый да.

Эльмир. Баш мие.Никотин башта минем тамырларын киңәйтә,кан агу көчәя,соңыннан кисәк кыса, кан әйләнеше җитми ,кан басымы күтәрелә.

Гөлназ.Ашказаны.Тешләр сары,тишекләр барлыкка килде,тешләр бозылалар.Миңа азык яхшылап эшкәртелеп керми,азык булмаса да ашкайнату согы бүленеп чыгып,минем эчке стеналарымны ашый һәм җәрәхәтләр барлыкка килә .



Ислам. Бүген телевизор да саташкан. Әйдә дәресләрне карый эле. Гөлсәрия апа рефератлар биргән иде. Интернеттан алдым алуын , тик укып чыгарга вакыт булмады. Ни яздылар микән укып карыйк әле.

Файсал. Европалылар арасында тәмәке тарту күренеше белән очрашкан беренче кеше Христофор Колумб була. 1492 елда Яңа дөньяга беренче сәяхәте вакытында ул Куба утравында яшәүчеләрнең төтенләп торган ниндидер үсемлек яфракларын суырып йөрүләрен күрә. Әлеге үсемлек-коаба, ә салынган катнашмаларны эчкә суыру төрепкәсе табако дип аталган. Табак сүзе шуннан килеп чыккан да инде. Шунысы игътибарга лаек: Европада тәмәке беренче чорда бары тик медицина максатларында гына файдаланылган . Россиягә тәмәке беренче тапкыр 1583 елда кертелә. Ул чорда илдә тәмәке тарткан кешеләр хакимиятләр һәм руханилар тарафыннан эзәрлекләнгән. Алексей Михайлович патшалык иткән чакта тәмәкене сатып алу, сату һәм куллану тыела. Тәмәке тарткан кешегә 60 тапкыр таяк белән сугу җәзасы бирелгән, шушы гөнаһлы эшне башкарганда кабат тотылганнарның борыннары киселгән. Тәмәке тарту күп кенә зур янгыннарның сәбәпчесе булган. Мәскәүдәге шундый бер бөлдергеч янгыннан соң, 1634 елда патша Алексей Михайлович үлем куркынычы белән янап, тәмәке тартуны һәм сатуны тыю турында указ чыгарган.

Николай1 ХIХ гасырда шулай ук тәмәке тартуга чикләүләр керткән, әмма ул үлгәннән соң алар юкка чыгарылган. Александр II исә урамда һәм җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга рөхсәт биргән.

Хәзер тәмәке тарту эпидемия рәвешен алды. Европа өлкән яшьтәге кешеләрнең яртысына якыны тарта. Шунысы игътибарга лаек: алга киткән илләрдә тартучылар саны кими,ә артта калган илләрдә арта бара .

Россиядә 25 -34 яшьлек кешеләр арасында17 млн. ир-егет һәм 5,5

млн. хатын-кыз тәмәке тарта. Ә яшүсмерләр арасында хәл ничек

тора соң? Казанда,мәсәлән, Х сыйныфка җиткәндә яшүсмер малайларның яртысы, кызларның1\4тәмәке көйрәтергә өйрәнеп җитә. Малайлар-12-16 яшьләрдә,кызлар1-2 елга соңрак сигарет көйрәтә башлый.

Ислам.Тәмәке төтенен өйрәнеп химиклар, аның составында 91 органик матдә барлыгын белгәндер.Никотинның таркалуы нәтиҗәсендә 1200 төрле кушылма барлыкка килә. Никотинның структур берәмлеге-пиридин боҗралы, алкалоидлар классына керә, көчле нигез, төссез майсыман сыеклык,очучан. Һәрбер агу шикелле ул башта ярсыта, ә аннан соң ияләнү барлыкка килә, кеше хроник агуланса-гемоглабин тоткарлана,органнар кислородка ачыгу тоя.Дегет,канцероген сумала, синиль кислотасы үпкәгә эләгеп,организм селәгәйдә эри,ашказанына эләгә.Бензопирин һәм дегет үпкәдә рак авыруын чыгара.Азот оксиды,кырмыска,серкә кислотасы сулыш юлларын ялкынсындыра.Үпкә эластиклыгын югалта,тереклек сыемы кими,ул йөткерә башлый,еш-еш сулый,йөгергәндә хәле бетә.Һәр сигарет кеше гомерен 6 минутка кыскарта.

Алып баручы.Безнең малайлар куркыныч төш күрделәр.

Ислам. Миңа куркыныч төш керде, без синең белән органнарга эләктек һәм алар үзләренең тереклек эшчәнлекләреннән зарландылар.

Булат.Кара әле икебезгәдә шул ук төш кергән.Могҗиза! Болар дөрес булса, без вакытсыз тормыш белән саубуллашырбыз бит.

Фея.Минем планнар килеп чыкты... .Ай, рәхмәт яугыры. Синең дә файдаң тиде , телевизор дус. Малайларның соңгы карары нинди булыр? Әлегә билгесез.Тыңлап карыйк.

Ислам. Тартмаска кирәк,бүтән тартмаска.

Адәм хурлыгына калмаска.

Тәмәке тартуны ташлыйк,

Спорт белән шөгельләнә башлыйк.

Алып баручы. Яшь тә, матур да булырсың

Кайбер серләрне белсәк.

Үз-үзеңне хөрмәт ит син

Сәламәт булыйм дисәң.

Тыңлагыз, тыңлагыз,яшьтәшләрем!Сезнең язмышыгыз үз кулыгызда!Сезнең киләчәккә үз карашыгыз, үз фикерегез булырга тиеш! Һәркемнең хаталанырга хакы бар,ләкин тормышта хаталарсыз гына бернәрсәдә өйрәнеп булмый.Вакытында шушы хаталарны төзәтә дә белергә кирәк.Үз сәламәтлегебез,үз язмышыбыз үз кулыбызда!Сәламәт тән,сәламәт рух белән яшик!