1нче алып баручы: Хәерле көн сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык – Бөек Җиңүнең 68 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!
Илебез күгенең 68 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
Укучы: Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
2нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 69 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 68 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.
1нче алып баручы: 1941-1945 еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. 27 млн ватандашыбызның вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалган, ә күпме ир-егет фашист концлагерьларында газапланган, үтерелгән. Шулар бәрабәрәне Бөек Җиңү яулаган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк.
Укучы: Иске Зелёнай авылы зур түгел –
Илем картасында бер төртке.
Шул авылдан Ватан сагына
Күпме егет, күпме ир китте.
2нче алып баручы: 1941 елның 22 июнь иртәсендә фашистларның зур армиясе илебезгә вәхшиләрчә бәреп керә, юлында очраган һәрнәрсәне, һәркемне юк итә, шәһәр, авылларны яндыра, халкын ерткычларга газаплый, әсирлеккә төшерә, богаулап концлагерьларга озата. Илебез канлы ут эчендә кала. Сугышның беренче көннәреннән үк Иске Зелёнай авылыннан 516 ир-егет, үзенең Туган илен, туган авылын, гаиләсен яклап, кулларына корал алып, дошманга каршы көрәшкә чыгып китә.
1418 көн
Сынады җир улларын.
Дошманга баш имәгән
Азамат батырларын.
Укучы: Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
1нче алып баручы: Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
Укучы: Иле исән калган батыр улың
Яши халкы белән ул бергә.
Тыныч тормыш өчен тырыша ул,
Җырлап иген игә ул җирдә.
2нче алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән иске алыйк. Иптәшләр! Бер минут тынлык.
1нче алып баручы: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы 333 кеше әйләнеп кайтты.
1нче алып баручы: Ир-егетләр белән бергә авылыбыздан сылу хатын-кыз да үз теләкләре белән илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына баса. Алар арасында пешекчеләр, шофёлар, санитарлар, күпер салучылар да бар. Туган туфрагын яклап сугышкан каһарман хатын-кызларыбызның даны мәңгелек!
2нче алып баручы: Җиңү һәм көрәш юлы озын, авыр була. Ләкин батыр авылдашларыбыз әнә шул юлны дан белән узган, сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышып, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңүгә зур өлеш керткән. Сугыш кырларында сынатмыйча батырларча көрәшкән – авылдашларыбыз орденнар, медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Укучы: Җиңү көне якынлашкан саен
Яңаралар иске яралар.
Кара тышлы Хәтер китабыннан
Эзлим Сезне, кайтмый калганнар.
Укучы: Кабат-кабат битен ачып карыйм,
Күздән кичерәм һәрбер юлларын.
Хәтер китабына керми калган,
Туган авылым, бик күп улларың.
1нче алып баручы: 1941 елдан ук сугыш үзенең авырлыгын авыл хуҗалыгында да бик нык сиздерә. Авылның матди базасы бик нык какшый, тракторлар, автомашиналар сугышка алына. Шуның өстенә, эшче көчләр җитми. Һәр эшне балалар, картлар һәм хатын-кызлар эшли. Үзләре ач-ялангач булган хатын-кызлар, балалар, картлар күз яше һәм ачы тир тамызып үстергән, җыеп алынган һәрбер бөртекне фронтка озата. Партиянең “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән чакыруы һәркемнең йөрәгендә яклау таба.
Укучы: Сугыш чоры хатыннары!
Исемнәрегез ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр, бронзадан
Һәйкәл куяр идек бастырып.
Укучы: Мәңгелек ут – ялкыннардан һәйкәл –
Һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут – алар сулышы ул
Тоташылган безнең сулышка.
Укучы: Мәңгелек ут булып яна хәтер,
Сүнмәс ялкын булып кабына.
Үткәннәргә тарта бүген күңел
Батырларын илнең сагына.
Укучы: Утлы еллар үтте, Җиңү килде,
Ул әйләнеп илгә кайтмады.
Ул әйләнеп туган якларына
Кайтты менә Җиңү көнендә.
Мәңге сүнми торган хәтер булып
Тибрәнә ул илнең күгендә.
Укучы: Ул куана. Илкәй нинди тыныч,
Нинди якты бүген юлыгыз!
Ул кисәтә. Шул тынычлык өчен
Көрәшергә әзер булыгыз!
Укучы: Җиңгәнчегә кадәр көрәштек без,
Язын, көзен, кышын, җәйләрен,
Шуңа күрә 65 ел горурланып
Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.
Укучы: Әй, сез, сугыш уты кабызучылар!
Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Җир йөзе балаларның
Тынмасын көлүеннән.
Укучы: Сез “чәчәкләр”, дисез безне.
Чәчәкләр сулмасыннар.
Җир йөзендә бәхетсезләр,
Ятимнәр булмасыннар.
Укучы: Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән Тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез.
Укучы: Сугыш бүтән кабатланмасын!
Тыныч булсын өчен дөньлар
Уяу булыгыз,
Уяу булыгыз, зинһар, олылар!
Укучы: Картаймагыз әле ветераннар,
Европаны саклап калган ирләр,
Җиңү бәйрәмнәрен якынайтып
Үттегез сез күпме илләр,
Үттегез сез күпме җирләр,
Үттегез сез, батыр ирләр.
Укучы: Солдатларча үтеп урамнардан,
Узыгыз сез, данлы ветераннар,
Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сез күп түгел инде, ветераннар,
Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
2нче алып баручы: Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сезгә без катнашуыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы тормышыгыз да күк йөзе кебек аяз, гомерегез матур җыр кебек, күңелегез көр, йөзегез һәрчак көләч булсын. Гаиләләрегезгә муллык-иминлек телибез!