Конкурс сочинений на татарском языке Прокурорга хат

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...




Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының “Утяшкино урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение “Утяшкинская общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района РТ”.







Тема: Прокурорга хат.



Башкарды:11 нче сыйныф укучысы

Гибадуллин Раил Илдар улы.

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәлилова Ә.В.


Выполнила: ученица11 класса

Гибадуллин Раил Илдар улы.

Руководитель: учитель татарского

языка и литературы Халилова А.В.

















2012ел.

2012год.

Хәзерге вакытта безнең дәүләтебездә иң әһәмиятле, иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - яшь буын… Яшүсмерләр безнең дәүләтебезнең һәм җәмгыятьнең киләчәге бит.

Үземнең иншамда мин әзме – күпме яшь буынның проблемаларын ачыклыйсым килде.

Бүгенге көндә күпчелек яшьләрнең үз – үзләренә ирек куелган. Яшь буын тормышында хәзерге вакытта ата – ананың тәрбиясе, күзәтүчәнлеге нык какшады. Ата – аналар балаларының буш вакытын ничек үткәрүен кайгыртмыйлар. Алар социаль проблемалар турында уйланалар: яхшы эшкә ничек урнашырга,күбрәк акча ничек эшләргә?

Безнең дәүләтебез, кызганычка каршы, яшьләр өчен буш вакытны уздыру чаралары белән кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итми. Безнең өчен “көнбатыштан” бар булган чаралар: “интернет”, спорт һәм башкалар. Я керергә ярамый, я күңел ачар өчен күп чыгымнар сорый. Яшүсмерләр аек акыл белән җинаятькә бара. Нәрсә эшләргә кала соң? Әти – әниләр көне буе эштә, вак – төяк әйбер алыр өчен балаларга акча бирелми.

Балигъ булмаган балаларны укыту, эшкә урнаштыру белән дәүләт шөгыльләнми. Билгеле, яшүсмерләр төрле җинаятьләргә, закон бозуларга бара. Ни өчен мин Рәсәй яшьләренең бу бәлаларга таруда төп гаепле чыганак – дәүләт дип уйлыйм? Чөнки дәүләт кенә бер кеше өчен һәм бөтен җәмгыять өчен җавап бирә. Без көн дә радио тыңлыйбыз, телевизор карыйбыз. Әгәр дәүләт җәмгыятькә кирәкле яшьләр тәрбияләргә теләсә, минемчә, көн дә радиодан, телевизордан исерткеч эчемлекләр, сигаретлар, үз – үзеңне ирекле тоту рекламалары бирмәс иде.

Көнбатыш боевиклар, триллер, куркыныч фильмнар ныгып җитмәгән бала психикасына начар йогынты ясый.

Яшьләр елдан –ел сәнгать, әдәбият, төгәл фәннәр белән азрак кызыксына, аларны “якты киләчәк” турында хыяллар җәлеп итә.

Яшь буынга ничек тәрбия бирергә соң?

Беренчедән, мин бөтен уку йортларында таләпчән дисциплина кертергә дип саныйм.

Икенчедән, исерткеч эчемлекләрне рекламалауны бөтенләй тиз арада туктатырга кирәк.

Өченчедән, эчке эшләр органнарының авыр холыклы яшүсмерләр белән эше төгәл ачык, җайга салынган булырга тиеш дип уйлыйм.

Мәктәпкә ай саен балигъ булмаган балалар инспекторын чакырырга, төрле закон бозучылар турында профилактик лекцияләр үткәрергә, аларның нәтиҗәләре белән таныштырырга, яшүсмерләр арасындагы җинаятьләрне булдырмау чараларын күрергә тиеш.

Җинаятькә тартылган яшүсмерләрне, балигъ булмаган яшүсмерләр инспекциясендә исәптә торган яшүсмерләрне каты күзәтү астына алырга тиеш дип уйлыйм. Җинаятькә тартылып, шартлыча иртәрәк иреккә чыккан яшьләргә булышырга кирәк. Җәмгыять авыр холыклы яшүсмерләрне “читкә кагарга” тиеш түгел, киресенчә, аларга төрле яктан булышырга бурычлы.

Мәктәп укучыларының буш вакытын үткәрү планын булдыру бик тә мөһим, чөнки балаларның бу вакытта начар гадәтләргә тиз бирүчәнлеге була. Һәрбер сыйныф җитәкчесе укучы нәрсә белән мавыга, нәрсә белән кызыксына, дуслары кем – барысын да белергә тиеш.

Өлкән сыйныфта укучы яшүсмерләр өчен, лицейларда, училищеларда, техникумнарда укучылар өчен администрация, укытучылар, директор катнашында даими төрле чаралар үткәрергә кирәк дип саныйм.

Эчке эшләр органнары авыр холыклы яшүсмерләргә карата хокукларны төгәл чикләргә бурычлы. Бу профилактик чаралар төрле хокук бозуларны ачканда ярдәм итәргә тиеш.

Һәрбер инспектрга учетта торган яшүсмернең ата – анасын,укытучыларын, иптәшләрен, аның нәрсә белән мавыгуын, иптәшләре белән җыелу урынын белергә мөмкинчелек бирергә кирәк. Участокның полиция вәкиле, җинаять эзләү буенча полициянең оператив эшчесе инспектрга балигъ булмаган яшүсмерләр турында барлык хәбәрләрне дә җиткерергә тиеш.

Бер –береңә ярдәм итәргә, бер – берең белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Боларның барысын да прокурорга органнары күзәтү астында тотарга тиеш. Балигъ булмаган балалар хакимиятнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга зарур, чөнки нәкъ менә алар безнең илебезнең киләчәк буыны.Тәрбиячесез, күзәтү астында булмаган балалар күз алдында булырга тиеш,аларны махсус бала тәрбияләү йортларына җибәрергә кирәк. Анда алар үзләрен кеше итеп тоярлар, җинаятьләр дә, хокук бозулар да кимер. Россия федерациясе хөкүмәте төрле социаль комитетлар оештырып яшүсмерләрне укытырга, эшкә урнаштырырга, яшәргә торак белән тәэмин итәргә тиеш.

Авыр гаиләдәге балаларга һәрвакыт ярдәм кирәк. Урам законнары белән бәйләнгән яшүсмерләр төрле җинаятьләр кыла башлый. Моның белән ул үзенә дә, җәмгыятькә дә зур зыян сала.

Билгеле, ишеткәннәрдән беләбез, иң рәхимсез җинаятьләрне яшүсмерләр башкара. Аларның психикалары һәм зиһеннәре әле формалашып бетмәгән, кылган гамәлләрен аңламыйлар.

Хәзерге вакытта, XXI гасырда фәнни - техник прогресс заманында, төрле вакыйгалар чорында без иң мөһим нәрсәләр турында онытабыз: балаларыбыз турында бик аз кайгыртабыз, кирәкле дәрәҗәдә тәрбияләмибез. Һәр ата – ана баланың проблемаларын вакытында аңларга, аңа булышырга һәм беркайчан да: “минем балам белән бар да тәртиптә, бөтен күңелсезлекләр дә башка балалар белән булырга мөмкин дип” һич тә уйларга ярамый.

Хокук бозулар, тәртип бозулар, наркомания, үз – үзеңне әхлаксыз тотулар безнең һәркайсыбыз белән гел янәшә. Вакытында чаң сугарга, ярдәм кулы сузарга, хата ясаган баланы язмыш иркендә калдырырга ярамый. Билгеле, үзең ясаган хата өчен җавап бирергә кирәк, кайда җинаятьче – шунда җәзасы да. Алар өчен җавап бирер урынына хаталарны ясамасаң хәерлерәк түгелме икән?..

Һәрбер кеше җиһанны үзенчә аңлый, тормышка үз карашлары була. Һәр кеше үз холкын үзе төзи. Кешенең дөньяга карашының башлангыч чоры – гаиләдәге мөнәсәбәтләр.

Кешенең шәхес буларак формалашуы җәмгыятьтә үк барлыкка килә, ә җәмгыятебезне безнең дәүләт төзи. Тирәнгә кереп әйткәндә, һәрбер кеше үзенең тәртибе, холкы белән җәмгыятьне төзи. Болар барысы да бергә тыгыз бәйләнгән. Дөньяда һәрбер кеше нинди булса да яхшы гамәлләр кылырга омтылырга тиеш. Я бу рәхимсез дөньяда тәрбияләнергә, я урамның ”язылмаган законнары” буенча кешелекне җимерү өчен яшәргә...