Алар даны мәңгелек…
(Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кичә)
Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!
Илебез күгенең 70 ел буена аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Кичәне ачу өчен сүз авыл җирлеге башлыгы Гилязов Кирам абыйга бирелә.
1 бала Исәнме, дустым!
2 бала Исәнме!
1 бала (соклану хисләре белән) Нинди матур кояшлы көн!
1 бала Болын тутырып аллы-гөлле чәчәкләр! (Кулында чәчәкләр)
1 бала Әйе шул, бигрәк матурлар!
2 бала (дустына чәчәкләр бирә) Ә менә бу матур чәчәкләрне сиңа бүләк итәм, дустым!
1 бала Рәхмәт! (ул да чәчәкләр өзеп бирә) Ә менә болары сиңа!
Икесе бергә чәчәкләр тотып , җырлый-җырлый бииләр.
Сандугачлы урманы, урманы,
Чәчәкле болыннары, болыннары.
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары,
Безнең бәхет җырлары.
1 бала Без сөенми, кем сөенсен: икебез дә уку елын яхшы билгеләргә тәмамладык!
2 бала (сөенеп) Әйе, ....., быелгы җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итәрбез әле!
(Йөгереп 3 бала килеп керә. Бик борчулы.)
3 бала Сезгә әниләрегез тиз генә өйгә кайтырга куштылар.
1 бала Нәрсәгә икәнен әйттеләрме соң?
3 бала ( моңсу гына) Сугыш башланган,- ди, кызлар.
2 бала Сугы-ы-ш???
1 бала Ә нәрсә соң ул, сугыш???
3 бала Үзем дә аңлап бетермәдем. Ләкин әйбәт әйбер түгел бугай. Әниләр елыйлар да елыйлар.
1 бала (моңсу гына) Әйдә, ...., чынлап та өйгә кайтыйк әле без.
2 бала Әйдәгез, кызлар, кайтыйк шул, әйдәгез...
(Балалар моңсу гына чыгып китәләр)
22нче июнь иртәсендә Бөек Ватан сугышы башланды.
(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)
Зәңгәр күкне канлы корым каплады.
Аяусыз сугыш башланды.
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан … кеше китте.
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Кол итәргә азат халыкны
Хыяллана фашист, этләреннән
Талатырга бездән байлыкны.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларга
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир-егетләр яуга китәләр.
Хор “Солдатлар” җыр.
Хөрмәтле ветераннар,тыл хезмәткәрләре,сугыш чоры балалары,килгән кунаклар!
Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Бер минутлык тынлык.
Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы.
Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.
Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?
Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.
Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?
У л ы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…
Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды.
У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?
Ана. Барысы да җитеш, улым. Инде картайдым.Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?
У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.
Ана. Йөрәк түремдә йөрткән,егет итеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.
Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?
Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)
Җыр Рузилә Срутдинова “Солдатларның аналары”
Алып баручы.
Инде елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк.
Әйе, бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.
Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.
Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты.
Алып баручы. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.
Сүзне .... апага бирәбез. (Апа сөйли.)
Концерт номеры. бию.
Алып баручы.
Әй,бу сугыш,насыйп итмәде шул
Яңа күлмәкләрне кияргә.
Язмады шул шушы балаларга
Рәхәтләнеп әти дияргә
Сабыйлыктан әйткән хыяллары
Ашмады шул чынга,ашмады.
10-12 яшьлек бу балалар
Укуларын хәтта ташлады.
Кулларына дәфтәр-каләм түгел
Сәнәк-көрәк алды балалар.
Алар хәзер әтиләре өчен
Тормыш йөген тартып баралар.
Ах,син,сугыш,мәрхәмәтсез сугыш,
Балалар,дип җәлләп тормадың
Балачакның гүзәл мизгелләрен,
Әтиләрен хәтта урладың.
Бер кайгысыз уйнап-көлеп кенә,
Яшәр чаклар түгел идеме?
Эх,син,сугыш,мәрхәмәтсез сугыш,
Яраладың күпме күңелне.
Гөнаһысыз сабый күңелләрен
Өлкәнәйттең бит син аларның.
Олылар күк тормыш йөген тартып
Барыр чагы түгел иде баланың...
Арабызда бер тапкыр әти сүзен әйтергә тилмереп үскән апа-абыйлар да бар.Хәзер сүзне ......апага бирәбез.
Хор “Әтидән сорыйм”
Алып баручы. Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында газапланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.
Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май. (Җиңү көе ишетелә.)
Менә 70ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…
Бабайларның илгә тугрылыгын
Күңел белән тойган буын без
Кирәк икән, алар кебек кыю
Алар кебек көчле булырбыз!
Алар саклап калган хөр җирдә без
Чыркылдашып уйнап үсәбез
Дан юлларын барлап
Батырларны данлап,
Исемнәрен һәйкәл итәрбез.
Сугыш ялкыны безнең доньяны
Чолгап алмасын яңадан
Сакла, сакла тынычлыкны
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!
Хөрмәтле ветераннар,тыл хезмәткәрләре,сугыш чоры балалары,килгән кунаклар!Сезне тагын бер кат Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәбез.Киләчә тормышыгызда нык исәнлек,озын гомер телибез.Күгебез кояшын беркайчан да болыт капламасын иде.Исән-сау озын гомер кичерергә язсын!
Хор “Матур булсын”җыры.