Статья на тему:«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтләрен һәм иҗади потенциалын үстерүдә уңай шартлар тудыру »

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәләтләрен һәм иҗади потенциалын үстерүдә уңай шартлар тудыру »



Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе.
Сабыйның мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең “сензитив” чоры санала. «Сензитив» сүзе латин теленнән кергән. Sēnsus – хис, тоемлау, аңлау кебек мәгънәләрне белдерә. Сензитив үсеш чоры дәвамында организм әйләнә-тирә мохиткә карата югары сизгерлеккә ия, шул ук вакытта физиологик һәм психологик яктан да үз-үзеңне тота белү һәм аң-белемнең яңа формаларын үзләштерергә әзер.

Бала, дөньяга килгәндә ук, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Балаларның сәләтләрен ачыклау һәм алар белән эшләү белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора, шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала. Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, яшьтәшләре белмәгән вакыйга һәм проблемалардан хәбәрдар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар. Болар барысы да – сәләтле бала сыйфатлары:


  • Һәр баланың кайсы өлкәдә булса да сәләте була, сәләтсез балалар булмый. Әмма шул сәләтне кече яшеннән үк күреп алырга һәм аны үстерү өстендә эш алып барырга кирәк. Бу – балалар бакчасының шәхес тәрбияләүдәге төп максаты.

  • Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен иң элек шартлар тудыру мөһим. Яңа стандарт шартларында әлеге мәсьәләне тормышка ашыру өчен гаять күп төрле методлар, ысуллар бар.

  • Шәхеснең төрле яклап үсүенә, иҗади сәләтен арттыруда балалар бакчасыннан тыш эшчәнлек зур урын алып тора. Традицион һәм традицион булмаган методларга нигезләнеп, бу эшне нәтиҗәле тормышка ашырып була. Балалар төрле бәйрәм, кичәләрдә теләп катнашалар. Әти-әниләр дә бу эштә читтә калмыйлар.


  • «Тел – рухи дөнья көзгесе», – дибез. Чыннан да, туган тел мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле яктан килгән шәхес итеп тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Тел ярдәмендә балалар әби-бабаларның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрне үзләштерәләр. Халык авыз иҗаты, кызыклы шигырьләр балаларда аеруча да кызыксыну уята.
    Мәктәпкәчә чорны шартлы рәвештә берничә этапка бүлеп чыгарырга мөмкин:

Беренче этап (2-3 яшь). Хис-тойгы, эмоцияләр җыю чоры. Бу этапта иң мөһиме – хисне уяту. Сәнгать алымнары бу яшь аралыгында бары үсеш фоны буларак кулланыла.

Икенче этап (3-4 яшь). Табигый сәләтнең беренчел сыйфатлары күзәтелә. Әлеге яшьтәге бала шактый актив, теләсә кайсы эшчәнлеккә теләп, яратып алына. Шушы фактны истә тотып, балаларга берничә өлкәгә караган эш төрләрен тәкъдим итәргә һәм һәр баланы күзәтергә кирәк.

Өченче этап (4-5 яшь). Кызыксыну, теләк, иҗади эзләнү хас чор. Бу этапта сәләтләре бертөрлерәк булган балаларны өстәмә дәресләр өчен төркемнәргә берләштерергә ярый.

Дүртенче этап (5-6 яшь). Табигый сәләтенең ачык күренеп торуы белән характерлана. 5-6 яшьтәге бала бу чорда эшне уңышлы һәм нәтиҗәле итеп башкарырга омтыла.

Бишенче этап (6-7 яшь). Профессиональ сәнгатькә беренче адым ясау вакыты. Бу этапта аерым бер балаларның сәләтләре, ачык күренеп, зур үсеш ала. Шуңа күрә аларга өстәмә шөгыль-чаралар тәкъдим итү, башлыча, төрле түгәрәкләр оештыру зарур. Аерым бер балалар белән индивидуаль эш итү дә бик үтемле бу чорда. Болар барысы да баланың табигый сәләтен үстерү өчен ярдәмче фактор. Баланың сәләтләре үсешендә бишенче этап – мәктәпкә әзерлек төркеме. Аерым бер балаларның үсеш дәрәҗәсе шактый югары була. Аларга балалар бакчасында «кысан» була башлый, алар дөньяга беренче адымнарын ясарга әзерләр. Бу вакытта балаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтеп, алга таба эстетик һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар булдыру мөһим.


Район һәм республика күләм үткәрелгән төрле конкурсларда балаларның уңышлары шактый.


  • Без Тукай оныклары”конкурсында чыгыш ясап мактауга лаек булдылар,шулай ук төрле дистанцион бәйгеләрдә катнашып киләбез.Балалар үзләренең уңышларын күреп сөенәләр.Бу аларны яңа эшләргә әйди, яңа җиңүләргә җилкендерә.

Шулай итеп, балаларның сәләтләрен үстерү буенча тәрбия һәм белем бирү системасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм ата-аналар хезмәттәшлеге барышында тормышка ашырыла торган күчүчәнлек;

2) мәктәпкәчә яшьтә “сенситив”лыкны исәпкә алу;

3) эшне вакытында башлау;

4) балага индивидуаль якын килү;

5) сайлау мөмкинлеге булдыру;

6) комплекслы якын килү;

7) балалар бакчасының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүе.

Бакчада үткән һәр минут балага шатлык, бәхет китерергә тиеш. Бала эшне теләп, чын күңелдән эшләгәндә генә без чын- чынлап нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Без тәрбиячеләр буларак, эшчәнлекне оештырганда, һәрчак баланың уңышын күрә белергә тиешбез. Шул вакытта гына һәр баланың үзенә генә хас яхшы сыйфатын, сәләтен, талантын күрергә була.