Татар теленнән уен- КВН
“Мин татарча сөйләшәм”
Уенның программасы:
1 тур : Сәламләү
2 тур: "Син-миңа, мин-сиңа"
3 тур: "Капитаннар, алга!"
4 тур “Кем беренче?”(!"
5 тур “Музыкаль тәнәфес”
6 тур: "ХӘРЕФЛӘР илендә"
7тур: “Шаян – табышмак сораулар”
Уен барышы
Алып баручы:
Бүген була КВН-
Гаҗәп күңелле уен!
Бишенчеләр көч сынаша,
Менә сиңа тамаша!
Кадерле дуслар! Без бүген “ Мин татарча сөйләшәм ” темасы астында уенга җыйналдык. Бирегә бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста,сүзгә кыска булган укучылар гына җыелды. Сезнең алда шундый өч команда.
1 тур “Сәламләү”
Әйдәгез, командалар белән танышыйк (командалар үз-үзләрен тәкъдим итә). Сүзне аларга бирәбез.
Инде мөхтәрәм жюри әгъзалары белән танышып үтик. Таныш булыгыз: бүгенге бәйгедә гадел хөкемне менә шушы кешеләр чыгарачак (жюри әгъзалары белән таныштыру). ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Укучылар, ярышыбызны башлыйбыз.
2 тур: "Син-миңа, мин-сиңа"
Командалар чиратлашып бер-берсенә кара-каршы сораулар бирәләр. Башлый “Чын татарлар” командасы
3 тур: "Капитаннар, алга!"
Алып баручы:
Татар телендә 7 килеш бар (юк)
“Ак Байтал” әкияте тылсымлы әкият (әйе)
“Кыйссаи Йосыф”ны Кол Гали язган .(Әйе)
Сингармонизм законы – ул сузыклар ярашуы дигән сүз.(Әйе)
“Болын” сүзендә рәт гармониясе (юк)
Казан сүзендә ике сузык аваз. (Әйе)
Аергыч- иярчен кисәк(Әйе)
Кабак агачта үсә.(Юк)
.”Алъяпкыч” - тезмә сүз.(Юк)
Укучы– уртаклык исем.(Әйе)
Шәһәр сүзендә өч сузык аваз.(Юк)
Г.Тукай Кушлавычта туган (Әйе)
4 тур “Кем беренче?”(бирелгән хәрефләрдән сүз җыярга)
Алып баручы:
Хәрефләр җыелмасы бирелгән. Шулардан нинди сүз ясап була? Кайсы команда тизрәк таба. (келсезгезти)
Димәк, тигезсезлек, хәзер шул сүздән күп исемнәр ясыйбыз. Ялгызлык исемнәрен язарга ярамый.(тел, ил, тез, итек, ит, тигезлек,ел, егет, ис, киез...)
5 тур “Музыкаль тәнәфес”
Алып баручы:
Һәр командадан музыкаль номер. Башлый “Алтын ай” командасы. Рәхим итегез.
6 тур: "ХӘРЕФЛӘР илендә"
Алып баручы:
Ә хәзер 5нче турга життек. Ул "ХӘРЕФЛӘР илендә" дип ала.
Ул өч хәрефкә багышланган. Менә бу кәгазьгә "М" , "С" , “ Т” хәрефләре язылган. Капитаннар, үзегезгә нинди хәреф туры килгәнлеген ачыкларга чыгыгыз.
Ә хәзер бу уен өчен һәр командадан берәр кеше чыга. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, ә сез аларга сорауларга үзегезгэ туры килгән аваз кергән сүзләр белән генә җавап бирегез.
Синең исемең ничек?
Син кайда яшисең?
Сиңа ничә яшь?
Син кышкы каникулда кая барасың?
Анда нәрсә белән барасың?
Үзең белән кемне аласың?
Үскәч кем буласың?
Син нәрсә ашарга яратасың?
Ә нәрсә эчәргә яратасың?
7тур.”Шаян – табышмак сораулар”
Алып баручы:
"Чын татарлар" командасына сораулар:
1. Татарстанда кайсы шәhәрнең исеме табак-савыт исеме белән бер? (Казан)
Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)
“Алтын ай” командасына сораулар:
Алты Н хәрефеннән торган сүзне әйтегез. (алтын)
Татарстанда нинди шәhәрнең исеме балык исеме белән бер? (Алабуга)
“Белем йолдызлары” командасына сораулар:
Мәскәү һәм Казанда юк, Татарстанда бар. Нәрсә ул? (Р хәрефе)
Бер сүздә йөз Ә буламы? (була йөзә)
Кадерле укучылар! Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер, әйдәгез жюри әгъзаларына сүз бирик әле (Җиңүчеләрне котлау, бүләкләү)
Кадерле укучылар! Сезгә уенда катнашуыгыз өчен бик зур pәхмәт! Бу уен сезнең белемле, зирәк, тапкыр булуыгызны күpсәттe. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим. Тагын да яхшырак укып, дәресләрдә, уеннарда актив катнашып безне сөендерегез!