Рәшит Бәшәр шигырьләрендә балалар образлары
Алабуга 2016
Гаврилова Нина Петровна
Эчтәлек.
Кереш..................................................................3-4
Төп өлеш..........................................................5 -10
III. Йомгак.......................................................................13
IV.Кулланылган әдәбият...............................................14
Кереш
Татар балалар шигърияте исемнәргә бай. Аларның һәркайсы үзенчә яза, тормыштагы матурлыкны үзенчә тоя. Әйтик Ш.Галиев иҗатына тапкырлык, шаянлык, көтелмәгән борылышлар хас булса, яшьрәк буын шагыйрьләрдән Р.Миңнуллин вакыйгаларны юмор белән сыгылмалырак итеп бирергә тырыша. Р.Бәшәр исә үзенең иҗат манерасы белән берсенә дә охшамаган. Аның шигырьләрендә балаларча сафлык, дөньяга гаҗәпләнеп һәм яратып карау хисе өстенлек итә.
Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Гафар улы Бәшәр (Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңаил авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта белемне туган авлында алганнан соң, 1967-1972 елларда Казан университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, өч ел Ленинагорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. Аннары Ленинагорск шәһәрендә 32 нче номерлы һөнәри-техника училищесының директор урынбасары вазифасын үти. 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1987 елга кадәр КамАЗның пресс-рам һәм запас частьлар заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.
1987-1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге “Таң йолдызы” газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркатип һәм 2001 елдан “Аргамак”ның дәвамы булган “Мәйдан” (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.
Шагыйрьнең иҗаты турында язучы Галимҗан Гыйльманов бик матур фикерләр әйтә: “Р.Бәшәр шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Тере, якты, хыялый төсләрдә сурәтләнгән табигатьтә, балачак күренешләрендә, әлбәттә, нәни геройларыбызның якыннарына, дус-ишләренә дә урын җитәрлек. Аның үз гаме, үз кыйбласы – Балачак иле.
Фәнни эшемнең максаты:
Р. Бәшәр иҗатын һәм тормыш юлын киң җәмәгатьчелеккә
җиткерү;
Язучыбызның иҗаты аша, туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;
Авторның шигырьләре белән укучыларыбызны якыннан таныштыру;
Балалар әдәбиятына битарафлык булдырмау;
Фәнни эшемнең бурычлары:
Тема буенча әдәбиятны өйрәнеп, аны тәнкыйть күзлегеннән бәяләү;
Фактик материал туплау;
Җыелган материалны анализлау;
Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясау;
Алынган теманы тулысынча яктыртып, үземнең фикерләремне эзлекле рәвештә язу;
Р.Бәшәр иҗатын һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнү.
Төп өлеш
Р.Бәшәр шигырьләрен укыган бала шигърият арбасына утырып шигырь дөньясына кереп киткәнен сизми дә кала. Бәлки, нәкъ менә шунда чагыладыр да инде шагыйрьнең таланты. Бер шигырь арасы үткәнче, шагыйрь сабыйның күңеленә кешелек тудырган күркәм сыйфатлар орлыгын салырга өлгерә.
Ни сәбәпле сез нәкъ менә балалар өчен шигырь язасыз? дигән сорауга ул: “Яшь чакта балалар турында язармын дип һич тә уйламаган идем. Мәктәптә укыта башлагач, балалар белән аралашкач, яшьләр өчен болай да күп язалар, ә балалар өчен язучы юк бит, иҗатымны балаларга багышларга уйладым. Бала күңеле бик сизгер, ул алдашу, ялганны сизмәсен өчен бик күп көч куярга кирәк. Минем максат баланы алдамаска, тормышны ничек бар, шулай күрсәтергә – бөтен аврлыгы, бөтен кырыслыгы белән. Нәрсә языйм микән дип аптырап тормыйм. Үземнең янәшә-тирәдәге кешеләр, оныкларым – Рамил белән Ралиф геройлар булып киләләр дә керәләр [link] Файдаланылган әдәбият