Иҗатымны сезгә бүләк итәм...
(Наҗия Гәрәеваның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган телдән журнал)
1нче бит “Туган җирем – алтын бишек”
2нче бит “Әнием – күз нурым”
3нче бит “Минем гаиләм - минем төп терәгем”
4нче бит “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә”
5нче бит “Кыңгыраулы мәктәп еллары”
Н.Гәрәева иҗат иткән “Туган авылым” җыры.
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар! Бүгенге кичәбез бер дә юкка шушы җыр белән башланмады. Күркәм укытучы, шагыйрә, талантлы композитор, җырчы, “Алтын башак” әдәби оешмасының әгъзасы Наҗия Зәмбин кызы бүген бездә кунакта.
1 а.б. Туган җиребез – Туймазы яклары элек-электән таланталрга бай булган. Районыбызның данын мул уңышлы иген басулары, киң күңелле эшсөяр халкы белән бергә, шушы җирдә туып-үскән, бүгенге көндә күренекле язучылар, артистлар, сәнгать өлкәсендә йолдызлар булып яшәүче талантларыбыз арттыра. Әкрам Даутов, Әсгать Мирзаһитов, Суфиян Сафуанов, Әлфирә Бикмәтова, Фатыйх Сайфран, Халидә Хөснетдинова, Фәнир Галимов, Флорида Исмәгыйлова, Альбина Имаева, Ришат Төхфәтуллин, Илнур Газизуллиннар исемнәрен генә әйтү дә күп нәрсә турында сөйли. Булмышыбызның рушан көзгесе булган әдәбият, шигърият тә һичтуктаусыз алга, камил гүзәллеккә омтыла. Бу очсыз-кырыйсыз сер-моң гөмбәзендә берөзлексез яңа йолдызлар кабына, ә кабынганнары үзенең яктылыгы белән бөтен дөньяны нурландыра.
Шагыйрәбезгә багышланган әдәби журналыбызның тәүге битен без “Туган ягым – яшел бишек” дип атадык.
Әйе, бөтен нәрсә туган җирдән башлана. Гадәт һәм холык-фигыль дә, максат һәм хыяллар да. Язмыш та, тарих та синең өчен шунда языла башлый.
2 а.б. Добрый день, уважаемые учителя, учащиеся, гости! Сегодняшний вечер мы посвящаем творчеству нашей землячки, жительницы села Кандры-Кутуй Гариевой Наджии Замбиновны.
И это не случайно. Нынешний 2015-й год объявлен ГОДОМ ЛИТЕРАТУРЫ. Наджия Замбиновна имеет к литературе непосредственное отношение. Она учитель русского языка, литературы, истории, в 2007 году получила звание «Лучший Учитель России», писатель и поэтесса, автор литературных переводов, самодеятельный композитор, автор-исполнитель. Нечасто мы вот так, по-дружески, по-доброму, по-теплому собираемся вместе, чтобы побеседовать с поэтессой о поэзии вживую. И сегодня мы рады приветствовать в нашей школе Гариеву Наджию Замбиновну.
2 а.б. Кого из поэтов ни возьми, каждый из них, думая о своей судьбе, о творчестве, обращает взор к небесам с большой благодарностью за Богом данный талант, за возможность дарить людям радость. У Наджии Замбиновны есть красивая песня «Небеса», в которой роется о мечте и реальности, о торжественном и божественном небе. Исполнит её
Семёнова Ульяна.
Природное дарование, чистая и глубокая душа явились виновниками рождения искренних строк. В них и вера в человека, и мудрость, и сила воли. Наджия Замбиновна ненавязчиво призывает любить дом, родных, друзей, дорожить дружбой, уважать человека, беречь природу, видеть ее красоту. Вот поэтому стихотворения и находят живой отклик в сердцах читателей. Много стихотворений и песен посвятила автор родному краю.
Стихотворение “Поэтическая биография” читает Талипова Диана, “Стих о Кандры” Салихова Аделина, “Про Кандры-Кутуй” Арсланова Алсу, “Кандракүл буенда авыл” Сакаева Дина
2 а.б. Вот так задушевно, красиво, нежно и искренне описала Наджия Замбиновна неутихающую безмерную любовь к своему родному краю.
1 а.б. Бүген шагыйрәбез үз җирендә кинәнеп иҗат итә, үз халкына хезмәт итә. Ә безнең халык үз җирен олылаган, үз халкын хөрмәтләп зурлаган кешеләрен онытмый. Балалар якташ шагыйрәбезнең иҗатын рәхәтләнеп өйрәнә.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә.
Журналыбызның икенче бите “Әнием – күз нурым” дип атала.
Гибадуллина Милена “Әни” шигырен укый.
“Әниләр турында” шигырен Хафизова Лиана укый.
2 а.б. Самую первую песню Наджия Замбиновна посвятила маме. О ней же в 2010 году (в Год Учителя) благодарная дочь издала повесть «Учитель, перед именем твоим позволь смиренно преклонить колени…» Многие в нашем Туймазинском районе Знали Хайруллину Фанию Агадулловну как неординарную личность, сильного директора и мудрого учителя.
Стихотворение “Спасибо, мама!” читает Закирова Азалия.
1 а.б. Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы , үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга , бәхетебезне табарга килгәнбез.
Гаилә -һәр кешенең таяныр ноктасы , ә гаиләнең татулыгы -ир белән хатынның иҗат җимеше. Безнең тормышыбызда нинди генә авыр хәлләр булмасын , бу ыгы-зыгыдан гаилә генә коткара. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч.
Журналыбызның 3нче битен - “Минем гаиләм - минем төп терәгем” дип аталган битен ачабыз.
2 а.б. Семья очень много значит в жизни каждого человека. Самое дорогое, самое ценное, что есть у каждого человека, это его родня, люди, которые в любую минуту помогут, подскажут, направят в нужную сторону. Наджия Замбиновна множество стихов и песен посвятила своему мужу, сыновьям, родственникам. Писала, как говорится, для дома, для семьи.
Старшим сыновьям посвящены такие строки:
Сыновья наши старшие, мои дорогие,
Вот мужчинами стали вы и немного другие:
Рассудительно-умные и заботливо-нежные,
Уж не мальчишки шумные с мечтами безбрежными...
Младшему сыну посвящена песня “Мой дорогой”, написаны песни “Материнская любовь”, “Моя семья”, стихи “Совет взрослому сыну”, “Младшему сыну Эльдару”.
“Күз нурларым” Таңсылу Кутлубаевна.
2 а.б. Внуки и вучки ласково называют свою бабушку “нэнэечка”, а ещё «чемпионка по обниманию». Потому что Наджия Замбиновна дарит им свою бесконечную любовь через заботу и внимание: печёт им вкусные пироги, беседует со старшими, играет в куклы и машинки с младшими, читает им стихи.
Стихотворение «Спешите дарить любовь» расскажет Ханипова Азалия.
1 а.б. Журналыбызның киләсе битен - “Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә” дип атадык. Мәхәббәт... Кеше күңелендә туган иң изге хис. Туган җиргә мәхәббәт. Ата-анага мәхәббәт. Балаларга мәхәббәт. Кешеләргә мәхәббәт. Үз ярына мәхәббәт.
Якташыбыз Наҗия Зәмбин кызы – мәхәббәт җырчысы да. Аның иҗаты мәхәббәт белән, моң һәм нур белән мөлдерәмә тулы.
“Мәхәббәттә бәхет” шигырен Гарипова Розалина укый.
1 а.б. Шагыйрә ел фасылларында да мәхәббәтнең асылын күрә. Язда – сөюдән исерү, җәйдә – яшел үләндә егылган эзләр калса, көздә – шашынып биегән тамчыда мендәрләр яшькә чыланыр, кыш килер.Монда мәхәббәтнең ләззәте дә, ачы газабы да. Мәхәббәткә күп сүз кирәкми.
1 а.б. Журналыбызның соңгы бите - “Кыңгыраулы мәктәп еллары”. Наҗия Зәмбин кызы Кандра-Котыйда сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын Кандра авылының 1санлы мәктәбендә дәвам итә. Урта белем алгач, Ярмунча мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Бөре педагогия институтында укып чыкканнан соң, укытучы эшен дәвам итә. 33 ел гомерен балалар укытуга багышлый.
2 а.б. Школьные годы…. Как это было недавно, а может быть уже давно? Какими чудесными, неповторимыми они были! И, задумавшись на мгновение, не можешь не признать, какую огромную роль сыграли в твоей жизни, в становлении твоего характера дорогие сердцу, уважаемые учителя.
Многое стирается в человеческой памяти, многое забывается, но школу, где человек начинает познавать мир, забыть невозможно. И люди шагают по жизни уверенно, потому что у них в сердце – тепло школы. О школе, об учениках, учителях Наджия Замбиновна создала ряд интересных стихов и песен.
Песня о школе. Исполняют Нафикова Юлия и Фаррахова Милана.
1 а.б. Сабыр иткән – морадына җиткән. Шагыйрәбезнең үзенә сүз бирик.
Выступление Наджии Гариевой.
Вопросы поэтессе.
Что в детстве для Вас было было радостью?
О чём больше любите писать? Какая из тем ближе?
Стихи каких авторов Вам близки по духу?
Часто ли Вы вспоминаете о школе?
Какое Ваше любимое стихотворение? Что послужило поводом для его написания?
Чем Вы занимаетесь в свободное время?
Часто ли Вы встречаетесь со своими читателями?
Вы отразите в своих будущих стихотворениях сегодняшнюю встречу?
1.а.б. Әйе, шагыйрьлек Тәңре тарафыннан тәкъдиргә язылган язмыштыр. Шагыйрь ул җәмгыятне алга әйдәүче рухи көч, сизгер җаны, үтемле сүзе белән кешелекне дәвалаучы табиб та, акыл иясе дә.
Наҗия апа! Мәшәкатләрегезне читкә куеп, вакыт табып килүегез өчен без сезгә рәхмәтлебез. Күңел учакларыгызның уты сүнмәсен! Без сездән яңа иҗат җимешләре көтәбез.
2 а.б. Все мы сегодня убедились в том, что тематика творчества Наджии Гариевой щедра и разнообразна: о родном крае, о любви, о родных – словом обо всём, что мы называем «малой родиной», о том, что лежит на самых дорогих для нас полочках души.
Уважаемая Наджия Замбиновна! Мы благодарим Вас за встречу. За то, что вы откликнулись и приехали в нашу школу. Здоровья вам, энергии, творчества и благодарных аплодисментов от почитателей вашего таланта!