Мероприятие на тему Наш Тукай

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Тема: Г. Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган

Тамчы шоу” интеллектуаль уены

Максат: Г. Тукай турында алган белемнәрне тирәнәйтү; әдипнең иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: чараның презентациясе, Г. Тукай портреты, компьютер, экран, интерактив китап “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”. Казан. 2006, телевизор, DVD плейер, “Караоке – 1500 татар җыры” дискы.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез бөек шагыйребез Г. Тукайга багышлап үткәрелә. Кичәдә 5 әр укучыдан торган 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары командалары катнаша. Алар Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара белемдә көч сынашалар.

Командаларга алдан өй эше бирелгән иде: командага исем, девиз, визит карточкасы уйларга, Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерергә.

Ә хәзер командаларга сүз бирелә.

Командалар бер-берсен сәламлиләр, девизларын әйтәләр.

Укытучы: Уен 4 турдан тора. 1 нче турда командаларга 10 сорау бирелә. Кайсы команда беренче кыңгыраучыкны шалтырата, шул командадан берәр укучы җавап бирә. Команда дөрес җавап бирмәгән очракта, каршы команда җавап бирә ала.

I тур

Сораулар:

  1. Г.Тукай кайчан һәм кайда туган? (26 апрель, Арча районының Кушлавыч авылы)

  2. Г.Тукайның әти-әнисенең исеме? (Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә)

  3. Г.Тукайның бабасы һәм әбисе яшәгән авыл? (Өчиле)

  4. Г.Тукайның автобиографик повесте исеме? (“Исемдә калганнар”)

  5. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам”. Бу кем сүзләре? Шигырьнең исемен әйтегез. (Бала, “Эш беткәч уйнарга ярый”)

  1. Шүрәле” әсәрендә кайсы авыл телгә алына? (“Кырлай”)

  2. Шүрәле” балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)

  3. Г.Тукайның иң беренче эшләгән эше? (Хәреф җыючы)

  4. Г.Тукай музейлары кайларда? (Казан шәһәрендә, Өчиле авылында, Кырлай авылында)

  5. Г.Тукай рус әдипләреннән кемнәрнең иҗатларын өлге итеп ала? (А. Пушкин, М. Лермонтов)

Музыкаль тәнәфес. Караокега кушылып, хор белән “Туган тел” җырын җырлау. Жюри бу вакытта балларны саный.

Жюри 1 нче турга нәтиҗә ясый.

II тур Экранда рәсемнәр күрсәтеп алына, аннары сораулар бирелә. Команда дөрес җавапны белмәсә, каршы команда җавап бирә.

Рәсемнәр:

  1. Г.Тукай һәйкәле.

  2. Г.Тукайның әнисенең портреты.

  3. Кызыклы шәкерт” шигыренә иллюстрация.

  4. Өчиле авылы күренеше.

  5. Шүрәле” әкиятенә иллюстрация.


1 нче командага сораулар:

1. Икенче рәсемдә нәрсә ясалган иде?

2. “Шүрәле” әкиятендәге егетнең кәләпүше нинди төстә?

2 нче командага сораулар:

1. Беренче рәсемдә нәрсә күрдегез?

2. Өченче рәсемдәге малай кулына нәрсә тоткан иде?

Интерактив китаптан (“Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”. Казан. 2006) Г.Тукайның тормыш юлыннан бер өзек тыңлана һәм күрсәтелә.

Сорау: Г. Тукайның әнисе кайчан үлә һәм кечкенә Габдуллага ул вакытта ничә яшь була?

Музыкаль тәнәфес. Караокега кушылып, “Мин яратам сине, Татарстан” (Р. Андреев көе, Р. Рәкыйпов шигыре) җыры башкарыла.

Жюри 2 нче турга нәтиҗә ясый.

III тур. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү.

Укытучы: Командаларга алдан өй эше бирелгән иде: Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерергә. Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк.

Командалар Г. Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Музыкаль тәнәфес. Караокега кушылып, “Туган як” ( Г. Рәшитова сүзләре, У. Рәшитов көе) җырын башкару.

Жюри 3 нче турга нәтиҗә ясый.

IV тур. Капитаннар бәйгесе.

Мәкальләр (башын укытучы әйтә, калганын команданың капитаны әйтеп бетерә)

Беренче команданың капитаны җавап бирә.

  1. Акыллының теле күңелендә, тиленең акылы телендә.

  2. Инсафлының теле саф.

  3. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

  4. Күңеле турының теле туры.

  5. Татлы тел тимер капканы ачар.

  6. Бит күрке күз, тел күрке сүз.

  7. Телең белән узма, белем белән уз.

  8. Телләр белгән – илләр белгән.

  9. Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.

  10. Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел.

Икенче команданың капитаны җавап бирә.

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

  2. Аягы пычрак - өй пычратыр, теле пычрак – кеше пычратыр.

  3. Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый.

4. Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

5. Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, иң ачы нәрсә дә - тел.

  1. Теле татлының дусты күп.

  2. Иле барның теле бар.

  3. Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

  4. Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

  5. Теле озын кешенең акылы кыска булыр.


Жюри балларны санаган вакытта укучылар “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Йомгаклау. Жюрига сүз бирелә. Ул 4 нче турга нәтиҗә ясый һәм гомуми балларның санын әйтә. Җиңүче командага грамота һәм бүләкләр тапшырыла. Җиңелгән командага да бүләкләр тапшырыла.


1