Җиңү килде илне сөендереп

Автор публикации:

Дата публикации:

Краткое описание: ...


Җиңү килде илне сөендереп

(9 Май бәйрәменә сценарий)

  1. а.б. Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз!

Сезнең барыгызны да Бөек Җиңү көненең 71 еллыгы белән котлыйбыз.

Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.

  1. а.б. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең .... авылларында бер сугыш ветераны да исән түгел.

Хөрмәтле тыл ветераннары! Бүгенге бәйрәмдә сезгә исәнлек – саулык, тыныч картлык телибез.

1. Әбиләр һәм бабайлар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман.


1 а.б. 1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр
һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды. Сугыш башланды!
Илебез халкы 1418 көнгә сузылган
дәһшәтле Бөек Ватан сугышына
күтәрелде.


Солдатлар” җыры яки "Священная война" көе яңгырый


Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.


Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әнкәсе аның ,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.


Явыз дошман килә ил өстенә,

Матур тормышны юк итәргә

Алып килә канлы палачларын,

Халкыбызның канын коярга.



5. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.


6. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танклар ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?

7. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны- суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.


Ерткыч фашист килә ил өстенә

Кол итәргә илем кешесен!

Тез чүккәнче- басып җан бирербез.

Туган ил һәм азатлык өчен!


Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән,

Син көтеп тор сагынып әткәңне.

Сөрик кенә изге җиребездән

Каһәр суккан шашкан этләрне.

Мин сугышам тыныч тормыш өчен,

Ил язмышы өчен сугышам.

Мин кайтырмын тиздән сау булсам

Әгәр үлсәм ИЛЕМ онытма!


(“Герман көе” башкарыла)


2а.б. Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.


Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Сулып барган гөл - чәчәк кебек .

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәр күк.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә, әмма хатыннар.

Алмадылар орден...

Бирмәделәр

Әмма, алар – герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга батып урман кисте,

Хезмәт көне” дигән таякка.



1 а.б. Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

8.Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?


9. Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар- ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?


10. Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетерәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?


11. Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!



2а.б. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.


Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде.

Утлы еллар, поход юллары.

Туган якка кире кайтмадылар,

Һәр авылның күпме уллары.

Япь-яшь килеш алар мәхрүм калды,

Бу тормышның барлык назыннан.

Исемнәре һәйкәл күкрәгенә,

Авыл саен тезеп язылган.


Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.




12а.б. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, .......авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең күңелләрдә.


14. Каберең кайдадыр, билгесез,

Туфрагың күмгәндер үләннәр.

Китмиләр күңелдән беркайчан

Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.


Җыр “Хәбәрсез югалганнар”


15.Кайтмаганнар

Уйда сакланалар,

Җырда ятланалар

Кайтмаганнар...

Исемнәре данга төрелгәнгә

Һәйкәл булып басты

Кайтмаганнар!

Баш иябез сезгә, каһарманнар!


16. Карагыз да уйланыгыз,

Мәңгелек ут каршында.

Илен яраткан батырлар

Яши мәрмәр ташында!


Җыр. ..... "Һәйкәлләргә чәчәк куябыз".


1 а.б. Хөрмәтле кунаклар, тыл ветераннары! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.


Бер минутка тынлык.


Сугыш инде күптән бетте... Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.


Сугыш тавышлары күптән тынды,

Төзәлделәр җирнең яралары,

Әтиләрнең окопларын сөреп,

Иген чәчә хәзер балалары.

Сугыш тавышлары тынды, ләкин

Күңелләрдә шомы яши һаман.

Сугыш агачларын аударсак та,

Кайлардадыр әле тамыры калган.


1 а.б. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.


Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!


Күкләребез мәңге аяз булсын,

Уф” дип алмыйк әле сулышны

Көннәребез тыныч үтсен берүк,

Беркайчан да күрмик сугышны.....


.

19. Буыннардан буыннарга күчә

Батырларның гомере, җыр булып.

Илне яратудан өстен хис юк,

Чын батырлык -илгә тугрылык.


Барысы бергә:

Онытмыйк Җиңү батырларын,

Алар өчен үлем юк җирдә!



2 а.б. Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде.

  1. а.б. Бөек җиңүгә 71 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.


"День Победы" көе яңгырый.


Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып;

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден, медальләрне чыңлатып.


Данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә:

Исән чакта, кадерләрен белеп,

Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен

Эшләр, сүзләр калыр,

Саклап булмас

Музейларда мәңге үзләрен.


Илебез бүген бәйрәм итә,

Карап булмый тыныч кына,

Күзләрдә яшь, телдә бер уй

"Тик булмасын сугыш кына!"


Бөтен кеше кабатлыйдыр бүген

Бер олы сүз күңелләрдә

Кабатлый ул дога итеп

"Тик булмасын сугыш кына!"


2.а.б. Хөрмәтле кунаклар! Безнең барыбызның да теләге бер: дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде.


21. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!


Җыр "Һәрвакыт булсын кояш". Җырга бәйрәмдә катнашучы бөтен укучы чыга, кулларында шарлар, җыр ахырында шарлар очырыла.